Балалар бакчасында максатчан экскурсияләр
материал на тему

Закиржанова Лилия Рамзилевна

Тәрбиячеләр өчен чыгыш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 

Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы тәрбиячесе Закирҗанова Лилия Рәмзил кызы. 

 

“Балалар бакчасында максатчан экскурсияләр”.

 Балалар бакчасында эш планлаштырган вакытта  

- күңел ачуларны (атнага 2 тапкыр), 

- сәламәтлек көннәрен (кварталга 1 тапкыр), 

- спорт бәйрәмнәрен (кварталга 1 тапкыр), 

- юл йөрү кагыйдәләренә багышланган тематик әңгәмәләрне (атнага 1 тапкыр), 

- маршрут буенча прогулкаларны (гади туризм), 

- экскурсияләрне, 

- якын урынга җәяү прогулкаларны (атнага 1-2 тапкыр, зурлар төркеменнән башлап 3 тапкыр) күздә тотарга кирәк. 

Экскурсия - иң төп шөгыльләрнең берсе, үз эченә күләмле эш, катлаулы белем бирү формасын алып тора. 

Экскурсия уздыру методикасы һәм оештыру моментлары: 

Шөгыль буларак экскурсияләр ким дигәндә айга 1 тапкыр  уртанчы, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә  уздырыла. 

Экскурсияләр 2 төркемгә бүленә: 

Танып белү экскурсияләре - паркка, урманга, кечкенә күл буйларына, чишмәләргә баруны оештыру; 

Өлкәннәр хезмәте белән таншытыру- мәктәп, ферма, мәчет, кибет, китапханә, почта, музей,һ.б. 

Танып  белү экскурсияләрен бер үк урынга төрле ел фасылларында алып барсаң уңышлырак, балаларга сезонлы үзгәрешләрне күрсәтергә, танып белергә мөмкинлекләр арта. 

Өлкәннәр хезмәте белән таныштыру экскурсияләрен оештырганда тәрбияче алдан таныштырасы һөнәр ияләре белән сөйләшеп куярга, уңайлы вакыт сайларга, конспект төзергә тиеш. 

Экскурсияне уздыру, әлбәттә, группадагы шөгыльгә караганда авыррак. Тәрбияче тарафыннан зур әзерлек тәлап ителә.  

1. Юл сайлау. 

Балалар арымас өчен артык озын булмаска, максаттан читкә тайпылмас өчен юл игътибарны үзенә җәлеп итмәүче обьектлар яныннан узмаска тиеш.  

Юлның озынлыгы уртанчылар төркемендә 30 минуттан артмаска, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә 40-45 минуттан артмаска тиеш. 

2. Балаларны әзерләү.  

Балалар кайда, ни өчен барганнарын, аннан нәрсә күреп, белеп кайтачакларын, нәрсә җыячакларын  ныклап аңларга тиешләр. Әлбәттә тәрбияче балалар белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен, урамда, урманда, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен ничек тотарга кирәклекләрен  исенә төшерә. Балаларның киеме һава торышы шартларына туры килергә, уңайлы булырга тиеш. Экскурсиягә барганда, табигать почмагы өчен җыйган предметларны (яфрак, күркә, орлыклар) салырга савыт, яисә полиэтилен пакет  алып барарга онытмаска кирәк. 

Әлбәттә экскурсия кереш әңгәмә, күзәтүләр, сораулар, табышмаклар, "Агачка ярдәм итик", "Сак булыгыз, кырмыскалар",  танышкан яңа предметларны истә калдырыр өчен "1, 2, 3 каен янына йөгер!", кебек дидактик уеннар белән үрелеп барса, отышлырак килеп чыга. Иң мөһиме йомгак ясау, мәсәлән күзәтүләр аша өйдә рәсем ясап алып килергә, яисә күркәләрдән уенчыклар ясарга тәкъдим итү, сюжетлы рольле уеннарга кертеп җибәрү, әңгәмәләр оештыру нәтиҗәсендә бала танышкан предметны, вакыйганы ныграк исендә калдыра. 

2 нче кечкенәләр төркемендә максатчан прогулкалар участоктан чыгып,  бакча территориясендә уздырыла. Максатчан прогулкаларга экскурсиягә караганда азрак вакыт бирелә, шул сәбәпле артык күп максат таләп ителми. Мәсәлән, бакча территоиясендәге миләш агачының сезонлы үзгәрешләрен күзәтү, яисә якындагы паркка бару, ашханә хезмәткәрләре, шәфкать туташы бүлмәсе белән танышу. 

Поход-прогулкалар:  

- дидактик уеннар, 

-хәрәкәтле уеннар,  

-матур әдәбият уку, 

-эксперементаль һәм практик эшчәнлек  белән үрелеп бара; 

- килеп чыккан каршылыкларны (ауган агач, иелгән ботакларны, кечкенә күлдәвекләрне) физик күнегүләр өчен куллансаң була: иелү, сикерү һ.б., 

-спорт инвентарьлары, рюкзак, уенчыклар, уңайлы кием, баш киеме, уңайлы аяк киеме, аптечка, эчә торган су, бик теләсәгез музыкаль инструментлар да алырга мөмкин. 

Маршрут, схема педсоветта раслана, һәр экскурсиядә балалар  шәфкать туташы, музыка тәрбиячесе, кече тәрбиячеләр һәм тәрбиячеләр тарафыннан озатыла. 

Таблица нигезедә гомуми информация җыела: 

№, дата 

группа 

Бала саны 

Маршрут № 

Озатып баручылар (Ф.И.О.) 

Экскурсиягә китү вакыты 

Экскурсиядән кайту вакыты 

Бакчада кабул итүче. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Группада уздырылган шөгыльдән экскурсиянең өстенлелеге- гадәти  тирәлектә  

балаларга үтемле белем бирү. 

Экскурсияләр уздырган вакытта конкрет белемнәргә нигез салына. Балалар тирә як турындагы белемнәрен арттыралар, төсләр, тавышлар, исләр, формалар турындагы күзаллауларын баеталар. Бала күбрәк үзгәрешләр сизгән саен, аның фантазиясе үсә, белем арта. Уйлау, күзаллау кебек процесслар нәтиҗәсендә баланың эстетик хисләре формалаша. 

 

Кулланылган әдәбият: 

1.Богина Т.Л.: «Режим дня в детском саду» - М.: «Просвещение», 1987г 

2.Каменева Л.А.:«Как знакомить дошкольников с природой» - М.: «Просвещение», 1983г. 

3.Каменева Л.А.:«Методика ознакомления детей с природой в детском саду» - М.: «Просвещение», 1991г. 

4.О.А. Соломенникова “Формирование элементарных экологических представлений в ДОУ”, 2010г. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Балалар бакчасында адаптация чоры

            БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА АДАПТАЦИЯ ЧОРЫБалалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа то...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемнәрендә режим моментлары

Кече яштәге балаларга режим моментлары үткәрү, аларга татар телен өйрәнүгә бик булыша.Балалар бакчасында татар телендә режим моментлары  үткәрү:1 нче нечкеләр төркемендә 10-15 мин.2 нче нечкеләр ...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...

Статья на татарском языке "Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре"

Статья содержит материал об особенностях работы с одарёнными детьми в детском саду....