Әти янымда булсын
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Аглямова Филиза Назиповна

Зурлар төркемендә күңел ачу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ti.docx56.45 КБ

Предварительный просмотр:

“Әти янымда булсын”

(Зурлар төркемендә күңел ачу)

Тәрбияче: Әгъләмова Ф. Н.

21.02.2017

Максат: Илебезнең тынычлыгын саклаучы солдатларга, әтиләргә карата патриотик хисләр тәрбияләү. Балаларда шатлыклы хисләр, күңел күтәренкелеге,яхшы кәеф булдыру.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә бизәлгән, плакатлар, балаларның рәсемнәреннән выставка, туплар, шарлар, кыршаулар, такта – басма.

“Марш” көенә балалар залга узып басалар.

- Минем әти – иң яхшы шофер.  (Асылъяр)

- Ә минем әти – иң яхшы төзүче.  (Айсинә)

- Ә минем әти бу дөньяда иң-иң көчлесе .  (Әмир)

- Ә минеке иң яхшы туп тибүче.   (Раил)

- Ә минем әти мине нык ярата һәм шулай кочаклый.  (Айзәдә)

- Минеке дә!   (Амира)

- Минеке дә!   (Самир)

- Безнеке дә!    (Зәмирә, Алия)

Бергә: Әтиләр безнең өчен бик мөһим.

Әтиләр безгә бик кирәк!

Алып баручы: Әйе, безнең барыбызның да әтиләре – яхшы шоферлар, яхшы төзүчеләр, яхшы туп тибүчеләр дә һәм иң көчлеләр дә.

Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, кадерле әтиләр, дәү- әтиләр, бүген без бергәләп “Ватанны саклаучылар” көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Сезнең барыгызны да һәм үзебезнең малайларыбызны да шушы матур бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, озын гомер, бәхетле мул тормыш, рухи байлык, телибез. Гаиләләрегездә һәрвакыт тынычлык, ярату, бер- берегезгә карата хөрмәт булсын. Балаларыгызның чыннан да иң яраткан әтиләре булыгыз!

1.Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.   (Айсинә)

2.Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.     (Раил)

3. Ул – солдатлар бәйрәме

Без котлыйбыз аларны –

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны. (Алия)

4. Зур шатлык күгебездә

Ал кояш күгебездә.

Барыгыз да беләсездер

Әтиләр көне бездә!           (Әмир)

5.Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Зур уңышлар телибез.      (Асылъяр)

Ә хәзер сүзне бакчабыз директоры Гөлназ Фирдависовнага бирәбез.Рәхим итегез!

6. Минем әти дә күптән

Солдатта хезмәт иткән

Әле егет чагында

Торган Ватан сагында.    (Рияз)

7. Турникта ул атынган

Канатта ул тартылган

Һәм күтәргән гер дә ул

Көчле шуңа күрә ул.       (Зәмирә)

8. Әтиләр илнең терәге

Гаиләнең йөрәге.

Авырлыкларга бирешми

Әтиләрнең беләге.             (Самир)

9. Әле ярый сез бар җирдә

Безнең иң ныклы терәк.

Бәхетебез тулы булсын

Сез безгә шундый кирәк.   (Амира)

10. Яшәсен безнең әтиләр

Сәламәт һәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.            (Ләйлә)

Алып баручы: Хөрмәтле әтиләр! Бүген сез бәйрәмебезнең иң кадерле, иң хөрмәтле кунаклары. Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде.

Һәр бала ата кешенең җылы, ягымлы карашын тоеп, тәлапчән, ныклы сүзен ишетсен. Дус, тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде.

Җыр. “Күбәләк”

11. Әтиемнең алтын куллары

Көрәп куя карлы юлларны

Ул булганда җылы өебез

Ул булганда җырлап йөрибез. (Динар)

12. Әтиемнең алтын куллары

Җәйләрендә чаба печәнен

Ул булганга безнең табыннар

Көтеп тора сыйлар пешкәнен.  (Азиза)

13. Ул җирдә иң шәп кеше

Шәп кеше, гаҗәп кеше.

Сабантуйларда әти

Җиңгәне булмасада

Ул иң-иң көчле кеше

Баһадир төсле кеше.       (Анжелика)    

14.Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абый да, солдат булып,

Ил чикләрендә торган...     (Юныс)

15.Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына.

