Сценарий: “Юлда сак бул” 2-3 яшьлек балалар өчен
план-конспект занятия по обж (младшая группа)

Саитгалиева Алсу Зиннуровна

Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy.docx14.07 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий: “Юлда сак бул”

2-3 яшьлек балалар өчен

 

Алып баручы:

– Күрсәтәбез хәзер сезгә хикмәтле бер әкият.

Юл кагыйдәсен белмәгән, балага тарган, димәк.

Йомры күмәч:

– Мин барам урманнан,

Як-ягыма каранам.

Әбидән дә качтым,

Бабайдан да качтым.

Беркемгә дә буйсынмыйм,

Беркемне дә тыңламыйм.

 Кызыл төскә юлны аркылы чыга.

Бүре:

–  Ах, юләр  Йомры күмәч!

Светофор бит артыңда.

Чү, ашыкма син, тукта.

Ашыгырга беркемгә дә

Ярамый кызыл утка.

 Йомры күмәч җырын җырлап тагын китә.

Йомры күмәч:

–  Мин барам урамнан,

Як-ягыма каранам.

Әбидән дә качтым,

Бабайдан да качтым.

Беркемгә дә буйсынмыйм,

Беркемне дә тыңламыйм.

 Юлдан йөрүче машиналар арасына барып керә. Машинадан Аю чыга.

 Аю:

–  Кая ашыгып чабасың

Юл аша туп-турыдан?

Машиналар да туктады

Әнә синнән куркудан!

Эләкмәдең чак кына

Тәгәрмәчләр астына.

Юлга йөгереп чыкма дип,

Аңлатам менә сиңа!

 Йомры күмәч юлын дәвам итә.

Йомры күмәч:

–  Мин   барам урамнан,

Як-ягыма каранам.

Әбидән дә качтым,

Бабайдан да качтым.

Беркемгә дә буйсынмыйм,

Беркемне дә тыңламыйм.

 Аның артыннан кулына яңа футбол тубы тоткан Куян куып җитә.

Куян:

–  Тукта, Йомры күмәч, дустым!

Куып тотам көч-хәл белән.

Туп алдылар миңа,

Гөрләтеп уйныйк әйдә.

 Йомры күмәч белән Куян юл өстендә уйный башлыйлар.

 Бүре:

–   Юл яныңда уйнап

Син кемне кызыктырасың?

Китсә ялгыш руль борылып,

Син тапталып ук калырсың.

 “Юл өстендә уйнарга ярамый” (дип язылган плакат чыгарыла). Төлке күренә.

 Төлке

  Кагыйдә бозучылар белән дус мин,

Тәртипсезлек кенә эшләп йөрим,

Оештырдым байтак бәла-каза да.

Һәрвакыт мин кагыйдә бозучылар янында.

 (Төлке Куян белән Йомры күмәч янына кушыла. Шулчак машина сигналы ишетелә. Төлке авып китә, аягын сыпыра-сыпыра юлга чыга).

Бүре:

–    Юл кагыйдәләрен тырышып

Өйрән син, әй, бала,

Барсы да яхшы булыр,

Кайгы булмас юлыңда.

Алып баручы:

Юл кагыйдәләре бик күп –

Һәрчак исеңдә булсын:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

"Яна ел бэйрэме" 5-6 яшьлек балалар очен.

Сценарий нового года с интересными персонажами которых дети знают и любят.В гостях на утреннике были дед Жара ,Санта Клаус,Волшебник....

Конспект. “Ямьле яз”. (5-6 яшьлек балалар өчен).

Конспект. “Ямьле яз”.(5-6 яшьлек балалар өчен)....

Конспект. “Зоопаркка сәяхәт”. (6-7 яшьлек балалар өчен).

Конспект. “Зоопаркка сәяхәт”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....

Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”. (6-7 яшьлек балалар өчен).

Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....

Конспект. “Хайваннар дөньясына сәяхәт”. (4-5 яшьлек балалар өчен).

Конспект. “Хайваннар дөньясына сәяхәт”.(4-5 яшьлек балалар өчен)....

Рекомендации родителям"Өч яшьлек балалар үсешенә- уен аша ярдәм итү.

Нарасыйларыбыз безнең мәхәббәтебезне тоеп үссеннәр...