Проект "Экологик әкият"
проект по окружающему миру (старшая группа)

Ахметшина Алсина Ильдусовна

"Экологик әкият"проекты зурлар төркеме өчен.Проектның эчтәлеге А.Алишның "Куян кызы"әкиятенә нигезләнә, ләкин эчтәлек экологик проблемаларны яктыртып үзгәртелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_ekologik_ekiyat.docx257.67 КБ

Предварительный просмотр:

                                             Проект

                Экологик әкият

        “Куян кызы маҗаралары”

                 

        

                             

C:\Users\User\Desktop\s1200[1].jpg

                                                                                                     

                                                                                                 

                                                                                                           

 

                                                 

 

Проект: экологик әкият “Куян кызы маҗаралары”

Проектта катнашалар: уртанчы һәм зурлар  төркеме балалары, әти-әниләр, музыкаль җитәкче, физик культура инструкторы

Проектның төре: мәгълүмати – гамәли, рольле – уенлы, иҗади

Проектның дәвамлыгы:  кыска вакытлы, 1 атна

Проектның актуальлеге:

Бүгенге көндә, кызганычка каршы, экология һәм табигать - ананың халәте мактанырлык түгел.Тагы да аянычлысы - барлык иҗтимагый процесслар бер-бер артлы алышынып торган бүгенге заманда экологик культура  һәм әхлак кебек мөһим сыйфатларның югала баруы аеруча күзгә ташлана.Аларны аякка бастыру, яңартуны балачактан ук башларга кирәк. Гомер - гомергә кешелек алдында киләчәктә ышанычлы таяныч булырлык, акыллы фикер йөртүче буын тәрбияләү бурычы торган.Үсеп килүче яшь буынны илебезнең лаеклы кешеләре, экологик аңлы итеп тәрбияләүдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең роле гаять зур. Шуның белән бергә без яхшы тәрбиянең нигезе гаиләдән башлануын, ата-ананың төп тәрбияче булуын да истә тотып эш йөртергә тиешбез. Ә тәрбиянең төп асылы – балалар бакчасы белән гаиләнең  бердәмлегендә. Тик хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була. Шуңа күрә без әти - әниләр белән берлектә балаларда әйләнә - тирә мөхиткә  кызыксыну уятырга, табигатьтәге матурлыкны күрә һәм аңлый белергә, табигать һәм анда яшәүче тере җан ияләренә карата миһербанлы караш тәрбияләргә, битарафлыкны җиңәргә тиешбез.Чөнки кече яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган балада  табигатьне ярату тойгыларын тәрбияләү, шулай ук аны сакларга өйрәтү – бик кыен эш.

Заманыбызның күренекле педагогы В.А. Сухомлинский табигатьне, әйләнә - тирә мөхитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип  атады. Бу чыннан да шулай. Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, бөтерелә - бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч гөрләвекләр агуын, яңа шытып чыккан тузганакны күреп  олы шатлык, кызыксыну хисе кичерәләр. Әйе, табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә, тере һәм тере булмаган табигат арасынагы үзара бәйләнешне аңларга, кирәк вакытта ярдәм дә күрсәтә белергә кирәк. Ә моңа табигатьне белү, аңлау нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.

 Баланы табигатьне яратучы гына түгел, ә аны саклаучы һәм яклаучы итеп тә тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.Чөнки табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Һәр кеше кылган гамәлен акыл белән башкарырга тиеш, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алабыз.

Кеше -  табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн, бер генә сәгать тә тора алмый. Аңа су, азык-төлек, җылылык, яктылык кирәк. Шуңа күрә дә табигатькә мөнәсәбәт кешеләргә булган мөнәсәбәт кебек гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш.  Кече яшьтән табигатьне аңлап, аны яратып үсү бик мөhим. Без үзебездән соң килгән буынга кешеләр тарафыннан җимерелгән бушлык түгел, ә шаулап чәчәк атып утырган җир калдырырга тиеш!

Максат: 

  • Балаларны тере һәм тере булмаган табигатьтәге үзара бәйләнешне аңларга өйрәтү.
  • Табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тотарга, табигатькә зыян салмаска, яшеллекне һәм җан ияләрен яратырга өйрәтү, аларга сакчыл караш тәрбияләү, табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү теләген уяту. 

                         

Бурычлар:

  • Шөгыльләрне, төрле эшчәнлек чараларын балаларны кызыксындырып, мавыктыргыч итеп оештыру.
  • Тирә - як мөхиткә соклану хисләре һәм сакчыл караш тәрбияләү.
  • “Куян кызы маҗаралары” әкияте һәм төрле эшчәнлек буенча балаларда экологик аң, экологик мәдәният, рухи - әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
  • Табигый байлыкларның кешелек өчен әһәмиятле булуы турында белем бирү.
  • Балаларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру.
  • Игътибарлыкларын, хәтерләрен һәм кызыксынучанлыкларын үстерү.

Эшчәнлекне оештыру формалары:

        - танып белү, иҗади сәнгать, эзләнү эшчәнлеге;

        - белгечләр белән эш;

        - максатлы саф һавада булу;

        - әңгәмәләр;

        - үстерешле, хәрәкәтле уеннар;

        - пиктограммалар куллану;

        - TUNNEL BOOK техникасын куллану;

        - аудио һәам видеоязмалар;

        - мөстәкыйль эшчәнлек;

        - әдәби әсәрләр;

        - әти-әниләр белән эш;

        -төрле проблемалы ситуацияләрне чишү.