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим әле аз гына.               (Наил)          

Җыр. “Солдатта булган диләр”. (Малайлар җырлый)

Алып баручы: Безнең әтиләребез күп төрле һөнәр ияләре, аларны санап бетерү мөмкин түгел.

16. Горурланам әти белән

Аны бар да ярата.

Мактау сүзләре әйтәләр

Әтиемә карата.                    (Айзәдә)

17. Әтием кебек эшкуар

Булырмын әле үскәч.

Бәлки минем офисымда

Кайберләрегез эшләр.    (Ришат)

18. Минем әти компьютерны

Бишбармагы күк белә

Әти кебек компьютерда

Минем эшлисем килә.         (Арина)

19. Әти белән кичләрен

Шашка шахмат уйныйбыз.

“Мат” куйганы юк – югында

“Шах”ка җиткәч туктыйбыз!  (Милана)

20. Әти өйгә кайтып кергәч

Өйләр яктырып китә.

Бар эшләр дә җиңеләя

Ару талулар бетә.          (Гөлсия)

Белмәмеш керә.(кешеләргә игътибар итми генә, сөйли-сөйли керә)

Алып баручы: Белмәмеш, син нишләп йөрисең монда, без бит бәйрәмгә җыелдык, исәнләшмисең дә.

Белмәмеш: Сәлам барыгызга да.

Алып баручы: Шулай итеп исәнләшмиләр инде. Балалар ничек исәнләшергә кирәк?

Б: Исәнмесез, хәерле көн кунаклар!

Белмәмеш: Гафу итегез, исәнмесез, хәерле көн кунаклар! Миңа да бәйрәмдә калырга ярыймы? Ә нинди бәйрәм үткәрәсез сез? Кошлар бәйрәме үткәрәсезме әллә?

Алып баручы: Балалар әйтегез әле, без нинди бәйрәмгә җыелдык?

Б: Без “Ватанны саклаучылар” бәйрәменә җыелдык?

Белмәмеш:Ватанны саклаучылар кемнәр алар

Б: Солдатлар.

Белмәмеш: Сез нәрсәләр беләсез, миңа да өйрәтегез әле.

Алар безнең илебезнең чикләрен судан да, һавадан да, коры җирдән дә саклыйлар.

Алып баручы: Безнең балалар шигырьләр, җырлар, мәкальләр дә беләләр.

Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт.

Ил тыныч булса – без дә тыныч.

Белмәмеш: Мин дә мәкальләр беләм.(онытып, башын кашып тора.)

Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит.

Батыр  егет – ил күрке.

Алып баручы: Балалар, Белмәмешне дә бәйрәмгә чакырабызмы?

Б: Бәйрәмгә рәхим ит!

Белмәмеш: Рәхмәт, минем бабам да, әтием дә солдатта хезмәт иткән. Ул миңа солдатта хезмәт итәр өчен көчле булырга кирәк, төрле күнегүләр эшләргә кирәк дип өйрәтә. Минем бабам да, әтием дә бик көчле. Мин сезгә дә уеннар өйрәтермен. Сез бик ягымлы балалар икәнсез, матур итеп сөйләшәсез. Мин бии дә беләм, әйдәгез мин сезне биергә өйрәтәм.

Алып баручы: Бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китсен, күңелле итеп биеп алыйк.

Түгәрәктә “Әпипә”көенә бию.

21.Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.      (Алинә)

22.Тыныч көннәрне

Бүләк итүче

Илебез данын

Бөек йөртүче

Әтиләрдә бит

Туган ил көче.   (Нәргизә)

Бергә: Әтиләрдә бит туган ил көче.

23. Атсын өчен туган илнең

Һәр таңы матур булып

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып.       (Әхмәт)

24.Чик буенда сакчы тора

Кулында автоматы

Еллар тыныч булсын ди – ул

Бу аның изге анты.               (Адилә)

25. Чәчәктәй безнең балачак

Киң безнең юлларыбыз.

Туган илнең иң бәхетле

Кызлары, уллары без.  (Җәмилә)

26.Туган илне көчле итик,

Илебез бөркет булсын,

Кояш чыксын, нурын сипсен

Күгебез көлеп торсын.           (Марсель)

27.Һәр таң бәхет бирә безгә

Бәхет йорты илебез

Бәхет йорты илебезгә

Без тынычлык телибез.          (Эльвина)

Җыр: “Җирдә миңа ни кирәк”

Алып баручы: Ә хәзер хөрмәтле әтиләр бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.

Кайчандыр, сез дә, балалар бакчасына йөргәнсездер – әйдәгез, шул матур мизгелләрне искә төшереп, уйнап күңел ачып алыйк әле.

Безгә белмәмеш уеннар өйрәтәм диде. Рәхим ит, Белмәмеш.

1.Эстафета “Төз атучылар”(Әти баланы аркасына утыртып билгеләнгән  урынга алып бара, 2 командага тезелеп, 5 кеше, бала   комлы капчыкны кыршау эченә ыргыта, әти баланы аркасына утыртып килә).

2.Эстафета  “Тәгәри тубым” (Әтиләр белән  2 командага тезелеп,5 кеше , һәр катнашучы тупны боҗра эченә алып, идәндә тәгәрәтеп бара, шул ук тәртиптә дәвам итә)  

3. Эстафета “Башня төзү” (Кызлар белән  2 командага тезелеп,5 бала, кыршаудан кыршауга кубик ташыйлар,башня төзиләр)

4.Эстафета “Тыңлаусыз шар”(Әтиләр белән 2 командага тезелеп,5 кеше, әти кеше шарны кулдан – кулга күчереп йөртеп алып бара. Кыршауны әйләнеп килеп алдагы кешегә тапшыра)

5.Эстафета “Пакетны тапшыр”( Малайлар белән 2 командага тезелеп,5 бала ,дуга аша чыгып, кеглялар арасыннан барып, кыршау эчендәге кубикны алып йөгереп килә һәм иптәшенә тапшыра, азактан килгән бала пакетны алып килә.)

6.”Хәрби җәяүлеләр” (Әтиләр белән 2 командага тезелеп, 5 кеше, әтиләр эре атлап баралар, балалар аларның аяк арасыннан йөреп “утрауга” барып җитәләр, килгәндә җитәкләшеп йөгереп киләләр.

7.Уен: “Разведчиклар, парад, качып тору(засада)” (Малайлар белән уйнау. Команда бирелгәч, разведчиклар – аяк очларында баралар,Качып тору-чүгәләү. Парад- аякларны югары күтәреп атлыйбыз.)

Алып баручы: Белмәмеш безгә бик матур уеннар алып килдең, рәхмәт сиңа.

Белмәмеш: Сезгә дә рәхмәт, мин бик күп әйберләр өйрәндем.

Алып баручы: Балалар,безнең әтиләребезгә булган олы хөрмәтебез беркайчан да сүнмәсен иде! Хөрмәтле әтиләр! Илләребез тыныч, көннәребез якты, гаиләләребез ныклы булып, сәламәт, озын гомерле , намуслы балалар тәрбияләп, бәхетле, бәрәкәтле тормышта, аларның шатлыкларына гына сөенеп яшәргә язсын.

Һәр туган таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебез болыт капламасын,

Елмайсыннар җирдә сабыйлар.

Кадерле әтиләр! Балаларыбызның кечкенә куллары белән сезгә әзерләгән бүләкләрен кабул итеп алыгыз!Бәйрәмебезне йомгаклап, әтиләр белән балаларны биюгә чакырабыз.

20. Әти өйгә кайтып кергәч

Өйләр яктырып китә.

Бар эшләр дә җиңеләя

Ару талулар бетә.          (Гөлсия)

Белмәмеш керә.( кешеләргә игътибар итми генә, сөйли-сөйли керә)

Алып баручы: Белмәмеш, син нишләп йөрисең монда, без бит бәйрәмгә җыелдык, исәнләшмисең дә.

Белмәмеш: Сәлам барыгызга да.

Алып баручы: Шулай итеп исәнләшмиләр инде. Балалар ничек исәнләшергә кирәк?

Б: Исәнмесез, хәерле көн кунаклар!

Белмәмеш: Гафу итегез, исәнмесез, хәерле көн кунаклар! Миңа да бәйрәмдә калырга ярыймы? Ә нинди бәйрәм үткәрәсез сез? Кошлар бәйрәме үткәрәсезме әллә?

Алып баручы: Балалар әйтегез әле, без нинди бәйрәмгә җыелдык?

Б: Без “Ватанны саклаучылар” бәйрәменә җыелдык?

Белмәмеш:Ватанны саклаучылар кемнәр алар? Сез нәрсәләр беләсез, миңа да өйрәтегез әле.

Б: Солдатлар. Алар безнең илебезнең чикләрен судан да, һавадан да, коры җирдән дә саклыйлар.

