Мы любим сказки Габдуллы Тукая.
консультация на тему

Образный язык Габдуллы Тукая помогает формировать у детей честность, правдивость, доброту, любовь к Родине.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_kiyatlren_yaratabyz.docx16.37 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай әкиятләрен яратабыз.

(тәрбиячеләр өчен чыгыш)

Г. Тукай татар халкының  бөек шагыйре. Ул татар шигъриятенең кояшы.Г  Тукай бик күптән безнең Татар илебездә  мәңге сүнмәслек кабынган йолдыз.

Кечкенәдән ятим калып,аз гына гомер эчендә, буыннан- буынга күчеп килерлек иҗат байлыгы калдырган.

Аның әсәрләре туган як табигатенә, халкына карата ярату хисләре белән сугарылган.

Г.Тукайның шигъри әсәрләре, әкиятләре балаларны туган җирне, туган йортны яратырга, үзен чолгап алган дөньяны танып белергә өйрәтә.

Балалар аның әсәрләре аша татар халкының традицияләрен өйрәнәләр. Аларда өлкәннәргә карата хөрмәт хисләре, хезмәтне яратырга, намуслы, кыю булырга теләк уяна.

Г.Тукай үзенең “Шүрәле” әкиятен иҗат иткәндә, татар халкына  бу фольклор образ – Шүрәленең нинди дан китерәсен күз алдына да китерә алмагандыр.

Шүрәле образы бөтен дөньяга танылды. “Шүрәле” балеты бөтен дөньяга дан казанды.

Г.Тукай әсәрләрен әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез яратып тыңлаганнар, укыганнар, истә калдырганнар. Алар үзгәрмичә , югалмыйча буыннан-буынга күчеп килгәннәр.

Шагыйрь балалар өчен әкиятләр дә язып калдырган.Мәктәпкәчә яшьтәге балалар “ Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык”, “Су анасы” әкиятләрен бик яраталар.

“Шүрәле” әкиятендә туган як табигате нинди матур итеп тасвирланган!

Бала бу әкиятне тыңлаганда шул үзен шул урманда йөргән кебек хис итә: анда ул җиләк, гөмбә җыя, читтән генә урманда яши торган  җәнлекләрне күзәтә. Балага хәзер Шүрәле дә куркыныч тоелмый.Алар Шүрәлене кешеләрне кыерсытмаска өйрәттеләр.Ул һәр елны яз килгәндә,гөрләвекләр акканда, җылы яктан кошлар кайтканда, бөек шагыйребезнең туган көнен бәйрәм иткәндә урманнан кунакка килә. Балалар Шүрәле белән рәхәтләнеп уйныйләр, күңел ачалар. Шүрәле аларны үзенең урманына кунакка чакыра, урман күчтәнәчләре белән сыйларга ышандыра.

“Су анасы” әкияте балаларны намуслы булырга өйрәтә. Өлкәннәрдән ,дусларыңнан башка, ялгыз гына еракка барырга, су керергә  ярамавын балаларга шагыйрь, әкият аша, бик үтемле итеп аңлаткан.

“Кәҗә белән Сарык” әкияте йорт хайваннарының акыллы булуларын, ә ерткыч хайваннары, никадәр көчле булсалар да, ахмак булуларын, Тукай нинди осталык белән балаларга төшендергән.

Бу әкият балаларны батыр, кыю булырга өйрәтә.

Г.Тукай әкиятләрен балалар тылап кына калмыйлар, аларны бик яратып сәхнәләштерәләр. Бала онытылып шул вакыйгага кереп китә, әкият геройлары белән сөйләшә, туган телен өйрәнә.

Бөек шагыйребез- Габдулла Тукайның әкиятләре иленә сәяхәтләр  балаларны кечкенәдән  инсафлы, мәрхәмәтле, батыр, кешелекле булып үсшргә ярдәм итәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

По сказкам Габдуллы Тукая

Сценарий праздника посвященного Габдулле Тукаю для подготовительной группы....

НОД "Путешествие по сказкам Габдуллы Тукая"

ЦЕЛИ: Закрепить знания о творчестве Г. Тукая.Развивать логическое мышление.Развитие воображения и способности определять эмоциональное состояние описываемого предмета, снятие напряжения.Учить оъяснять...

Проект «Путешествие по сказкам Габдуллы Тукая»

 Сказка - необходимый элемент духовной жизни ребёнка. Входя в мир чудес и волшебства, ребёнок погружается в глубины своей души. Сегодня особенно актуален вопрос, что читать детям. Круг чте...

Мы любим сказки Габдуллы Тукая.

Знакомство старших детй с творчеством татарского поэта Габдуллы Тукая....

Мы учим сказки Габдуллы Тукая.

Знакомство старших детй с творчеством татарского поэта Габдуллы Тукая....

Проект по НРК "Путешествие по сказкам Габдуллы Тукая"

Чем больше дети знакомы с творчеством татарских деятелей, чем выше интерес ребенка к их трудам, тем эффективнее у детей формируется познавательный интерес к татарской культуре, тем больше нравственных...

Проект "Путешествие по сказкам Габдуллы Тукая"

Работа над проектом направлена на приобщение к творчеству татарского поэта Габдуллы Тукая, повышение интереса к книгам и сказкам...