"Янгыр ява - тып та тып" конспект занятия в средней группе на татарском языке.
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Сагдиева Лилия Рухатовна

 

Конспект музыкального занятия с целью повторения для средней группы на татарском языке.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx23.84 КБ

Предварительный просмотр:

«Яңгыр ява, тып та, тып» темасына

кабатлау максатыннан төзелгән эшчэнлек конспекты.

( Уртанчылар төркеме)

Максат:

  • Балаларның көйне чиста һәм дөрес башкаруын, тыңлау сәләтен үстерүне дәвам итү.
  • Каты- тыныч төшенчәләрен кабатлау, аларның музыкада ничек чагылышына игътибар итүне булдыру.
  • Балаларга музыканың характерын аңларга: көйнең  нинди музыкаль алымнар аша чагылуын ачыкларга ярдәм итү.
  • Балаларның тыңлау һәм музыкаль авазларны тавышларга охшату (звукоподражание) саләтен үстерү.

Бурычлар:

  • Балаларның  табигать куренешләре турында белемнәрен ныгыту.
  • Таякчыклар ярдәмендә яңгыр тамчылары тамганын чагылдырып, уйнарга тәкъдим итү.
  • Балаларда эстетик хис һэм сәнгатьчә бизәү осталыгын арттыру.
  • Тирә-юньдә ориетлашу күнекмәсен үстерү.

Кулланма материал:

Металлофон, кыңгыраулар. Магнитофон һәм дисклар.

Таякчыклар. Болыт һәм янгыр, бала санынча кулчатыр шаблоннары.

 Төсле каләм яисә фломастерлар.

    Алдан башкарылган эш:

Балалар белэн «Яңгыр » әсәрен тыңлау. Аларны музыканың тигез ритмын узләштерүен булдыру.  Балаларның зал буенча төрле юнәлештә хәрәкәт итүен ныгыту.

    Эшчәнлек барышы:

Балалар залга ирекле рәвештә кереп урындыкларга утыралар.

Музыка житәкчесе:

-Балалар, мин сезгә бүген яңгыр турында бер вакыйга сөйләргә булдым. Менә тыңлагыз әле: “Яшәгән ди, булган ди -Яңгыр. Ул менә шундый болыт эчендә яшәгән.(педагог картоннан ясалган болыт макетын курсәтә). Ул узенә якын дус итеп Җилне сайлаган. Җил әкрен генә иссә, Яңгыр да менэ шулай шыпырт кына, әкрен генэ яуган. (педагог болытка әкрен генә өрә -  яңгыр әкрен генә тибрәлә -  «ява»).

Ә Җил бик каты иссә, янгыр да менә шулай каты һәм тиз ява икән. (тиз өрә) .

       Сүзле бармак уены :

 Бармакларны җәябез кояш ясап куябыз,

 Бармакларны җыябыз болыт ясап куябыз

  • Әйдәгез әле без сезнең белән яңгыр һәм җил булып уйныйк.

(балаларга болыт белэн яңгыр макетлары өләшү)

Сулыш алу күнекмәсе.

Яңгыр ява, яңгыр ява

Тып-та -тып.                (салмак өрәләр)

Янгыр ява: тып-тып-тып,

Бөтен җирне чылатып!   (тиз итеп өрәләр).

Музыка җитәкчесе:

  • Яңгырның үзенә генә күңелсез, балалар!

 (шул вакытта ширма артындагы тәрбияче металлофонда яңгыр яуганны сурәтләп уйный ,” соль-ми”).

  • Ишетәсезме? -  безнең тәрәзәне  яңгыр кага  ахры балалар?!

Әйдәгез әле, аны чакырыйк!

 (Балалар педагог ярдәмендә «янгыр, янгыр- тып та тып!» көен җырлыйлар)

( ширмадан  тәрбияче металлофонда тыныч кына итеп уйный).

  • Бәлки, яңгыр белән барыбыз да исәнләшмәгәнбездер?  Шуңа күрә яңгыр  тыныч кына җавап бирәдер?  Әйдәгез әле, катырак кычкырыбрак я”Яңгыр”  көен җырлыйк әле!

(Балалар кычкырып җырлый, аларга җавапны тәрбияче дә катырак итеп уйный.)

  • Менә курәсезме, яңгыр сезнең барыгызның да тавышын ишетте, һәм безгә катырак итеп җавап бирде.

( болыт һәм яңгыр сурәтен күрсәтү). 

  • Карагыз әле , балалар, яңгыр безгә  узенең  җырын алып килгән. Әйдәгез, утырып тыңлап алабыз.

“Яңгыр” әсәре башкарыла («Дождик» Н.Любарского)

Музыка җитәкчесе:

  • Ә хәзер,  әйтеп карагыз әле, балалар, безнең  көйдә  нинди яңгыр ява икән?

