"Светофор сигналлары"
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Музепова Гузель Ахметовна

Уртанчылар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл svetofornyn_signallary.docx4.56 КБ

Предварительный просмотр:

 

Максат:Балаларның светофорның эше турындагы белемнәрен ныгыту.Светофорның вазифасы һәм  сигналлары белән таныштыру.Күреп кабул итүне үстерү.Балаларның юлларда үзләрен тоту культурасын тәрбияләү.

Җиһазлау:Светофор макететы,альбом битенең яртысы,төсле кәгазьдән светофор детальлләре.Чыпчык битлеге.Мимио планшет.

Дәрес барышы.

1.Исәнләшү

Исәнме Данил,

Исәнме Алинә,

Исәнме Дилә,

Сезгә дусларым

Иртәнге сәләм!

2.Өстәлдә бик матур тартма ята.Балаларның игътибарын шул тартмага юнәлтү.

-Балалар карагыз әле нинди матур тартма таптым.(Селкетеп карый)

-Бу матур тартманы кем куйды икән?Сез ничек уйлыйсыз.

(Тәрбияче тартма өстендәге язуны укый)

Юлда хәтәр булмас өчен

Көне төне мин янам,

Яшел ,сары һәм кызыл

Сезгә шулай шулай булышам.

Бу нәрсә?

-Әе светофор.

-Балалар кайсыгыз белә нәрсә ул светофор?

(Балаларның җаваплары)Машина һәм җәяүлеләргә юл күрсәтүче.

-Әе балалар,светофор төсле сигналлар бирү җайланмасы,юл хәрәкәтен җайга салучы.

-Балалар сезнең светофорны кайда күргәнегез  бар?

(Балаларның җаваплары)

-Балалар игътибар итегез әле светофорның  ниди төсләре бар.,һәм алар ничәү

-Өчәү

-Светофорның  утлары нинди формада?

(Түгәрәк,алар тупка,шарга охшаган)

-Балалар ничек уйлыйсыз,светофорның төсләре нәрсә аңлата?

Кызыл төс-хәрәкәт тыела,

Сары төс-игътибар,

Яшел төс-хәрәкәт итәргә рөхсәт.

-Әе дөрес балалар.

Димәк светофорның нинди уты янганда юл аркылы чыгарга ярый?

-Яшел уты янганда

-Нинди уты янганда юл аркылы чыгарга ярамый?н

-Кызыл төс янганда

Дөрес.

Мимио планшет ярдәмендә светофор буяу.

Светофор турында шигырьләр дә беләбез әйдәгез сөйләп күрсәтик әле.

Азалия:Җәяүле син онытма;

Светофор тамгаларына

Һәркем  һ әрчак  буйсына!

Әдилә;Сары төс ул кисәтә

Әзерли хәрәкәткә.

Дилә;Яшел-хәрәкәт ача

Балалар юлны чыга.

Йосыф;Кызыл төс безгә әйтә;

Тукта!Юл ябык!Хәтәр!

Әйдәгез бераз ял итеп алыйк.

“Чыпчыклар һәм автомобиль”

Тәрбияче һәр балага чыпчык битлекләрен киертә,чыпчыклар ояларыннан чыктылар дигәч чыпчыклар очып уйнап йөри башлыйлар машина гудогы ишетелгәч (Билгеләнгән бала чыга)Чыпчыклар куркып өйләренә кайтырга тиеш булалар,уен берничә тапкыр кабатлана.

-Балалар,чыпчык балалары чак кына автомобиль  астына керми калганнар,ни өчен икәнен беләсезме.?

Чөнки алар юл йөрү кагыйдәләрен белмәгәннәр.Ә сез беләсезме?

Әйдәгез хәзер үзебез дә светофорны ясап карыйк.Өстәлләр артына утырып аппликация ясау.Дәрес ахырында башкарган эшне карыйлар һәм анализ ясыйлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)

“Безнең дустыбыз- светофор” кыска  сроклы проекты  аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...

Конспект занятия по теме: Лучший друг на дороге – светофор. Как пользоваться светофором. Правила поведения на дороге и в автобусе.

Вспомнить правила дорожного движения, правили перехода и поведения на улице, значение сигналов светофора....

"Наш Друг- Светофор Светофорович". Сборник материала для ознакомления дошкольников с ПДД. Конспекты.Загадки.Проект. Консультации для родителей. Анкеты. Анализ анкетирования.Макет "Светофор Светофорович"-наглядный материал своими руками.

Конспект НОД «Знакомство со светофором. Светофор-страж порядка» в младшей группеЦель : формирование навыков безопасного поведения на дорогах. познакомить детей с понятием «свет...

Конспект целевой прогулки к светофору "Светофор"

Конспкт целевой прогулки  к светофору...

Конспект занятия по теме: «Лучший друг на дороге – светофор. Как пользоваться светофором. Правила поведения на дороге и в автобусе»

Цели и задачи:• Научить детей соблюдать элементарные правила поведения на улице и в транспорте;• Систематизировать знания детей о ПДД, правилах пешехода, о работе светофора;• Воспитыват...

Тема: «Наш друг – светофор» Цель: познакомить детей со светофором; формировать представления о безопасности пешеходов на дороге; закреплять знания об основных цветах: красный, желтый, зеленый.

Познакомить детей с характерными признаками осени; учить устанавливать причинные связи. Дифференцировать красный, желтый цвета. Развивать пространственные ориентировки, слуховое и зрительное внимание,...