Минем җылы кояшым
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)
Конспект по окружающему миру в старшей группе
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 28.05 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомүми үсеш бирүче төрдәге Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык шөгыль конспекты
Тәрбияче: Гилемханова
Әнисә Әминовна
“Минем җылы кояшым”
Программа эчтәлеге: кояшның яктылык һәм җылылык чыганагы икәнен балаларга аңлату; табигатьтәге бәйләнешләре аңлата белү күнекмәләрен, вак кул чукларының эшчәнлеген камилләштерү; ситуатив сораулар ярдәмендә балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү; татар милли уеннары турында күзаллауларын тирәнәйтү, язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү, яз килүгә сөенү хисләре һәм табигатькә карата сак караш, үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.
Сүзлек өстендә эшләү: нур бөркелә, бөре, гөрләвек, планета, кайнар йолдыз.
Методик алымнар: сорау-җавап, уен, аңлату, физкультминут, әңгәмә, мөстәкыйь эш, нәтиҗә ясау.
Күрсәтмә кулланмалар: яз, кояш турында слайд, кояш рәсеме.
Таратма кулланмалар: һәр балага кояш рәсеме, ваклап киселгән сары җеп, ПВА клей, пумалалар, салфеткалар.
Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, музыка, аралашу, сәламәтлек, сынлы сәнгать.
Көтеләчәк нәтиҗә: балаларның кояшның яктылык һәм җылылык чыганагы икәненә төшенүләренә ирешү; күтәренке кәеф, шат хисләр уяту.
Бердәм эшчәнлек барышы.
Балалар тәрбияче белән залга керәләр.
Тәрбияче: Балалар, без хәзер сезнен белән кояшка кунакка барабыз. Ә анда барганда без җыр тынлап барырбыз. Җыр нәрсә турында икән, әйбәтләп тынлагыз, аннары мина әйтерсез.
- Нәрсә турында булды бу жыр?
Балалар: Кояш турында.
- Әйе, бу жыр безне кояш иленә алып килде. Кояш безне иртән уята, яхшы кәеф бүләк итә, яна көч алып килә. Әйдәгез балалар кояш нурларына тотынып бер-беребезгә елмаеп сәламләшик.
Хәерле иртә мина,
Хәерле иртә сина,
Хәерле иртә безгә,
Хәерле иртә сезгә.
Хәерле иртә апалар,
Хәерле иртә кояш,
Хәерле иртә тамчылар,
Хәерле иртә яз!
Тәрбияче: Кояш безгә яз алып килә. Яз билгеләрен без күбрәк атасак, кояш нурлары арта бара һәм үзенең җылы нурлары белән безне тагын да сөендерәчәк. (Тәрбияче сораулар бирә, җавап биргән бала бер кояш нуры алып түгәрәк кояшка куя бара)
- Сез ничек уйлыйсыз, яз нәрсә ул? (кояш, жылы, яктылык, гөрләвекләр, кошлар жыры, чәчәкләр)
- Күк йөзе нинди? (зәңгәр, чиста, матур, якты, ачык)
- Кояш нинди? (җылы, якты, назлы, нурлы, иркә, сары)
- Көз көне җылы якларга китеп, яз көне кайтучы кошлар ничек дип атала? (күчмә кошлар)
- Иң беренче нинди кошлар кайта? (кара каргалар)
- Яз көне татар халкының нинди милли бәйрәме билгеләп үтелә? (Нәүрүз бәйрәме)
- Әйе, балалар, Нәүрүз бәйрәме татар халкының яз көне үткәрелүче иң гүзәл бәйрәме. Ул көнне көн белән төн тигезләшә. Ул яз башлануын хәбәр итә торган бәйрәм. Анда күп кенә милли уеннар уйнала. Менә без хәзер сезнең белән шул уеннарның берсен уйнап алырбыз.
Физкульминут:
Уен аңлатыла: йомырканы бер кояш нурына куябыз, үзебез кояш тирәли әйләнеп биеп барабыз, музыка туктагач, кайсыбыз йомырка торган нур янында кала, шуна җәза бирелә. Ә җәза яз темасына багышлана.
