Педагогик эшчәнлекне оештырганда танып белем бирү өлкәсен интеграцияләү
статья (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Без тирән  үзгәрешләр һәм  социаль – икъдисади  үзгәртеп корулар чорында яшибез. Белембирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең  эшедә көннән – көн яңара. Тәрбияче белем бирү процессын тормышка  ашыруны  өлкәннәр һәм балаларның  уртак  эшчәнлеген, балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген үз эченә алган ике төп оештыручы  модель ярдәмендә тәэмин  итеп; балаларга белем биргәндә яшь үзенчәлекләренә тәңгәл килерлек укыту моделен күздә тотып, мәктәпкәчә гомуми белем бирүнең үрнәк программалары белән бәйләнешне тәэмин итәргә тиеш. Психилого-педагогик эшне  ФДББС  таләпләре  буенча танып белү үсеше, сөйләм үсеше, социаль аралашу  үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш, физик үсеш  юнәлешләре  буенча бүленеп бирелгән

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_integratsiya_tanyp_belu.docx23.42 КБ

Предварительный просмотр:

Без тирән  үзгәрешләр һәм  социаль – икъдисади  үзгәртеп корулар чорында яшибез. Белембирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең  эшедә көннән – көн яңара. Тәрбияче белем бирү процессын тормышка  ашыруны  өлкәннәр һәм балаларның  уртак  эшчәнлеген, балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген үз эченә алган ике төп оештыручы  модель ярдәмендә тәэмин  итеп; балаларга белем биргәндә яшь үзенчәлекләренә тәңгәл килерлек укыту моделен күздә тотып, мәктәпкәчә гомуми белем бирүнең үрнәк программалары белән бәйләнешне тәэмин итәргә тиеш. Психилого-педагогик эшне  ФДББС  таләпләре  буенча танып белү үсеше, сөйләм үсеше, социаль аралашу  үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш, физик үсеш  юнәлешләре  буенча бүленеп бирелгән.

Танып белү үсеше үз эченә:

– баланың кызыксыну өлкәсен киңәйтүне, танып белү омтылышын көчәйтүне;

– күзаллавын, иҗади активлыгын үстерүне;

– балада үзе, башка кешеләр, әйләнә-тирәдәге объектлар, ул объектларның сыйфатлары һәм үзара мөнәсәбәтләре (формасы, төсе, үлчәмнәре, саны, микъдары, бербөтен буларак һәм аерым өлешләре, вакыт һәм пространство һ.б.), баланың туган төбәге һәм Ватаны, милли традицияләр һәм бәйрәмнәр, кешеләрнең уртак яшәү урыны буларак Җир планетасы, илләр һәм халыклар күптөрлелеге һ.б. турында беренче күзаллау формалаштыруны үз эченә ала

– баланың кызыксыну өлкәсен киңәйтүне, танып белү омтылышын көчәйтүне;

– күзаллавын, иҗади активлыгын үстерүне;

– балада үзе, башка кешеләр, әйләнә-тирәдәге объектлар, ул объектларның сыйфатлары һәм үзара мөнәсәбәтләре (формасы, төсе, үлчәмнәре, саны, микъдары, бербөтен буларак һәм аерым өлешләре, вакыт һәм пространство һ.б.), баланың туган төбәге һәм Ватаны, милли традицияләр һәм бәйрәмнәр, кешеләрнең уртак яшәү урыны буларак Җир планетасы, илләр һәм халыклар күптөрлелеге һ.б. турында беренче күзаллау формалаштыруны үз эченә ала

Интегральләшкән  белем  бирүнең  үзенчәлеге  булып  аның белем бирүнең үзәге булган бер мөһим яки өстенлек  итүче  эшчәнлек  нигезендә  төзелүе  тора.  Бу  эшчәнлек   белән интегральләшкән башка эшчәнлекләр белем бирүнең төп  эчтәлеген, яшәп килгән бәйләнешләрне һәм балаларның алган белемнәрен мөстәкыйль эшчәнлектә куллану мөмкинлекләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итәләр.   Үсешнең төрле юнәлештәге белем бирү бурычлары бер-берсен тулыландыралар һәм баеталар. Еш кына бер үк белем бирү бурычлары төрле эчтәлектә чишелергә мөмкин. Моннан тыш, эшчәнлекнең бер төрендә үсешнең берничә бурычын хәл  итәргә була.

Белем бирү процессын планлаштыру балаларның үзләренә генә хас булган төрле эш төрләре комплексын «уртак тема» тирәли берләштерүен күздә тота. Теманы сайлаганда, инициатива педагоглар, балалар һәм аларның әти-әниләренә бирелергә мөмкин.  «Тематик  атналар»,  «Вакыйгалар»,  «Проектлар», «Табигатьтә ел фасыллары күренешләре»,  «Бәйрәмнәр»,  «Йолалар» һ. б. темалар итеп алабыз. Бирелгән эчтәлекне үзләштерү өлкәннәр  һәм  балаларның  уртак  эшчәнлегендә,  шулай  ук балаларның мөстәкыйль эшчәнлегендә тормышка ашырамын .Балалар эшчәнлегенең төрләрен шулай төзергә тәкъдим ителә: һәр киләсе эшчәнлек кузаллауларны баетырга,  ФДББС таләпләре буенча балаларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә  алып,  бирелгән вакыйгага, күренешкә яңача карарга, ә нәтиҗәле эшчәнлек аларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирергә тиеш. Интеграция принцибы танып белүне башка объектлар  белән  бәйләнүе белем бирүдә бик отышлы мәсәлән: балаларның эшчәнлек вакытында төрле динамик торышларын  үзгәртү  әкиятне сәхнәләштерәбез  төзү материаллары  ярдәмендә , яисә кул хезмәтендә музыкаль әсәрләрне  тыңлап шигырь уку  белән ,  шунысы мөһим оештырылган эшчәнлекнең төрле юнәлешләре бер үзәк тема белән бәйле.  Шундый якын килү генә  аңлы рәвештә иҗади өйрәнергә һәм алган белемнәрне мөстәкыйль кулланырга ярдәм итә.Тәрбиячегә, балаларның активлык балансын тәэмин итеп, эшчәнлекнең катгый билгеләнгән графигын түгел, ә үзгәртә  ала торганын кулланырга, аларның эзлеклелеген мөстәкыйль рәвештә билгеләргә тәкъдим ителә. Теге яки бу мәсьәләләрне чишү  өчен, көндәлек режимда бирелгән вакыт кысаларында  эшчәнлекнең бер төрен икенчесе белән алыштырырга мөмкин. Эчтәлекне планлаштырганда, өлкәннәр белән балаларның үзара  мөгамәләләренең  төрле  формаларын  файдалануны күздә тоту мөмкин: турыдан-туры, турыдан-туры булмаган белем бирү, тигез хокуклы хезмәттәшлек. Турыдан-туры белем бирүдә тәрбияче актив позициядә тора, балалар мөстәкыйль рәвештә үзләштерә алмаган эчтәлекне ача (шәһәрнең символларын күрсәтә, истәлекле урыннары, тарихы турында сөйли). Аларга бирелгән мәгълүматны үзләштерергә ярдәм итәргә кирәк. Өлкәннәр белән балаларның һәм балаларның үзара партнёрлык эшчәнлеге үзләштерүнең төрле этапларында ешрак файдаланыла, бу – эчтәлекнең үзенчәлегенә һәм балаларның тәҗрибәсенә бәйле

Баланың  аңы  өлкәннәр  һәм  яшьтәшләре  белән  уртак эшчәнлектә генә түгел, ә мөстәкыйль эшчәнлектә дә үсә. Шуңа күрә тәрбиячегә төркемдә баланың үзлегеннән үсеш процессына, мөстәкыйль иҗади башлангычларына этәргеч көч булып торган предметлы-үстерелешле мохит оештыру мөһим. Төрле яшьтәге балалар белән тәрбия һәм белем бирү процессын планлаштыруның үзенчәлекләре бар. Кечкенәләр, уртанчылар, зурлар төркемнәрендә белем бирү процессы күбесенчә ирекле формаларда оештырылса, мәктәпкә әзерлек төркемендә махсус  оештырылган  өйрәтү  белем бирү эшчәнлегенә  мөһим  урын бирелә. Шөгыльләрдә уку-укыту методик комплектын куллану, укыту һәм уен бурычларын кертү белем бирү эшчәнлеге элементларының үсешенә (бурычны кабул итәргә өйрәнү, инструкция  буенча  эш  итү,  үз-үзеңне  тикшереп  торуга) ярдәм итә. Ләкин бу очракта оештырылган белем бирүнең ролен арттырмаска кирәк. Яшь үзенчәлекләре буенча, балаларга  тормышчан вакыйгаларны күзәтү, билгеле әйберләр белән эш итү, уен һәм ярыш характерындагы эшчәнлек аеруча якын.

Мин тәрбия  һәм  белем  бирү  процессын  проектлаштырганда, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагогларының (тәрбиячеләр, логопедлар, физик культура инструкторлары, музыка  җитәкчеләре,  өстәмә  белем  бирү  педагогларының) эшчәнлеген планлаштыру аша берләштерәм. Мәктәпкәчә  мәгарифнең төбәк программасын тормышкаашыруда педагоглар эшчәнлеге эчтәлеген  үзара  килешү  буенча  системалы  эш  алып барам. Балаларның билгеле  бер  эчтәлекне үзләштерүләре  йомгаклау  вакыйгасы – ял вакыты, бәйрәм, спектакль, күргәзмәләр  оештырып тәмамлыйм. Анда  балалар  алган белемнәрен йомгаклыйлар,  үзләренең  уңышларын  күрсәтәләр.  Сценарийга алынган  белемнәрне  куллануны таләп  итүче ярыш моментларын, викторина элементларын, гамәли  биремнәр  кертәм, бу чаралар балалар бакчасындагы педагогик процесс барышын  күзәтүнең  үзенчәлекле  ысулы  булып тора ала. Мәсәлән, «Безнең  шәһәртранспорты» проекты команданыңата-аналар катнашындагы уен ярышы  рәвешендәге «Шәһәр урамнарындагы куркынычсызлык» музыкаль-спорт күңел  ачу  чарасы  белән  тәмамладык . Тәрбия һәм белем бирү процессын проектлаштыруга интеграцияле якын килүне  куллануның үз өстенлекләре бар: үсеш һәм белем бирү бурычлары  эчтәлекле-мәгънәви кырның  үзәге булып тора, бу – бала эшчәнлегенең  нигезен  ныгыта, үсеш нәтиҗәлелеген көчәйткәндә балаларга булган психологик йөкләнешне киметүне   тәэмин  итә; мөстәкыйльлек һәм активлык  дәрәҗәләренең  көчәюенә, әйләнә-тирә турында  тулы  күзаллаулар  формалашуга  мөмкинлек  бирәм. Педагогик процесста  катнашучыларның   үзара ярдәм итешүләре  тәэмин  итәм, баланың  үсешенә бердәм  караш  булдырам.  Шулай  итеп  балаларның  уңышы ата-аналарның  казанышына  әйләнә.  

Хөрмәтле коллегалар!

Без беләбез --- Кешенең гомере чикләнгән булсада дөньны  танып белү гасырлар буена дәвам итә һәм ул чиксез!

Безнең истә---- Тормышны тагы да өйрәнеп без үзебез иҗат итсәк, ул тагы да искиткеч  матур булыр!

Шуңа күрә без балаларны  кызыксындырып  һәм шатландырып яңадан- яңа ачышлар ачып белем  һәм тәрбия бирәбез.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем биру учреждениесе

«Актаныш авылыгомумиусешбируче №2 балалар бакчасы»

Педагогик эшчәнлекне оештырганда

танып белем бирү өлкәсен интеграцияләү

Балалар бакчалары

мөдирләре  киңәшмәсенә

чыгышны

Югары  категорияле

 тәрбияче Лотфуллина Л.Г

әзерләде.

Актаныш, 2015 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеграция педагогики и инженерной методологии творчества Зачем ТРИЗ современной педагогике?

Поиск ответа на поставленный вопрос заставил обра­титься к творческому наследию философа, психолога Э.В. Ильенкова, потому что в центре его исследований была проблема универсальности человека как субъ...

Интеграция образовательных областей: «Социализация», «Коммуникация». Вид непосредственно образовательной деятельности: ознакомление с окружающим миром с элементами ручного труда. Тема занятия: «Белая ромашка».

Программное содержание:Продолжать учить создавать предметные изображения с помощью различных материалов (бумаги, картона, пластмассовых трубочек);Закрепить умение делать разметку с помощью шабло...

Заманча мәктәпкә белем бирүне тормышка ашыруда алдынгы идея буларак интеграция

Интеграцияләнгән шөгыльләр аша балаларны системалаштыру, гомумиләштерү, белемнәрен-осталыкларын төрле ситуацияләрдә куллана белүне булдыру....

Научное исследование в области педагогики и психологии по проблеме помощи детям с нарушением слуха в условиях интеграции в общеобразовательное учреждение

На сегодняшний день, перед родителями слабослышащего ребёнка стоит очень важный вопрос: куда отправить учиться своего ребёнка – в специальное образовательное учреждение II типа или в интегрированный к...

Педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәләре

Педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәләре...

ИНТЕГРАЦИЯ ПЕДАГОГИКИ И МЕДИЦИНЫ В РАБОТЕ ДОО КОМПЕНСИРУЮЩЕЙ И ОЗДОРОВИТЕЛЬНОЙ НАПРАВЛЕННОСТИ ДЛЯ ДЕТЕЙ С НАРУШЕНИЕМ ЗРЕНИЯ СОГЛАСНО ТРЕБОВАНИЯМ ФГОС ДО

Наш опыт интеграции педагогики и медицины в работе с детьми с нарушением зрения убедительно доказывает, что в развитии и закреплении стойкости восстановленных зрительных функций педагогические методы ...