"Шәвәли һәм юл билгеләре"
методическая разработка по окружающему миру (старшая группа)

Сабирова Рахиля Расиховна

Юл билгеләре белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pdd_shvli_hm_yul_bilgelre.docx24.67 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 1нче  «Шатлык» балалар бакчасы»

мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет  учреждениесе

                Зурлар төркеме балалары белән  ачык эшчәнлек.

                                                       Сабирова Рәхилә Расих кызы

                                                      Саба районы,ш.т.б. Байлар Сабасы

                                                      1-нче номерлы  “Шатлык”балалар

                                                       бакчасы тәрбиячесе

                                         

Юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык эшчәнлек.

Төп белем бирү өлкәсе: “Танып-белү”.

Өстәмә белем бирү өлкәләре: “Сөйләм үсеше”, “Физик үсеш”, “Социаль коммуникатив үсеш”, “Эстетик сәнгать үсеше”.

Максат:

Юллар, җәяүлеләрнең, хәвефсез  йөрү кагыйдәләрен ныгыту.

Бурычлар:

Белем бирү бурычы:

– җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту;

– юл билгеләрен төрләре буенча танып белүне ныгыту һәм камилләштерү;

– урамда, борылышларда, машина хәрәкәте урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту; светофорның әһәмиятен искә төшерү

Үстерү бурычы:

–  ситуацияләрне күзәтеп,фикеләү сәләтен үстерү;

Тәрбия бурычлары:

– балаларда игътибарлылык,җитезлек , күзәтүчәнлелек ,үзара ярдәмләшү кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш:кемпинг, “Юл  бир”билгесе,кирпич,шлем,налокотник,наколенник,фликер( яктырткычлар).

Метод-алымнар:күрсәтү,аңлату,сюрприз-момент,әнгәмә,уен,кабатлау.

Җиһазлар: юл билгеләре,велосипед,светоотражательләр,наколенник,шлем,туп,уенчык руль,ком тутырылган янчыклар, “Автобус”тукталышы  билгесе,магнитафон,флешка.

Оештыру моменты.

-Балалар,ничек кәефләрегез? (Әйбәт).

-Сезнең кәефләрегез,тагын да яхшы булсын өчен,уен уйнап алырга чакырам. Сез әзерме?

**

-Кемнәр бүген бакчага җәяү килде,шулар сул  кулларын күтәрә.

-Кемнәр машина белән килде,шулар чәбәкли.

-Кемнәр,махсус иминлек каешын эләктерде,шулар аякларын тыпырдата.

-Кемнәр, “юл йөрү кагыйдәләрен” төгәл үти,шулар уң кулларын күтәрә.

-Балалар,  карагыз әле,урамда  саф һава.Мин сезне урамга уйнарга чакырам.

Мотивация:

(Велосипед тоткан малай килә,ашыга,кабалана).

-Балалар,карагыз әле,кемдер килә түгелме? Мәктәп укучысымы,бакчага йөрүче баламы?

Шәвәли: -Исәнмесез,балалар.Нишләп озак чыкмыйча торасыз,сезне котеп арып беттем.Үземә генә күнелсез.Мин сезне  “Уен мәйданчыгына” уйнарга чакырырга килдем.

Т:Туктагыз әле,балалар,кем соң син ? Кем исемле малай?

Ш:-Ә минме,мин.

Мин Шәвәли,

Шук малай,

Җитез малай,ут малай.

Белемнәрне актуальләштерү.

Т: Ярый соң,Шәвәли,әйдә барыйк,уеннар уйныйк.

Ш:Әйдәгез,бу кыска юлдан китик,тизрәк барып җитәрбез.

Т:Ашыкма әле,Шәвәли,юл билгеләренә игътибар итик.

Т:-Балалар,ни өчен юл билгеләренә игътибарлы булырга кирәк?

Б: Машиналар йөргән урыннан чыгарга ярамый,юл хәләкәтләренә очрамас өчен,һ.б

Т: Балалар,әйтегез әле урамнан җәяү барган вакытта,без кемнәр?(пешеход-җәяүле).

-Ә инде транспортка утырсак?(Пассажир).

-Ә транспортны кем йортә?(Водитель).

-Без сезнең белән хәзерге вакытта кемнәр?

-Җәяүлеләр.

Т:Менә,Шәвәли кыска юлдан барабыз ,ди.Игътибар итик әле,нинди билге тора.

(“Кызыл түгәрәк эчендә кешене сызганнар”),

Б:-Җәяүлеләргә барырга ярамый.Без бу юлдан бара алмыйбыз.Бу билге ничек атала?

