Проект "Тузганак чэчэк атты"
проект по развитию речи (средняя группа) по теме

Шарипова Гузалия Газизовна

Проект включает в себя непосредственную образовательную деятельность по развитию познавательных и коммуникативных способностей детей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_tuzganak.docx21.83 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү оешмасы

58 нче “Шаян нәниләр” гомумустерешле балалар бакчасы

Проект

“Тузганак чәчәк атты”

         

Төзеде: Югары категорияле тәрбияче

                                                                               Шарипова Г. Г.

        

Әлмәт

Проект  

Тема:    “Тузганак чәчәк атты.

Проектны эшлэде:  Югары кв. категорияле тәрбияче Шарипова Г. Г.

Проектның төре:  Танып белү

Проектның дәвамлылыгы:  1 көн

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: “Аралашу”, “Танып белү”, “Сәламәтлек”, “Социальләшү”, “Иҗади сәнгать” (Рәсем)

Максат: Шигырьләр аша балалардабәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерү, матурлыкны күрә белергә, табигатьне яратырга өйрәтү.

Бурычлар:

Тәрбияви:  Балаларда проект  эшчәнлегенә һәм бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Үстерешле: Аралашу мөмкинлекләрен үстерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирү, шигырьләр аша дөрес сөйләм формалаштыруны дәвам итү,     әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү;

Өйрәтү:    Пумаланы дөрес тотып, рәсем ясау күнекмәләрен камилләштерү, иң гади эстетик күзаллау үстерү, матурлыкка соклана һәм аны саклый белергә өйрәтү.

Проектны тормышка ашыру этаплары:

  1. Әзерлек этабы.
  • Проектның темасын сайлау.
  • Проблема кую.
  • Проект буенча материал җыю.
  • Әти - әниләр өчен “ Проект эшчәнлеге аша балаларда бәйләнешле сөйләм үстерү” темасына консультация үткәрү

                         

     2. Төп этап.

*  “Тузганак чәчәк атты”  Турыдан туры белем бирү эшчәнлеге.

Төп белем бирү өлкәсе:  “Аралашу”.

Эшчәнлекнең максаты: Яз билгеләрен ныгыту, тузганак чәчәген үсемлек буларак кабул итү, чәчәк төзелешен истә калдыру, матурлыкка соклану хисләрен үстерү;  рәсем ясау күнекмәләрен камилләштерү.

Методик ысуллар:

Күрсәтмәлелек: Язгы табигать, тузганаклар төшерелгән рәсемнәр, яз турында жыр язылган компакт диск, пумалалар һәм акварель буяулар, су салынган стаканнар, салфеткалар.

Алдан эшләнгән эш: Саф һавада йөргәндә тузганак чәчәген күзәтү, әнгәмә үткәрү, тузганак чәчәге турында шигырьләр өйрәнү.

Сузлек остендә эш:  Тузганак, кулләвекләр.

Балаларның интегратив сыйфатларын үстерүдә планлаштырылган нәтиҗәләр: Белем бирү эшчәнлегендәге уеннар белән тулаем кызыксына, күмәк эштә актив катнаша, тәрбияче белән әнгәмәләрдә иркен аралаша.

                            Эшчәнлекнең барышы:

1. Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бер матур шигырь сөйләп күрсәтәм.

                                   Куңелле яз житте,

                                   Бөтен жир уяна,  

                                   Табигать яшәрә,

                                   Урамнар куана.

- Балалар, мин нәрсә турында сөйләдем? (Рәсемне күрсәтә) Бу рәсемдә ниләр күрәсез? Дөрес әйттегез, балалар. Хәзер елның кайсы вакыты? Әйе, яз җитте. Язны барыбыз да көттек. Әйтегез әле, яз җиткәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Әйе дөрес, балалар, кояш ныграк җылыта, кар эри, түбәдән тамчылар тама, сулар җыела. Җыелган кар суларын икенче төрле кулләвекләр диләр. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: кулләвекләр.(кумәк һәм индивидуаль кабатлаулар. Язын тамчылар тып-тып тама. Нәрсәләр тама? Дөрес, тамчылар тама, тып-тып тама. Әйдәгез бергәләп кабатлыйбыз. Тамчылар нишли? Тамчылар тып-тып тама. (Күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар)

- Балалар, сез бик матур сөйләдегез. Шуңа күрә минем сезгә яз турында җыр тыңлатасым килә. Ә сез тамчылар кебек биерсез.

 

      Җыр яңгырый, балалар җыр сүзләренә туры китереп хәрәкәтләнәләр.   

                         

                                  Тып,тып,итеп тамчы тама

                                  Тамчы тама талларга,

                                  Талларымның бөреләре

                                   Куаныша шуңарга,куаныша шуңарга.

-Булдырдыгыз балалар! Бик матур биедегез.

 Бу җыр нәрсә турында булды , балалар?

 -Әйе,бик дөрес әйттегез, яз турында, язгы тамчылар турында.

Әйтегез әле, балалар яз көне безнең бакчабызда иң беренче нинди              чәчәкләр күренә башлый? Күптән түгел без сезнең белән урамда аны күзәттек.

                                             Кояш нурыннан

                                             Сары нур алып,

                                             Тузганак үсте

                                             Күр, матур булып!