( Яз турында сынамышлар, табышмаклар, шигырь уку, мәкаль әйтү, бию)
Яз яме чәчкә белән, көз яме көлтә белән.
Язның байлыгы – кояш, көзнең байлыгы – уңыш.
Язгы көн ел туйдыра.
Ул булса көн була
Ул булмаса төн булла. (Кояш)
Лампа тугел яктырта
Мич тугел җылыта. (Кояш)
Яз килде кояш көлде
Дөньяга нур бөркелде
Уянды бар табигать
Куанды бар тереклек.
Март аенда кар өстендә
Кояш нурлар уйната.
Яз килэ каршы алыгыз,-
Дигән хәбәр тарата.
- Молодцы, балалар яз билгеләре турында сез бик күп беләсез икән.
- Табигатьтә бар тереклек яшәсен, үссен өчен безгә кояш кирәк.Тәрәзәләрне каплап куйсак, бүлмәбез нишли? (карангылана)
- Әйе, карангылана. Димәк, кояш безгә яктылык бирә. Күктә кояш булмаса көн нинди була? (Салкын)
- Салкын. Димәк, кояш безгә җылылык бирә. Кояш ул бик эссе, кайнар. Ул безнен Җир шарына иң якын йолдыз. Ул бездән 150 млн км ераклыкта урнашкан. Бу бик-бик ерак ара. Әгәр без кояшны якыннан карасак, янып торучы ялкын телләрен күрербез. Аларны тотып булмый, кулларны пешерә.
Менә кояш та шундый кайнар. Жир планетасы Кояш тирәли әйләнеп йөри, ә ай, киресенчә Җир тирәли әйләнә. Шуна күрә көн белән төн алышына. Җир белән кояш арасында ай туры килсә, төн була. Кояштан килүче яктылыкны каплап тора икән ай.
-Балалар, Кояш безгә ни өчен кирәк? (Яктылык, җылылык бирү өчен)
-Дөрес, балалар, Кояш җиргә җылылык һәм яктылык бирә. Кояштан башка җир өсте гел караңгы һәм боз кебек суык булыр иде. Барлык тереклек үлеп бетәр иде. Ә без анын алай булуын теләмибез.
- Балалар без кояшның гел уңай яклары турында сөйләштек. Ә аның тискәре яклары бар микән?
- Җәйге кызу көннәрдә яланбаш кояш астында йөрсәк нәрсә була? (Эссе суга).
- Әйе, балалар җәй көне саклану чаралары турында да онытмаска кирәк.
- Балалар, күктә безнең кояш бер генә. Ә безнең өчен җирдә бердән бер кадерле кемнәребез бар әле? (Әниләребез)
- Әйе, һәрвакыт булсын кояш, һәрвакыт булсын Әни дип, - Әниләребезгә бүләк итеп көләч кояшыбызның нурларын бизәп бетереп бүләк әзерлибезме? (Әйе)
Балалар икенче өстәл янына килеп, әзерләп куелган кояшның нурларын бизиләр.
- Балалар кояшта кунакта булу сезгә ошадымы? (Ошады)
- Әниләребезгә әзерләнгән бүләкләребезне алып юлга кузгалырбыз.
(Музыка астында чыгып китәләр)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ачык дэрес: "Кояш гомере телим мин, энием сина"
Энилэр коненэ багышланган ачые дэрес. Дэрес алдыннан "Безнен энилэр" дигэн рэсемнэр кургэзмэсе эзерлэнэ.Балалар эни сузен тозилэр. Энилэренэ матур сузлэр эйтэлэр."Минем энием" - дигэн хикэя сойлилэр.Э...

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".
Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"
Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Кояш һәм чебиләр
Әниләр бәйрәмендә куллану өчен сәхнәләштерелгән әкият. Әкиятнең максаты: әниләрнең җирдә иң кирәкле кеше икәнлекләрен төшендерү, бер- береңә ярдәмчел булу, җәлли белү сыйфатлары тәрбияләү, балаларның ...

Итоговое занятие в старшей группе на тему: " Кояш нурлары артыннан сәяхәт"
Итоговое занятие по развитию речи в старшей группе...


