Открытый просмотр музыкальной сказки «Урман кызы» - «Лесная девочка» на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку
учебно-методический материал по теме

Шарафутдинова Рузия Вазыховна

Музыкаль-әкият – Р.Батулланың «Албасты» әкияте буенча.

Рольләрдә:

Алып баручы (тәрбияче)

Урман кызы (бала)

Күбәләкләр

Бал кортлары

Аю

Куян

Албасты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon skazka_1.doc54.5 КБ
Microsoft Office document icon programmka_2016.doc99.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

                   «Урман кызы» - «Лесная девочка» музыкальная сказка.

Музыкаль-әкият – Р.Батулланың «Албасты» әкияте буенча.

Рольләрдә:

Алып баручы (тәрбияче)

Урман кызы (бала)

Күбәләкләр

Бал кортлары

Аю

Куян

Албасты

Музыкаль оформление:

1.Кереш музыка.

2.Урман кызы җыры.

3.Кубәләкләр биюе.

4.Умарта кортлары җыры.

5. Урман кызы кайгыра.

6.Албасты көе.

7.Күңелле бергә(җыр)

Автор: – Дөнья якты, дөнья матур, Кошлар сайрый.

Урман матур чәчәкләргә күмелгән. Гәҗәеп матур күренеш.

 Ә беләсезме, дусларым, чәчәкләрне урман кызы утырткан. Әнә аның ягымлы тавышы ишетелә. Җырлый -җырлый ул килә.

1.«Урман кызы җыры» (Песня лесной девочки)

1.Мин яшим урманда ,

Матур урманда.

Чәчәкләрне үстерәм,

Яшел аланда.

Кушымта-(2 тапкыр)

Сандугачлар, былбыл кошлар

Сайрап гөрләп торсын

Матурлыкка җәнлекләр

Куанып шатлансын.

2.Чәчәкләр хуш исле дер

Килгән бал котрлары.

Урманнарга ишетелсен

Чикерткә җырлары.

2.Урман кызы: – Мин бөтен җир йөзенә чәчәкләр утырттым.

Ә-ә, менә бу төшкә чәчәк җитмәгән икән. Каяле-каяле, мин монда да чәчәк үстерим.

Автор: - Урман кызы чәчәкләрне сыйпый-сыйпый иркәли. Буш калган урыннарга чәчәк утырта. Ул иелә дә, әкрен генә күтәрелә. Кыз кулы тигән җирдән чәчәк үсеп чыга. Чәчәкләр исенә күбәләкләр, бал кортлары очып киләләр. Күбәләкләр очып-очып бии башлыйлар.

Күбәләкләр биюе.(Танец бабочек)

1 нче Бал корты: Әй, сез, нәфис кубәләкләр. Бик матур биедегез. Без, без -   безнең күңелне күтәрдегез.

2 нче Бал корты: Без дә хәзер  җырлап карарбыз. Без,без, без диеп тырышырбыз.

Умарта кортлары җыры. (Песня пчелок)

1.Без чәчәкләргә кунабыз

бал җыяр өчен.

Тырышабыз,бал җыябыз аюлар өчен.-(2ке тапкыр.)

Кушымта -2 тапкыр

Без,без,без-без-без

Кумагыз безне.

Без,без, без-без-без

Чакмабыз сезне.

Автор: – Урман шау гөр килә. Төрле яктан җәнлекләр, аю , болан, куяннар җыела.

Аю: – Исәнме, куян.

Куян:- Исәнме, аю дус.

Аю: – Нинди рәхәт, матур монда. Яшеллек, чәчәкләр аткан, кошлар сайрый. Бәйрәм  урманда!

Куян:- Әйе, аю дус, урман кызы тырышкан. Сулар сибеп чәчәкләрне, урман кызы утырткан.

Автор:- Нинди куркыныч тавыш ишетелә. Кемдер акыра, улый.Әллә албасты килә? Җәнлекләр дә кача башлады…

Албасты: - Чәчәкләр, тагын шул  чәчәкләр, чәчәк  исеннән баш авырта.

3.Урман кызы: – Албасты, тимә чәчәкләргә, тимә!

Албасты: – Мин  ничә тапкыр әйттем, үстермә чәчәкләр дидем.

Мин чәчәкләр яратмыйм! Төсләрен дә, исләрен дә, яратмыйм!

Автор :- Албасты урман кызы янына килә башлый. Кыз куркып чигенә. Аның күз алдында чәчәкләрне изеп, таптый –таптый көлеп , чыгып китә.

