Тылсымлы чәчәк.
план-конспект занятия по обж (средняя группа)

Зарипова Алсу Рашидовна

Скрайбинг   технологиясен кулланып юл йөрү кагыйдәләрен  өйрәнүгә кызыксыну уяту.    

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_chchk.docx43.59 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

 Тылсымлы чәчәк. 

Тәрбияче:

Зарипова А.Р.

Интеграл белем бирү өлкәләре:

Социаль – коммуникатив.  

Яше:

Уртанчылар  төркеме

Төре:

 Куркынычсызлык   нигезләрен формалаштыру.

Эшчәнлекнең специфик  төре:

 Танып белү үсеше.

Максат:

Скрайбинг   технологиясен кулланып юл йөрү кагыйдәләрен  өйрәнүгә кызыксыну уяту.    

Бурычлар:

Юл йөрү кагыйдәләре , транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.     Фикерләү сәләтләрен үстерү.  Юл билгеләрен  тануны, кайда кулланылганын  белүләрен камилләштерү.Балаларның белемлрен тикшерү.

Методик алымнар һәм оештыру формалары:

   Проблемалы  әңгәмә, нәфис сүз, булдыру проблемалы  хәлләр, фоторәсемнәр,   фикер алышу.

Җиһазлар:

Юл билгеләре, светофор, тәрәзәле Теремкәй, тсле баулар, транспорт рәсемнәре, серле чәчәк,  һәр балага җитәрлек ңкият геройлары,   проектор, слайдлар, җиде таҗ.  

Алдан эшләнгән эш:

Балалар белән юл кагыйдәләре турында әңгәмә хәрәкәтләре, «Юл әлифбасы» нәфис әдәбият уку.  

Структура:

 -әңгәмә тылсымлы чәчәк турында1 мин;

- теремкәйдән юл билгеләре чыгу 4 мин;

-  түгәрәк икмәк әкиятен сөйләү    6 мин;

-  әкиятне төзү ” 2 мин;

-   ял итү   «Игътибарлы бул»  2  мин;

- тылсымлы чәчәкнең таҗларын җыю 4 мин;

- нәтиҗә  1 мин.

Сүзлек:

   Әфсен – төпсен, таҗ,  тылсымлы, Мәгьлүмәт бирүче, хезмәт күрсәтүне белдерүче, юл хәрәкәтен җайга салучы.

Алга таба эш:

Юл йөрү кагыйдәләре    буенча видеоматериаллар җыю.


                                  Шөгыль барыш

    Яшәгән ди кара урманда, явыз убырлы карчык. Ул һәрвакыт начарлык кына эшләп йөргән ди. Бу урман аланында серле, тылсымлы ромашка чәчәге үсә икән. Көннәрдән беркөнне явыз убырлы карчыкныҗ бу ромашка чәчәгенә бик нык ачуы килгән. Бу чәчәк кешеләргә шатлык бирүенә аның бик эче пошкан. Бер көнне ул чәчәк яныны килгән дә “Эфсен –төпсен бу чәчәчк шиңеп төшсен, корысын”,-дип чәчәккә начарлык теләгән. Тик бу чәчәк бит “тылсымлы”,”серле” чәчәк булган. Хәзер аңа карата балалар яхшылык эшләсә аның коелган таҗларына хәл кереп, ул яңадан үсеп китә икән ди. Шуңа күрә һәр таҗ яфрагы өчен бер яхшылык эшләргә кирәк. Сез корыган, таҗлары коелган ромашка чәчәгенә булышырга ризамы, балалар?( балалар җавабы)Әгәр сез булышсагыз чәчәк үз хәленә кайтыр, матурланыр. Сез балалар җирдәге таҗларны алырга тиешсез.   Биремнәрнең барысы да  юл йөрү  кагыйдәсе буенча булачак.( Беренче биремне алып укый)

Тәрбияче: Кемдә беренче сан (Һәр баланың биремен тәрбияче укый балалар эшли) Сезнең алда зур өй булачак. Андагы биремне үтәгез зиңхар. Дөрестән дә балалар  карагыз әле безнең каршыбызда нинди зур өй, ничек атала икән ул өй.

Балалар.  Теремкәй.

Тәрбияче: Сорыйк әле, Теремкәйдэ кемнәр яши икән? Балалар берәм-берәм шакылтатып Теремкәйдн сорыйлар:

Балалар:   Терем-Теремкәй, Теремкәйдә кем яши?

 Юл билгесе: Бу мин - юл билгесе. Минем нинди юл билгесе булуымны үзен уйлап әйт.

