Әкият иленә сәяхәт
план-конспект занятия по математике (средняя группа) по теме

Ханафиева Лейсан Зульфаровна

Балалар белән математика шөгылендә әкият  иленә сәяхәт итү. Санау күнекмәләрен ныгыту, геометрик фигуралар белән танышуны дәвам итү. Уеннар ярдәмендә балаларның белемнәрен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyat_ilen_syaht_1.docx23.3 КБ

Предварительный просмотр:

 Уртанчылар төркемендә математика.

 “Әкият иленә сәяхәт.”

Төзеде: Ханафиева Л. З.

Әтнә районы Дусым “Кояшкай” балалар бакчасы.

 Максат:

      - геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту:түгәрәк, квадрат, овал, өчпочмак,турыпочмаклык;

      - аларның сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен: төсен, формасын, почмакларын, саннарын аерырга өйрәтү;

     - 10 га кадәр тәртип буенча санау күнекмәсен ныгыту, 5 кә кадәрле саннарны тануны һәм  закрепить знание количественного и порядкового счета до 10, умение распознавать цифры до 5 и соотносить их с количеством предметов,  

      - уй-фикерләүне,зиһенне, игътибарлылыкны  үстерү.

Җиһазлау:

«Ковёр-самолёт»,  “ямауга” геометрик фигуралар,  саннар язылган алмалар,  баскыч ,  чәчәкләр,  “дүртенчесе артык” уены.

Шөгыльбарышы:

 Тәрбияче: Исәнмесез,балалар! Бүген без сезнең белән әкият иленә сәяхәткә чыгарбыз. Әкият иленә сәяхәткә без “ковёр-самолёт” белән барырбыз. Тәрбияче “коверны” ача, ә анда геометрик фигураларга охшаган тишекләр.

 Тәрбияче: Абау, балалар, монда тычканнар йөргән һәм ковёрыбызны тишеп бетергәннәр. Ковёрны ямарга кирәк. Аны әйдәгез бергәләп ямыйк. Подноста әзер геометрик фигуралар.  Балалар ковердагы тишекләргә кирәкле геометрик фигураларны сайлап алалар һәм аларны тиешле урыннарына урнаштыралар.

 Тәрбияче: Балалар ,нинди геометрик фигураларны сез ямау өчен кулландыгыз, шуларны әйтеп чыгыгыз. (Балаларның җаваплары.)  Ә хәзер әйдәгез ковёр- самолётка утырабыз һәм минем арттан тылсымлы сүзләрне кабатлыйбыз.

 Без очабыз –очабыз,

Дөньяларны кочабыз.

Юлда булган авырлыкны,

Әйбәт кенә узарбыз.

        Тәрбияче: Менә әкият иленә килеп тә җиттек.

 Кызыл Калфак керә.

Воспитатель:  Балалар, без нинди әкияттә. Бу кызның исеме ничек әле?

 Дети:  Кызыл Калфак.

Кызыл Калфа: Әйе, мин Кызыл Калфак әкиятеннән. Балалар миңа ярдәм итә алмассыз микән? Минем бик тә әбием янына барасым килә, ә мин юлны белмим.

 Тәрбияче: Ярдәм итәбезме балалар? (балалар җавабы.) Әйдәгез  Кызыл Калфакны әбисенә озатыйк. Юлда барганда безгә биремнәр үтәргә кирәк булачак. Әйдәгез балалар юлга кузгалыйк.  Без әкият илендә булгач, мондагы бөтен нәрсә дә гади генә түгел. Алар тылсымлы. Карагыз әле, без нинди агач янына килеп җиттек? (Каен.)  Менә бу каен агачы гади генә түгел инде. Аңа бирем язылган. (Агачтагы  биремне уку.)   Хәзер  нинди ел фасыл?

 Балалар: Яз.

 Тәрбияче:  Балалар сез нинди яз айларын беләсез?

  Балалар: Март, апрель, май.

 Тәрбияче:  Яз ел фасылы ничә айдан тора?

 Балалар:  Өч.

 Тәрбияче: Язның нинди билгеләрен беләсез?

  Балалар: Карлар эри, гөрләвекләр ага, агачлар яфрак яра.

 Тәрбияче:  Язның төп билгеләре булып җылы яктан кошлар кайтуны әйтә алабыз.  Карагыз әле, балалар безнең әкият урманыбызга да  җылы яклардан кошлар кайтканнар. Мин сезгә аларны баскычларга утыртырга тәкъдим итәм.  

Безгә хәзер кызыл кошны өске баскычка, зәңгәр кошны иң киң баскычка, икенче баскычка яшел кошны, ә соры кошны иң аскы баскычка түгел, тар баскычка утыртырга кирәк.

