Ватанны саклаучылар көне
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Айсылу  Искандеровна Хасанова

Предлагаю Вам конспект праздника

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 23_fevralya_stsenariy.docx17.4 КБ

Предварительный просмотр:

 «Ватанны саклаучылар бәйрәме»

 Дети входят в зал под марш.

 А. б. Исәнмесез, кадерле кунакларыбыз! Хәерле көн, дуслар! Бүген бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне. Кадерле Әтиләр һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз, ихлас күңелдән сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Һәркайсыгызга сәләмәтлек, бәхет, гаилә учакларыгызны сүндермичә, муллыкта яшәүегезне телибез. Әтиләр – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да, таянычыбыз да. Әйдәгез бүгенге бәйрәмебездә Әтиләрне зурлыйк.

1 бала: Бер бәйрәм бар февральда

             Кадерле ул һәркемгә.

             Аны иң зур бәйрәм дип

             Мөмкин хәтта әйтергә.

 

2 бала: Ул тынычлык бәйрәме

             Аны һәр кеше белә –

             Ватанны саклаучылар

             Бәйрәме дип йөртелә.

 

3 бала: Ул солдатлар бәйрәме.

             Без котлыйбыз аларны,

             Әтиләрне, абыйларны

             Һәм бөтен солдатларны.

 

4 бала: Җырлыйбыз әтиләр хакында,

             Үсәбез аларның кулында.

             Әтиләр кул куйса иңбашка

             Яктырак елмая кояш та.

 

5 бала: Бигрәк күңелле икән

             Дуслар җыелган җирдә.

             Бәйрәм итәбез буген

             Әтиләр белән бергә.

 

6 бала: Мы вместе постараемся

             Чтоб праздник удался.

             Веселье начинается

             Ведь собрались не зря.

                                                 Җыр “Солдатлар”  13 гр

 

А.Б. Армияда хезмәт итү җиңел эш тугел. Солдат көчле, чыдам булырга тиеш. Бөтен нәрсәгә түзәргә кирәк, бөтен авырлыкларга, суыкка да, эсегә дә.

Бер рюкзак ни тора! 

1. «Боевая тревога» – команда буенча рюкзак тутырырга кирәк. Монда артык әйберләр дә бар. Игътибарлы солдат кирәклесен генә ала үзе белән. Артыгын, кирәкмәгәнен алма. Рюкзак әзер булгач – марш астында круг ясарга. 

2. «Самолет очырту» – уен ике өлештән тора. Хазер ике әти һәм ике бала чыга. Әтиләр кәгаздән бишәр самолет ясыйлар, ә балалары самолетны боҗрага очырырга, димәк боҗрага кертергә тиеш булалар.

А.Б. Безнең балалар бик булган,

Бөтен нәрсәне белә алар.

Бәләкәйдән солдат булырга

Күптән әзер бит алар.

Бию “Мы шагаем как солдаты” 12 гр

А.Б. Армияда хезмәт итү – һәр ир-егетнең бурычы. Туган илне саклау, дусларны, халыкны яклау өчен йокысыз төннәреңне, белемеңне, көчеңне бирәсең – бу зур бәхет икән.

Ләкин бу егетләрдән бик күп сабырлык, түземлек, җитезлек, кыюлык тәләп итә. Хәзер әйдәгез, без дә әтиләрне сынап карыйк әле.

3. “Сорауларга җавап” Әтиләр игътибар белән тыңлап, кул күтәреп соруларга җавап бирәбез.

     «Танком управляет» – танкист

     «Из пушки стреляет» – артиллерист

«За штурвалом самолёта сидит» – лётчик

«Из пулемёта строчит» – пулемётчик.

«В разведку ходит» – разведчик.

«Границу охраняет» – пограничник.

«С парашютом прыгает» – десантник.

«На кораблях служат» – моряки.

А.Б. Шатлыклы җырлар белән

         Күтәрәбез күңелне.

         Кунаклар да сокланып

         Тыңнарлар үзебезне.

Җыр “Булдыклы солдатлар” 12 гр

А.Б. Булдырдыгыз балалар! Сынауларыбызны дәвам итәбез.

4. “Балаларны елга аша алып чык” – ике әти һәм бишәр бала чыга. Ике командага бүленәбез. Папы скрещивают  руки и сажают одного ребенка. Кто быстрее переправит детей, та команда выиграла.

5.  «Парашютчылар» - ун әти чыга. Парашют белән төшү урыны боҗра булыр. Сез унау, ә боҗралар саны тугыз. Музыка туктауга сез боҗрага керергә тиеш буласыз – кем урынсыз кала, шул уеннан чыга.

А.Б. Бәйрәмебез гөрләп торсын

Уен-көлке күп булсын

Әйдәгез, балалар, биибез,

Әтиләр карап торсын.

Бию “Защитники Отечества”  13 гр

А.Б.  Менә безнең бәйрәмебез дә ахырына якынлашты. Хөрмәтле әтиләр, сезне ватанны саклаучылар көне белән тагын бер тапкыр чын күңелдән котлыйбыз! Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай сакларга һәм якларга әзер. Безгә афәтләр күрергә язмасын. Гаиләгез белән куанышып, сэламәт булып яшәргә язсын!

Бала: Хушлашырга вакыт җитте,

Тәмамланды кичебез.

Мондый бәйрәмнәр күп булыр

Сез бик теләп килсәгез.

(Бүләкләр тарату)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко Дню защитников отечества на татарском языке...

Зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в старшей группе, на татарском языке....

Сценарий праздника " Ватанны саклаучылар көне"

Рәхмәт СЕЗГӘ исән калганнар, мәңге хәтердә һәлак булганнар!...

Ватанны саклаучылар көне

Сценарий праздника в подготовительной к школе группе....

Сценарий: «Ватанны саклаучылар көне. Әтиләр бәйрәме»

Сценарий "Ватанны саклаучылар көне, Әтиләр бәйрәме"...