«Кар кызы һәм Кыш бабайда кунакта”
материал (младшая группа) на тему

Загидуллина Индира Радиковна

 Музыка астында балалар залга керәләр.  Чыршы тирәли түгәрәккә басалар.

Алып баручы:  Балалар, карагыз әле чыршыга, ул бүген  нинди матур, купшы, күпме уенчыклар эленгән.

Күрәсезме чыршыны

Матур итеп киенгән

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

Әйдәгез әле, бергәләп, чыршыга җыр җырлап алыйк.

                                  “Кечкенә чыршыга” җыры

Алып баручы:  Балалар, әйтегез әле, бүген нинди бәйрәм соң? (Балалар җавабы). Дөрес, бик тә дөрес, бүген бездә Яңа ел бәйрәме!

Бәйрәмгә безгә чыршыны Кыш бабай алып килде

Чыршыны кем алып килде? Кыш бабаймы?

Балалар: Кыш бабай!

Бүген безгә чыршының утлары да яначак

Кем өчен соң яначак? Балалар өченме?

Балалар: Балалар өчен!

Алып баручы:  Әйдәгез әле бергәләп, чыршы белән уйнап алыйк.

                     Уен “Чыршының утларын яндыр”

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Кар кызы һәм Кыш бабайда кунакта”

 Музыка астында балалар залга керәләр.  Чыршы тирәли түгәрәккә басалар.

Алып баручы:  Балалар, карагыз әле чыршыга, ул бүген  нинди матур, купшы, күпме уенчыклар эленгән.

                                               Күрәсезме чыршыны

                                               Матур итеп киенгән

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

Әйдәгез әле, бергәләп, чыршыга җыр җырлап алыйк.

                                  “Кечкенә чыршыга” җыры

Алып баручы:  Балалар, әйтегез әле, бүген нинди бәйрәм соң? (Балалар җавабы). Дөрес, бик тә дөрес, бүген бездә Яңа ел бәйрәме!

Бәйрәмгә безгә чыршыны Кыш бабай алып килде

Чыршыны кем алып килде? Кыш бабаймы?

Балалар: Кыш бабай!

Бүген безгә чыршының утлары да яначак

Кем өчен соң яначак? Балалар өченме?

Балалар: Балалар өчен!

Алып баручы:  Әйдәгез әле бергәләп, чыршы белән уйнап алыйк.

                     Уен “Чыршының утларын яндыр”

Балалар чыршыга өрәләр –утлары сүнә.

Балалар кул чабалар – чыршыда  утлар кабына.

Балалар чыршыга өрәләр –утлары сүнә.

Балалар кул чабалар – чыршыда  утлар кабына.

Балалар чыршыга өрәләр –утлары сүнә.

Алып баручы:  Әйдәгез балалар, бергәләп, чыршыны җыр җырлап уятабыз.

                                     “Чыршыкай” җыры

Җырның көе беткәч, чыршының утлары кабына.

                 Нинди матур безнең чыршы

                 Җем-җем итеп яна ул!

                 Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

                 Котлы булсын Яна ел!

Балалар, сез хәзер урыннарыгызга утырыгыз. Балалар урындыкларга утыралар, алып баручы шул вакыт бияләй таба.

Алып баручы:  Балалар, кызык, бу кемнең бияләе икән? Сез белмисезме?

Ммм, моның эчендә кыңгырау да бар. Хәзер беләбез хуҗасын.(шалтырата, җавап булып ишек артыннан кыңгырау тавышы килә. Кар кызы керә).

Кар кызы: Исәнмесез, балалар! Ничек сезнең монда матур! Ә сез балалар, бигрәк тә матур бүген! Берәр бәйрәм була торгандыр, нинди бәйрәм?

Алып баручы: Бездә бүген бәйрәм – Яңа ел бәйрәме! Кар кызы без синең бияләеңне таптык.

Кар кызы: Ой, рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт! Бәйрәм булгач, әйдәгез соң чыршы янында бер җырлап-биеп алыйк!

“Әйлән-бәйлән” җыры

Алып баручы:Кар кызы, безнең балалар, кар бөртеге турында җыр беләләр, тыңлыйсың киләме?

