Әкият иленә сәяхәт
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Развитие речи

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyat_ilen_syaht_-_kopiya.docx16.99 КБ

Предварительный просмотр:

Әкият иленә сәяхәт

                         1-нче кечкенәләр төркеме

                                                            Саба 2-нче номерлы “Әллүки”

                                                             балалар бакчасының

                                                            1-нче категорияле тәрбияче

                                                             Корбанова Н.Х.

                                            Май  2018  ел

         

                    Әкият иленә сәяхәт

Максат: Балаларны аваз ияртемнәрен әйтә белүләренә ирешү,кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү (күгәрчен, чыпчык,кызыл туш,саескан, тукран,песнәк).Кошлар турында гомуми кузаллаулар булдыру, кошларга карата кызыксыну уяту.

Әкиятләрне рәсемнәрдән күреп таный белергә, әкиятнең эчтэлеге буенча сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү, әкиятне тәрбияче белән бергә сөйләргә өйрәтү.

Җиһаз: Агачлар, кош рәсемнәре, әкияттән рәсемнәр. Светофор.

Эшчәнлек барышы.

Балалар, без бүген сезнең белән сәяхәткә барабыз!

Сәяхәткә нәрсәләргә утырып барып була?

(Балалар җавабы: машина, самолет, пароход). ”Мин шофер” дигән музыка астында  машинага утырып сәяхэткә киттек. .
Беренче тукталыш:  ”Светофор тукталышы”

Кызыл - ярамый.

Сары - әзерләнәбез.
Яшел -  чыгабыз .

Балалар җитәкләшеп юлдан чыгалар.

Икенче тукталыш: Сәяхәтне  самолетка утырып дәвам итәбез. Әкият агачы янына килеп  җиттек, анда кунган кошларның исемнәрен һэм үзенчәлекләрен әйтеп чыгабыз.

Кошлар рәсемнәрен карау.

Гөлдер гөлдер ,гөлдер гү

Кызыл тәпи кемдер бу?

(Күгәрчен, аның үзенчәлекләре турында сөйләшү.Тәпие кызыл,үзе зәңгәр, гөрли.)

Саескан,саескан.

 Агач башына кунган.

Җиргә төшкән сикергән

Безгә кунакка килгән.

(Саесканның үзенчәлеге турында сөйләшү, кара, койрыгы озын, ялтырый  торган  җисемнәрне  ярата.)

Тәрәз каршына

Килгән бер чыпчык.

Мине чакыра

-“Чык әле, чык”,- ди

Алдый, беләм

 Гел шулай итә.

Йөгереп чыксаң

Очада да китә.( Чыпчык турында  әңгәмә.)

Тук - тук тукыран

Тукылдатып утырам .

Агачтагы кортларның

Барсын ашап бетерәм.( Тукран турында әңгәмә.)

Без тагын нинди кошларны беләбез эле? (Кызыл түш, песнәк).

Өченче тукталыш:  Паровозга утырып барабыз. Әкият иленә килеп җиттек.

Рәсемнәргә карап әкиятләрнең исемнәрен әйтәләр.

 Бу нинди  әкияттән?

  • “Теремкэй”   (“Теремкәй”әкияте буенча сораулар).

- Иң беренче  теремкәйгә кем килгән ?

- Теремкәйне кем ваткан?

Бу рәсемдә  нәрсәләр күрәсез?

Чуар тавык

 - Нинди күкәй салган? (алтын ,аны кем ваткан ? Чуар тавык нәрсә дип әйткән.)

- Елама әби,елама, бабай, мин сезгә гади күкәй салырмын дигән

Бу әкияттә нәрсәләр күрәсез. (Колобок.)
Ул кемнәрдән   качкан?  Нинди җыр җырлаган?  Аны кем йоткан.

Тагын нинди әкиятләр беләсез ?

  • “Шалкан” ( кем утырткан,кемнәр тарткан.)

Әкиятләр буенча сорауларга җавап бирү. Поездга утырып группага кайтабыз

Кулъялыклар белән күңелле бию.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкият иленә сәяхәт

Балалар белән математика шөгылендә әкият  иленә сәяхәт итү. Санау күнекмәләрен ныгыту, геометрик фигуралар белән танышуны дәвам итү. Уеннар ярдәмендә балаларның белемнәрен ныгыту....

"Әкият иленә сәяхәт" Видео - дәрес

"Әкият иленә сәяхәт"https://cloud.mail.ru/public/2fpQ/su2r9PiK8...

Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча интеграл эшчәнлек “ Әкият иленә сәяхәт ”

Балаларның математик белемнәрен ныгыту, кызыксыну-чанлыкларын үстерү, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен, күзаллауларын яхшырту....

Әкият иленә сәяхәт. II кечкенәләр төркеме өчен интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге

Белем бирү эшчәнлегендә сөйләм теле, математика, матур әдәбият белән таныштыру өлкәләре  интегральләшкән...

Дәрес-Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”

Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”5-6 яшьлек балалар өченПрограмма эчтәлеге:– балаларның гаилә hәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү;– балаларның игъ...

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...

Әкият иленә сәяхәт

Конспект образовательной деятельности...