"В гостях у трёхглазки"
материал (подготовительная группа) по теме

Сценарий развлечения для подготовительной группы по правилам дорожного движения (на татарском языке).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_kone.doc41.5 КБ
Microsoft Office document icon ochkuz_patshalygy.doc70.5 КБ

Предварительный просмотр:

1. Балалар шарлар, чәчәкләр тотып керәләр, 4 звено ясап басалар. Бию башкарыла.

2. “Китап” җыры башкарыла.(3 бала шигырь сөйли)

Котлау. Чәчәк бәйләме тапшыру

Инсценировка                                                                              

Әни: Динә кызым , әйдә кызуырак ки инде сандалигыңны.Эшкә соңга калам, ә син бакчага.

Бала: Әнием, мин бакчага бармыйм.

Әни: Тизрәк бул кызым.  Бүген 1 сентябрь – Белем көне, соңа калырга ярамый. Матур күлмәгеңне ки, ак зур бантикларыңны так. (әнисе көзгедән карый, иреннәрен буый).

Бала: Бармыйм булгач, бармыйм.

Әни: Кызым эшкә соңга калам. (кыз әнисе артыннан өстерәлә - өстерәлә бара)

Бала: Бармыйм, анда Кәрим минем чәчемнән тарта.

Әни: Ярый, мин аның әнисенә әйтермен.

Бала: Анда ботка, аш ашаталар.

Әни: Ярый Кызым, бакчадан кайтканда мин сиңа чипсы, йогурт алырмын.

Бала: Бакчада йоклаталар, ә мин Йокыбикә  кызы белән дус түгел.

Әни: Йә, ярый мин сине бүген иртә килеп алырмын кызым.

Бала: Әнием, син сүз бирәсеңме7

Әни: Бирәм, акыллым, бирәм, тизрәк атла инде.(Бакчага барып җитәләр)

Әни: Пока кызым!

Бала: Әнием, пока! Иртә килеп алырга онытма.

(Эт өргән тавыш  ишетелә. Знайка керә)

Белгеч: Тобик, Тобик, әйдә минем белән мәктәпкә. Анда шундый кызык.

(як – якка карый)Тобик , без кая  килеп эләктек соң синең белән?(шатланып) Ә, бу мәктәптер әле! Исәнмесез балалар! Тобик, әйдәле исәнләш әле балалар белән. Һау!Һау! (реверанс ясый)

Бала: Сәлам, малай! Син ялгышасың бу мәктәп түгел, ә балалар бакчасы.Әйдә синең белән тынышыйк.

Белгеч: Минем исемем Белгеч.

Бала: Ничек кызык исем, шулаймы балалар?

Белгеч: Мине шулай атап йөртәләр. Чөнки мин дөньяда бар нәрсәне беләм, бик күп кызыклы  китаплар укыдым, мәктәпкә барганчы сезнең кебек балалар бакчасына йөрдем , күп итеп ботка ашадым. Озак итеп йокладым. Менә тагын беренче сентябрь килеп җитте. Миңа кабат мәктәпкә барырга вакыт.

Бала: Ә мәктәптә нәрсәләргә өйрәтәләр?

Белгеч: математика дәресендә  тапкырларга, бүләргә, рус теле дәресендә рус телендә матур итеп сөйләшергә. Биология дәресендә үсемлекләр, хайваннар турында сөйләшәбез, әле миңа мәктәптә бик күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк.

(Белмәмеш керә)

Бу дөньяда күп белүче

Шук, шаян малайдыр мин

Нинди сорау бирсәләр дә җавабын табамдыр мин.

Белмәмеш: Ә сез нишләп утырасыз монда? (балаларга карап)

Бала: Нинди тәрбиясез малай. Башта исәнләшергә кирәк.

Белмәмеш: Привет!

Бала: Сәлам! Ә синең исемең ничек?

Белмәмеш: Мин Белмәмеш, ягъни тәрҗемәдә иң күп белүче!(горур кыяфәттә)

Бала: Балалар мин бернәрсә дә аңламыйм әле. Менә бер Белгеч, менә икенчесе.(бер – берсенә төртешеп, сугышып алалар, бала аларны икесен ике якка аера)

Бала: Туктагыз, әле,  тукта! Ә хәзер мин сезне тикшереп карыйм. Балалар, ә сез шыпырт кына утырыгыз, аларга ярдәм итмәгез.Безгә аңышырга кирәк кайсы Белгеч, кайсы Белмәмеш!

(рәсемнәр яки А, Б хәрефе күрсәтелә)

Белгеч: Бу А хәрефе.

Белмәмеш: Бу Т хәрефе.

Белгеч: Белмәде.

Белмәмеш: Харап булган, аз гына ялгышкан.

(шул рәвешле Б хәрефе күрсәтелә)

Белгеч: Чөнки син бернәрсә дә белмисең!

Хәтта минем этем дә синнән күп белә.

Йәле Тобик, санап күрсәт әле балаларга.

(бер саны күрсәтелә, эт 1 тапкыр өрә, 3 саны, 3 тапкыр) Молодец, Тобик! (башыннан сыйпый)

Алып баручы: Туктале Динә мин дә тикшереп карыйм әле үзләрен. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез дөрес җаваплар бирегез

Табышмак:

Исе юк, төсе юк

Аннан башка тормыш юк. (су)

Ялт – ялт ялтырый,

Җирнең өсте калтырый. (яшен)

Озын, яшел – түтәлдә,

Сары, тозлы – кисмәктә (кыяр)

Белмәмеш: Ә мин, ә мин җырлый һәм бии беләм. Телисезме, сезне дә өйрәтәм. Ләкин башта әйтегез әле миңа , ә сез җырлый һәм бии беләсезме? Ә сезнең яраткан хайваннарыгыз бармы? Минем яраткан йонлач Мурка исемле песием бар. Ул шундый итеп кычкыра әйтерсең лә җырлый. Менә болай: Мяу – мяу – мяу!

“Җырчы хайваннар” уены уйнала.(песи, эт, сыер, тавык)

Бала: Нинди күңелле уен уйлап таптың син Белмәмеш.

Белмәмеш: Ә мин бик күп уеннар беләм. Хәзер мин балаларны да уйнарга өйрәтәм.

Беләмәмеш: Бу уен “Очты – очты” дип атала . Мин хәзер сезгә оча һәм очмый торган әйберләр атыйм, ә сез хәрәкәт белән күрсәтәшсез. Шулай итеп башладык.

Бала: Син бит биергә яратам дигән идең?

Белмәмеш: Әлбәттә, биергә мин яратам! Әйдәгез сезне дә өйрәтәм.

(урындыклар янына басып “Если нравится, то делай так” биюе башкарыла.

Алып баручы: Карале Белмәмеш синең дә Белгечкә ияреп мәктәпкә укырга барасың килмиме?

Белмәмеш: Бик килә, минем бик күп сорауларга җавап табасым килә.

Алып баручы: Алайса, белем иленә ак юл сиңа Белмәмеш. (Белгеч, Тобик  белән Белмәмеш бергәләшеп чыгып китәләр)

Алып баручы: Ә хәзер уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзр. төркемнәрен  спорт мәйданчыгына  асфальтта “Минем яраткан  бакчам” темасына рәсем конкурсына чакырабыз.

(асфальта рәсем конкурсы оештырыла)

                                      Балтач муниципаль районы

башкарма комитеты мәгариф бүлеге

“БАКЧАБЫЗДА БЕЛЕМ КӨНЕ”

                                                                                  Муниципаль мәктәпкәчә

                                                               белем бирү учреждениесе

                                                                Балтачның 2 нче номерлы

                                                                 балалар бакчасының II кв.

                                                             категорияле  тәрбиячесе

                                             Шакирова Р.Т.

                                     

                                   



Предварительный просмотр:

“Өчкүз патшалыгында кунакта”

(күңел ачу программасы)

Максат: Юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту. Юл идарәчесе (регулировщикның) эше белән таныштыру. Җыр күнекмәләрен камилләштерү. Балаларны мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү. Бер – берләренә карата игътибарлы булырга күнектерү. Бәйрәм кәефе булдыру, җиңәргә омтылыш тудыру.

Җиһазлар: төрле юл билгеләре, жезл, светофор, картоннан киселгән өч түгәрәк, ике стойка, флаҗоклар, ике автомобиль руле, яшел һәм кызыл жетоннар, магнитафон, “Өчкүз” патшасы, юл идарәчесе костюмнары, кассеталар һ.б.

Зал бизәлеше: бәйрәм буласы зал яки уен мәйданчыгы урам чатлары, “куркынычсызлык утравы”, җәяүле юлы, юл билгеләре булган урам күренешен тасвирлый.

В.И.Шаинскийның “Вместе весело шагать” җырының кереш өлеше яңгырый. Сәхнәгә  юл белән идарә итүче (регулировщик) чыгып баса

(өстендә костюм, фуражка, ак перчатка, кулында жезл).

Ул җырлый:

Бергәләп атлау күңелле синең белән, синең белән, синең белән

Һәм әлбәттә, кушыл син дә, кушыл син дә, кушыл син дә.

(үзе җырлый, үзе зал белән дирижировать итә)

Юл идарәчесе: Исәнмесез, балалар! Сез бердәм булып минем җырымны күтәреп алдыгыз, димәк сез сәяхәт итәргә яратасыз. Һәм менә бүген мин сезне сәяхәткә чакырам. Ә безнең сәяхәтебез “Өчкүз” патшалыгына булыр.Ә сәяхәт итәргә сезгә мин ярдәм итәрмен. Аның өчен миңа ышанычлы  дуслар кирәк булыр. Сез әзерме? Командаларны сәхнәгә чакырам.

(Сәхнәгә 5 кешедән торган “Җәяүлеләр” һәм “ Автомобилистлар”                        командалары чыга, аларга эмблемалар тагыла).

                                        Сихерле көй яңгырый.

Юл идарәчесе: Игътибар! Нихаять “Өчкүз” патшалыгына сәяхәтебезне башларга вакыт җитте. Моннан бер гасыр диярлек элек җир йөзендә өч күзле патша – светофор барлыкка килгән. Бу патшага “Өчкүз” дип исем кушканнар.Ул Америка Кушма Штатларында яшәгән. Бу хәл 1918 елда була. Бу патша моңарчы идарә иткән патша - светофорлардан аерылып торган. Ул электр белән эшләгән, аның төрле төстәге өч күзе булган. Бөтен патшалыкның тормышы аның кәефеннән торган: әгәр ул ачуланса, кызыл күзе белән караган, һәм тирә - юньдәге барлык кеше катып калган. Әгәр дә кәефе яхшы булса – тирә- юньдәгеләргә яшел күзе белән караган. Патшалыкның барлык кешеләре дә патша - светофордан курыкканнар, аның сүзеннән чыкмаганнар. Ә сүз тыңламаучыларга җәза бирелгән.

Балалар, мин инде күптәннән сизеп торам, сезнең бу патшалыкның патшасы “Өчкүз” һәм анда яшәүче кешеләр белән танышасыгыз килә бугай. Әйдәгез, юлга кузгалыйк.

Юл идарәчесе жезл белән юл ачык икәнен күрсәтә. Ике шеренга ясап басып торучы командалар беренче басып торучы бала артыннан атлап китәләр  һәм урыннарын алышынып кара – каршы яңадан ике шеренга ясап басып калалар.

Барабан тавышы ишетелә. Капка янында ике хәбәр салучы басып тора.

(хәбәр салучылар – балалар, аларның кулларында боргы)

Хәбәр салучылар: Игътибар! Барыгыз да тыңлагыз!

1 нче хәбәр салучы: “Өчкүз” патшалыгының кунаклары!

ЮХИДИ сүзе нәрсәне аңлата?

Ике команда уенчылары бергә: Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе.

2 нче хәбәр салучы: Дөрес! Патшалыкка рәхим итегез (капка аша үтәләр).

Юл идарәчесе: Нихаять без сезнең белән үзенчәлекле кешеләре булган “Өчкүз” патшалыгында.  Балалар, “Өчкүз” патша үзе дә килә бугай, әйдәгез каршылыйк үзен.

(Янә барабан каккан тавыш ишетелә, “Өчкүз” патша килеп керә. Светофор киемендә, башында коронасы бар)

Командалар: Сәлам сезгә урманнардан,

                      Сәлам сезгә кырлардан,

                      Сәлам сезгә балалардан,

                      Бүген кичәдә катнашучы

                      Шушы егет, кызлардан.

“Өчкүз” патша: Рәхмәт, балалар! Сәламегезне кабул итеп алдым. Рәхим итегез патшалыгыма,  кадерле кунаклар булырсыз.

(патша тәхетенә барып утыра, хәбәр салучы балалар боргыларын куеп икесе ике команда уенчысы буларак катнаша башлый , командалар кара – каршы ике шеренга ясап тезелеп басып торалар).

Юл идарәчесе: Король турында, аның күзләренең сихерле көче турында кайсыгыз белә? Белүчеләрне үземнең янга чакырам.

Светофор турында шигырьләр сөйләү. Светофор төсләрен тоткан, һәр командадан ике бала чыга, алар светофорның күзләре турында өйрәнгән шигырьләрен сөйлиләр. Һәр сөйләнгән шигырь өчен  яшел жетон бирелә.

1 бала: Урам уртасында тора

             Өч күзле бер командир.

             Үзе усал, үзе кырыс,

             Үзе безгә якын дус.

2 бала: Барыгыз да карагыз

             Янып тора кызыл ут.

             Димәк, аркылы чыгарга

             Беркемгә дә рөхсәт юк.

3 бала: Кызыл, сары ут янганда

             Сак булыгыз балалар.

             Хәвеф – хәтәр булмасын, дип

             Сезне кисәтә алар.

4 бала:  Барыбызга яратып карый,

              Матур да соң яшел күз.

              Ул күз кысса инде дустым,

              Юл ачык дигән ул сүз.

“Өчкүз” патша: Рәхмәт, балалар! Сез, минем кәефемне бик яхшы беләсез, барысына да әзер торыгыз. Минем сорауларыма җавап бирергә әзерме сез?

Балалар: Әйе!

“Өчкүз” патшасы: Сораулар:

 “Автомобилистлар” командасына

- җәяүлеләр өчен юл? (тротуар)

- махсус транспорт машиналарын сана? (янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, милиция, су сиптерү, газ һ.б.)

- кайсы транспорт бик борынгы санала? (җигүле транспорт)

- иң тиз хәрәкәт итүче транспортны ата? (һава транспорты, самолет)

- Зәңгәр түгәрәк эчендә

  Атлый бер кеше.

  Табышмакның җавабына

  Кемнең үтә теше? (җәяүлегә юл ачык)

Җәяүлеләр” командасына

- светофорның зәңгәр төсе нинди? (зәңгәр төсе булмый);

- машина туктату җайланмасы? (жезл);

- дөя, ат, фил нинди транспорт төренә керә? (җигүле транспорт);

- светофорның туган илен ата? (Англия);

- Кызыл каймалы өчпочмакта

  Балалар чаба.

  Бу нинди билге?

  Я, әйтеп кара! (ерак түгел мәктәп яки балалар бакчасы бар);

“Өчкүз” патша:

Юл аша үтәргә әгәр,

Теләсәң исән – имин.

Юл кагыйдәсен һәрвакыт

Биш бармагыңдай син бел!

“Өчкүз” патша: Молодцы! Булдырдыгыз! Кәефемне күтәреп җибәрдегез. Ә хәзер без сезнең белән “Иң игътибарлы команда” ны билгелиячәкбез.

“Иң игътибарлы команда” уены уйнала.