Т:-Бу “Тыючы билге”( “Запрещающий знак”)

-Димәк,бу юлдан китәбез,Шәвәли ,син безнең белән өйрәнеп бар,ашыкма .

-Бу юл билгесе нәрсәне аңлата дип уйлыйсыз?

Б: “Җәяүлеләр юлы”.( “Пешеходная дорожка”)

Т:Бик дөре бу “җәяүлеләр юлы “дигәнне аңлата.

Т:-Бу билгедә нинди рәсем ясалган?

Б:Велосипед рәсеме ясалган.”Велосипед юлы”  (“Велосепидная дорожка”)була.

Ш:Кая минем велосипедым бар чаптырып китим әле.

-Ашыкмый тор,Шәвәли.

 -Балалар,әйтегез әле велосипед белән урамда йорер өчен кагыйдәләрне белү кирәкме? Ничек уйлыйсыз?

-Балалар,сезгә велосипед белән үзегезгә генә йорергә ярыймы?

-Велосипед белән сез кайсы урыннарда  хәрәкәт итә аласыз?

Б:Велосипед белән тротуардан һәм махсус урыннарда (парк,балалар уйный торган мәйданчыктагы,велосипед юлларыннан)йорергә ярый.Яныбызда олы кеше булырга тиеш.

-Ә ничә яшьтән балаларга велосипед белән үзләренә генә йорергә рөхсәт ителә? Ничек уйлыйсыз?

Б: 14 яшьтән генә ярый.

-Балалар, иң элек велосипедка утырыр алдыннан нәрсәләрне тикшерергә  кирәк?

Б: -тәгермәчләрен,рулен,тормозларын.

Т:Юлыбызны дәвам итик.Нинди билге тора,балалар?

Б: “УК” тошерелгән,сулга борылабыз.

Т:Бик дорес,бу билгеләр борылышларны күрсәтә.(“Движение налево”)

-Бу билге ,нәрсәне аңлатыр икән? (Р).Кайсыгыз әйтеп карый?

Ш:-Мин әйтәм,бу “р” хәрефе.Мәсәлән,ракета.

Т:-Балалар,Шәвәли дөрес әйттеме?

Б: Юк,ул  “Парковка”ны аңлата.Машиналарны парковкага кую.

Т:Әйе,балалар,дөрес әйтәсез.Ә монда инде әниләр коляскаларын калдыра,ә балалар велосипедларын ,самокатларын куя.

Ш:Мин велосипедны куеп килим әле.Сезнең белән  җәяү йорисем килеп китте,мина бу билгеләрне өйрәнү ошап китте бит әле.

Т: Ярар,Шәвәли.

(Шәвәли тиз генә велосипедын урнаштырып килә).

Т: -Дәвам итик юлны.Алдагы билге нәрсәгә ошаган,балалар?(Б.Җ)

Б:-Шалаш.өй түбәсе.

Т: “Кемпинг”дип атала.Бу билге махсус ял итү урыннарын аңлатучы  билге булып тора.

-Киләчәктә ,бу агачлар үсеп,бик матур  ял итү урыны булачак.

-Әйдәгез ял итеп алыйк.

Уен:Транспорт төрләрен ата” Туп белән уен”)

(Балалар түгәрәкләнеп басканнар,тәрбияче тупны балага ата һәм әйтә: “Һава”-ә бала нинди дә булса һава юлы транспортын атарга тиеш.М-н:самолет,ракета..

“Су”, “Җир”.Кем җавап бирә алмый,уеннан чыга).

Т:Юлыбызны дәвам итик.Хәзер нишлибез?

Б:-Сулга борылабыз.

Т: Бу билге нәрсәне анлатты?

Б:-“Җәяүлеләр юлы”

Т:-Балалар,сез бу билгене күргәнегез бармы?( “Кирпич”).

Ш: Минем бар,әйтимме.Түгәрәк үченә урнашкан турыпочмаклык.Геометрик фигуралар.

Т:Шәвәли ялгышасын.

Б:- “Монда керергә ярамый” дигәнне аңлата.

-Әйе,дөрес,нәрсәләр өчен юл ябык?(Машиналарга керергә ярамый).

Т:-Бу юл билгесенә карагыз әле.Нәрсәне аңлата икән?(“Пешеходный переход”)

Б: Юлның икенче ягына чыккан вакытта,теләсә каян чыкмыйбыз,шушы юл билгесе торган җирдән генә чыгабыз.

Т:-Балалар,юл аркылы чыккан вакытта,ничек чыгабыз?

Б:-Юл аркылы чыккан вакытта,башта сулга карыйбыз,аннары унга карыйбыз,машиналар юклыгына ышангач кына,юл аркылы чыгабыз.