Көтелгән нәтиҗәләр: 

  • Балаларның тирә - як мөхиткә карата кызыксынучанлыкларын, күзәтүчәнлекләренең  югары дәрәҗәгә күтәрелүен, тирә - якны танып беләсе килү теләгенең тагы да үсүен күрү.
  • Балаларда мөстәкыйльлек, үз көчләренә ышану хисе тәрбияләнүен күрү.
  • Алдан алган белемнәргә таянып, искә төшереп, проблемалы ситуацияләрне чишәргә өйрәнүләренә ирешү, кул эшләрен башкарганда иҗади сәләтләрен үстерү.
  • Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, сүз байлыгын баету, матур әдәбият әсәрләренә кызыксынулары артканын күрү.
  • Табигатьне ярату, саклау, яклый белүләренә ирешү.
  • Проектны тормышка ашырганда әти – әниләрнең актив катнашуларын күздә тоту.

Проектның  этаплары:

1. Әзерлек этабы:

- проектның темасын, максатын, бурычларын билгеләү;

- проект турында әти-әниләр, белгечләр, балалар белән фикер алышу;

- проектның башкару формаларын эзләү;

- проектны реализацияләү планын төзү;

- проектны тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудыру;

- проект буенча кирәкле әдәби материал, атрибутлар туплау.

2. Төп этап (гамәли):

-  “Куян кызы маҗаралары”экологик әкияте  буенча барлык белем һәм тәрбия процессы эчтәлеген эшкәртү;

- балалар, белгечләр, әти-әниләр белән берлектә иҗади эзләнү һәм гамәли эшчәнлекне оештыру;

- әңгәмәләр, уеннар оештыру;

- шигырьләр, хикәяләр уку, табышмаклар чишү;

- TUNNEL BOOK техникасын кулланып “Куян кызы маҗаралары” әкиятен төзү;

- Күргәзмә өчен әти – әниләргә балалар белән бергә “Табигать дөньясы” темасына рәсемнәр ясарга йөкләү; соңыннан рәсемнәрдән китап ясап кую;

- кошлар өчен кышкы чорда җимлекләр ясап элеп кую һәм кошларны ашату;

- әти – әниләргә балалар белән паркларга, табигать кочагына барырга киңәш итү;

- балалар белән максатлы саф һавада булуны оештыру.

3. Йомгаклау этабы:

Балалар белән эш:

-Викторина “Ә син  беләсеңме?”

-табышмак кичәсе: “Булсаң зирәк – әйт тизрәк!”

-“Табигать дуслары агачы” ясау.

Әти-әниләр белән эш:

Консультацияләр:

-“Балаларның экологик культура нигезен үстерү буенча гаилә белән эшнең нәтиҗәле формалары”; “Балаларны табигатьне яратырга өйрәтик”.

-  “Табигать дөньясы” темасына рәсем бәйгесе һәм шул рәсемнәрдән китап төзеп кую;

- Кошларга җимлекләр ясап элеп кую;

- Кошларны ашату күренешләреннән фотоколлаж ясау.

- Проект буенча  презентация ясау.

                       Проектны реализацияләү:

Дүшәмбе:

Иртән

-“Без – табигать дуслары” темасына әңгәмә. Максат: балаларның табигать турында белемнәрен ачыклау; табигатькә, тирә-як мөхиткә сакчыл караш тәрбияләү һәм табигатьне саклауда үеңнән өлеш кертү теләген уяту.Табигатькә йогынты ясаучы уңай һәм тискәре факторлар турында сөйләшү. Балаларның сөйләм телләрен баету.

-Матур әдәбият әсәре: Г. Лотфиның “Балалар ярдәм итә” шигырен уку. Максат: сораулар аша эчтәлекне аңларга, сорауларга тулы итеп җавап бирергә өйрәнү.(М.Ф.Кашапова “Табигатьне саклыйк, балалар” 32 бит)

-Үстерешле уен “Бу кайчак була?”.Максат: балаларның ел фасылларына хас үзенчәлекләр турында белемнәрен ныгыту, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.(З.М.Зарипова “Үстерешле уеннар”, 48 бит)

Белем бирү эшчәнлеге

1.Сөйләм теле үстерү.

Тема: “Куян маҗаралары” әкияте.( А.Алишның “Куян кызы” әкиятенә нигезләнеп)

Максат: Балаларны әдәби әсәр - әкият тыңларга кызыксындыру.Сораулар ярдәмендә әкиятнең эчтәлеген, тәрбияви максатын аңларга өйрәнү. Балаларның сөйләм телләрен үстерү.  

2.Иҗади сәнгать. Рәсем

Тема: “Урман аланында”.

 Максат: Балаларны урман рәсеме ясарга өйрәтү.Урман аланында матур чәчәкләр, гөмбәләр, күбәләкләр, кошлар ясарга өйрәтүне дәва итү. Пумала белән эшләүне камилләштерү. Рәсем алымнарын ныгыту, гадәти булмаган алымнар куллану. Эшне чиста башкару.

Саф һавада

- Бакча территориясе буенча экскурсия. Максат: балаларның балалар бакчасы җирлегендә үсә торган  үсемлекләр турында белемнәрен камилләштерү; үз тәҗрибәсенә, белеменә таянып, агачлар турында кыска хикәя төзүдә күнектерү. Балаларда әйләнә – тирә табигатькә карата сакчыллык, миһербанлылык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү.

-Хәрәкәтле уеннар: “Хәйләкәр төлке”, “Бүре чокырда”. Максат:балаларда  җитезлек, түземлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

-Кошлар өчен җимлекләргә ризык кую. (“Кошлар ашханәсе”) Максат: Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыруны дәвам итү, исемнәрен ныгыту, нәрсә белән туклануларын ачыклау. Салкын чорда кошларга махсус сакчыл караш тәрбияләү, кошларга ничек ярдәм итә алабыз проблемалы сорауны куеп сөйләшү алып бару, сөйләм телләрен баету.

Кичен

-Балаларга төсле карандашлар белән буяр өчен урман, урман җәнлекләре, су буйлары, чәчәкләр һ.б. табигать күренешләре сүрәтләнгән рәсемнәр тәкъдим итү.