Алып баручы: Безнең балалар шигырьләр, җырлар, мәкальләр дә беләләр.

Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт.

Ил тыныч булса – без дә тыныч.

Белмәмеш: Мин дә мәкальләр беләм.(онытып, башын кашып тора.)

Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит.

Батыр  егет – ил күрке.

Алып баручы: Балалар, Белмәмешне дә бәйрәмгә чакырабызмы?

Б: Бәйрәмгә рәхим ит!

Белмәмеш: Рәхмәт, минем бабам да, әтием дә солдатта хезмәт иткән. Ул миңа солдатта хезмәт итәр өчен көчле булырга кирәк, төрле күнегүләр эшләргә кирәк дип өйрәтә. Минем бабам да, әтием дә бик көчле. Мин сезгә дә уеннар өйрәтермен. Сез бик ягымлы балалар икәнсез, матур итеп сөйләшәсез. Мин бии дә беләм, әйдәгез мин сезне биергә өйрәтәм.

Алып баручы: Бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китсен, күңелле итеп биеп алыйк.

Түгәрәктә “Әпипә”көенә бию.

Җыр: “Җирдә миңа ни кирәк”

Алып баручы: Ә хәзер хөрмәтле әти-әниләр бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.

Кайчандыр, сез дә, балалар бакчасына йөргәнсездер – әйдәгез, шул матур мизгелләрне искә төшереп, уйнап күңел ачып алыйк әле.

Безгә белмәмеш уеннар өйрәтәм диде. Рәхим ит, Белмәмеш.

1.Эстафета “Төз атучылар”(Әти баланы аркасына утыртып билгеләнгән  урынга алып бара, 2 командага тезелеп, 5 кеше, бала   комлы капчыкны кыршау эченә ыргыта, әти баланы аркасына утыртып килә).

2.Эстафета  “Тәгәри тубым” (Әтиләр белән  2 командага тезелеп,5 кеше , һәр катнашучы тупны боҗра эченә алып, идәндә тәгәрәтеп бара, шул ук тәртиптә дәвам итә)  

3. Эстафета “Башня төзү” (Кызлар белән  2 командага тезелеп,5 бала, кыршаудан кыршауга кубик ташыйлар,башня төзиләр)

4.Эстафета “Тыңлаусыз шар”(Әтиләр белән 2 командага тезелеп,5 кеше, әти кеше шарны кулдан – кулга күчереп йөртеп алып бара. Кыршауны әйләнеп килеп алдагы кешегә тапшыра)

5.Эстафета “Пакетны тапшыр”( Малайлар белән 2 командага тезелеп,5 бала ,дуга аша чыгып, кеглялар арасыннан барып, кыршау

эчендәге флажокны алып йөгереп килә һәм иптәшенә тапшыра, азактан килгән бала пакетны алып килә.)

6.”Хәрби җәяүлеләр” (Әтиләр белән 2 командага тезелеп, 5 кеше, әтиләр эре атлап баралар, балалар аларның аяк арасыннан йөреп “утрауга” барып җитәләр, килгәндә җитәкләшеп йөгереп киләләр.

7.Уен:  “Разведчиклар, парад, качып тору(засада)”(Малайлар белән уйнау. Команда бирелгәч, разведчиклар- аяк очларында баралар, Качып тору-чүгәләү. Парад- аякларны югары күтәреп атлыйбыз.)

8.”Матур сүзләр”(Әти белән бала бер берсенә матур сүзләр әйтәләр)

Алып баручы: Сез гел матур сүзләр әйтешеп кенә яшисез икән, бик әйбәт. Матур сүз баланың кәефен күтәрә, эшчәнлеген арттыра. Шуңа күрә балалардан ягымлы сүзләрне кызганмагыз.

Белмәмеш безгә бик матур уеннар алып килдең, рәхмәт сиңа.

Белмәмеш: Сезгә дә рәхмәт, мин бик күп әйберләр өйрәндем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

Юлларыгыз һәрчак имин булсын

Юлларыгыз һәрчак имин булсын темасына презентация...

Котлы булсын Яңа ел!

Сценария для новогоднего утренника....

Туган көнең котлы булсын!

Өлкәннәр төркемендә туган көн кичәсе....

"Юллар имин булсын!"

Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...

"Нәүрүз котлы булсын!"

Татар халкының иң яраткан бәйрәме....

Әти янымда булса

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә....