Яшелчәләр бакчасы
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Зурлар төркеме белән татар теленнән белем бирү эшчәнлеге

УМК:  Зарипова З.М., Кидрячева Р.Г., Исаева Р.С. һ.б. “Татарча сөйләшәбез” 5-6 яшьлек балаларны татар теленә өйрәтү буенча методик ярдәмлек. “Уйный-уйный үсәбез” проекты. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 112 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе"

Зурлар төркеме белән татар теленнән белем бирү эшчәнлеге

УМК:  Зарипова З.М., Кидрячева Р.Г., Исаева Р.С. һ.б. “Татарча сөйләшәбез” 5-6 яшьлек балаларны татар теленә өйрәтү буенча методик ярдәмлек. “Уйный-уйный үсәбез” проекты.

Белем бирү эшчәнлегенең темасы: Яшелчәләр бакчасы”

Төзеде: 112 нче балалар бакчасының

 татар теле тәрбиячесе

Сабирҗанова Алисә Альберт кызы

Максатлар: информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күрсәтмәлелек кулланып, аралашу теләге тудыру. Балаларның сөйләмен көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар: 1. Белем бирү: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, сөйләм күнекмәләренә өйрәтү. Яшелчәләр турында белемнәрне ныгыту, сүз байлыгы булдыру өчен шартлар тудыру.

2. Үсеш булдыру: фикерләү, хәтер, сөйләм үсеше булдыру, гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен өчен шартлар тудыру. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

3. Тәрбияви: бер-береңә карата дустана мөнәсәбәт, ярдәмчеллек, ихтыяр көче, тырышлык, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү өчен шартлар тудыру. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү. Татар теленә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: интерактив такта, проектор, мольберт, табак белән су, сөлгеләр, түтәлдә "үсеп утыручы" яшелчәләр (кишер, суган, бәрәңге, кәбестә, помидор, кыяр), кәрзиндә чын суган, пычрак кишер, помидор, кәбестә, кыяр, пычрак бәрәңге, аю уенчыгы, картон банкалар, яшелчәләр рәсемнәре, "Бар матур бакча", "Сиңа нәрсә кирәк" җырларының аудиоязмалары, презентация "Яшелчәләр бакчасы".

Актив сүзләр: кишер, кыяр, кәбестә, суган, бәрәңге, помидор, аю, кил монда,  яшел, кызыл, сары, кызыл-сары, зур, кечкенә, чиста, пычрак, ю, матур, әйбәт, тәмле, матур, малай, 1-10.

Сөйләм үрнәге: син кем? Мин малай (кыз). Кем анда? Нинди? Матур (чиста, зур, кечкенә һ.б.)

Эш төрләре (метод һәм алымнар): җырлы-биюле уен уйнау, интерактив тактада бирем башкару, дидактик уеннар уйнау

Оештыру формасы: индивидуаль, фронталь.

НРК: русская сказка "Маша и медведь"

УМК: Зарипова З.М., Кидрячева Р.Г., Исаева Р.С. һ.б. “Татарча сөйләшәбез” 5-6 яшьлек балаларны татар теленә өйрәтү буенча методик ярдәмлек. “Уйный-уйный үсәбез” проекты.

Белем бирү эшчәнлеге барышы

1. Исәнләшү.

Балалар "Бар матур бакча" җыры аудиоязмасына төркемгә керә. (Слайд 1)

Тәрбияче: исәнмесез балалар.

Балалар: исәнмесез.

Тәрбияче: хәлләр ничек?

Балалар: әйбәт, рәхмәт.

Тәрбияче: я хочу с вами познакомиться. Минем танышасым килә. Синең исемең ничек?

Бала: минем исемем Дарина.

Тәрбияче: син кем?

Дарина: мин кыз.

Шул рәвешле, тәрбияче барлык балалар белән аралаша ("таныша").

2. Аю кунакка килә. Аю белән әңгәмә.

Ишеккә шакыган тавыш ишетелә.

Тәрбияче: ребята, вы слышите, кто-то стучиться в дверь. Давайте спросим на татарском языке.

Балалар: кем анда?

Аю: бу мин. Аю.

Тәрбияче: давайте его позовем к нам.

Балалар: аю, кил монда.