Т:-Шәвәли,юл аркылы велосипед белән чыккан вакытта ничек чыгасы?

Ш:-велосипедка утырып ,машина килгәнче,чаптырып чыгасы.

Т:-Шәвәли дөрес әйттеме?

Б:_Юк,велосипедтан тошеп,кулга тотып,як-якка карап кына,ашыкмыйча чыгабыз.

Т:-Балалар,җәяүлеләр кайдан гына йориләр?

Б: Җәяүлеләр тротуардан йориләр.

Т:-Дорес ,балалалар,Шәвәли онытма яме.

Т:-Балалар,карагыз әле,бу горур светофорны.(Утлары турында сөйләшеп китү).

кызыл ут –туктарга

сары ут-әзерләнергә

яшел ут-кузгалырга куша.

Т:-Монсы нинди билге дип уйлыйсыз?

Ш: Тагын бер геометрик фигура,өчпочмак.

Т: Бу “Уступи дорогу” тамгасы,бу билге водительләр игътибарына.

-Менә “Уен мәйданчыгына “килеп җиттек.

-Балалар,урамда ,уен мәйданчыгында үзебезне ничек тотарга тиешбез,искә төшерик әле.(Б.Җ).

-Әйдәгез,хәзер уйнап алыйк.Ике командага бүленеп басыйк. “Түгәрәкләр” һәм  “Өчпочмаклар”командасы булсын.

1.Уен –эстафета “Автобус”.(Балалар ике командага бүленә.Ике водитель,обруч эченә кереп ,автобус остановкасыннан ,1 әр баланы алып,әйләнеп килә.Балалар бер-берсенең биленә тотынып бара.Кемнең автобусы җитез.)

2.Уен  “Йөк машиналары” (руль,комлы капчыклар)

Балалар 2 командага бүленә,кулларында руль ,ә башларында комлы капчык.Беренче кеше кулына ролне тота,башына капчыкны куяда ,билгеләнгән урынны әйләнеп чыга.Аннары роль белән капчыкны икенче балага тапшыра.Биремне беренче үтәгән команда җиңә.

3.Уен  (музыка куела).

-Балалар,мин сезгә сораулар әйтәм,ә сез саннарны әйтмисез,ә группалап басасыз.

*Зурлар ничә тәгермәчле велосипедта йөриләр? (2 )

*Җиңел машинада ничә тәгермәч? (4).

*Җиңел машинаның алдында ничә тәгермәч? (2)

*Өчтәгәрмәчле велосипедта ничә тәгермәч? (3).

*Җәяүледә ничә аяк? (2).

*Светофорда ничә сигнал? (3).

Т:-Балалар,менә бу рәсемнәр ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?(светоотражательләр)(Б.Җ)

Рефлексия:

Т:-Балалар,инде ,бакчага кайтыр вакыт җитте.Сез бүген бик дорес итеп,төгәл җаваплар бирдегез,Шәвәлигә юл билгеләрен өйрәттегез.

-Шәвәли,син бүген нәрсәләр өйрәндең,әйтеп үт әле.

Ш:-Балалар,рәхмәт сезгә,мин бүген бик күп юл билгеләрен өйрәндем,мин аларны белеп тә бетермәгәнмен.Мин аларны исемнән чыгармам, юлларда игътибарлы булырмын.

 -Бүгенге эшчәнлектән алган  мәгълүматларны ,кемнәр белән  бүлешер идегез,кемнәргә сөйләр идегез?

Т:-Балалар,әйдәгез Шәвәлигә велосепидта йөргән вакытта киярә,шлем,наколенниклар,налокотник бүләк итик.

-Сез ничек уйлыйсыз,бу җыелмалар ни өчен кирәк?

Б:Тезләрне һәм терсәкләрне ,башны имгәнүдән саклау өчен ,без сиңа шушы җыелманы бүләк итәбез.

Ш:-Рәхмәт ,балалар.

-Әйдәгез ,кире бакчага кайтыйк. Юл аркылы дөрес чыгыйк.(Чыгалар)

 Һәр җирдә дә, һәркайда да

Белик юл кагыйдәсен.

һичбер истән чыгармыйк

Без олыларнын сүзен".


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

" =, # билгеләре, математик табышмак, зурлык"

=, # билгеләре турында белемнәрне ныгыту, язарга күнектерү; арифметик мисал төзергә өйрәтү, аны чишү; +, ˗ билгеләре белән эшләүне дәвам итү. ...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

Балаларга юл билгеләренә танырга, юл йөрү кагыйдәләрен аңларга өйрәтү....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү....