"Йорт хайваннары"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

Газизянова Эльмира Саматовна

занятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie_yort_hayvannary.docx19.48 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ «МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ»

МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

ТЕМА: «Йорт хайваннары»

Икенче кечкенәләр төркемендә

тирә-юнь белән таныштыру шөгыленә конспект.

                                                                  Әзерләде:

                           тәрбияче Газизянова Э.С.

 

Татарстан

Түбән Кама шәһәре

86 нчы балалар бакчасы

Тема:

«Йорт хайваннары»

Интегральләштерелгән белем бирү өлкәсе:

Социаль-коммуникатив үсеш.

Танып белү үсеше.

Сөйләм үстерү.

Физик үсеш.

Төре:

Интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге.

Балалар катнашында эшчәнлекнең үзенчәлекле төрләре

коммуникатив, танып белү, сөйләм үстерү, дид.уен, ял минуты.

Максат:

Балалар  эшчәнлегендә интегральләшкән төр белән уңышлы шартлар тудырып тирә-юнь белән таныштыру.

Бурычлар:

  1. Балаларның  мөстәкыйль фикерләү сәләтен, игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, кызыксыну теләген үстерү.
  2. Балаларның йорт хайваннары (сыер,сарык, ат,кәҗә,эт, песи)  турындагы белемнәрен киңәйтү;  хайваннарның исемнәрен, тавышларын әйтергә күнектерү; хайваннарның балаларын танып белү сәләтләрен булдыру;
  3. йорт хайваннарына карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Эшчәнлек барышында кулланылган методик алымнар һәм оештыру эшенең формалары:

  • Уен шартлары булдыру;
  • Күрсәтү;
  • Балаларның сөйләме;
  • Әңгәмә оештыру;
  • Ял минуты үткәрү;
  • Дидактик уен оештыру;
  • Сорауларга җавап;
  • Табышмаклар чишү.

Җиһазлар һәм материаллар:

серле капчык; уенчык  йорт хайваннары (сыер, кәҗә, сарык, песи, ат, эт); магнит такта,  авыл яки ферма рәсеме; хайван рәсемнәре, аларның балалары; йорт хайваннары тавышлары аудиоязмасы.

Алдан эшләнгән эш:

Йорт хайваннары рәсемнәрен карау, табышмаклар чишү,  уеннар, әзер хайван рәсемнәрен буяу.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Балалар карагыз, нәрсә икән бу?.

Балалар: Капчык.

Тәрбияче: Нәрсә икән аның эчендә. (Капчыкны капшап карау юлы белән эчендә нәрсә барлыгын белү). Син ничек уйлыйсың, Кәрим. ( Балаларга капчыкны тотып, капшап карарга кушу)

Тәрбияче: Чынлап та, монда хайван уенчыклары. Ләкин аларны аннан чыгару өчен, минем табышмакларга җавап бирергә кирәк.

Тәрбияче: Табышмакка җавап биргән саен уенчыкны алып барырбыз.  (Тиешле хайван уенчыгын балаларга эзләп алырга тәкъдим итү).

Дүрттер аның аягы,

Түбәсендә колагы;

Илдән-илгә җиткерер,

Таштан каты тоягы.       (ат)

Үлән ашый, май ташый       (сыер)

Кешенең дусты, йортның сакчысы.   (эт)

Үзе мич башында,

Үзе тун ябынып йоклый.    (песи)

Бәләкәй генә буйлы,

Әйләндереп кигән тунын.      (сарык)

Юк үзенең әдәбе,

Маңгаенда сәнәге,

Коелып йөри сәдәбе.         (кәҗә)

Тәрбияче: Балалар,  ә бу хайваннарны ничек атыйбыз?

Балалар: Йорт хайваннары.

Тәрбияче: Ә ни өчен йорт хайваннары дибез.

Балалар: Алар авылда яшиләр. Алар кешеләр янында яшиләр.

Тәрбияче: Бу хайваннар кешеләргә ни өчен кирәк?Алар нинди файда күрсәтәләр?

Сыер безгә нәрсә бирә? (сөт),

Кәҗә нәрсә бирә? (сөт, йон),

Сарык нәрсә бирә? (йон),

Э этнең кешеләргә файдасы нинди? ( ул йортларны саклый).

Кешеләргә песиләр ни өчен кирәк? (тычкан тотарга).

Ә атлар, кешеләргә авыр йөкләрне ташу өчен, кайда да бару өчен кирәк.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк.

Физминутка:

Без әле бераз ардык, ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга, ә аннары –артка

Уңга,сулга борабыз, аннан карап торабыз.

Иң өстен сикертәбез,кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып ,күңелле ял итәбез.

Тәрбияче: Без ял иткән вакытта, әниләр үзләренең балаларын югалтканнан. Аларга бер-берсен табарга булышабызмы?

Дид. Уен  «Әниләр һәм бәбиләр»

Өстәлдә йорт хайваннары рәсемнәре (әниләре һәм балалары) тезелгән. Шуларны әнисе белән баласын табып янәшә кую.Әнисе янына баласын куйган вакытта атамасын балалар белән берлектә кабатлау: Сыер – бозау, ат – колын, Сарык – бәрән, кәҗә – кәҗә бәтие, песи – песи балаласы, эт – көчек.

Тәрбияче: Балалар, сез ишетәсезме, нинди тавыш ул? ( йорт хайваннары тавышларын тыңлау һәм аның нинди хайван икәнен билгеләү).

Тәрбияче: Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Ниләр эшләдек? Сезгә бигрәк тә нәрсә ошады?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Конспект йорт хайваннары

Йорт хайваннары...

"Йорт хайваннары"

Тема: «Табигатьнең җанлы ияләре. Йорт хайваннары». Максат: Татар халкының фольклор әсәрләре аша балаларны йорт Хайваннары турындагы белемнәрен арттыру, ныгыту, аларның кешеләргә файдасы турында с...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Йорт хайваннары һәм аларның балалары

Тема: “Йорт хайваннары һәм аларның балалары”(Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты) Максат: балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту.Тәрбия бурычы: йорт хайваннарына карата миһербанл...

Занятие Йорт хайваннары

Занятие про животных....