Тәрбияче ишек янына бара.

Тәрбияче: керегез, аю, рәхим ит.

Аю уенчыгын алып килә.

Аю: исәнмесез, балалар!

Балалар: исәнме аю.

Тәрбияче: давайте спросим у него как дела.

Балалар: хәлләр ничек?

Аю: әйбәт, рәхмәт.

Тәрбияче: балалар, аю нинди?

Балалар: зур, матур, чиста, әйбәт.

Тәрбияче: аю кайда яши? Где живет медведь?

Балалар: медведь живет в лесу.

Тәрбияче: аю урманда яши (Слайд 2). Давайте заглянем к нему в гости. Это берлога медведя. Аю өне. Около дома есть огород. Бакча бар. Медведь очень трудолюбивый. Аю бик тырыш. А что он делает в огороде? Давайте узнаем.

3. Видеоролик карау.

Тәрбияче: внимание на экран.

Экранда (интерактив тактада) аюның яшелчәләрне утыруы, су сибуе, яшечәләрне үлчәве сурәтләнгән видеоролик күрсәтелә (Слайд 3).

Тәрбияче: аю нишли? Что делает медведь?

Балалар: сажает овощи (поливает, измеряет овощи).

Тәрбияче: дөрес. Что же выросло у него в огороде? (Слайд 4)

Балалар: кишер, суган, кыяр, бәрәңге.

Тәрбияче: дөрес. А давайте споем песню про его огород. "Матур бакча". Сейчас я одену на кого-то шапочку и он превратится в овощ. Илья, син кыяр. Дарина, син суган. Лиза, син кишер. Басыгыз. Түгәрәк ясыйбыз! Аю, әйдә безнең белән!

4. "Бар матур бакча" аудиоязмасына кушылып җырлау.

1) Бар матур бакча,

Анда кишер үсə.

Менə шундый кишер зур,

Менə шундый кечкенə. (Түгəрəктə йөрилəр, хəрəкəт белəн күрсəтəлəр.)

Кушымта:

Кишер, кишер, кил əле,

Биеп, биеп кит əле. (Бер бала – «кишер» – уртага чыга, бии.)

Əллə-лə, əллə-лə,

Биеп, биеп кит əле. (Балалар кул чабалар.)

2) Бар матур бакча,

Анда суган үсə. (түгəрəктə йөрилəр)

Менə шундый суган зур (күрсəтəлəр).

Менə шундый кечкенə

Кушымта:

Суган, суган, кил əле,

Биеп, биеп кит əле. (Бер бала – «суган» – уртага чыга, бии.)

Əллə-лə, əллə-лə,

Биеп, биеп кит əле. (Балалар кул чабалар.)

3) Бар матур бакча,

Анда кыяр үсə. (Түгəрəктə йөрилəр.)

Менə шундый кыяр зур (күрсәтәләр),

Менə шундый кечкенə (күрсəтəлəр).

Кушымта:

Кыяр, кыяр, кил əле,

Биеп, биеп кит əле. (Бер бала – «кыяр» – уртага чыга, бии.)

Əллə-лə, əллə-лə,

Биеп, биеп кит əле. (Балалар кул чабалар.)

Тәрбияче: афәрин балалар.Утырыгыз.

Аю: булдырдыгыз. Матур җырладыгыз.

5. Интерактив тактада яшелчәләрне кәрзингә җыю.

Тәрбияче: урожай уже поспел. Овощи нужно собирать. А чтобы зимой эти овощи сохранились, нужно их собрать, а затем - посолить! А мы с вами поможем медведю собрать овощи- яшелчәләр?

Балалар: әйе. (Слайд 5. Режим редактирования)

Тәрбияче: әйе, булышабыз. На экране вы видите овощи и корзину. Вам нужно будет положить овощь в корзину. А затем назвать овощ на татарском языке, описать его - ответить на вопрос: нинди? А затем из грядки принести столько овощей, сколько я попрошу. Запомнили?

Балалар: да.

Тәрбияче: Лиза, кил монда.

Лиза интерактив тактаның каләмен кулына ала. Яшелчәне сайлап алып, аны кәрзингә "сала".

Тәрбияче: бу нәрсә?

Лиза: бу кишер.

Тәрбияче: кишер нинди?

