День защитника отечества
материал (младшая группа) по теме

Гайфуллина Альмира Шагидуловна

Мероприятие  проведенный с родителями посвященный ко дню Защитника Отечества

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tilr_byrme.docx461.39 КБ
Файл vatanny_saklauchylar_kone.docx712.7 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль  районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Янил авылы балалар бакчасы»

Әтиләр ярдәме белән уздырылган КВН

                                                                                 Тәрбияче:  Гайфуллина А.Ш.

2008.

Исәнмесез бабайлар, әтиләр һәм балалар!

Рөхсәт итегез менә,

Котлап китим әле мин дэ

Бүгенге бәйрәмегез белән

Бәхет, тигезлек теләп.

Балаларны котладык та тыңладык,

Шатландык һәм куандык.

Хәзер чират безгә булыр

һөнәрләрне күрсәтеп карыйк.

Кемнәр уйнарга ярата?

Кемнәр өлгер һәм җитез?

Безнең белән ярышырга

Кемнәр тели әйтегез.

Безнең бүген ярышларда җитез әтиләр кирәк.

Кемнәр ярышырга әзер,

Чыгып басыгыз тизрәк.

Әйткән сүзләремнән аңлагансыздыр дип уйлыйм. Хәзер бәйрәм кичен  җанландырып бездә бераз уйнап җырлап алыйк әле кадерле әтиләребез. Ә балалар карап утырсыннар. Минем әтием нинди уңган, булган, җитез дип. Әтиләрне командаларга бүлгәнче әйтәсе сүз.(Әтиләргә рәхмәт сүзе әйтү).

        Әтиләрне командаларга бүләбез һәм әтиләр арасыннан жюри билгелибез.

  1. Командаларга капитаннар билгелибез.
  2. Исем кушабаз.
  3. Командаларга исемнәрен яклап бер куплет җыр җырлыйсы.
  1. Бүген безнең әниләребез өйдә юк, балаларны киендереп, чәчләрен үреп бакчага илтү үзебезнең өстә. Автобус килергә эшкә китәргә бик аз вакыт калган җитешергә кирәк. Хәзер тиз генә баланы киендерергә һәм бачага алып барырга кирәк.
  2. Командадан бер кеше чыга. Скакалка сикерү.(1мин.) ничәне сикерә, ничә тапкыр сикерә, чалына,яки тукталмыйча гына сикерә.
  3. Команда капитаннарына сорулар бирелә, ничәсен белә, ничәсен белми.
  4. Командадан берәр кеше чыга, йомгак чорный. Кем тизрәк?
  5. Ике командага да табышмак эйтү. Кайсы команда дөрес һәм тиз җавап бирә.
  6. Кыршау әйләндерү ярышы. Төшермичә 1 минут әйләндерегә кирәк.
  7. Һәр командадан берәр кеше понтамимо күрсәтә.
  1. Суган тураганда бармаган кискәнен.
  2. Чәй ясаганда сөтне түгеп җибәргәнен.
  1. Ике якка да мәкальләр әйтү.

Мәкаль әйтешү.

1.Ата – ана теләге – (утка – суга батырмас)

1.Ата ананы тыңлаган адәм булган, (тыңламаган әрәм булган).

2.Ата – анага игелек күрсәтмәгән – (олыгайгач үзедә игелек күрмәс)

2.Ата йөрәге таудан өлкән (ана йөрәге диңгездән тирән)

3.Аю да баласын аппагым (керпе дә баласын йомшагым ди)

3.Әткәй шикәр, (әнкәй бал)

4.Атаңны башыңда тот, (анаңны учыңда тот)

4.Бала безнеке, (акылы үзенеке)

5.Буй үстергәнче (акыл үстер)

5.Баланы яшьтән бөк (агачны баштан бөк)

6.Әдәпле бала гарьле була (әдәпсез бала гарьсез була)

6.Улның ояты атага (кызның ояты анага)

7.Бала яхшы булса дәүләт (яман булса имгәк)

7.Чыбык чакта бөгелмәгән ( таяк чакта бөгелмәс)

8.Атадан күреп ул үсә (анадан күреп кыз үсә)

8.Елыйсы килгән бала (атасының сакалы белән уйнар)

1 команда

2 команда

- Кәҗәгә алты яшь тугач нишли (җиденчегә китә)

- Аш пешергәндә иң беренче кастрюльгә нәрсә салалар (күз)

- Төрмәче белән агач арасында нинди уртаклык бар (икесендә утыртылар)

- Казаннын уртасында нәрсә бар (з хәрефе)

- Дөньяда иң кечкенә кош (колибри)

- Этәр турындагы фән ничек дип атала (кинология)

- Агач башындагы яфраклар ничә иң ахырдан коела (ахырдан чыкканга күрә)

- Су җир шарының нинди өлешен алып тора (3/4)

- Каеннан башка тагын нинди агач баллы су бирә (өрәңге)

- Оча ала торган бердәнбер имезүче хайван (ярканат)

- Гәүдәсенә караганда  баш мие зуррак булган бердәнбер җан иясе (кырмыска)

- Үзен көзгедән таный торган бердәнбер хайван (шемпанзе)

- Кайсы айда хатын – кыз әзрәк сөйләшә

- Ач карынга ничә йомырка ашап була (бер)

- Ат суга кергәч нишли (юэшләнә)

- Кәҗәнең артында, әтәчнең алдында нәрсә бар (ә хәрефе)

- Елга белән елга арасында нәрсә бар (белән)

- Эшләпә астында нәрсә бар (пеләш яки чәч)

- Дөньяда иң зур оча торган кош (альбатрос)

- Иң акыллы кеше күпме яшәгән (үлгәнче)

- Абзардагы өч ишәкнең кайсысы акыллырак (берседә түгел)

- Фил йөзә беләме (иң шәп йөзүче)

- Йөзеп йөрүче боз утраулары ничек атала (айсберг)

- Чыпчыкның тән температурасы кайчан түбәнрәк кышынмы җәенме (бертөсле)

- Су эчмичә иң озак тора алучы хайван (күсе)

- Тәвә кошының йомыркасын пешереп чыгару өчен күпме вакыт кирәк булыр иде (4 сәгать)

- Бу сан теләсә нинди санны нольгә тапкырласаң килеп чыга. (ноль)

- Кайсы айда егерме сигез көн (бөтенесендә дә)

1 нче команда кыршау әйләндерү

2 нче команда кыршау әйләндерү.