-Әти - әниләр арасында “Табигать дөньясы”  темасына рәсемнәр бәйгесе игълан итү.

-Үстерешле уен “Бер сүз белән әйт”. Мәсәлән: каен, имән, чыршы - агачлар; куян, поши, бүре, төлке – кыргый хайваннар һ.б.

Сишәмбе:

Иртән

-Дидактик уен: “Йорт һәм кыргый хайваннар”. Максат: йорт һәм кыргый хайваннарны аерырга өйрәнүне дәвам итү; аларның төзелеш үзенчәлекләрен, яшәү шартларын, кешегә нинди файда китерүләрен өйрәнү.

- «Чүп әйберләр һәм аларны нишләтергә?» дигән темага әңгәмә.Максат:

балаларның чүп турында, аны эшкәртү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, шәһәрдә чисталыкны саклау теләге булдыру. (пластик  җир астында күпме ятып та череми, урманда ташлап калдырылган кәгазь череп таркалсын өчен кимендә ике ел вакыт кирәк, консерв банкасы – 90 ел, полиэтилен –200, пыяла кисәге 1000 ел таркалмый ята һ.б)

Белем бирү эшчәнлеге

1. Музыка  

-Җырлы – биюле уен “Яшел яулык”.Максат: җырлы-биюле уенның сүзләрен ачык итеп җырлау, җитезлекләрен үстерү.

2.Сөйләм теле.Тема: “Кошлар – канатлы дуслар”

Максат:Балаларның күчмә һәм кышлаучы кошлар турында белемнәрен баету.Аларны тышкы билгеләре буенча аеру, исемнәрен өйрәнү. Эзлекле фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

(Н.Г.Гарипова “Әйләнә – тирә дөнья белән танышу”, 92 бит;

М.Ф.Кашапова “Табигатьне саклыйк, дуслар!”, 95 бит)

Саф һавада

-Балалар белән яңа физминут сүзләрен  өйрәнү:

Әтәч, тавык,чеби,

Әтәч, тавык, чеби,

Ишегалдында йөри.

Әнә оча тилгән,

Сезне алырга килгән!

Качыйк тизрәк тилгәннән!

2.Физик тәрбия саф һавада

-Хәрәкәтле уен: “Йортсыз куян”.Аз хәрәкәтле уен “Очты, очты..”

(әдәбият: К.В.Закирова “Уйный - уйный үсәбез”, 117 бит)

-«Чүп-чар – табигать дошманы » дигән темага сөйләшү.

Максат: балаларда табигатькә карата экологик яктан үз-үзеңне белемле һәм имин тотуны формалаштыру. Чүп-чар белән гамәли бәйләнештә булган күнекмәләрне формалаштыру, үзебез уйный торган мәйданчыкта чүп күләмен киметү турында сөйләшү.

Кичен

-Үстерешле сүзле уен “Яхшы - начар”. Мәсәлән: Саф һавада уйнау – яхшы; кошларга таш ату – начар, кошларны ашату – яхшы, сулыкка чүп ату - начар һ.б.

- Матур әдәбият уку: Зәкәрия Әхмәровнең «Агачлар да авырый» дигән хикәясен уку.

Максат: әсәрне тыңларга һәм аның мәгънәсен аңларга теләк уяту. (М.Ф.Кашапова “Әдәпле булыйк, балалар!” 145 бит)

-Гадәти булмаган алымнар кулланып рәсем ясау эшчәнлеген оештыру. Максат: күзаллау һәм иҗадилыкларын үстерү.

Чәршәмбе:

Иртән

-Балалар белән эндәш  өйрәнү:  

Песнәк,песнәк, кил тизрәк-

Җим сибәм сиңа әзрәк!

        

Саескан – ала канат,

Җим сибәм кабат-кабат.

Чәүкә,чәүкә, кил чәүкә,

Җим бирәм бер тәлинкә!

- Үстерешле сүзле  уен “Дүртенче сүз артык”. Максат: балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Мәсәлән: кояш, болыт, агач, йолдыз; куян, бүре, сые, поши һ.б.

-Уен  «Ярый-ярамый».

Мин сезгә хәзер әйтәм, яраса – сез кул чабыгыз, ярамаса – аяк тыпырдатыгыз.

– Агачларны сындырырга кирәк.

– Табигатьне чүпләмәскә кирәк.

– Кош оясын туздырырга кирәк.

– Кошларны  куркытмаска кирәк.

– Чәчәкләрне  өзмәскә, үләннәрне таптамаска кирәк

– Чүп-чарны  җиргә ташлап калдырырга кирәк.

– Гөмбәләрне пычак белән генә кисеп җыярга кирәк.

– Кырмыска ояларын туздырмаска кирәк.

– Урманда тавышланмаска кирәк.

– Учак ягарга һәм сүндермәскә кирәк.

Белем бирү эшчәнлеге

1.Физик тәрбия

Күңелле эстафеталар оештыру:“Кем күбрәк имән чикләвеге җыя?”,  “Каршылыклар юлы” һ.б.

2.Танып белү

Тема: “Гаҗәеп тирә-ягыбыз”

Максат: балаларда тирә-яктагы матурлыкны тоя, күрә белергә теләк уяту. Табигать, табигатькә сакчыл караш турында белем бирү. Игътибарлылык, кызыксынучанлык һәм хәтер сәләтен үстерү. Тирә-як мөхиттә килеп чыккан проблемалы ситуацияләрне чишәргә өйрәнү.

(Н.Г.Гарипова “Әйләнә – тирә дөнья белән танышу”, 134 бит)

Саф һавада

-“Тирә – як мөхит һәм безнең сәламәтлек” темасына сөйләшү. Максат: балаларның сәламәтлекләрен ныгыту һәм саклау.Сәламәтлек өчен сулаган һаваның чиста булырга тиеш икәнлегенә төшенү.Һава торышына карап дөрес киенүнең дә мөһимлеген аңлау.