-Нинди чәчәк турында бу шигырь? Дөрес, балалар, бу тузганак чәчәге. (Фланелеграфка тузганак чәчәге рәсеме беркетелә). Нинди матур! Ул нинди төстә? Әйе, дөрес, сары төстә. Ләкин ул гел шул килеш кенә тормый, озак та үтми ул ап-ак йомшак чәчәккә әверелә.

                                             Кояштай сары тузганак

                                             Әйтерсең безне көтә,

                                              Үсеп җиткәч, мамык булып,

                                              Ул җилгә очып китә.

-Тузганак җил чыккач нишли, балалар? Әйе, дөрес, очып китә. Әйдәгез әле, без дә тузганак кебек уйнап алыйк.

                                               Сары матур чәчәкләр

                                               Тын гына ачылалар.

                                               Җил искәндә серләшәләр

                                               Пышылдап чайкалалар.

                Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

-Балалар, чәчәккә өрик әле, аның парашют сыман орлыклары очып китсен.

                                          Балалар учларына өрәләр.

-Булдырдыгыз, балалар. Менә хәзер безнең тузганакларыбыз тагын үсеп чыгарлар, сап-сары булып, бөтен болынны бизәрләр. Хәзер без шул чәчәкләрне рәсемдә сүрәтләрбез. Ә нинди буяулар ярдәмендә ясарбыз икән без, балалар? Бик дөрес, чәчәкнең сабагын һәм яфракларын яшел төс белән ясарбыз, ә инде чәчәгебезне сары төс кулланып ясарбыз. Бер төстән икенче төскә күчкәндә пумалаларыбызны суда әйбәтләп юарга онытмыйбыз.

                                         Балаларның күмәк эше.

Тәрбияче мольбертта тузганак чәчәген ясау алымнарын күрсәтә, балаларның эшләренә нәтиҗә ясый, өстәмә детальләр ясаган балаларны мактый.  

-Менә нинди матур болын барлыкка килде.

           Бүлмәгә күбәләк киеменнән бер бала йөгереп керә.

Күбәләк: Исәнмесез, балалар, чәчәкле болын эзләп оча торгач, бирегә килеп чыктым.

Тәрбияче: Чәчәкләр исен сизеп килгәнсең, Күбәләккәй, безнең балалар синең өчен матур болын ясап куйдылар.

Күбәләк: Чыннан да бигрәк матур болын, минем бу болынлыкта уйнап очасым килә.

Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк.

                                “Чәчәкле болын”  түгәрәк уены.

                                         Без болынга чыгабыз,

                                         Чыгабыз, чыгабыз.

                                         Без чәчәкләр җыябыз,

                                         Җыябыз, җыябыз.

                                         Болындагы сукмакны

                                         Безгә кояш яктырта,

                                         Матур сары чәчәкне

                                         Һәрберебез ярата.

Күбәләк: Рәхмәт сезгә,балалар, сезнең болыныгыздан китәсе дә килми. Тик минем башка болыннарны да карап очасым бар. Саубулыгыз, балалар, бу болынга мин тагын очып килермен. (Китә)

2. Эшчәнлекнең киләсе өлешендә тәрбияче балаларга саф һавага чыгарга тәкъдим итә. Мөстәкыйль рәвештә киенүче балаларны мактый, киенү эзлеклелеген исләренә төшерә, киенергә авырыксынган балаларга ярдәм итә.

Урамга чыккач, ишегалдында үскән чәчәкләрне күзәтәләр.

-Карагыз әле, балалар, күпме тузганак чәчәге үсеп чыккан. Чәчәкләр нинди өлешләрдән тора? Искә төшерик әле. (Чәчәкнең төзелеше ныгытыла. Сабак, яфрак, чәчәк сүзләре активлаштырыла. )

                                                “Күбәләкләр оча” уены. 

 

  1. Йомгаклау этабы.
  • Әти - әниләргә балалары белән өйгә кайтыр юлда урамда ускән тузганакларга игътибар итеп, әңгәмә үткәрергә тәкъдим итү.

  1. Көтелгән нәтиҗәләр:
  • Балаларның әйләнә - тирә белән кызыксынулары көчәя.
  • Сөйләмнәре яңа сүзләр белән байый.
  • Бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үсә.
  • Балаларның табигатькә карата уңай мөнәсәбәтләре арта.

Кулланылган әдәбият:

  1. Ф. В. Хәзрәтова  “ Туган телдэ сөйләшәбез”   2013
  2.  К. В. Закирова “Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак”. 2013
  3.  Методик кулланма “Балалар бакчасында проект эшчэнлеге”  2012

        

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Тузганак чәчәк атты

аша дөрес сөйләм формалаштыру....

"Сихри чэчэк" (математика)

Максат:1)    Кирегә санауны ныгыту;2)    ике кечкенә саннан бер зур сан ясалышын искә төшерү;3)    Кәгазь битендә ориентлашу;4)    Ел фасылл...

Конспект: “Тузганак чәчәк атты”

2 нче кечкенәләр төркемеМаксат: яз билгеләрен ныгыту.Тәрбия бурычы: балаларда белем бирү эшчәнлегенә һәм бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү.Үстер...

Атте-аннерен хакли сук

Аттем-анне, сире телей сунатăп! Çуратнăшăн, ÿстернĕшĕн – тавах!...