Тәрбияче: Әйдәгез юлыбызны дәвам итик. Балалар карагыз әле бу агач төбендә нәрсә утыра?

Балалар: Керпе.

Тәрбияче: Әйе шул,  балалар. Керпе алмалар җыйган. Ләкин керпенең алмалары гади генә түгел. Аларга саннар язылган. Бу алмаларны дөрес итеп тезәргә кирәк. (Алмаларда 1-5 кә кадәр саннар.)

 Тәрбияче: Юлны дәвам итик инде. Менә без бик матур аланлыкка килеп чыктык. Бу аланлыкта бик күп чәчәкләр үсә. Чәчәкләргә салават күпере үзенең матур төсләрен сипкән. Ләкин барлык чәчәкләргә дә төсләр килеп җитмәгән. Әйдәгез чәчәкләрне буяп алыйк.  Карагыз нинди матур булдылар. Чәчәкләр безгә рәхмәтләрен әйтәләр. Аланлык тагын да матурланып китте. Әйдәгез хәзер безгә юлыбызны дәвам итәргә кирәк.  

 Тәрбияче: Балалар, Кызыл Калфак урманда кемнән курка әле?  

Балалар:  Бүредән.        

 Тәрбияче:  Бүредән тагын нәрсә курка әле?

 Балалар: Куян.

Тәрбияче: Әйе, дөрес. Әйдәгез, балалар Кызыл Калфак белән куян турындагы уеныбызны уйнап алабыз.

                                               Ап-ак куян утырган,

Колакларын селкетә.

Менә шулай,менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян, туңа башлагач,

Тәпиләрен җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Тәпиләрен җылыта.

Куян тагы да туңа,

Сикергәләп тә куя.

Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тә куя.

Кем куянны куркытты,

Куян сикереп качты.

Менә шулай, менә шулай

Куян сикереп качты.

 Тәрбияче: Балалар карагыз әле, чыршы агачы төбендә, куян безгә конверт калдырган. Ә конверт эчендә биремнәр. Әйдәгез ике командага бүленеп шул биремнәрне эшлик. Һәр команда конверт эчендәге геометрик фигуралар белән куян ясый. Һәр командадан үзләренең куяннары турында сорау. Сезнең куяныгыз нинди төстә?  

 Балалар:  Ак.

 Тәрбияче: Балалар кайсы ел фасылында куян ак була?

 Балалар: Кышын.

 Тәрбияче: Ә сезнең куяныгыз нинди төстә килеп чыкты?

 Балалар: Соры.

 Тәрбияче: Санап карагыз әле , сезгә, куян эшләр өчен ничә геометрик фигура кирәк булды?  Конверт эчендә тагын бер уен бар икән әле, балалар.Уенның исеме “Дүртенчесе артык” дип атала.  Рәсемнәрне бергәләп карап чыгыйк әле. Рәсемнәрдә нәрсә артык? Һәм ни өчен?

 Тәрбияче: Менә, балалар, без Кызыл Калфакның әбисенең өенә  килеп тә җиткәнбез.

Кызл калфак: Бик зур рәхмәт инде , сезгә балалар. Мин үзем генә тиз генә килеп тә җитә алмас идем. Сез бик тырышлар икән. Әйдәгез бер уен уйнап алыйк.

Тәрбияче:  Балалар уйныйбызма?

Балалар:   Уйныйбыз.

Уен: “Кәрзинне тап.”

Балалар күзләрен йомалар, ә Кызыл Калфак кәрзинне бер баланың я алдына , я артына, яки уң ягына, я сул ягына куя.

Тәрбияче: Балалар сезгә уен охшадыма? (балаларның җавабы.) Кызыл Калфак безгә кайтырга вакыт инде.  Урман безгә бик охшады.   Синдә безнеҗ бакчабызга кунакка кил яме. (Балалар ковёр-самолётка утыралар һәм кире бакчага кайталар).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әкият иленә сәяхәт" Видео - дәрес

"Әкият иленә сәяхәт"https://cloud.mail.ru/public/2fpQ/su2r9PiK8...

Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча интеграл эшчәнлек “ Әкият иленә сәяхәт ”

Балаларның математик белемнәрен ныгыту, кызыксыну-чанлыкларын үстерү, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен, күзаллауларын яхшырту....

Әкият иленә сәяхәт. II кечкенәләр төркеме өчен интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге

Белем бирү эшчәнлегендә сөйләм теле, математика, матур әдәбият белән таныштыру өлкәләре  интегральләшкән...

Дәрес-Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”

Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”5-6 яшьлек балалар өченПрограмма эчтәлеге:– балаларның гаилә hәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү;– балаларның игъ...

Әкият иленә сәяхәт

Развитие речи...

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...

Әкият иленә сәяхәт

Конспект образовательной деятельности...