-Хәрәкәтле уен: “Тилгән һәм тавык”, “Песи һәм чыпчыклар”. Максат: йөгерүне ныгыту, өлгерлек тәрбияләү.

-Балалар белән кышлаучы кош - тукран турында сөйләшү.(Тукран – урман кошы.Ул һәрвакыт хәрәкәттә.Тукран үзенең көчле, озын томшыгы белән агачлардан бөҗәкләр эзли.Очлы тырнаклары ярдәмендә агачта нык утырып тора ала.Ә койрыгы аңа терәк булып тора.Тукранны “урман докторы” дип тә атыйлар.Ни өчен икән?

Табышмак әйтү: Җәй шакылдый бу чүкеч,

                             Кыш шакылдый бу чүкеч,

                             Ничек чыдый бу чүкеч?

Кичен

- Балалар белән “Көнкүреш калдыкларының могҗизалы үзгәрүе” исемле темага мастер – класс үткәрү.( Кирәксез булган пластик шешәдән карандаш савыты ясау, тышына матур бизәкләр ябыштыру, кошлар өчен җимлек ясау)

- “Булсаң зирәк, әйт тизрәк!” дигән табышмак кичәсен үткәрү. Максат: табигать күренеше, хайваннар, үсемлекләр турында табышмакларга җаваплар табу.

-Үстерешле уен “Куркыныч – куркыныч түгел”. Максат: балаларны тормышта була торган куркыныч вакыйгаларны куркынычсыз вакыйгалардан аера, вакыйганың ахыргы нәтиҗәсен алдан күрә белүләренә ирешү.(З.М.Зарипова “Үстерешле уеннар”, 45 бит)

- Әти – әниләргә кышкы чор өчен кошларга җимлекләр ясап, үзләре яши торган тирәлеккә элеп куярга һәм балалар белән бергә кошларны ашатырга  киңәш итү.

Пәнҗешәмбе:

Иртән

-Әти-әниләр өчен консультация “Балаларның экологик культура нигезен үстерү буенча гаилә белән эшнең нәтиҗәле формалары”.

-“Кояш, һава һәм су - безнең якын дуслар” уены (туп белән). Мәсәлән, кояш ни өчен кирәк?(б-р җавабы, тәрбияче тулыландыра), һава ни өчен кирәк?Һава нинди булырга тиеш?Су ни өчен кирәк? Су нинди булырга тиеш һ.б.

-Оригами техникасын кулланып, теләге булган балалар белән кәгазъдән кошлар, җәнлекләр ясау.Максат: кәгазъ белән эш итә белүне камилләштерү.

Белем бирү эшчәнлеге

1.Иҗади сәнгать.Әвәләү.

Тема: “Урман дустыбыз куянкай” барельеф техникасын куллану

Максат: балаларда урман җәнлекләренә карата сакчыл караш тәрбияләү. А.Алишның “Куян кызы” һәм “Куян кызы маңаралары”  әкиятләрен искә алу. Әвәләүдә барельеф техникасын куллану.Урман күренеше, куян сүрәтләнгән сюжетлы рәсемне пластилин белән контурдан чыкмыйча сыларга өйрәнү. Эшне  чиста – пөхтә башкару.

2.Музыка

- Җырлы-биюле уен “Түгәрәк алан” (әд.: Туган телдә сөйләшәбез, 230 бит).

- П.Чайковскийның “Ел фасыллары” альбомын тыңлау.Матур музыканы аңлап тыәларга өйрәтү.

Саф һавада

-“Чыршы һәм каен агачын” күзәтү. Максат: мәйданчыкта үсүче агачларны чагыштыру, үзенчәлекле билгеләрен күреп өйрәнү.Агачларга сакчыл караш тәрбияләү.

-  Аз хәрәкәтле уен “Яңгыр, җил, яшен, күк күкрәү”. Максат: сигнал буенча хәрәкәтләрне төгәл башкарырга өйрәтү; балаларда җитезлек тәрбияләү.(З.М.Зарипова “Үстерешле уеннар”, 69 бит)

-Физик сәламәтләндерү эше : балалар белән озынлыкка сикерү буенча шөгыльләнү.

-Тизәйткеч өйрәнү: “Ак карга ала карга кунган”.

-Балаларга Г.Тукайның “Кошларга” исемле шигырен уку.Эчтәлек буенча сөйләшү, сорауларга дөрес җавап бирү.

Кичен

- Балаларга “Гербарий” альбомын  карарга тәкъдим  итү.Бархатцы чәчәгенең орлыктан башлап үсү эзлеклелеген карау.

- TUNNEL BOOK техникасын кулланып “Куян кызы маҗаралары” әкиятен төзү, әзер рәсемнәр ярдәмендә балалар белән бергә әкият кую.

-Әти-әниләргә өй эше кушу: паркка максатчан сәяхәт ясау. Максат: паркта яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше турында күзаллауларын киңәйтү һәм «Паркта мин нәрсә күрдем?» дигән темага хикәя төзү.

Максат: балаларның сөйләм телләрен баету, сүз байлыгын үстерү.Табигатькә соклану хисләре тәрбияләү.

Җомга:

Иртән

-Сүзле уен “Киресенчә әйт”. Мәсәлән: салкын – җылы; сәламәт – авыру; шат – моңсу; яхшы – начар; төзек – ватык һ.б. Уенны җөмләләр кулланып та уйнарга мөмкин (Бүген көн салкын – бүген көн җылы һ.б)

- Викторина: “Ә син беләсеңме?”. Максат: ике командага бүленеп, табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.Күңелле кәеф булдыру.Бер-береңне тыңларга өйрәнү.

 - Әти-әниләр өчен консультация “Балаларны табигатьне яратырга өйрәтик”.

