“Буратино белән сәяхәт”
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Галиуллина Нурзия Шамиловна

“Буратино белән сәяхәт” (юл йору кагыйдэлэре)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nurziya.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“Буратино белән сәяхәт”

(ГАИ хезмәткәрләренә күрсәткән шогыль)

1 кв. Тәрбияче: Галиуллина Н. Ш.

Максат: балаларның юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, транспорт төрләре      турындагы белемнәрен ныгыту.                                                                                                  Бурычлар: уен формасында балаларның урамда йөрү, урам аша чыгу                        күнекмәләрен ныгыту;

  1. Ситуатив мәсәләләр чишәргә өйрәтү;
  2. Балаларда игътибарлылык, уйлау, күзаллау сәләтләрен үстерү, ярдәмче сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: рәсемнәр, 2 кыршау, светофор, зебра, юл билгеләре.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: балалар безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик, хәерле көн телик.

Бүген безгә тагын бер кунак килергә тиеш. Нишләптер күренми. (Ишек шакыган тавыш килә) Буратино керә.

Буратино: мөмкинме, исәнмесез балалар!

Тәрбияче: Исәнме, Буратино. Нәрсә булды, нигә соңа калдың?

Буратино: Балалар, мин сезгә көчкә килеп җиттем. Машиналар тыз да быз йөреп кенә торалар, юл аркылы тиз генә йөгереп чыкмакчы идем, бер машина бәреп китә язды.

Тәрбияче: Буратино, ә син юл йөрү кагыйдәләрен белмисеңмени?

Буратино: Юк белмим. Нәрсә соң ул юл кагыйдәләре?

Тәрбияче: Безнең балалар хәзер сиңа барысын да аңлатырлар.

Ә син юлда йөри торган транспортларны беләсеңме?

Буратино: Беләм, беләм, алар турында табышмаклар да беләм әле мин.

Тәрбияче: Яле, яле әйтеп кара.

Буратино:   1. Аяклары түгәрәк

                        Куышалар тәгәрәп.

                        Үзем утырам, үзем чабам

                        Теләсә кая таба.        ( Велосипед)

                   

                    2. Тыр-р дисәң туктамый

                        На-а  дисәң атламый

                        Печән салсаң ашамый

                        Койрыгын борсаң чаба.    ( Машина)

                       

                    3. Нинди гаҗәп бер өй бу

                        Һәр ягы тәрәзәле.

                        Аяклары резина,

                        Бар ашаганы бензин.        (Автобус)

                    4. Ат түгел ул, кешнәми,

                        Йөз аттан ким эшләми

                        Үзе тыр да тыр килә

                        Я, нәрсә бу, кем белә?     (Трактор)

(Табышмак әйтә, рәсемен күрсәтеп бара)

Тәрбияче: Синең рәсемнәрен белән 1уен уйнатып алыйм әле.

Уен “ Нәрсә юкка чыкты?”

Балалар күзләрен йомалар, тәрбияче бер рәсемне алып куя, балалар кайсысы юк икәнен әйтергә тиешләр.

Тәрбияче: Ә хәзер урам буйлап сәяхәткә чыгыйк. Буратинога юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтербез.

Балалар, без кайдан барырбыз икән? Җәяүлеләр кайдан йөри? (Тротуардан)

Балалар “сәяхәткә” китәләр.

Тәрбияче: Балалар, без юлыбызны дәвам итә алмыйбыз, монда нәрсәдер бар (материал белән капланган түмгәккә килеп җитәләр), ачып карыйк әле, машиналар ич бу һәм аларның гаражлары.

  1. Монда нинди машиналар бар?

Балалар: Йөк һәм җиңел машиналар.

Тәрбияче: Йөк машинасы ни өчен кирәк, ә җиңел?

Балалар: Йөк машинасы ком, таш ташыр өчен, ә җиңел машина кешеләр утыртып йөртү өчен кирәк.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Ә хәзер машиналарга булышыйк, йөк машиналарын зәңгәр гаражга ( кыршауга), җиңел машиналарны яшел гаражга (кыршауга) кертик.

Ә без юлыбызны машинага утырып дәвам итәрбез.

Буратино: Туктагыз әле, туктагыз без ниндидер багана янына килеп җиттек, өч күзе ялтырап тора.

Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә?

Балалар: Светофор!

Буратино: Ә нәрсә соң ул светофор? Бу күзләре ни өчен кирәк соң аның?

Балалар: Светофор машиналарга бер-берсенә комачаулык тудырмыйча хәрәкәт итү өчен кирәк. Аның утлары берсе кызыл – машиналар туктап тора, сары төстә – машиналар хәрәкәт итәргә әзерләнә, яшел төстә – машиналар хәрәкәт итә.

Тәрбияче: Безнең балалар светофор турында шигырь дә беләләр.

 1 бала:   Урамны күзәтеп

                Ваемсызны кисәтеп

                Чатта тора светофор

                Сакта тора светофор.

 2 бала:  Янып тора өч күзе

               Күреп тора ич безне

               Әйтеп тора өч сүзне.

  1. Кузгалма !,- ди – кызыл күз.
  2. Сабыр!, - ди – сары күз.
  3. Ярый, - ди – яшел күз.

“Светофор” уены.

Тәрбияче кыл төс күрсәтсә, балалар туктап тора, сары – кул чабалар, кызыл төс – бер урында атлыйлар.

Буратино: Бу нинди сызыклар соң монда?

Балалар: Бу зебра- юл аша чыгу урыны.

Инспектор керә. Балалар белән исәнләшә.

Инспектор: Сез нишләп йөрисез?

Тәрбияче: Буратинога юл йөрү кагыйдәләрен өйрәттек, хәзер бакчага кире кайтабыз.

Инспектор: Бик әйбәт. Миндә сезнең белән кайтыйм әле, сезгә бирәсе сорауларым, биремнәрем дә бар.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, машинаны стоянкада калдырыйк та, детсадка җәяү кайтырбыз.

Балалар урындыкларга утыралар.

Инспектор: Балалар, минем монда рәсемнәр бар,карап карыйк әле, рәссам дөрес ясаган микән боларны.

“ Юлда туп уйнаучы куян һәм эт” рәсеме.

Инспектор: Балалар монда нинди ялгышлык киткән?

Буратино: Нинди ялгышлык булсын, бик дөрес, миндә юлда туп уйнарга яратам. Анда асфальт тип-тигез, туп уйнасаң да, футбол уйнасаң да рәхәт.

Инспектор: Буратино дөрес әйттеме? Сез ничек уйлыйсыз?

(Балаларның җавабы)

Инспектор: Минем монда уеным да бар әле, тезеп карыйк нәрсә килеп чыгар    икән.

Уен “ Нинди билге икәнен әйт”

Балалар юл билгеләрен җыялар.

Инспектор: Балалар, нәрсә килеп чыкты?(юл билгеләре)

Тәрбияче: Балалар инспекторга юл билгеләре турында сөйләп күрсәтик әле.

  1. Ак кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый

Чөнки белә! Шушы билге

Гомерен уяу саклый.

  1. Ул кисәтә шоферларны

Акрын, игътибар!

Якында гына балалар,

Мәктәп, бакча бар!

  1. Кызыл белән каелган

Ак өчпочмак эчендә

Әй йөгерә ике бала

Каядыр бар көченә

Бу билгене, билгеле

Шоферлар бик шәп белә –

Аеруча сак булыгыз,

Юлдан балалар килә.

Инспектор балаларны мактый.

Тәрбияче: Буратино, хәзер юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме инде, кагыйдәләрне бозмассыңмы?

Буратино: Юк – юк бозмыйм.Миңа шуның кадәр белем биргәнегез өчен     рәхмәт сезгә. Минем сезгә бүләкләрем дә бар.( бүләкләр өләшә)

   Миңа инде китәргә вакыт.

Инспектор: Әйдә, Буратино, мин сине озатып куям. Сау булыгыз балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выпуск в школу "Приключения Буратино"

Даный сценарий составлен по мотивам сказки А.Толстого "Золотой ключик или Приключения Буратино",с использованием музыки А.Рыбникова к фильму-сказке "Приключения Буратино"...

Сценарий выпускного праздника для детей подготовительной группы"Буратино идет в школу"

Выпускной праздник для детей подготовительной группы "Буратино идет в школу"...

Физкультурно-оздоровительный праздник "Буратино идет в школу"( День Знаний)

Физкультурно-оздоровительный праздник "Буратино идет в школу".Цель:организовать оздоровительную работу в ДОУ, обеспечивающую детям укрепление психического и физического здоровья, выявление и развитие ...

Конспект занятия по математике в старшей группе (5-6 лет) «Приключения Буратино и его друзей» по сюжету сказки А.Толстого.

Занятие было проведено с детьми старшей группы дошкольного отделения ГОУ №577 в рамках конкурса "ПЕДАГОГИЧЕСКИХ ДОСТИЖЕНИЙ" и получило высокие баллы и хорошие отзывы жюри....

"Школа светофорных наук или Новые приключения Буратино" Сценарий театрализованного представления по правилам дорожного движения для детей подготовительной группы ДОУ

Я предлагаю Вашему вниманию сценарий театрализованного действия по изучению основных правил дорожного движения. Дети через персонажей сказки "Приключения Буратино" закрепляют знания правил перехода че...

Конспект занятия по закреплению правил дорожного движения в средней группе «Путешествие Буратино в большой город»

Программное содержание.* Закреплять знания детей о правилах дорожного движения, о средствах регулирования движения, дорожных знаках и различных видах транспорта.* Закреплять в игровой форме практическ...

Дополнительная образовательная программа «Буратино» Кукольного театра «Буратино»

НаправленностьДополнительная общеобразовательная общеразвивающая программа« Буратино» имеет художественную  направленность.Актуальность программы  Проблема речевого развития была...