Уен кагыйдәсе:

Ике команда да юл идарәчесе янына ярым түгәрәк ясап баса. Юл идарәчесенең кулында картоннан киселгән өч түгәрәк. Түгәрәкнең берсе - сары, икенчесе – кызыл, өченчесе яшел төстә. Юл идарәчесе балаларга урамда юл кагыйдәсен дөрес үтәү кирәклеген искәртә. Юл аркылы чыкканда башта сулга, аннары уңга карарга, машиналар юклыгын күргәч кенә юл аша чыгарга мөмкин икәнлеген исләренә төшерә.Светофорның яшел сигналын күрсәткәч,  урыннарда марш атларга, сары сигналга – кул  чабарга, ә кызыл сигналга – басып кына торырга тиеш булалар. Кем  сигналларны бутый, игътибарсыз була, артка бер адым ясый. Сигналлар кинәт кенә алыштырыла..

Юл идарәчесе: Ә хәзер музыкаль пауза, сүз  “Автомобилистлар” командасына бирелә.

Г. Зәйнашева сүзләре       “Яшел урам”җыры                      Т.Вәлиев көе

1. Урам тулы машиналар, машиналар

Кайсы кая ашыгалар, ашыгалар.

Ә мин ГАИ хезмәткәре юлда торам

Машиналар сезгә булсын яшел урам, яшел урам!

2. Кичләр җитсә шаулый – гөрли бакча, урам

Гашыйк парлар йөри кошлар тоткан сыман

Ә мин ГАИ хезмәткәре постта торам, хей,

Әй гашыйклар сезгә булсын яшел урам, яшел урам!

3. Уңган, булган, хезмәт сөяр эшкә бара,

Тиз – тиз генә баскан эзләр уелып кала.

Ә мин ГАИ хезмәткәре постта торам,

Эш кешесе сезгә булсын яшел урам, яшел урам!

 

Я работник ГИБДД на посту стою, хей,

От души желаю  всем зеленый свет, зеленый свет!

“Өчкүз” патша: Мин башлыймын, син төгәллә,

                              Әгәр тапсаң сүзләрен.

                              Әй, сез дуслар, кемнәр тапкыр –

                              Күрсәтсеннәр үзләрен.

“Җәяүлеләр” командасына.

“Өчкүз” патша:    Юл йөрү кагыйдәләрен

                                 Барчабаз белеп торсын.

                                 Белеп кенә калмасын,

                                 Үтәргә... (онытмасын).

                                  Әгәр янса сары күз

                                  Бераз сабыр ит һәм ... (түз)

                                 Курыкмагыз, юл ачык дип,

                                 Ярдәм итә яшел ... (күз)

                                 Як – ягыңа карамый,

                                 Ашыгырга .....(ярамый)!

“Автомобилистлар “ командасына

                                  Юлларда йөрү бик авыр,

                                  Тыз – быз килә машина.

                                  Юлда булсаң, сак йөр, яме,

                                  Чыкма алар ....(каршына).

                                 Әкрен барган – ерак.... (киткән)

                                 Безне дәшә юллар,

                                 Имин йөрик, ....(дуслар)!

                                 Юлда булсаң, бул  өлгер,

                                 Юл кагыйдәсен нык ... (бел)!

физкультминутка оештырыла

Юл идарәчесе:                     Без барабыз, барабыз.

                                                Сикергәләп алабыз.

                                                Уңга, сулга иелдек

     Турайдык һәм баш идек.

(ике команда балалары да түгәрәк буенча хәрәкәт итәләр, шигырьнең эчтәлегенә туры килгән хәрәкәтләр башкаралар).

Уен “ Имтихан бирү”

“Өчкүз патша”: Ял итеп, уйнап та алдык, ә хәзер мин сездән имтихан алачакмын. Сез барыгыз да автомобилистлар булырсыз.Ә автомобиль йөртү өчен машина йөртү таныклыгы кирәк. Мин сезгә юл билгеләре төшерелгән рәсемнәр күрсәтәм,  билгеләрнең нәрсә аңлатканын дөрес аңлатып бирүчеләр яшел жетон алачаклар. Иң күп жетон җыйган команда җиңүче команда дип билгеләнәчәк. Башладык!

(юл билгеләре төшерелгән рәсемнәр күрсәтелә, командалар җавап бирә алмаган очракта залда карап утыручылар ярдәм итә ала).

Юл идарәчесе: Ә хәзер музыкаль пауза, сүз  “Җәяүлеләр” командасына бирелә.