Белем бирү эшчәнлеге

1.Танып белү. Математика.

-Урман күренеше сүрәтләнгән ике охшаш сюжетлы рәсем кулланып “Аерманы тап” биремен үтәү.

-Физкультминутка вакытында кул һәм бармак хәрәкәтен камилләштерү өчен бармак уенын уйнау: “Тиен”.

2.Физик культура 

- Хәрәкәтле уеннар: “Тычкан тозагы”, “Аучылар һәм җәнлекләр”.

Саф һавада

-“Кошлар – канатлы дуслар” темасына әңгәмә. Максат: балаларның кошлар турында белемнәрен баету.Җимлеккә кошларга ризык салу.

-  “Куыш”, “Хәйләкәр төлке” хәрәкәтле уеннарын оештыру. Максат: үзара дус уйнауларына ирешү, җитезлекләрен үстерү.

- Физик сәламәтләндерү эше : балалар белән озынлыкка сикерү буенча шөгыльләнү.  

- Саф һавадан кергәч Г. Тукай шигыре буенча “Ай һәм Кояш” мультфильмын карау.

Кичен

- Балаларның әти-әниләр белән бергә “Табигать дөньясы” темасына ясаган  рәсемнәреннән күргәзмә оештыру, соңыннан шул рәсемнәрдән китап төзү.

- Балалар белән бергә “Табигать дуслары” агачын ясау.Табигатьтә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

-Пиктограммалар кулланып табигатькә кагылышлы җөмләләр төзергә өйрәнү.

- Уен “Әйдәгез, күркә җыябыз”. Максат: Яссы табанлыкны дәвалау һәм кисәтү, үз сәламәтлегеңә уңай караш тәрбияләү.

Файдаланылган әдәбият:

1.От рождения  до школы. Примерная общеобразовательная программа дошкольного образования /Под ред. Н.Е. Вераксы, Т.С. Комаровой, М.А. Васильевой. -3-е изд., М.: Мозаика-Синтез, 2014.-368с.

2.Туган телдә сөйләшәбез: методик кулланма өчен  аудиокушымта: 4-5 яшь  /(авт.-төз. Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибулина). – Казан:   “Аксу” компаниясе, 2013.

3.Шаехова Р.К. Региональная программа  дошкольного образования. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. РИЦ, 2012.-208с.

4.Рыжова Н.А « Маленький исследователь в детском саду».

5.Бондаренко Т.М «Экологические занятия с детьми 4-5 лет».

6.Лазарев М.Л «Развивающее учебное пособие для детей дошкольного возраста».

7.Зарипова З.М., Исаева Р.С. Үстерешле уеннар: методик кулланма.- Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.-128 б.    

8.Мияссарова И.Х “Табигать һәм балалар”.

9.Закирова К.В., Кадыйрова Р.Ә. Әхлак нигезе – матур гадәт. К., Мәгариф, 2004, -383 бит

10.Николаева С.Н  “Экологическое воспитание”

11. Гөлбакча. Балалар бакчалары өчен хрестоматия / Төзүчеләре: Ф.Юсупов, З.Ф.Камалова, Р.А.Борһанова. –Казан: Татар. кит. нәшр.,1990.-254б.

12.Гаффарова С.М., Закирова К.В. Әткәм-әнкәмнең теле. – Казан: Мәгариф, 1997. – 151 б

13.Кашапова М.Ф.Уйныйк әле,балалар.-Казан:РИЦ“Школа”.2011.216 б.

14.Балачак аланы: балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия /төз. Закирова К.В. –Казан: РИЦ нәшриты, 2011.- 560 бит.

             

                                       Куян кызы маҗаралары  

Соры куянның  кызы матур, чәчәкле урман аланында уйнарга,  чабарга бик ярата икән. Көннәрдән бер көнне куян кызы аягын нәрсәгәдер кискән.Ул көчкә сикерә-сикерә өенә кайтып кергән. Әнисе кызының аягын күреп: -Нәрсә булды, кызым?-дип сораган. Куян кызы әнисенә булган хәлне сөйләп биргән.Әни куян урманда доктор Айболит барын һәм аның балаларны чиратсыз кабул итүен белә.Ул үзенең кызын күтәреп тиз арада табибка киткән.

Менә алар табиб янына килеп тә җитәләр.Табиб куянга ярдәм күрсәтә, дару сөртеп аягын бәйләп куя һәм әйтә: - Нәни куянкай, матур аланнарда уйнаганда бик игътибарлы бул! Кызганычка каршы, урманга ял итәргә килгән кайбер кешеләр үзләреннән соң чүп-чар, консерва савытлары, пыяла шешәләр ташлап калдыралар шул!Синең аягың консерва банкасына эләгеп киселгән. Алар табибка зур рәхмәтләр әйтеп кайтырга чыгалар.Юлда   соры куян агач башында үзенең дусты тиенне күреп ала.Тиенгә билгеле кызык була: - Кая бардыгызыз сез икәүләп? -  дип сорый ул.Тиен агачтан агачка сикереп,ә  әни куян юлдан  барганда  тиенгә булган хәлләрне сөйләп бирә. Куян кызы белән ни өчен шулай килеп чыгуын тиен бик тиз аңлап ала һәм үзенең күргәннәрен сөйләп бирә. Бер матур көнне урманга гаилә белән ял итәргә килүчеләр булган икән.Тиен аларны агач башыннан күзәтеп торган. Алар машина белән агач, куакларны сындыра-сындыра башта матур алан эзләгәннәр һәм менә нәкъ куян кызы яраткан аланга туктаганнар. Каты итеп музыка куйганнар.Ояларындагы кошлар куркып очып киткәннәр.Балалары кычкырып уйнаганнар, үләннәрне, матур чәчәкләрне тамырлары белән йолкып җыйганнар, кырмыска ояларын туздырганнар.Әтиләре учак яккан.Үзләреннән соң алар ризык калдыклары, пластик һәм пыяла шешәләр калдырганнар. Менә алардан соң синең кызың аланга уйнарга чыккан инде.

