Әби белән бабайда кунакта.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

кыргый һәм йорт хайваннары турында белемнәрен ныгыту,бәйләнешле сөйләм телен үстерү,мөйтәкыйль фикер йөртә белүне үстерү,туган авылга,туган якка мәхәббәт,чисталык,пөхтәлек,үз эшенә хөрмәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_ebi_babay.docx15.43 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Әби белән бабайда кунакта.

Максат: кыргый һәм йорт хайваннары турында белемнәрен ныгыту,бәйләнешле сөйләм телен үстерү,мөйтәкыйль фикер йөртә белүне үстерү,туган авылга,туган якка мәхәббәт,чисталык,пөхтәлек,үз эшенә хөрмәт тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләре:коммуникация,танып белү,сәламәтлек,сәнгать(әвәләү)

Әзерлек эше:Авыл, урман турында әңгәмә, Г.Тукай шигырьләрен өйрәнү,эндәшү шигырьләрен ятлау.

Шөгыль барышы:

-Балалар карагыз эле безгә кемнәр кунакка килгән!Алар белән исәнләшик әле!

-Әби белән бабай бүген сезгә төрле уеннар алып килгәннәр.Алар сезне карап утырачаклар һәм шөгыль ахрында кем ничек катнашканнарын әйтерләр!

-Балалар әйтегез әле хәзер урамда нинди ел фасылы?(яз)

-Каян беләсез яз икәнен?(кар юк, кояшлы, җылы көн)

-паркта, урамда ял итеп өоргәндә сез нәрсәләр күрәсез?

-Әгәр дә авылга барсагыз нәрсә күрер идегез?

-Әби белән бабай безне үзләренә кунакка чакыралар, барабызмы балалар?!

-Менә килеп тә җиттек балалар кем авыл турында шигырь белә?

Ралина шигырь сөйли Г.Тукай “Туган авылым”

-Карагыз әле әби белән бабайның ишегалдында нәрсәләр генә юк монда!

-Бу нәрсә балалар?(Эт)

-Эт ни өчен кирәк?(йортны саклый)

-Бу нәрсә?(Сыер)

-Ул нәрсә ашарга ярата?(үлән)

-Бу нәрсә?(Ат)

-Ат ни өчен кирәк?

-Ул нәрсә ашарга ярата?(үлән, солы)

- Ә бу нәрсә?( сарык)

-сарык нәрсә ашарга ярата?

-Бу нәрсә?(кәҗә)

-ул нәрсә ашарга ярата?(кәбестә, үлән)

-балалар без кәҗә турында шигырь беләбез зйдәгез әле бергәләп сөйләп алыйк!

Г.Тукай “Гали белән кәҗә”

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән

Гали аны чирәм белән кунак итә

Кәҗә рәхмәт укый, сакалын селкетә.

-Балалар авылда нәрсәләр күрдек?

-ә урманга барсак нәрсәләр курер идек?

- Балалар әби әйтә безнең авыл кырыеннан поезд уза шуңа утырып барыгыз урманга бездән ерак түгел ул!(хәрәкәтләр белән поездда барабыз)

-Менә килеп тә җиттек?

Нәрсәләр күрәсез?

-Әйе монда безнең буреләр, аюлар, куяннар,төлкеләр,керпеләр яшиләр!

-Ә монда нәрсәләр үсә?

- Әйе анда агачлар, уләннәр гөмбәләр, җиләкләр үсәләр.

-Нәрсәләр күрдегез урманда?

-Хәзер әйдәгез, самолетларга утырып кайтыйк!(хәрәкәтләр белән самолетта очабыз)

-Балалар урманда шулкадәр яшел үлән агачлар күп алар шулай матур үсәр өчен нәрсә кирәк икән?(яңгыр,кояш)

-Әйдәгез әле бергәләп яңгырны чакырабыз!

Яңгыр яу,яу,яу!

Бакчаларда алмагач

Үсми яңгыр яумагач

Яңгыр яу,яу,яу!

-Булдырдыгыз балалар!Сезне яңгыр ишеткәндер!

-Балалар карагыз әле менә бу рәсемгә монда болыт  кояшны каплаган ә безгә кояш кирәк! Әйдәгез әле болытны куып ңибәреп карыйк!

Болы, болыт килмә син!

Безнең юлны бүлмә син,  

Син килгәч без куркабыз

Өйгә кереп качабыз.

-Балалар кояш нигәдер безнең яныбызга чыкмый, әйдәгез әле аны да чакырыйк!

Кояш чык, чык, чык!

Тәмле ботка бирермен

Тәмле ботка казанда ,

Тәти кашык базарда

Әти китте базарга

Тәти кашык алырга

Тәти кашык сабы-алтын

Кирәкми безгә салкын!

-Менә кояш та чыкты!Булдырдыгыз балалар!Афәрин!

-Әби белән бабай китәргә җыеналар! Безгә күпме уеннар алып килгәннәр!

-Әйдәгез әле аларга да күчтәнәч ясыйк!Алар кәнфит белән чәй әчәргә яраталар!

-Без аларга пластилиннан кәнфитләр ясарбыз!

-Дөрес итеп утырдык!

-овал ясыйбыз аннан соң аны кәнфит кәгазенә төрәбез.

-Менә булдырдыгыз хәзер инде аны тәлинкәгә салып әби белән бабайга бирик!

-Бүгенге шөгыль ошадымы сезгә?

-Кайларга бардык?Нәрсәләр күрдек?

-Барыгыз да катнашты!Афәрин!рәхмәт сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уңыш бабайда кунакта

Көз бәйрәменә бәйрәм сценариесе....

"Уңыш бабайда кунакта"

                          “ Уңыш бабайда кунакта”...

"Уңыш бабайда кунакта"

                          “ Уңыш бабайда кунакта”...

Конспект "Бабайда кунакта"

Конспект "Бабайда кунакта"Рус торкеменэ йоруче 6-7 яшьлек балалар очен "Татарча сойлэшэбез" УМК буенча шогыль конспекты...

"Уңыш бабайда кунакта"

Балаларны  татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру максатыннан "Уңыш бабайда кунакта" дигән бәйрәм уздырылды....

"Әби белән бабайда кунакта"/Өлкәннәр көненә багышланган сценарий/

/Катнаш төркем балалары белән өлкәннәр көненә багышланган   күңел ачу программасы/Малайлар ак күлмәк, кара чалбар, түбәтәй кигәннәр. Кызлар күлмәк, алъяпкыч, калфаклар кигәннәр.Җиһазлау: тат...

«Кар кызы һәм Кыш бабайда кунакта”

Музыка астында балалар залга керәләр.  Чыршы тирәли түгәрәккә басалар.Алып баручы:  Балалар, карагыз әле чыршыга, ул бүген  нинди матур, купшы, күпме уенчыклар эленгән.Күрәсезме ч...