А.Хәмзин сүзләре           “Юл хәрәкәте”           Ф. Мортазин көе

1. Авылларда юк ул, ләкин

    Син ашыкма, туктап тор.

    Белик эле нәрсә икән,

    Ул бит әйбер – светофор.

Кушымта: Кара – кара як – ягыңа

                  Уңга – сулга, артыңа.

                  Әнә бит ул, нәкъ каршыңда

                  Баганада, алдыңда.

2. Шәһәрләрдә һәр чат саен

    Туктап хәлдән таясың.

    Әле ярый светофор бар

    Яшел янгач чыгасың.

Кушымта: Кара – кара як – ягыңа

                    Уңга – сулга, артыңа.

                    Әнә бит ул, нәкъ каршыңда

                    Баганада, алдыңда.

3. Кайвакытта машиналар

    Өеләләр бер җиргә.

    Ватык светофор яныннан

    Китеп булмый артыңа.

Кушымта: Кара – кара як – ягыңа

                    Уңга – сулга, артыңа.

                    Шунда килеп милиция

                    Үз эшенә тотына.

Юл идарәчесе: Күрәм, хәзер сез патшалыкта иркен йөри аласыз, шуңа күрә “Автомобильләр эстафетасы” игълан итәм.Эстафетага һәр командадан 5  уенчы чакырыла.  

Уен кагыйдәсе:

Ике команда балалары ике колонна ясап баса. Ярышта катнашучы һәр баланың башына автомобиль исемнәре язылган абадок киертелә:

 “Жигули”, “Шевроле”, Тайота”, “Волга”, “Мерседес” һәр колоннаның алдында, 10 – 15 метр озынлыкта “елан” сыман шартлы тамга – флажоклар куела. Юл идарәчесе машина исем атауга “машиналар” руль тотып тиешле маршрутны әйләнеп киләләр. Юл идарәчесе “машина” исемнәрен бутап, бер машина исемен ике тапкыр рәттән  әйтергә дә мөмкин.

Ярышны башлау сигналы булып – барабан сугу һәм яшел төстәге шар күтәрү тора. Ярыш вакытында кызу көй яңгырый.

Юл идарәчесе: “Өчкүз” патшалыгы кунаклары! “Өчкүз“ патша “Тапкырларга - табышмак!”  игълан итә.

“Өчкүз” патша”: “Автомобилистлар” командасына

1.Бу машина еш кына

   Кинәт бәйдән ычкына:

   Йөрәкләргә шом салып,

   Елый – елый кычкыра.   (янгын сүндерү машинасы)

2.Ике көпчәкле арба,

   Утсыз да алга чаба. (велосипед)

3.Чатта тора кисәтеп,

   Мин барын онытма, ди.

   Ача, йома өч күзен,

   Телсез әйтәдер сүзен. (светофор)

Җәяүлеләр” командасына

1.Кылга асылына,

   Тимергә таяна.

   Утырып чаба

   Теләсә кая. (трамвай)

2.Ияремә менәләр,

   Өзнәгемә тибәләр,

   Йөгертәләр, чаптыралар,

   Кирәк җиргә китәләр. (мотоцикл)

3.Ул үзе шундый көчле,

   Тешле – тешле чүмечле.

   Берүзе эшли ала

   Йөз кешелек эшне.(экскаватор)

Юл идарәчесе: Бераз ял итеп алыйк, балалар башкаруында  “Мин милиционер» шигырен тыңлап үтик.

Искәрмә: шигырьне яттан өйрәнү өчен ике команда баласына бүлеп бирергә дә мөмкин.

Мин – милиционер.

Тәрбияче апа миңа:

- Милиционер бул! – диде.

Ай, авыр хезмәт икән ул,

Башыма төшкәч белдем.

Алмаз “урам” уртасына

Рүзәлне алып чыккан.

“КамАЗ” ны бүлә алмыйлар,

Якасына ябышкан.

Бу Айратны кара инде-

Кем урамда туп тибә?!

Уйна инде ул тубыңны

Ишегалдында. өйдә!