Тәрбияче: Балалар,  безгә юл билгеләренең    һәрберсенең исемен дөрес итеп әйтеп бирергә кирәк (Теремкәй тәрәзәсендәге юл билгеләре бер-бер артлы алыштырылып торыла, балалар шул билгеләр турында сөйлиләр) Менә без тылсымлы чәчәкнең бер таҗын үтәдек. Балалар кемдә икеле саны( һәр таҗда саннар) Икенче таҗын укыйм әле (укый) Балалар нинди транспорт төрләрен беләсез? (Балалар транспорт төрен атыйлар, экранда чыга бара)Икенче таҗында үтәдек.(тәрбияче өченче таҗны сорый) Балар сезнең әкият тыңлыйсыгыз киләме.(балалар җавабы) Ә мин әкият укыйм сез икҗтибар белән тыңлап картиналарны бер бер артлы куя барасыз.(Һәр балага җитәрлек әкият геройлары өстәлләрдә картиналалар)Ахырдан картинага карап сөйләрбез. Сез ризамы?(Балалар утыр әкиятнең эчтәлегенә карап төзеп баралар бер –бер аркылы)

 Йомры  икмәк

  Борын борын заманда яшәгәнди әби белән бабай. Бер көнне бабай әбигә әйтә                           икән  кара әле яңа күпереп, кызарып пешкән ипи белән тәмләп чәй эчәсе килеп китте бит әле, икмәк бәлки  пешерер идең?Әби аңа кайдан алыйм ди мин сиңа күпереп, кызарып пешкән ипи? Нәрсәдән пешерим соң, он юк бит. Эх, карчык, әрҗә төбеннән кырып, бура почмакларыннан себереп, бераз җыелмасмы?- дигән бабай
Ярар, ярар. Шулай итеп карармын. Ә син суга барып кайт, утын әзерлә -дигән әби

Бабай чиләк алып чыгып китә. Бабай утынын салып пичкә ягып җибәрә. Әби табага камырны әвәләп салып пичкә куя. Пешкән ипине тәрәзә төбенә куя.Әби белән бабайның сөйләшеп утырганнарын ишетә.

 Алар мине ашарга телиләр ахрысы? – дигәндә  тәрәзә төбеннән тәгәрәп  велосопидка утырып   урман буйлап җырлап китә.  

Мин Йомры икмәк, Йомры икмәк,

Әрҗә төбеннән себерелгән,

Суда  басылган,

Кызупичтәпешкән.

Мин әбидәндәкачтым,

Мин бабайдан да качтым

Үземне ашатмадым.

Велосипеды белән чыршыга килеп бәрелә яза,агач артыннан  йомры икмәк каршына куян килеп чыга.

Ай-ай, куркыттың. Кем син? Кая барасың?- дигән куян.

Ипи аңа - Кем, кем дип  торасың.  Йомры  икмәк икәнемне күрмисеңмени?

Куян Әйе, түгәрәк икәнсең шул. Тәмле истә аңкый үзеңнән. М-м-м, ашыймәле мин сине.

 Йомры  икмәк: -Куып тотсаң ашарсың. Мин әбидәндә качтым, бабайдан да качтым, ә синнән куян, качам да качам инде Велосипедына утырып чабып китә. Куянаның артынныан чапкан була  
Бигрәк  тәртипсез икән бу йомры  икмәк, тузан туздырып китеп барды- дигән куян. Бер аланда бүре  кояшта кызынып ята,  йомры икмәк аны күрми як-ягына каранып барада бүренең аягына килеп бәрелә.

Бүре Куркып сикереп торада Син нинди хайван? Безнең урманда нишләп йөрисең? Таптата яздың бит, күзең чыкмагандыр бит.      Үзеннән тәмле ис аңкып тора, тотып алып ашыйсы килеп тора. Йомры икмәк аңа  менә шулай булыр, ашарсың. Мин хайван түгел. Күрмисеңмени мин  йомры  икмәк. Мин әбидәндә качтым, бабайдан да качтым, куяннан да качтым, ә синнән бүре, качам да кача минде. Әгәр дә тота алсаң ашарсың. Көлә-көлә чабып китә. Бүре аның артыннан аксаклап чапкан булла тота алмый.

Бүре:   Тәртипсез икән бу, аякны авырттырды, гафу да үтенә белмәде, үзе көлгән була.

Аю  ипине күреп ала, бу нәрсә инде тагы? Мондый җәнлекне күргәнем юк иде урманда.

 Йомры  икмәк кит әле юлдан, минем китәсем бар, күрмисеңмени ашыгам.  

Аю: Китмим әле менә, мин сине хәзер ашыйм

 Йомры  икмәк: - Ашамыйча гына тор әле менә. Мин әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, куяннан да качтым, бүредән дә качтым, ә синнән аю, качам да качам инде. Куып тотып кара әле менә.  Чабып китә.

Аю: Абау бигрәк тәртипсез икән бу 

Төлке: Бу кем бу? Үзе түгәрәк, кып-кызыл. Әйдә дус булабыз.

 Йомры икмәк: Әйе, мин түгәрәк икмәк булам. Менә шундый мин: түгәрәк тә, кызарып пешкән дә. Әле мин җырлый да беләм.

Төлке: Бик матур җырлыйсың икән. Әйдә тагы бер җырлап күрсәт әле якынрак килеп. Минем колакларым бик ишетеп бетерми.