Соры куян белән тиен авыр сулап зарланышканнар: - Болай барса, без бу урманда озак яши алмабыз бит. Нигә кешеләр шулай сансызланды соң? Нигә табигатебезне болай мәсхәрәлиләр? Ял итәргә дип киләләр дә чүп калдырып кайтып китәләр. Без җыештырабыз, ә алар урманыбызны пычраталар. Кара әле син менә бу агачка! Кичә ял итәргә килгән кешеләр аны шулай каерып сындырып киткәннәр. Күрәсеңме, яфракларыннан әле дә күз яше тама.

Эх, кешеләр!

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул – безнең әни,

Табигатьне саклагыз!

Фикер алышканда куллану өчен: Балалар, урман – ул серле дөнья. Агачлары саф һава бирә. Яфраклар арасында төрле-төрле кошлар сайрый. Урман безне тәмле җиләк, гөмбәләре, чикләвекләре белән сыйлый.Урман элек-электән үк кешенең якын дусты, ярдәмчесе, аңа ризык бирүче булып торган. Урман – бушлай дарулар бирә торган даруханә. Күпме «яшел табиб»лар монда!  Күпме авырулардан дәва алар. Хәтта сатып аласы да түгел. Ләкин аларның телләрен белергә кирәк. Менә сез, балалар, үсеп җитәрсез. Укып, олы кешеләр булырсыз. Тик бер вакытта да үзегез яшәгән тирәлекне пычратмагыз. Саклагыз аны. Табигать ул – тиңсез хәзинә. Ул кешеләр ярдәменә, сезнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Сез аны ничек сакласагыз – ул сезгә җавап итеп мул уңышын бирер. Сезгә дә, сездән соң киләчәк буыннарга да табигый байлыклар җитәрлек булсын. Хәзер дә урман-кырларга, су буйларына чыккач, чисталык, тәртип турында онытмагыз, әти-әниләрегезнең исенә дә төшереп торыгыз.

 

Балаларның экологик культура нигезен үстерү буенча гаилә белән эшнең нәтиҗәле формалары”

     (ата – аналар өчен консультация)

                                                         

                                                     

Бүгенге көндә, кызганычка каршы, экология һәм табигать - ананың халәте мактанырлык түгел.Тагы да аянычлысы - барлык иҗтимагый процесслар бер-бер артлы алышынып торган бүгенге заманда экологик культура  һәм әхлак кебек мөһим сыйфатларның югала баруы аеруча күзгә ташлана.Аларны аякка бастыру, яңартуны балачактан ук башларга кирәк. Гомер - гомергә кешелек алдында киләчәктә ышанычлы таяныч булырлык, акыллы фикер йөртүче буын тәрбияләү бурычы торган.Үсеп килүче яшь буынны илебезнең лаеклы кешеләре, экологик аңлы итеп тәрбияләүдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең роле гаять зур. Шуның белән бергә без яхшы тәрбиянең нигезе гаиләдән башлануын, ата-ананың төп тәрбияче булуын истә тотып эш йөртергә тиешбез. Ә тәрбиянең төп асылы – балалар бакчасы белән гаиләнең  бердәмлегендә. Тик хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була, ягъни, баланың һәрьяклап камил үсешен тәэмин итү өчен мәктәпкәчә белем учреждениеләре алдында гаилә белән үзара хезмәттәшлек итү бурычы тора.

Балачак - нәниләрнең үсү-тернәкләнү чоры гына түгел, ә кеше гомеренең башлангыч өлеше , шәхес буларак формалашу вакыты. Баланың шәхес итеп формалашуы әлбәттә, беренче чиратта гаилә тәрбиясенә бәйләнгән, яхшы тәрбиянең нигезе гаиләдән башлана. Ата-ана – төп тәрбияче. Халыкта “Алма агачыннан ерак төшми”, “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, диләр. Халык әйтсә, хак әйтә инде ул. Шуңа күрә без әти - әниләр белән берлектә балаларда әйләнә - тирә мөхиткә  кызыксыну уятырга, табигатьтәге матурлыкны күрә һәм аңлый белергә, табигать һәм анда яшәүче тере җан ияләренә карата миһербанлы караш тәрбияләргә, битарафлыкны җиңәргә тиешбез.Чөнки кече яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган балада  табигатьне ярату тойгыларын тәрбияләү, шулай ук аны сакларга өйрәтү – бик кыен эш.

Заманыбызның күренекле педагогы В.А. Сухомлинский табигатьне, әйләнә - тирә мөхитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип  атады. Бу чыннан да шулай. Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, бөтерелә - бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч гөрләвекләр агуын, яңа шытып чыккан тузганакны күреп  олы шатлык, кызыксыну хисе кичерәләр. Әйе, табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә, тере һәм тере булмаган табигат арасынагы үзара бәйләнешне аңларга, кирәк вакытта ярдәм дә күрсәтә белергә кирәк. Ә моңа табигатьне белү, аңлау нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Әйләнә-тирәнең төрле чуп-чар белән пычрана башлавы, хайваннар дөньясына да куркыныч янавын, кышлаучы кошларның азык юклыктан иза чигүен бала кече яшьтән белеп үссә, ул табигатьне яратачак, аны сакларга омтылачак. Баланы табигатьне яратучы гына түгел, ә аны саклаучы һәм яклаучы итеп тә тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.Чөнки табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Һәр кеше кылган гамәлен акыл белән башкарырга тиеш, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алабыз.

Табигать белән элемтәгә керү, күзәтү, хезмәт, уен, сәнгать эшчәнлеге, төрле тәҗрибәләр аша балаларның   тирә-як мөхит турында белемнәрен ныгыту – бу экологик белемне күтәрүнең һәм башлангыч экологик культура нигезен үстерүнең төп ачкычы булып тора.

