Дидактик уен: "Табышмаклар чишәбез, юл билгеләрен өйрәнәбез!"
учебно-методическое пособие по обж (старшая, подготовительная группа)

Гульнур Нагимовна Шигапова

Юлда хәвефсез йөрү, балалар арасында юл транспорт халәкәтләре булдырмау, хәзерге  транспорт чаралары хәрәкәте чиктән ашкан чорда балалар бакчасының да , гаиләнең дә төп максаты булып тора.  Шуның өчен, бары тик бердәм булып эш иткән очракта гына, балаларыбызның куркынычсызлыгын, сәламәтлеген саклый алачакбыз. Балалар бакчасында  юл йөрү кагыйдәләрен , билгеләрен өйрәнү, юл травмвтизмын булдырмау өстендә бик ныклы эш алып барылырга тиеш. Эш балаларның яшь үзенчәлекләрен истә  тотып оештырыла. Белгәнебезчә, балалар бакчасында ул күбрәк уен формасында  үткәрелә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл luchshaya_semeynaya_didakticheskaya_igra.docx835.33 КБ

Предварительный просмотр:

“ИҢ ӘЙБӘТ ГАИЛӘ ДИДАКТИК УЕНЫ”:

“Табышмаклар чишәбез, юл билгеләрен өйрәнәбез!”

(5-7 яшьлек балалар өчен)

Уенның максаты: Балаларның юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыту. Юл билгеләре турында күзаллауларны киңәйтү, логик фикерләү сәләтен үстерү. Балаларны юл билгеләренең төрләре белән таныштыруны дәвам итү, аларның нәрсә аңлатуларын истә калдыру, кулланылышын белү.  Әти-әниләр(гаилә), балалар бакчасы һәм балалар арасында бәйләнешне тагын да ныгыту, хәвефсезлек кагыйдәләрен гаиләдәге кешеләр үрнәгендә төгәл үтәүгә ирешү. Бирелгән табышмаклар буенча төрле төр юл билгеләрен танып җавапларын табу һәм рәсемнәр арасыннан дөрес җавапларын эзләп, юл билгеләренең шаблоннарына урнаштыру. Хәтерне үстерү.

Бурычлар: Балаларның юл йөрү билгеләре турында белемнәрен киңәйтү белән беррәттән, яңа терминнар өйрәтүне дәвам итү. Урамда хәрәкәт иткәндә, юл билгеләрен танып, балаларның үз-үзләрен дөрес тоту сыйфатларын тәрбияләү. Аларның иҗади активлыгын, уйлау сәләтен үстерү. Ата-ананың бала белән актив шөгыльләнүе өчен җирлек тудыруга этәргеч ясау. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен дидактик, хәрәкәтле уеннар, матур әдәбият әсәрләре тәкъдим итү.  Балалар бакчасында юл хәрәкәтенә багышланган төрле чараларга(бәйрәм иртәләре, КВН, эшчәнлек, һ.б.ш.) баланың гаиләсен дә тарту.

Җиһазлар: Юл билгеләре турында табышмаклар язылган  ламинатланган шаблоннар, шаблоннарга куяр өчен юл билгеләренең рәсемнәре, фишкалар.

Уенны куллану өчен җитәкчелек:  Юлда хәвефсез йөрү, балалар арасында юл транспорт халәкәтләре булдырмау, хәзерге  транспорт чаралары хәрәкәте чиктән ашкан чорда балалар бакчасының да , гаиләнең дә төп максаты булып тора.  Шуның өчен, бары тик бердәм булып эш иткән очракта гына, балаларыбызның куркынычсызлыгын, сәламәтлеген саклый алачакбыз. Балалар бакчасында  юл йөрү кагыйдәләрен , билгеләрен өйрәнү, юл травмвтизмын булдырмау өстендә бик ныклы эш алып барылырга тиеш. Эш балаларның яшь үзенчәлекләрен истә  тотып оештырыла. Белгәнебезчә, балалар бакчасында ул күбрәк уен формасында  үткәрелә.

Юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру кечкенәләр төркеменнән үк башлана.  1 кечкенәләр төркемендә светофорның төсләре белән танышабыз, юл аша үткәндә як- якка карауны гадәт итеп кертәбез(хәтта светофорда яшел янган очракта да).

2 кечкенәләр төркемендә транспорт төрләре( җиңел, йөк, җәмәгать, һ.б.ш),һәм аларның  кулланылышы турында мәгълүмат бирелә.

Уртанчылар төркемендә исә, тротуар, автомобильләр хәрәкәт итә торган юл(проезжая часть) төшенчәләре ныгытыла, практик рәвештә максатчан йөрү вакытында “Җәяүле юл кичүе” яңа термин кертелә. Балалар бакчасында ясалган урам макетында һәм китапларда шундый билге торган урам чатын таба белергә, ул билгене күргәч үз-үзеңне ничек тотарга кирәклекне балаларга аңлатыла.

Өлкәннәр  төркемендә йөрүче балалар белән юлның автомобиль хәрәкәт итә торган өлеше аша юл кичүен һәрдаим практик рәвештә күнектерергә кирәк. Юл киселешенә килеп җиткәнче, башта бала туктап билгегә игътибар итүне, юл читенә килеп җиткәч башта сулга, аннан юл уртасында уңга карап юл аша дөрес итеп үтүне автомат рәвештә эшли торган итеп камилләштерү бик мөһим.

Өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә балалар инде , чын мәгънәсендә юлда юл йөрү кагыйдәләрен саклауның, аларны төгәл үтәүнең һәркемне дә юлда очрый торган хәвеф - хәтәрләрдән саклавын төшенеп эш итәләр. Шуның өчен дә ул кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри булуын аңлыйлар.

Юл йөрү кагыйдәләрен саклап хәрәкәт итү, әти-әниләрнең үз үрнәкләре ярдәмендә дә алып барылырга тиеш. Әгәр гаиләдә бу кагыйдәләрне бозалар икән, бала да “миңа ярый икән” дип уйлавы бар. Белгәнебезчә бу зур бәхетсезлеккә китерүе ихтимал.  Рус халык мәкалендә әйткәнчә “Повторение – мать учения”. Шуның өчен балалар белән балалар бакчасында эшчәнлек вакытымы, режим моментымы, саф һавада йөрү вакытындамы яисә гаиләдәме - алган белемнәрне ныгытып, кабатлап тору бик мөһим.

Алда әйтеп үткәнемчә балалар бакчасында төп белем бирү һәм тәрбия бирү процессының  күп өлешен уен тәшкил итә. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү вакытында да , балалар белән төрле уеннар уйнау, әйбәт нәтиҗәләргә китерә. (хәрәкәтле, дидактик, ИКТ уеннар,һ.б.) Шулай ук кызыклы лэпбуклар куллану да , балаларның игътибарын үзенә тарта. Уеннарның, дөрес, кибеттән сатып ала торганнары да бик күп. Ләкин балага гаилә,балалар бакчасы белән бергәләшеп, үз куллары белән ясаган уеннар кызыклырак буладыр. Шуңа өстәп әле, уеннар эшләгән вакытта балалар яңа мәгълүмат та алалар, әти-әни белән аралашу ныгый.

Өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларның уйлау, фикерләү сәләте нык үсә. Балалар аеруча табышмаклар чишәргә яраталар. Шуны истә тотып, балаларга тәрбияче яки гаилә белән уйный алырлык “Табышмаклар чишәбез, юл билгеләрен өйрәнәбез” дип аталган дидактик өстәл уены эшләдек.F:\IMG_20210402_062304.jpg

F:\IMG_20210402_062137.jpg

 

F:\IMG_20210402_062214.jpg

Бу уен 5-7 яшьлек балалар уйнау өчен. Иң беренче чиратта, методик материалның паспортын төзедек. Бу паспортта дидактик уенны уйнау тәртибе, максат-бурычлары , уен тәртибе чагылдырылган. Шулай ук балаларны кызыксындыру чарасы буларак , дөрес җаваплар өчен фишкалар әзерләдек.IMG_20210402_062758.jpg

 Уеннарда кулланыла торган шаблоннар төсле картоннан юл билгеләре  төсендә (кызыл ,зәңгәр)  һәм формада (квадрат, түгәрәк, өчпочмак,турыпочмаклык) киселә. Аларның арткы ягына юл билгеләре турында табышмаклар язылган.

F:\IMG_20210402_062930.jpg

F:\IMG_20210402_063044.jpg

Ак өслектә аерым юл билгеләре ясала.

F:\IMG_20210402_063208.jpg

Тәрбияче яки гаиләдәге берәр кеше балаларга үз теләкләре белән шаблон сайлап алырга тәкъдим итә. Бала сайлап ала, (бала бу яшьтә укый белми) артына язылган табышмакны олы кеше - алып баручы дисәк тә була, укый. Бала җавапны уйлап таба һәм ак өслеккә ясалган, дөрес җаваплы рәсемне шаблонга урнаштыра. Нинди билге икәнен сүз белән әйтә һәм бу билгегә аңлатма бирә. Дөрес җавап биргән өчен алып баручы кызыксындыру чарасы буларак фишка бирә. Уен соңгында, кайсы бала күбрәк фишка җыя, шул җиңүче була.F:\IMG_20210402_114424.jpg

Уендагы җиһазларны барысын да озак вакыт куллану мөмкин булсын өчен, ламинат белән каплап эшләнде. Беренчедән эстетик яктан әйбәт сакланса, икенчедән пандемия вакытында бу материалны дезенфекция ясау бик җиңел.

2 этапта балаларга тыючы, боеручы, мәгълүмат бирүче, кисәтүче, хезмәт күрсәтүче билгеләрдән аерым төркемнәр җыярга тәкъдим ителә.

Киләчәктә урамда, юлларда үзаңлы, юлда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен яхшы белгән, белемле балалар тәрбияли алсак иде.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

Яз турында табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар

Яз турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар тәкъдим итәм. Балалар белән өйрәнегез. Тулырак материал "Бу кайчак була?" китабында. (Ф.М.Зиннурова. Бу кайчак була? - Түбән Кама, 2013)...

Татар халык табышмаклары

Татар халык табышмаклары тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга менгезә....

Авторская разработка по татарскому языку "Табышмаклар"

Авторская разработка по татарскому языку "Табышмаклар"...

Дидактик уен " Юл билгеләре"

Уен 4 – 7 яшьлек балалар белән юл билгеләрен өйрәнү өчен....