"Әниләр турында..."
материал на тему

Сахбутдинова Фидания Альфатовна

Хатын-кыз – бөек зат, ул күркәм, гүзәл, уңган-булган, тырыш, оста, җитез, түземле. Хатын-кыз ул – ана, тормыш бизәге, аның чәчәге булган иң гүзәл зат. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eni_turynda.docx35.42 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләр турында.

Хатын-кыз – бөек зат, ул күркәм, гүзәл, уңган-булган, тырыш, оста, җитез, түземле. Хатын-кыз ул – ана, тормыш бизәге, аның чәчәге булган иң гүзәл зат. Аллаһ хатын-кызны йомшак табигатьле, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы, иң четерекле вазифаны – бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз – иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы. Еллар аңа тирән эзләрен салган, карашына моңсулык иңдергән. Тормыш берәүне дә аермый: ачысын да, төчесен дә мулдан өләшә, һәммәсе дә авыр тормыш сынауларын үткән бит... Булдыра алган кадәр аналарны кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик. Кайчак бер җылы сүз дә җитә бит талчыккан күңелләргә... Җылы сүз – җан азыгы, дип юкка гына әйтмиләр шул. Әниләргә Аллаһ ярдәм бирсен! Бәйрәм белән, хөрмәтле әниләр!

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә,
Аларгадыр бөтен авырлык...
Әниләргә сүнмәс йолдызлардан,
Йә кояштан һәйкәл салырлык!

Ял ит, әнием! (М.Садри)

Ял ит, әнием,

Ял ит тынычлап,

Төнеңне үткәр

Әйбәтләп йоклап.

Без булган чакта

Әле бик нәни,

Төн йокысын һич

Күрмәдең, әни.

Багышлап безгә

Бар өметеңне,

Имездең, әни,

Татлы сөтеңне.

Коендырдың син,

Киендердең син,

Безгә бәгъреңне

Өзеп бирдең син.

Биләүдән чыккач,

Тәпи йөрергә

Өйрәтеп, юллар

Күрсәттең безгә.

Тукайны укып,

Син ачтың телне,

Без синең белән

Яраттык илне.

Йоклаттың безне,

Уяттың безне,

Әлифба белән

Озаттың безне.

Вакыт таптың син

Әкият сөйләргә.

Өйрәттең безне

Хезмәт сөяргә.

Ышан, әнием,

Минем сүземә,

Тап төшермәбез

Нурлы йөзеңә.

 

Әниемә булышам (Л.Әмирханова)

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Крчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Пумала патшабикә" турында әкият.

Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....

Яз турында сөйләшү

Балаларга яз турында аңлату...

Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"

Өскәннәр төркеме.Танып белү. Тема.: «Пыяла турында»  Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.Белем бирү өлкәсендә кулла...

Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"

Өскәннәр төркеме.Танып белү. Тема.: «Пыяла турында»  Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.Белем бирү өлкәсендә кулла...

Яз турында табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар

Яз турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар тәкъдим итәм. Балалар белән өйрәнегез. Тулырак материал "Бу кайчак була?" китабында. (Ф.М.Зиннурова. Бу кайчак була? - Түбән Кама, 2013)...

“Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Сценарий: “Нәүрүз бәйрәме!”       Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Сул яктарак айлы Сөембикә манарасы силуэты. Я...

“Әти-әниләргә бармак уеннары турында киңәшләр”.

Консультация для родителей на тему:"Пальчиковые игры в развитии речи детей"...