Лиза: чиста, матур, баллы, тәмле.

Тәрбияче: миңа 3 кишер бир әле.

Лиза түтәлдән 3 кишерне җыя. Тәрбияче янына килә һәм "мә 3 кишер" дип кишерне суза. Тәрбияче кишерләрне ала.

Тәрбияче: рәхмәт. Давайте посчитаем, правильно ли собрала Лиза. Саныйбыз. 1, 2, 3. Дөресме?

Санаганда тәрбияче кишерләрне мольбертка куя бара.

Балалар: әйе.

Шул рәвешле, 6 бала такта алдында эшли.

Тәрбияче: булдырдыгыз балалар.

Аю: рәхмәт! Какие вы молодцы! Хорошие помощники. У меня для вас есть гостинцы.

6. Яшелчәләрне юу.

Тәрбияче: балалар, аю безгә кәрзин алып килгән. Медведь принес нам корзину. А что там? Карагыз әле, бу нәрсә?

Балалар: кәбестә, суган, кишер, кыяр, помидор.

Тәрбияче: ә кишер нинди?

Балалар: пычрак.

Тәрбияче: а что нам нужно сделать, чтобы она стала чистой?

Балалар: помыть.

Тәрбияче: давайте скажем Милане, чтобы она помыла кишер.

Балалар: Милана, кишер ю!

Тәрбияче: менә чиста су, кишерне ю!

Милана табак белән суда кишерне юа. Кулларын сөлгегә сөрткәннән соң, балаларга сорау бирә.

Милана: нинди кишер?

Балалар: чиста кишер.

Тәрбияче: рәхмәт, Милана. Балалар, ә бәрәңге нинди?

Балалар: пычрак.

Тәрбияче: давайте скажем Андрею, чтобы он помыл бәрәңге.

Балалар: Андрей, бәрәңге ю!

Тәрбияче: Андрей, менә су, бәрәңгене ю!

Андрей бәрәңгене юа. Кулларын сөлгегә сөртә.

Андрей: бәрәңге нинди?

Балалар: бәрәңге чиста.

7. Конструирование.

Тәрбияче: овощи мы помыли, сейчас их будем закатывать. Сделаем медведю запасы на зиму. Когда медведь захочет, он сможет взять их из погреба. Я приглашаю вас за стол.

Балалар өстәл артына утыралар. Өстәлгә банкалар, яшелчәләр куелган.

Тәрбияче: у вас на столах есть банки. Туда вы будете солить овощи. Прикрепляем овощи к банке.

Балалар банкага яшелчәләрне ябыштыралар.

Тәрбияче: Марк, синдә нәрсәләр бар. Бу нәрсә?

Марк: кәбестә.

Тәрбияче: ничә кәбестә?

Марк: 3 кәбестә.

Тәрбияче һәр баладан нинди яшелчә тозлавын, яшелчәнең төсен, санын сорый. Балалар җавап бирәләр.

Аю: рәхмәт балалар. Булдырдыгыз. Теперь я всю зиму буду есть ваши соления.

8. Йомгаклау.

Тәрбияче: а что мы делали на занятии?

Балалар җавап бирәләр.

Тәрбияче: понравилось ли вам занятие? (Балаларның җаваплары). Что понравилось?

9. Саубуллашу.

Аю: а мне пора. Сау булыгыз!

Балалар: сау булыгыз.

Тәрбияче: занятие окончено. Я попрощаюсь с вами. Сау булыгыз балалар.

Балалар: сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

"Яшелчәләр"

Максат:Балаларны яшелчәләр белән таныштыру, исемнәрен, формаларын дөрес әйтергә өйрәтү. Хайваннарга карата игътибарлы караш тәрбияләү. Сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру. Сорауларга ашыкмыйча...

Яшелчәләр җиләк җимешләр. Презентация.

Яшелчәләр җиләк җимешләр...

Уртанчылар төркемендә озакка сузылган проект эшчәнлеге «Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы»

      Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап к...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эш: "Яңа ел"

Теманың актуальлеге:Яңа ел-иң яраткан, искиткеч гаилә бәйрәме. Кыш бабайның сихри үзгәрешләре һәм бүләкләре булган бәйрәм. Әлеге проектта Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен өйрәнү һәм саклау мөһим урын...