Балалар үзләренең табигате белән гел нидер эзләнүдә, яңалыкны күреп өйрәнүдә,бу - баланың гадәти халәте, аның дөньяны өйрәнәсе, танып беләсе килә. Уйлану, эзләнү  һәм иң мөһиме яңа ачышлар ясаганда үзеңне күрсәтү, фикереңне уртаклашу, башлангыч экологик культура нигезе формалашу өчен зур мөмкинлек. Балаларның әлеге актив эшчәнлегендә, без, тәрбиячеләр һәм ата - аналар һәрвакыт ярдәмче, дөрес юнәлеш бирүче ролендә булырга тиешбез.

Экологик культура нигезе тәрбияләүдә бердәм хезмәтнең әhәмияте  аеруча зур.Хезмәт иткәндә бала табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнә, шул ук вакытта аңарда сакчыллык сыйфатлары, мәхәббәт хисе дә уяна.Чөнки хезмәт  - кеше белән табигатьне бәйләүче төп чара.Яз көне тәрәзә төбендә гөл, помидор һ.б. үсентеләр үстереп, көннәр җылынгач аларны бакчага күчереп утыртканда балалар катнашы белән үстергән чәчәкләр тирә – юньне бизи,ә матурлыкны күрә белгән бала беркайчан да табигатькә зын салмас. Шуңа күрә түтәлләрдә яшелчәләр үстерү, кошларга оялар, җимлекләр ясау, бүлмәдәге гөлләрне тәрбияләү, чәчәкләр, яфраклар киптерү, гербарийлар ясау кебек эшләр – балалар бакчасы һәм әти-әниләр өчен дә иң кулай эш алымнары булып тора.

Кеше -  табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн,   бер генә сәгать тә тора алмый. Аңа су, азык-төлек, җылылык, яктылык кирәк. Шуңа күрә дә табигатькә мөнәсәбәт кешеләргә булган мөнәсәбәт кебек гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш.  Кече яшьтән табигатьне аңлап, аны яратып үсү бик мөhим. Без үзебездән соң килгән буынга кешеләр тарафыннан җимерелгән бушлык түгел, ә шаулап чәчәк атып утырган җир калдырырга тиеш.

 Һәр бала – үзе бер шәхес. Баланың холкын үз ата-анасыннан да яхшырак белүче юк. Шуңа күрә дә тәрбиячеләр һәр балага аерым якын килеп, әти-әниләр белән киңәшләшеп, берлектә эшләсәләр, әлбәттә, көтелгән нәтиҗәгә тизрәк ирешеп була. Тәрбия эшендә иң үтемле, иң нәтиҗәле алымнарның берсе булып балаларны үз үрнәгеңдә тәрбияләү санала. Әгәр без бертөрле сөйләп, үзебез үк киресен эшләсәк, бу берничек тә тәрбия үрнәге була алмый. Шагыйрь М.Сөндекле  “Бала күңеле” исемле шигырендә болай ди:

Бала күңеле- нәфис ак кәгазь,                         Дөнья аңа яңа яуган ак кар

Әле бит ул каләм күрмәгән.                            Тели бала барын аңларга.

Әле беркем аның күңелендә                            Тәүге юлны бала күңеленә

Тылсымлы эз салып йөрмәгән.                        Ата-ана тиеш язарга.

Экологик культура нигезе тәрбияләү, ул үз эченә табигатькә, тирә – як мөхиткә, шулай ук балаларның  үз сәламәтлекләренә уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү, тормышта билгеле бер тиешле кагыйдәләрне үтәүне ала. Экологик культура нигезе тәрбияләү – шәхескә экологик белем һәм тәрбия бирү дигән сүз.

Гаилә белән балалар бакчасының үзара элемтәсе,тәрбияви эшендәге теләктәшлеге аларның бер үк максатка омтылуыннан килә.Әлеге уртаклык – балалар бакчасы һәм гаиләнең уртак омтылышта булырга тиешлеге  - тәрбия эшенең гаятъ мөһим принцибы.Балалар бакчасы, гаиләнең бердәм эш итүендә педагогик җирлек булырга, балага һәркайда, һәрбер урында бер төрле, бер-берсенә каршы килмәгән таләпләр куелуы зарур. Әти-әниләр белән берлектә балаларда экологик культура нигезе, баланы   табигатне яратучы гына түгел,ә аны саклаучы һәм яклаучы итеп тә  тәрбияләү  эшенең бурычлары   түбәндәгеләр:

  • Балаларда экологик культура нигезен тәрбияләү эшендә бердәм булу, килешеп эшләү, һәр гаилә белән уңай мөнәсәбәт булдыру.
  • Балалар бакчасының гаилә белән хезмәттәшлек итү эшенең  максатлы һәм юнәлешле булуы зарур.
  • Әти-әниләрнең педагогик белем дәрәҗәсен күтәрү, даими аңлату эшләре алып бару.
  • Әти-әниләрдә үз - үзләренә ышаныч хисен үстерү. 

Гаилә белән эшне оештырганда гадәти һәм гадәти  булмаган формалар кулланыла :

  •       Әти-әниләр җыелышы үткәрү. Җыелышларны  төрле формада алып      барырга    мөмкин: җыелыш – диспут; эшлекле уен (әти-әниләр белән шөгыльләр  үткәрелә,балалар булыша); педагогик кунакханә; тапкырлар, зирәкләр  ярышы; спорт яратучы гаилә; семинар- практикум; йомкаклау җыелышы.

  • Балаларда экологик культура нигезен үстерү буенча әти-әниләр өчен консультацияләр әзерләү.
  • Экология темасына төрле бәйгеләр, кул эше күргәзмәләре, ягни “Иҗади остаханә”оештыру.
  • Тематик фикер алышулар, әңгәмә алып бару “Әти-әниләр клубы” оештыру.
  • Әти-әниләр өчен, балаларны кабул итү бүлмәсендә  күрсәтмә материаллар туплау.
  • Күңел ачу кичәләре.
  • Төрле уеннар куллану.
  • Табигать кочагына экскурсия.
  • Түгәрәк өстәл.
  • Эшлекле уен.
  • Анкета сорауларына җавап алу.

        Без дә төкемдә  балаларның экологик культура нигезен үстерү буенча гаилә белән эшнең нәтиҗәле формаларын оештырырга тырышабыз. Ата –аналар җыелышында әлеге теманы яктыртып, үзебезнең яктан эш планы белән таныштырабыз, әти-әниләрнең дә тәкъдимнәрен, киңәшләрен исәпкә алабыз. Төркемдә ата-аналар көче белән төрле күргәзмәләр оештырыла. УМКга кергән мультфильмнар буенча рәсемнәрдән «Минем иң яраткан мультфильмым», ата-аналарның балалар белән кул эшләнмәләреннән көзге уңышка багышланган «Көзге байлык», Яңа елга әзерлек йөзеннән оештырылган «Яңа ел могҗизалары», шулай ук «Минем гаиләмнең сәламәт яшәү рәвеше», «Әйберләргә – икенче тормыш» темалы күргәзмәләр оештырабыз.Әти-әниләр өчен түбәнләге консультацияләрне әзерлибез: “Мин һәм табигать”, “Яшел даруханә”, “Балаларны табигатне яратырга өйрәтик”, “Бала һәм бүлмә гөлләре”, “Кышлаучы кошларга булышабыз”, “Табигатьтә үзеңне дөрес тот”, “Кояш, һава һәм су – безнең дуслар”, “Өй шартларында балалар белән тәҗрибәләр үткәрү”, “Йорт хайваны һәм бала” Һ.б. Әти - әниләргә ял көннәренә биремнәр бирәбез, төрле йомышлар белән мөрәҗәгат итәбез. Мәсәлән, балалар белән паркка яки урманга баргач, табигать күренешләрен, андагы үзгәрешләрне, кешеләрнең хезмәтен күзәтү,гөмбәләрне танырга өйрәтү, кошларны аеру, кыш көне аларны ашату, көзге яфраклар,чәчәкләрдән гербарийлар ясау.

Төркемдә экологик тәрбия өчен аерым шартлар тудырдык,табигать һәм экология почмагы булдырдык. Табигать почмагында  бүлмә гөлләре үсеп утыра.

Балалар  гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтә, төпләрен йомшарта, су сибә, тузанын сөртә. Үзләре тәрбияләгән гөл чәчәк атса матурлыгын күреп сокланалар. Әти-әниләр дә безнең гөлләрне тәрбияләргә булышалар,киңәшләрен бирәләр,гөл үсентеләре алып киләләр.

Табигатьтә hәм табигать почмакларында  эшләребезне дә сабыйларны кызыксындырырлык итеп оештырырга омтылабыз. Алар анда бик теләп эшли. Яз көне клумбалар hәм яшелчә түтәлләре әзерләү, үсентеләр, яшелчәләр утырту, су сибү, аларның ничек үсүен күзәтеп нәтиҗә ясау – менә шундый эшләр белән мәшгуль без.Кич белән балаларын алырга килгәндә әти-әниләр балалары беән яшелчә бакчасын күзәтәләр.

 Балаларның экологик культура нигезен үстерү эшендә ата-аналар белән үткәрелгән әңгәмәләр, биремнәр, аерым шөгыльләр, табигатькә чыгулар, табигатьтә файдалы хезмәттә катнашулар, балалар hәм ата-аналар белән бергәләп табигый, гамәлгә яраксыз нәрсәләрдән төрле әйберләр ясау h.б. – боларның барысы да бала белән ата-ананы, ата-ана белән тәрбиячене якынайта, үзара аңлашып эшләүгә этәрә. Ата-аналар белән системалы рәвештә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуы көн кебек ачык.

        Мин зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә  “Без – табигать дуслары” исемле түгәрәк эшен алып барам.Түгәрәк эшенең эчтәлеге буенча кайбер темалар турыдан – туры тәҗрибәләр белән бәйле. Су, hава, ташлар, туфрак белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен камилләштерә. Тәҗрибәләр ярдәмендә бала яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән, төрле юллар белән нәтиҗәләр ясарга өйрәнә. 

Балалар бакчасы, гаилә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә баланы тирән белемле, әдәпле, чын сәламәт, милли үзаңлы шәхес итеп тәрбияләргә һәм шушы юнәлештә уңай нәтиҗәләргә ирешергә була. Димәк, баланы тәрбияләү, аңа белем бирү, аны һәрьяклап үстерү өчен гаилә, балалар бакчасы эшчәнлегендә бердәмлек булу бик мөһим. Киләчәктә, без, әти-әниләр белән берлектә тәрбияләп үстергән балаларның табигать сакчылары булуына ышанып калабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

"Пумала патшабикә" турында әкият.

Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....

Әкият – Матур йорт (портфель). Сценарий выпускного.

Балалар бакчасыннан чыгарылыш кичәсе.Сценарий выпускного в детском саду на татарсклм языке....

Әкият аша экологик белем һәм тәрбия.

В данной статье приводится пример как через сказку мы можем дать экологическое воспитание....

«Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.

Развлечение  с детьми старших групп на татарском языке "Дуслар жыелган жирдэ" с использованием фольклора татарских и русских народов....

Әкият иленә сәяхәт

Балалар белән математика шөгылендә әкият  иленә сәяхәт итү. Санау күнекмәләрен ныгыту, геометрик фигуралар белән танышуны дәвам итү. Уеннар ярдәмендә балаларның белемнәрен ныгыту....