Занятие " Семья"
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Занятие в средней группе на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gail.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

“Гаилә” рәсеме буенча әңгәмә.

(4-5 яшьлек балалар өчен чара)

Төзеде:Мифтахова Гөлнара Илгизәр кызы. 64нче балалар бакчасы.

Түбән Кама.

Тәрбия максаты: гаилә әгъзаларына карата ихтирам,мәхәббәт,җылы мөнәсәбәт;бер-береңә игътибарлылык,ярдәмләшү һәм дуслык; гаиләң белән горурлану хисе тәрбияләү.

Укыту максаты: балаларны туган телдә дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәтү.Рәсем буенча бирелгән сорауларга ашыкмыйча,җөмләне дөрес төзеп,тулы җавап бирергә өйрәтү Сүзлек запасын баету.

Үстерү максаты: балаларның күзаллауларын үстерү, иҗади сәләтләрен активлаштыру.

Әсбаплар:”Гаилә” рәсеме,кучак ,рәсем ясау өчен алъяпкыч силуэтлары,пумала ,буяулар.

Уен өчен:кулъяулык.

Балаларны оештыру: балаларны төркем бүлмәсендә ярымтүгәрәк итеп утырту.

Чараның структурасы:

Кереш өлеш: 1-2 мин.

Курчак белән сәламләшү,урын тәкъдим итү.

Төп өлеш: 15 мин.

Рәсем карау,аның буенча әңгәмә үткәрү, аз хәрәкәтле уен,балаларның үз гаиләсе турында сөйләве, мәкальләр әйтү,рәсем ясау.

Йомгаклау өлеше 1-2 мин.

Курчакка рәхмәт әйтеп аны озату.

Алдан үткәрелгән эш:

Гаилә темасы буенча әңгәмәләр үткәрү,рәсем ясау,”мин гаиләмә булышам”темасына фотостенд ясау,хезмәт сөючәнлек турында мәкальләр өйрәнү.

Сүзлек өстендә эш: гаиләм,ярдәмчел,алъяпкыч.

(Ишек шакыйлар.)

Тәрбияче: Балалар безгә кемдер килде бугай?

(курчакны алып керә һәм курчак исеменнән сөйли.)

Курчак: Әссаләмүгаләйкүм,балалар.

Балалар:  Вәгаләйкүмәссаләм.

Курчак: Мин Аишә булам,бик тә сезгә кунакка киләсем килгән иде.

Тәрбияче: Рәхим ит, Аишә.Без кунакларга һәрвакыт шат,шулай бит балалар.

Аишә:Кадерле балалар,минем сезне үземнең гаиләм белән таныштырасым килә.Менә гаиләбезнең рәсемен дә алып килдем.

Тәрбияче:Бик рәхәтләнеп танышырбыз,ә син үзең шушында утырып балаларны тыңла.

(тәрбияче рәсемне мольбертка куя)

-Балалар,әйдәгез,рәсемне игътибар белән карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

-Аишәнең гаиләсендә ничә кеше? Алар кемнәр?

-Әнисе нәрсә эшли? Аишә аңа ничек ярдәм итә?

-Әби белән бабай ни белән шөгыльләнәләр?

-Әтисе һәм энесе нәрсә эшлиләр?

-Балалар,бу гаиләдә һәр кешенеә үз эше бар.Ничек уйлыйсыз,бу нинди гаилә?

(тырыш,уңган, тату,ярдәмчел.)

-Балалар,сез дә бик зурлар һәм төрле һөнәрләр беләсез.Әйдәгез,уйнап алыйк әле.

-Аз хәрәкәтле уен”Без инде хәзер зурлар”

“Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар:

Без керләр дә уабыз,

Тузаннар да сөртәбез,

Идәннәр дә юабыз,

Гөлләргә су сибәбез.

Менә нинди уңган без,

Менә нинди булган без.”

Тәрбияче:Балалар,ә хәзер сез Аишәгә үз гаиләгез турында сөйләп бирегез әле.

(Берничә бала үз гаиләсе турында сөйли.Гаиләдә ничә кеше,кемнәр,алар нәрсә белән шөгыльләнәләр?)

Т.:Рәхмәт,балалар.Сезнең гаиләгез белән танышуга Аишә дә бик шат.Бик матур сөйләдегез.Барыгызның да гаиләсе эш сөючән,тырыш һәм бик тату.Шунлыктан,сез дә бик акыллылар.Аишәгә мәкальләр әйтешле уйнап күрсәтик әле.

Уен “Мин башлыйм,син тәмамла.” Кулъяулык белән.

Эшләп ашасаң – тәмле булыр.

Тырышлык-зурлык,ялкаулык-хурлык.

Аз сөйлә дә – күп эшлә.

Эше барның – ашы бар.

Эш беткәч – уйнарга ярый.

Тирләп эшләсәң – тәмләп ашарсың.

Хөрмәт сөйсәң – хезмәт сөй.

Т.:Ә хәзер балалар, без сезнең белән Аишәгә һәм аның гаиләсенә  бүләк әзерләрбез. Карагыз,өстәлләрдә алъяпкычлар бар.Сез шуларны буяулар ярдәмендә матур итеп бизәгез.

(Балалар рәсем ясыйлар,үрнәк өчен милли бизәкле рәсемнәр куела.)

Т.:Булдырдыгыз балалар,бик матур булды.Аишә,сиңа да ошадымы?

Аишә:Рәхмәт,балалар. Мин сезгә килүемә бик шат.Сез үзегез дә бик акыллы,гаиләләрегез дә безнеке кебек тату һәм тырыш икән.Бүләкләрегез өчен рәхмәт.

Т.:Балалар, сезгә Аишәнең гаиләсе ошадымы?  

Аишә,сине тагын кунакка көтеп калабыз.Сау бул.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка интегрированного занятия "Семья"

Аннотация Данная методическая разработка посвящается проблеме нравственного  воспитания детей среднего дошкольного возраста через раскрытие понятия  «семья ».  Помог...

Презентация к занятию «Семьей дорожить, счастливым быть»

Презентация к занятию «Семьей дорожить, счастливым быть»...

Конспект логопедического занятия "Семья"

Конспект занятия для работы со старшими дошкольниками, по закреплению знаний по теме "Семья"....

Интеграция образовательных областей: «Социализация», «Коммуникация». Вид непосредственно образовательной деятельности: ознакомление с окружающим миром. Тема занятия: «Семья».

Программное содержание: Расширять представления детей о своей семье, родственных отношениях. Познакомить детей с понятием «генеалогическое древо». Воспитывать у детей чувство привязанности, любв...

Демонстрационный материал для фронтальных занятий (Семья)

Демонстрационный материал для занятий в детском саду на тему "Семья"...

Конспект занятия "Семья Петушка"

Конспект занятия составлен для первой младшей группы. На этом занятии у детей расширяется представление о семье, домашних птицах, на занятии используется художественная литература....

Конспект занятия:" Семья"

Конспект занятия...