конспект. Кар бабайда кунакта
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_kar_babayda_kunakta.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының “Мәктәпкәчә белем бирү” учреждениесе

“ 25 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы”

Кар бабайга кунакка

 Беренче кечкенәләр төркеме

                                                                       

                                                                        Тәрбияче:

                                                                                   Нуриева Алсу Р.

Түбән Кама

2018 ел

Белем бирү эшчәнлеге.

Танып белү.

Вакыты

26.01.18

Тема

Тема:  “ Кар бабайга кунакка“

Белем бирү программасы

«Туганнан алып мәктәпкәчә»

Яшь үзенчәлекләре

Беренче кечкенәләр төркеме.

Төп белем бирү өлкәсе:

“ танып белү “

Интеграль белем бирү өлкәләре

“социаль – коммуникатив ”белем бирү өлкәсе, “сөйләм телен үстерү ” белем бирү өлкәсе, “танып белү” белем бирү өлкәсе, “физик үсеш” белем бирү өлкәсе.

Үткәрү формасы

ярты төркем белән

Максат

Балаларның булган белемнәрен системалаштыру, камилләштерү. Карның үзлекләре белән танышу. 

Тәрбия бурычы

балаларда кайгыртучанлык хисе тәрбияләү

Үстерү бурычы

сүз байлыгын, логик фикер йөртү сәләтен үстерү, күзәтучәнлекне үстерү

Белем бирү бурычы

балаларның сөйләм телен камилләштерү.

Методик алымнар һәм чаралар

 1. Сүзләр хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру, тәрбияченең сорауларына җавап бирү;

2.Мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгы формалаштыру;

3. Башкаларга ярдәм итү теләге, тыңлаучанлыкны артыру;

 Алдан үткәрелгән эш

1. Шөгельнең конспектын язу.

2. Материал әзерләү.

4. “ Менә без ничек киенәбез” физминутка.

5. Уен “кар йомарламнары”

6. Кышкы матурлык белән соклануны дәвам итү.

Индивидуаль эш

Һәр баладан җавап алырга тырышу

Сүзлек өстендә эш

Кар, салкын, йомшак, кар бабай

Җиһазлар

кышкы урам, балалар киенеше сурәтләнгән рәсемнәр; уенчык – кар бабай; кәрзингә салынган кар йомарламнары.

Эшчәнлек төзелеш

I Эмоциональ халәт тудыру.

II Төп өлеш: 1. Балаларны кызыксындыру.

2. Рәсемнәр күзәтү.

3. Кышкы матурлыкка соклану.

4. Ял минуты “ Менә без ничек киенәбез”  

5. Киенү өзлеклрен күрсәтү.

6. карның өзлекләре белән танышу.

7.Уен “Кар йомарламнары”

8. Кар бабайлар әвәләү.

III Йомгаклау.

Шөгельнең этаплары, вакыты

Шөгельнең эчтәлеге.

 Балаларның җаваплары.

Кереш өлеш.

1-2 мин

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, килгән кунаклар белән исәнләшик әле. 

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар хәзер мин сезгә шигырь укып китәм.

Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Балалар, шигырьдә нәрсә турында сөйләнә, нинди ел фасылы?

Б. Кыш. (Бергәләп җавап бирәбез)

Т.  Кыш көне урамда нәрсә ява?

Б.  Кар.

Т. Әйе, бик дөрес.

Т. Әйдәгез  кышкы табигатьне рәсемнәрдән күзәтик әле. (Нэтбуктан рәсемнәр карау)

– Бөтен җир, ак, йомшак, кар белән капланган.

– Агачлар ак тун кигәннәр.

– Әкрен генә кар ява. (Максат: без бүген карның үзлеге белән танышырбыз)

Төп өлеш.

6 мин.

Йомгаклау. 2 мин.

Т.  Балалар, ә сезнең саф һавага чыгасыгыз киләме?

Б. Әйе.

Т. Урамда салкын, безгә киенергә кирәк. Карагыз әле монда, балалар ничек киенгәннәр (Нэутбуктан карау ).

Т. Әйдәгез, киеник.

Иң башта без киябез

Калын, җылы чалбарны.

Аякларга киябез

Йомшак, җылы итекләр. (Аяк киеме кию хәрәкәте)

Йомшак, җылы туныбыз

Аның белән туңмыйбыз. (Гәүдәләрен күрсәтү)

Аннан без киябез

Йомшак, җылы бүрекне. (Бүрек кию хәрәкәте)

Нәни кулларыбызга

Йомшак, җылы бияләй. (Кулларын күрсәтәләр, бияләй кию хәрәкәте)

Т. Киенеп тә беттек, әйдәгез кузгалыйк. Карагыз әле, бөтен җир ап-ак кар белән капланган. Ә монда кар җыелган.

– Бу нәрсә?

– Бу – кар.

– Адилә, бу нәрсә?

– Бу – кар.

Т. Балалар, кар нинди төстә?

– Ак.

Т .Ә хәзер бияләйләрне салыйк та тотып карыйк.

Кар нинди, җылымы, суыкмы?

– Кар салкын (суык).

– Кәрим, кар нинди?

– Кар салкын.

– Тагын нинди, тотып карагыз әле?

– Йомшак.

– Әйе, балалар, кар ак төстә, салкын.

 Җил тавышы чыга.

Шул арада кызу гына, чангыда Кар бабай килеп туктый

Т. Нәрсә булыр икән бу?

– Нәрсә килде безгә кунакка?

Б. Кар бабай. (Бергәләп әйтү)

– Исәнмесез, Кар бабай!

– Исәнмесез, балалар!

– Кар бабай нинди төстә?

– Ак.

– Ул нәрсәләрдән тора?

– Кар йомарламнарыннан тора.

– Аста – зур кар йомарламы.

– Нинди була әле ул – зур? (Бергәләп күрсәтү )

– Уртада – кечерәк.(Бергәләп күрсәтү )

– Иң өстә – кечкенә йомарлам.

– Нинди була ул кечкенә? (Бергәләп күрсәтү)

Т. Кар бабайның нәни чиләгендә кар йомарламнары бар.

 Ял минуты.

Ни булды, Кар бабайның чиләге ауды, кар йомарламнары тәгәрәп китте.

Т. Әйдәгез, балалар, бергәләп кар йомарламнарын чиләккә җиеп салыйк. Без аларны үзебез белән балалар бакчасына алып кайтырбыз һәм, саф һавага чыккач, без алар белән уйнарбыз. Балалар, карагыз әле (өстәлдәге кар йомарламнарын күрсәтеп – тозлы камырдан ясаган), монда да кар йомарламнары бар икән. Кар бабай бик моңсу, чөнки аның дуслары юк. Бер дә кайгырма, Кар бабай, без хәзер сиңа, шул кар йомарламнарыннан, нәни генә дуслар ясап бирербез.

Т: Төрле зурлыктагы кар йомарламнары бар икән монда. Иң зурысын аласыз да (күрсәтеп), аның өстенә калган зурысын, иң өскә – кечкенәсен.

Тәрбияче.Менә нинди матур кар бабайлары килеп чыкты. Кар бабай рәхмәт әйтә безгә. Ул бик сөенде, чөнки аның хәзер нәни дуслары бар. Безгә дә, Кар бабай күчтәнәчләр алып килгән.

 – Кар бабайның күчтәнәчләрен соңыннан өләшермен.

– Ярар, рәхмәт, Кар бабай, сау бул, безгә кайтырга кирәк.

– Без балалар бакчасына кайтып җиттек, әйдәгез, чишеник.

– Салабыз йомшак бияләйне, аннан итекне, аннан бүрекне, тунны, чалбарны.

– Балалар, без бүген кая бардык?

– Саф һавага чыктык.

– Нәрсәне күрдек?

– Кар бабайны.

– Аңа нәрсәләр ясап бирдек?

– Нәни дуслар  – кар бабайлар.

– Кар нинди? (Ак, салкын)

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әби белән бабайда кунакта.

кыргый һәм йорт хайваннары турында белемнәрен ныгыту,бәйләнешле сөйләм телен үстерү,мөйтәкыйль фикер йөртә белүне үстерү,туган авылга,туган якка мәхәббәт,чисталык,пөхтәлек,үз эшенә хөрмәт тәрбияләү....

Уңыш бабайда кунакта

Көз бәйрәменә бәйрәм сценариесе....

"Уңыш бабайда кунакта"

                          “ Уңыш бабайда кунакта”...

"Уңыш бабайда кунакта"

                          “ Уңыш бабайда кунакта”...

Конспект "Бабайда кунакта"

Конспект "Бабайда кунакта"Рус торкеменэ йоруче 6-7 яшьлек балалар очен "Татарча сойлэшэбез" УМК буенча шогыль конспекты...

"Уңыш бабайда кунакта"

Балаларны  татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру максатыннан "Уңыш бабайда кунакта" дигән бәйрәм уздырылды....

"Әби белән бабайда кунакта"/Өлкәннәр көненә багышланган сценарий/

/Катнаш төркем балалары белән өлкәннәр көненә багышланган   күңел ачу программасы/Малайлар ак күлмәк, кара чалбар, түбәтәй кигәннәр. Кызлар күлмәк, алъяпкыч, калфаклар кигәннәр.Җиһазлау: тат...