Рецензия
материал на тему

Карченкина Алиса Агалямовна

Рецензия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rets2.docx129.64 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы
“Голубой вагон” балалар бакчасында эшләүче югары квалификацион
категорияле тәрбияче Фәссахова Г.Н.,
беренче квалификацион категорияле тәрбияче Карчёнкина А.А.
төзегән дидактик уеннарга
рецензия

“2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка
телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасында хәзерге методик һәм
программа документлары нигезендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә
ана теленә өйрәтүне камилләштерү бурычы куелган. Бу бурычны чишү максаты
белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Татарстан республикасының ике дәүләт
телләренә өйрәтү әһәмиятл ел әрдән санала. Мәктәпкәчә учреждение
тәрбиячеләренең бу аспекты рецензияләнә торган дидактик уеннарда чагылыш
таба.

Федераль дәүләт белем бирү стандартында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен
уен гөп эш формасы һәм әйдәп баручы эшчәнлек төре була дип ассызыклана. Уен
аша бала яңа белемнәр ала, булганын ныгыта, осталыклары формалаша, уен
сүзлекне активлаштыра, кызыксынучанлыкны үстерә, әхлакый сыйфатлар
тәрбияләргә ярдәм итә. Фәссахова Г.Н., Карчёнкина А.А. төзегән дидактик уеннар күп
функцияле. Авторлар бу уеннарны укыту -методик комплектта тәкъдим ителгән
темаларны ныгыту максаты белән иҗат иткәннәр. Уен барышында балалар
“Гаилә”, “Яшелчәләр”, “Кием-салым” һәм башка темаларны ныгыталар. Тәкъдим
ителгән уеннар бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә, сорау бирү осталыгын
активлаштырырга, күрсәтмәлелеккә таянып, дөрес җөмләләр төзергә, татарча
сүзләрне ныгытырга ярдәм итәләр. Уенны дөрес оештыру сөйләм материалын яхшы
үзләштерергә, татар теленә кызыксыну уятырга юнәлдерелгән. Өйрәтү'
бурычларыннан тыш, бу уеннар танып белү процессларын (гомимиләштерү,
классификацияләү, чагыштыру һ.б.) үстерергә ярдәм итәләр. Уеннар мәктәпкәчә
яшьтәге балаларның яшь үзенчәлекләрен (3-7 яшь) исәпкә алып эшләнгән,
эчтәлекле, мавыктыргыч, кызыклы, заман таләпләренә туры килә. Уеннар баланы
сөйләм мохитенә кертә, уеннар аша балалар авазларны дөрес әйтергә, телнең
аһәнделеген тоярга өйрәнәләр.

Гомуми нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә, “Голубой вагон” бадалар бакчасы
тәрбиячеләре Фәссахова Г.Н., Карчёнкина А.А. тәкъдим итә торган дидактик уеннар
балаларның яшенә туры килә, өйрәнгән темаларны гомумиләштерергә ярдәм итә,
мәктәпкәчә учреждениеләрендә эшләүче педагоглар, тәрбиячеләр, практика үтүче
студентлар өчен гамәли яктан әһәмиятле. Куллануга тәкъдим ителә.

Рецензент:

Яр Чаллы педагогика университеты,

педагогик фәннәр кандидаты,

З.Т. Шәрәфетдинов ис.
педагогика һәм психология
кафедрасы доценты

17. 10. 2016 ел

И.Җ. Хәбибуллина


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рецензия

рецензия на методическое пособие "Пальчиковые игры"...

Примерная рецензия на программу занятий по кружковой деятельности

В помощь воспитателям, старшим воспитателям для оформления документации кружковой работы с детьми....

Рецензия на методическую разработку

Рецензияна методическую разработку интегрированного занятия по музыке« Художница - Осень » подготовительная группа  МБДОУ детский сад общеразвивающего вида «Родничок»...

Рецензия

Сюжетно-ролевая игра как средство формирования социально-психологической готовности к школьному обучению...

Рецензия

Рецензия на выпускную работу воспитателяВласовой Натальи ВасильевныТема: «Комплекс занятий по формированию графо – моторных навыков у детей старшего дошкольного возраста с проблемами в развитии через ...

Рецензия на программу

Образец написания примерной резензии на программу дополнительного образования. Поможет тем, кто аттестуется и оформляет портфолио....