Йомры  икмәк төлке янына якынрак килеп җырлый башлый:

Мин Йомры икмәк, Йомры икмәк,

Төлке: - Хоп!    

 Йомры  икмәк: Ә-ә-ә мин синең хәйләңне беләм ашамый гына тор әле. Велосипедына утырада тиз генә китеп бара.

Төлке:Ай-яй тәртипсез  йомры икмәк икән бу.  

Йомры  икмәкнең каршына агач арасыннан таягын тотып полиция килеп чыга,  йомры   икмәк туктамый.

Полиция;  Исәнмесе, полиция хезмәткәре Нишләп мин туктарга кушкач туктамадыгыз? Сез юл йөрү кагыйдәсен белмисезме әллә?

 Йомры  икмәк: Монда кул күтәргән  һәр кешегә туктый башласаң, туктаткан берсе ашыйм дип тора әнә. Кая китим әле, я синдә тотып ашарсың.

Полиция: Ә сез минем кемлегемнедә белмисезмени әле? Мин полиция хезмәткәре – юлларда тәртип саклаучы булам. Менә сез хәзер күпме юл йөрү кагыйдәсен боздыгыз.

 Йомры  икмәк: Юлда йөргәдә нинди кагыйдә булсын ди, кая китим әле ашыгам.

Полиция: Юк, китми торыгыз әле. Юл йөрү кагыйдәләре бик күп, сез бүген бик күп юл йөрү кагыйдәләрен боздыгыз. Дигән шуның белән әкияттә бөтткән.

Тәрбияче:  Менә әкият тә бөтте. Әкият геройларын дөрес төзедегезмеме?  Әкиятне сөйләгән саен төзеп бардыгызмы?     Түгәрәк икмәк нишләгән? Нинди кагыйдәләрне бозган?Урман хайваннары белән ничек сөйләшкән.?(балаларның җаваплар, әкиятне бергә сөйлиләр)

Дүртенче таҗны укып карый әле.    Аз ял итеп алабыз.  «Игътибарлы бул» дигән уенда уйнап алабыз.  Мин юл хәрәкәтенә, транспорт – техникага кагылышлы сүз әйтсәм сез кулларыгызны чәбәкләрсез, ә башка мәгънәдәге сүз әйтсәм кулларны өскә күтәрерсез.

 Балалар кемдә бишенче таҗ. ( тәрбияче укый) Җәяүлеләр юлның кайсы өлешеннән йөрергә тиешләр?

Балалар:  Тротуардан, ә тротуар булмаганда юл кырыеннан .

Тәрбияче: Балалар кемдә бишенче таҗ. (тәрбияче укый) Юл билгеләре ничә төргә бүленә? ( экранга чыга)

Балалар: Юл билгеләре  бүленә күрсәтүче, кисәтүче, тыючы.

Тәрбияче: Кемдә алтынчы таҗ. ( укый) Нәрсә ул «зебра»?

Балалар: Җәяулелэр юлны аркылы чыгар өчен күрсәтелгән махсус урын, ул ак сызыклар белән билгеләнә. ( экранга чыга)

Тәрбияче: Балалар кемдә җиденче таҗ кемдә  (укый) Светофор ни өчен кирәк ?

Балалар: Җәяулеләргә һәм транспорт чараларына бер-берсенә комачаулык тудырмыйча хәрәкәт итү өчен кирәк( экранга чыга).

Тәрбияче: Молодцы, балалар. Тылсымлы чәчәкнең җиде таҗы. Без барлык сорауларга да бик дөрес җавап бирдек. Без  тылсымлы  чәчәгенең һәр таҗларын ябыштырып куябыз( экранда чәчәк чыга)   Шуңа күрә “тылсымлы”чәчәчк яңадан матур булып үсеп китте. Ул сезгә рәхмәт әйтте. Көчсезләргә ярдәм итүегезне, яшеллекне сакларга булышуыгызны сорый. Чәчәкләрне өзмәскә, агачларны сындырмаска, табигатьне сакларга кирәк. Кешеләр белән матур, бер –береңне аңлап сөйләшергә һәм юл куярга. Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы?

Кайсы өлеше ошады? Сез нинди кеше булыр идегез? Йомры икмәк дөрес эшләдеме? ( балалар җавабы)Шөгыль тамам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

"Тылсымлы инә."

Балаларнын иҗади уйлау, күзаллау сәләтен        баету,булган белемнәренә нигезләнеп яңа ситуацияләр куллану .Предметларнын характерлы сыйфатларын билгеләү,анал...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Тылсымлы дөнья

Ата - аналар өчен ачык бәйрәм иртәсе...

Тылсымлы сүзләр

конспект занятия для первой младшей группы на татарском языке...

"Тылсымлы урман аланы"

Максат: Балаларны урман, аланлык, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.Җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турында белемнәрен киңәйтү. Алар арасындагы бәйләнешләрне балаларга аңлату, һәр нәрсәнең...

Тылсымлы тамчылар

Кичә - әңгәмә...