Кар кызы: Әлбәттә, килә! Минем әле сезнең белән биесем дә  бик килә. Минем кыш көне иң яраткан шөгылем- чанада шуу. Әйдәгез, бергәләп биибез!

“Дустым белән уйныйбыз” җыры

Кар кызы: Балалар, миңа сезнең белән бию бик тә ошады, ләкин Кыш бабайны да чакырырга вакыт җитте.

(бергәләп чакыралар)

Кыш бабай:  Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Сезне күрүемә мин бик шат. Чыршыгыз да бик матур бүген, утлары да җем-җем килә! Сез дә балалар бик матур киенгәнсез!

Кар кызы: Кыш бабай, кыш бабай, балалар синең турында шаян бер җыр беләләр. Тыңлыйсыңмы?

Кыш бабай: Бик рәхәтләнеп, әйдәгез минем белән балалар, түгәрәккә басыйк әле.

“Кыш бабай”җыры

Кыш бабай: Бик матур, шаян җыр! Миңа хәтта сезнең белән уйныйсым да килеп китте.  Минем бер яраткан уеным бар – кар йомарламнары ату дип атала, уйныйсызмы?

Алып баручы Әлбәттә, Кыш бабай, бик рәхәтләнеп, уйныйбыз.

Кыш бабай: Алайса, уенның шартын тыңлагыз, мин кар йомарламнарын еракка- еракка ергытам, очыртам, ә сез аларны җыеп алып, менә шушы тартмага җыярга тиешсез. Сез әзерме?

Алып баручы :Әйе, без әзер.

Уен уйнау “Кар йомарламнары”

Кар кызы:   Кыш бабай, минем дә балалар белән уйныйсым килеп китте, ярыймы, мин дә уйнап алам?

Кыш бабай: Әлбәттә, кызым, ярый, уйна!

Кар кызы белән дә уенны уйнау.

Кыш бабай: Балалар, сез бәйрәмгә шигырьләр өйрәндегезме соң? Кем сөйләп карый?

Теләк белдерүчеләр булса,шигырь сөйлиләр.

 Кыш бабай:                       Әйлән-бәйлән уйнадык

                                                Биедек тә, жырладык

                                                Инде хәзер балалар

                                                Бүләк алып карарлар.

(капчыктан бер бүләкне алып күрсәтә)

Кыш бабай: Бүләкләрем бик авыр, күтәрә алмасыз, шуңа күрә мин аларны төркемнәрегезгә очырам (төркемгә таба карап өрә).

                                               Безгә вакыт китәргә

 Кирәк барып җитәргә

Башка балалар көтә

   Бәхетләр телим сезгә!

Кыш бабай: Сау булыгыз, балалар, киләсе елларга кадәр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әби белән бабайда кунакта.

кыргый һәм йорт хайваннары турында белемнәрен ныгыту,бәйләнешле сөйләм телен үстерү,мөйтәкыйль фикер йөртә белүне үстерү,туган авылга,туган якка мәхәббәт,чисталык,пөхтәлек,үз эшенә хөрмәт тәрбияләү....

Уңыш бабайда кунакта

Көз бәйрәменә бәйрәм сценариесе....

"Уңыш бабайда кунакта"

                          “ Уңыш бабайда кунакта”...

"Уңыш бабайда кунакта"

                          “ Уңыш бабайда кунакта”...

Конспект "Бабайда кунакта"

Конспект "Бабайда кунакта"Рус торкеменэ йоруче 6-7 яшьлек балалар очен "Татарча сойлэшэбез" УМК буенча шогыль конспекты...

"Уңыш бабайда кунакта"

Балаларны  татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру максатыннан "Уңыш бабайда кунакта" дигән бәйрәм уздырылды....

"Әби белән бабайда кунакта"/Өлкәннәр көненә багышланган сценарий/

/Катнаш төркем балалары белән өлкәннәр көненә багышланган   күңел ачу программасы/Малайлар ак күлмәк, кара чалбар, түбәтәй кигәннәр. Кызлар күлмәк, алъяпкыч, калфаклар кигәннәр.Җиһазлау: тат...