Лилия коляска белән

Әллә кая ашыга.

Кем кызыл ут янган чакта

Юлны аркылы чыга?

Иномаркага утырган

Бу Ринат оча гына.

Ярый әле барып керде

Ул апа кочагына.

Апа әйтә: “Болай булса.

Күп чыгар бәла – каза,

Кагыйдәләрне өйрәник.

Утырышыйк беразга.

                                        “Юл лоттосы” уены

Уен кагыйдәсе: 5  транспорт төрен пантомимика белән күрсәтергә.  (самолет, поезд, җигүле атта бару, ишкәкле көймәдә йөзү, велосипедта йөрү, мотоцикл, янгын сүндерү машинасы һ.б.).

“Өчкүз” патша”: Әфәрин, балалар! Тапкырлыкта, җитезлектә, сынатмадыгыз.Игътибарлы булдыгыз, минем патшалыкта үзегезне тәртипле тоттыгыз.Үзегезнең белемегезне, һөнәрләрегезне күрсәттегез. Минем күңелемне күрдегез, рәхмәт сезгә!

Юл идарәчесе: “Өчкүз” патшалыгы буенча сәяхәтебез ахырына якынлашты. Яшел жетоны булган, патшалыкның барлык кунакларын үземнең яныма  чакырам. Иң күп яшел  жетон җыйган команда җиңүче һәм патшалыкның иң кадерле кунагы булачак.

Нәтиҗә ясала. Марш уйный. Светофорда яшел ут яна. Җиңүчеләр мәйданчыкны яки залны бер әйләнеп киләләр. Бүләкләр тапшырыла.

Юл идарәчесе:

Юл йөрү кагыйдәләре

Бик күп төрле бит алар.

Һәрберсен яттан белергә

Тырышыгыз, балалар!

Юл идарәчесе: Инде бакчабызга кайтыр вакыт та җитте, әйдәгез юлга кузгалыйк (Юл идарәчесе жезл белән юл ачык икәнен күрсәтә, аның артыннан атлап балалар капка аша узалар һәм залдан чыгып китәләр).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие с элементами сказкотерапии для детей средней логопедической группы "Сказка в гости к нам прищла»" Составитель: Пашкова Ирина Ивановна Воспитатель МБДОУ детского сада комбинированного вида №12. Тема:“Сказка в гости к нам пришла”.

Занятие с элементами сказкотерапии для детей средней логопедической группы "Сказка в гости к нам прищла»"Составитель: Пашкова Ирина ИвановнаВоспитатель МБДОУ детского сада комбинированного вида ...

Викторина по ПДД «Путешествие в королевство Трёхглазки»

Данная разработка может быть использована для дошкольников . Материал содержит сценарий, небольшую презентацию и музыкальное сопровождение. Предложенный материал позволяет использовать ситуационный по...

НЕПОСРЕДСТВЕННАЯ ОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ (образовательная область «Социализация») «КАК ПРИНИМАТЬ ГОСТЕЙ И КАК САМИМ БЫТЬ ГОСТЕМ? ОБ ЭТОМ ОБО ВСЕМ У ЗНАТОКОВ МЫ СПРОСИМ»

НЕПОСРЕДСТВЕННАЯ ОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ (образовательная область «Социализация») ПО ОЗНАКОМЛЕНИЮ ДЕТЕЙ С ПРАВИЛАМИ ПОВЕДЕНИЯ В ГОСТЯХ С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ ИГРОВЫХ ТЕХНОЛОГИЙ....

Тема недели : «В гостях у дымковской барышни» Декоративное рисование «Узор на платье» (дымковская роспись) Тема недели : «В гостях у дымковской барышни» Декоративное рисование «Узор на платье» (дымковская роспись)

В начале января в нашем детском саду по планированию прошла неделя под названием "В гостях у дымковской барышни".К этой тематической неделе были изготовлены дидактические игры,разработаны конспекты НО...

Тренинг для детей старшей и подготовительной групп "Мы в гости, к нам гости"

Данный тренинг поможет в игровой форме познакомить детей с правилами поведения в гостях, закрепить эти знания на практике....