Балаларнын жаваплары:

-Әкрен һәм  тыныч кына яңгыр ява; тып-тып итеп ява.Яңгыр тиз ява башлый; болыт елый аннары туктый. Күңелле, көчле яңгыр яуды.

Музыка җитәкчесе:

-Иң башта яңгыр әз генә, тыныч кына яуды, шулай бит?

(1-4 тактлар  уйнала).

Бер үк тавышлар кабатланып, кечкенэ генэ янгырны хэтерлэтте.

Э аннан сон янгырга нэрсэ булды сон балалар? Тынлагых кабат!

(5-8 тактлар уйнала мэсэлэн)

Балалар жаваплары:

 Янгыр тубэгэ каты шыбырдыап ява, Тэрэзэгэ тып та тып шакый. Кук кукри.

Муз. житэкчесе:

Дорес эйтэсез,янгыр тамчылары бик тиз хэм кочле итеп явалар, куктэ болытлар кабарганнан кабара, куерганнан куера барды янгыр кочэйде. Э аннан сон нэрсэ булды?

Балалар жаваплары:

Янгыр туктады, болытлар елавыннан туктады. Янгыр бик тыныч кына яуды.

Музыка житэкчесе:

Дорес, балалар! Янэдэн янгырнын кечкенэ генэ тамчылары  тып-тып тама башлады.  Э хэзер, янгыр коее тынлап , сез экрен генэ басыгыз да, янгыр тамчыларын учларыгызга жыеп карагыз эле?!

 Янгыр кое уйнала, балалар торле юнэлештэ йореп, учларына « янгыр тамчылары жыялар».

Муз. житэкчесе:

Менэ булдырдыгыз, молодцы! Хэзер инде тыныч кына , шул жыйган тамчыларны тукмичэ генэ минем яныма килеп, менэ шушы кэсэлэргэ салыгыз. (Балалар экрен генэ «тамчыларны,  алдан су белэн тутырылган , кэсэлэргэ  салалар»).

Янгыр тамчыларын нинди уен коралларында уйнап булла икэнен эйтеп карагыз эле?

Балалар жаваплары:

Кынгыраулар, очпочмаклар.

Муз. житэкчесе.

Дорес! Без сезнен белэн хэзер янгыр яуганны таякчыклар белэн кэсэлэрдэ уйнарп курсэтербез. (хэрбер кэсэнен уз янгырашы, тамчылар тамуын хэтерлэткэнен, тембрын  тынлау.)

«Дождик» р.н.п. обр. Т.Попатенко. Балалар музыкага кушылып, таякчыклар ярдэмендэ кэсэлэрдэ оркестр уйныйлар.

Муз.житэкчесе:

Сез янгыр белэн буген бик тэ дуслаштыгыз, лэкин безнен янгыр бераз  арып киткэн хэм узенен дусты Болытка качкан. (кузлэрен йомган болыт сурэте курсэтелэ.)

Аттракцион «Кем тизрэк зонтик кулчатыр  астында йогерэ”

Музыка житэкчесе:

Янгыр, янгыр яума син,

Бераз ял ит, аргансын!

 Эгэр ява башласан,

Кулымда бар  - (зонтигым) кулчатыр!

Балалар нын хэрберсенэ кэгазьдэн зонтик шаблоннары таратыла, алар анын кэламнэр яисэ фломастерлар ярдэмендэ бизилэр.

Тыныч кына кой янгырый, эзер эшлэр мольбертка эленэ.

Муз. житэкчесе:

Безнен бугенге очрашуыбыз тэмам, Янгырны уятмыйча гына, аяк очларында гына торкемгэ кайтабыз , ярыймы?!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Прогулка. Разработка для средней группы на татарском языке.

Саф һавада. Сентябрь.Саф һавада №1Күзәтү. Үләндәге чыкны күзәтү.Максат: балаларны табигать үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итү.Күзәтү барышы. Балалар, карагыз әле, иртүк чык нык күренгән и...

Керпе күчтәнәче (занятие в младшей группе на татарском языке)

видео доступно по данной ссылкеhttp://www.youtube.com/watch?v=VRQC1bOOM9g...

Итоговое занятие в подготовительной группе на татарском языке

Оснеовная образовательная область - познавательная....

Интегрированное занятие в средней группе, на башкирском языке.

Интегрированное занятие в средней группе "Башкирская шаль"....

Конспект занятия в средней группе по тувинскому языку "Кежээ ыт"

Темазы: Б.Монгуштун «Кежээ ыт» деп чечен чугаазын номчуп бээри...

Конспект занятия в средней группе "День русского языка"

Конспект занятия в средней группе "День русского языка"...