Албасты:- Ха,ха,ха,ха….

Автор:- Урман кызы бүкәнгә утырып кайгыра. Бөтен җәнлекләр, бөҗәкләр аны юаталар, аның белән кайгыралар. Урман кызы әкрен генә торып чәчәкләрне турайта, төзәтә башлый, су сибә. Чәчәкләр тагын үсеп чыгалар.

4.Урман кызы:- Мин гел чәчәкләр үстерәм, җир шарын чәчәк белән күмәм. Албасты килә дә, чәчәкләрне таптап китә. Әнә тагын килә, качыгыз җәнлекләр, качыгыз күбәләкләр. Албасты килә!

Албасты:- Ха,ха,ха,ха…. Тагын үстергән? Тагын үстергән бу чәчәкләрне?  Мин сиңа гел әйтәм, барыбер  таптап бетерәм! Менә аларга, менә аларга! Ха.ха,ха….

5.Урман кызы:- Син ямьсез, син усал, син Албасты!

Албасты:- Әйе, мин Албасты.. Чәчәкләрне басып сытам, таптыйм. Ха,ха,ха…

Автор:- Баягы кебек тагын чәчәкләрне таптап чыгып китә. Кыз янә җылый башлый. Сакланып кына җәнлекләр, бал кортлары, күбәләкләр кыз янына җыелалар. Алар чәчәкләрне рәтләп утырталар.

6.Урман кызы:- Гел шулай булыр микән (авыр сулап куя). Мин арыдым инде. Мин кабат  чәчәкләр  утыртмыйм.

Күбәләк:-  Ничек алай?  Чәчәксез урман була мени?

Бал корты:- Чәчәкләр булмагач без бал кайдан җыек?

7.Урман кызы:- Күрәсез бит,  Албасты булганда чәчәкләр үстереп булмый.

Бал корты:-  Беләсезме, беләсезме…Албастыны тотып тукмарга кирәк. Без күбәү бит!

Бергә: -Кыйнарга кирәк!-(2 тапкыр.)

Күбәләк:- Мин куармын!

Аю:- Мин таптармын!

Бал корты:- Ә мин, ә мин…мин чагармын!

Бергә (бал кортлары):- Без, без чагарбыз! Без-з-з-з…..

8.Урман кызы:- Сез бит Албасты күргәч качасыз, куркасыз.

Бергә:- Юк. Курыкмыйбыз!

9.Урман кызы:- Албасты килә, качыгыз. Ул  килеп җиткәч, бер юлы  чыгарсыз.

Албасты:- Уф, ардым, ардым инде! Картайдым бугай. (арган тавыш белән). Чәчәкләрне таптый-таптый, билем авырта башлады. Хәзер мин аларны үсмәслек итеп  таптап китәм.….

Автор:- Албасты чәчәкләрне таптарга җыенганда гына аны бар җәнлекләр, бөҗәкләр урап алалар.

Күбәләк:- Мә сина, мэ.

Аю:- Мин таптыйм, мин таптыйм сине…

Албасты:- Ай билем, Ай аякларым, ….

Бал кортлары бергә:- Без чагабыз……

Албасты:- Ай  аркам!

Куян:- Кабат килмисеңме?

Албасты :- Юк, килмим!

Куян:- Җәнлекләргә тимисеңме?

Албасты:- Юк тимим! тимим! ….

9.Урман кызы: Рәхмәт сезгә дусларым. Миңа ярдәм иттегез,  э хәзер бергә бәйрәм итик!

Автор:- Урман тагын да яшелләнеп, матураеп китте. Җәнлекләр, бөҗәкләр шатланышып урман кызын уртага алып әйлән-бәйлән уйнылар.

“Күңелле бергә”.(Вместе весело)

1.Дус яшибез бу бу урманда,

Җырлап биебез аланда.

Кояш елмаеп, нурлар тарата,

Ул да матурлыкны ярата.

Кояш елмаеп, нурлар тарата,

Ул да матурлыкны ярата.

Лә-лә-лә…

2. Без гүзәллекне сакларбыз,

Бу матурлыкны якларбыз.

Дөнья яктырсын, нурлар чагылсын,

Табигать гел елмаеп торсын.

Дөнья яктырсын, нурлар чагылсын,

Табигать гел елмаеп торсын.

Лә-лә-лә…



Предварительный просмотр:

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...