Понтамимо ( суган әрчү)

Понтамимо (сөт тугелү)

Командалар скакалка сикерергә әзерләнә.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль  районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Янил авылы балалар бакчасы»

“Безгә һәрчак кирәк, терәк булыгыз”

(Әтиләр бәйрәме)

                                                               Тәрбияче: Гайфуллина А.Ш.

2012 ел

Исәнмесез кадерле кунаклар!

Әтиләр, бабайлар, балалар сезне барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәбез.

Җир өстендә ап-ак карлар ята ,

Кояш инде күктә елмая .

Искиткеч бәйрәм алып килгән,

Февраль иртәсендә таң ата.

Җитте бәйрәм , барлык солдатларга,

Ил кырында сакта торганнарга.

Тынычлыкны саклап кайчандыр,

Сакта торган әти-бабайларга.

Бәйрәм итә бүген абыйлар да,

Бәйрәм итә бүген малайлар да.

Без дә котлыйк әле бүген,

Ир затыннан булганнарны,

Безгә һәрчак кирәк, терәк булганнарны.

Хөрмәтле әтиләребез бүгенге бәйрәм кичәсен сезнең белән дәвам итәбез. Балаларыбыз да ял итеп карап утырырлар, үзебезгә дә күңелле булып китәр.

(Әтиләр ике командага бүленәләр, командаларга исем кушалар , капитаннар билгелиләр.)

1.“Күз бәйләп рәсем ясау”.

Өч кеше чыга, нәрсә эшлисе аңлатыла, күзләре бәйләнә, барсына да карандашлар бирелә .Ат рәсеме ясыйлар, беренче кеше баш өлешен , икенче кеше гәүдә өлешен , өченче кеше арткы санын ясарга тиеш булалар.Рәсемгә карап бәя бирелә.

2.Эстафета. Капитаннар алга чагалар өстәлдән нинди дә булса берәр әйбер алалар(алдан әзерләнгән була) һәм шул әйберне ике тез арасына кыстырып ике аяк белән сикереп барасы була.

3.Төймә тагу. Командадан берәр кеше чыга, энәне саплап төймәне тагыла(тизлеге , сыйфатына карала)

4.Эстафета.”Шәм яндырып чабу” Шәмне яндырабыз шуны сүндермичә барлык уенчылар да йөреп чыгарга тиеш кайсы команданың шәме беренче сүнә шул команда җиңелә.

5. Шырпылар белән саннар языла.Бары бер генә шырпыны күчереп сумманы дөреслисе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Папка-передвижка "День защитника Отечества. История и традиции праздника День защитника Отечества"

Наша армия имеет древнюю и славную историю. Руссы - так в древности называли наших предков - были смелыми и бесстрашными воинами. В конце VI в. византийский император так писал о руссах: «... они любя...

Конспект итогового мероприятия по педагогическому проекту «Защитники Отечества» в средней группе детского сада Тема: «23 февраля - День защитника Отечества».

Конспект итогового мероприятия по педагогическому проекту «Защитники Отечества» в средней группе детского садаТема: «23 февраля - День защитника Отечества»....

Сценарий праздника ко Дню защитника Отечества для детей среднего дошкольного возраста Тема: «День защитника Отечества» 2019 - 2020 учебный год.

Материал предназначен для проведения мероприятия, посвященного Дню защитника Отечества с детьми среднего дошкольного возраста...

Тема: « Будем в Армии служить». Цель: воспитание и уважение к воинам – защитникам Отечества. - продолжить знакомство детей с историей и традициями праздника 23 февраля - День Защитника Отечества; - закрепить знания об армии, о родах войск; - воспитание у

Тема: « Будем в Армии служить». Цель: воспитание и уважение к воинам – защитникам Отечества.- продолжить знакомство детей с историей и традициями праздника 23 февраля - День Защ...

НЕПОСРЕДСТВЕННО ОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ ДЕНЬ ЗАЩИТНИКА ОТЕЧЕСТВА ТЕМА: «ДЕНЬ ЗАЩИТНИКА ОТЕЧЕСТВА».

Тема: «День защитников отечества»Цель: Формировать представления детей о празднике "День защитников Отечества", о Российской армии.Задачи:Образовательные: Воспитывать гордость за...

День защитника Отечества для подготовительной группы. Спортивное развлечение «День защитника Отечества и Вовка из тридевятого царства»

Назначение: Сценарий развлечение для детей подготовительной группы дошкольного возраста.Описание работы: сценарий может быть использован инструкторами по физической культуре, воспитателями д...

Беседа и развлечение на тему: День защитника Отечества Цель: Познакомить детей с историей и традициями праздника 23 февраля - День Защитника Отечества.

Беседа и развлечение на тему: День защитника ОтечестваЦель:Познакомить  детей с историей и традициями праздника 23 февраля - День Защитника Отечества. Задачи:1.Воспитывать чувство гордости з...