Көз бәйрәме “Сөмбелә”
план-конспект занятия на тему

Маркова Ирина Павловна

Көз бәйрәме “Сөмбелә”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_byrme_sombel.docx23.14 КБ

Предварительный просмотр:

Маркова И.П., ,воспитатель

г.Нижнекамск МБДОУ№94

Көз бәйрәме “Сөмбелә”

Максат:

1 Татар бәйрәмнәренең матурлыгын күрсәтү;

2. Балаларның көз, уңыш, яшелчәләр турында белемнәрен киңәйтү;

3.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт уяту

Алып баручы:

«Хәерле көн» җыры.

-Хәерле көн, хөрмәтле дуслар!

Һәммәгезгә, һәммәгезгә,

Олыгызга кечегезгә.

Яшегезгә, картыгызга,

Эштә уңган, хезмәт сөйгән

Кадерле әти-әниләребезгә,

Кунакларга, дусларга!

Исәнмесез!

       Тышта алтын коз! Болай әйткэн вакытта без табигаттәге буяу –бизәкләрне генэ күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, анын кадере һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Борын заманда бер авыл агайеннан:

-Синеңчә ничек, көз яхшымы, әллә язмы?- дип сораганнар

Ул, һич тә аптырап тормыйча:

-Күз өчен яз яхшы,  авыз өчен көз яхшы – дип жавап биргэн.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган, табигатьнең ин асыл фасылы- алтын көздә килә  инде халкыбызнын онтыла  башлаган матур бәйрәме-Сөмбелә. Без  дэ сезнең белән  бүген бергәләшеп “Сөмбелә” бәйрәмен уздырырбыз.

Сөмбелә бэйрэме көн белән төн тигезләшкәндә, дөресерәге 22 сентябрда бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып –җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч   бәйрәм килә.  Ул көнгә алдан ул мул итеп ризык әзерләнә. Камыр ашлары пешерелә.Кешелэр өйдән-өйгэ йөреп күңел ачалар.Бәйрәмнең хужабикәсе Сөмбел алтын - сары толымлы булган.

   Кызлар аңа алтын сары башаклардан такыя үреп кидерткәннәр. Ил агалары Сөмбелне  көлтәләр белән бизәлгән тәхетткә утыртканнар. Кыскасы, халык матур итеп күңел ачкан. Бәйрәм иткән. Без дә бүген  сезнең белән бергәләшеп   Сөмбелә бәйрәмен үткәрербез, күңел ачарбыз

          1 бала.  Бэйрэм белэн сезне якын дуслар, унган- булган, олы- кечегез.

                Чын йорәктән чыккан бу сүзләрне, сәлам итеп кабул итегез!

               2 бала.Уныш жыелды.

               Аккошлар китте.

               Матур көз ае-

Октябрь житте.

3бала.  Бакчада гөлләр

Нигә саргая

Ромашкаларым,

Сез хәзер кая?,

Эй ,гүзәл таллар?

Беләм,беләм,көз житте.

4 бала: Көз килде дә керде өйгә,

Яфраклар йөгерәләр.

Ышык эзләп койма,капка

Асларына керәләр.

А. б:     Бәйрәмне дәвам итәр өчен безнең бәйрәмнең хужабикәсе кирәк бит! Кем әле ул? Әйдәгез әле без аны дәшик!

5 бала: Эй син, күктә балкучы кояш! Син жир тирәли әйләнәсең, якты нурларңа коендырып, Сөмбеләне безнең янга чакыр!

6 бала: Эй син, бөдрә яңгыр болыты! Син җир өстен иңлэп-буйлап йөзәсең. Көмеш тамчыларың белән иркәләп, Сөмбеләне безнең яңга чакыр!

7 бала: Җир-ана, син безнең барыбызның да бишеге, аяк басып торган терәге. Хәтфә чирәм келәмеңне жәеп, Сөмбеләне безнең яңга чакыр!

Көй яңгырый Сөмбелә керә.)

Исәнмесез, дусларым,

Балаларым, матурларым.

Чакырдыгыз, ишеттем.

Ашыгып  килеп җиттем.

Тәрбияче : Рәхим итегез, әйдә, Алтын Көз,

Тансык кунак син безгә

Уйнап, биеп, күңел ач син бездә.

Сөмбелә: Мин алтын көз.. Балалар, Хәзер инде сез миңа, көзне ничек яратуыгызны күрсәтегез.Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк.

Уен «Кәрзин”

Балалар: Исәнмесез!

Көз,көз әйт әле

— Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә :-Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

— Көз,көз әйт әле

— Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: — Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы —суык көннәр бар.

— Көз,көз әйт әле

Сөмбелә :— Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә сары,кызыл

Алтын ,матур төсләр бар.

Алып баручы: Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул»Сөмбелә!«

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек «Сөмбелә».

Балалар «Яфрак яңгыры» җырын җырлыйлар

8 бала: Көз килде, үләннәр

             Саргайды, шиңде.

             Сап-сары яфраклар

             Җиргә сибелде.

9 бала: Алтын яфрактан,

             Алсу яфрактан

             Бәйрәмчә итеп

             Көз ник киенгән?

             Көз ник сөенгән?

10 бала: Ашлыгы уңган,

              Җимеше мулдан.

              Буралар тулган-

              Шуңа сөенгән.

11 бала: Бик күңелле урамда-

               Алтын-сары бар дөнья,

               Җил яфраклар биетә,

               Көз шатлана, туй итә.

Яфраклар белән бию

Сөмбелә: Рәхмәт, балалар! Бик матур җырладыгыз, биедегез, шигырьләр сөйләдегез. Мин сезгә табышмаклар алып килдем, шуларга җавап таба алырсыз микән?

– Ал!”-дисәң дә алалар

«Алма!»- дисәң дә алалар,

   Нәрсә соң ул балалар?    (Алма)

- Озын, яшел- түтәлдә,

  Сары, тозлы кисмәктә.   (Кыяр)

- Җир астында алтын казык

   Алдык без аны казып.   (Кишер)

- Үсеп утыра бер чүлмәк

   Өстенәкигән йөз күлмәк.   (Кәбестә)

- Ормый, сукмый,

   Үзе кешене елата.    (Суган)

Сөмбелә: Бигрәк тә тапкырлар икән сез! Ә менә өлгерләр микән? Карап карыйк әле.

Уен  «Кем тизрәк җыя»

Сөмбелә: Булдырдыгыз,балалар.Сез бик тапкырлар,җитезләр.Миңа сезнең белән саубуллашырга  вакыт җитте. Мин Сезгә көзге бүләкләр китердем.Рәхим итеп алыгыз!!!(кәрзиндәге алмаларны бирә).

Алып баручы: Шатлык булып бүлмәбезне

Гөлгә күмә Сәмбелә,

Саубуллашу җырына

Син дә кушыл, Сөмбелә!

Сау бул, Сөмбелә! Киләсе көздә сине көтеп калабыз!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

"Сөмбелә".

Көзге бәйрәм....

"Сөмбелә "

" Көз бәйрәме" - җырлы - биюле чара...