Мюзикл" Волк и семеро козлят" ( на татарском языке)
методическая разработка (подготовительная группа) по теме

Садирова Лариса Владимировна

Сказку «Волк и семеро козлят» очень любят маленькие детки. Она о том, как коза уходила в лес есть траву. А возвращаясь, домой пела козлятам песенку, чтобы они открыли дверь. Однажды коза ушла, и волк притворился козой. Подошел к двери и спел песенку тоненьким голоском. Козлята и отворили дверь...Волк не съел козлят в этой сказке, он подружился с козлятами, они вместе играли и пели песни.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл volk_i_7_kozlyat.docx27.29 КБ

Предварительный просмотр:

“СОРЫ  БҮРЕ  hӘМ  ҖИДЕ КӘҖӘ  БӘТИЕ”

Заманча музыкаль әкият.

Алып баручы: Әкият сөйлим сезгә

                            Әкият ул күптөрле

                            Тормышның үзе шикелле

                            Катлаулы, кызык, серле.

Әкият безне өйрәтә

Дус-тату булып яшәргә

Менә сезгә тәкъдим итәм

Шундый әкиятнең берсен

Тыңлап китергә.

Бу әкият гади түгел

Яратыр аны барча

“Соры бүре һәм кәҗә бәтиләре “

Яңа әкият заманча.

  1. Куренеш

А.Б.: Борын-борын заманда...

         Язгы матур аланда

         Әни кәҗә торган ди...

         Бик тәртипле, матур булган ди...

Музыка янгрый. Кәҗә чыга. Кулында кәрзин. Каршысына күрше әтәч очрый.

  ӘТӘЧ:       -  Исәнме  күршекәй,

  КӘҖӘ:      -  Исәнмесез, күршеләр!

  ӘТӘЧ:        -  Хәлләрегез ничек!

   КӘҖӘ:       -  Рәхмәт, аллага  шөкер!

   ӘТӘЧ:         -   Хаман  мәшәкаттә, бер тик утырганын юк синен!  

   КӘҖӘ:        -  Үзегез исән саулармы?

   ӘТӘЧ:         -  Рәхмәт!  Аллага шөкер!

           КӘҖӘ   ҖЫРЫ (к/ф “Мама ”,в исполнении Л.Гурченко)  :

Безнең  авыл шундый матур hәр куак таныш миңа

Яраталар  мине  бары  чакыралар hәр йортка

Күршеләр дә бик ягымлы – әтәч,сарык hәм тиен

Куян  белән  аюнын  да  йөрәкләре бик  чиста.

        ( Кәҗә урманга китә)

А.Б.: Бу кәҗә – әнинең балалары да булган

          Алар бик каты биергә- җырларга яратканнар

          Бар балалар кебек бер дә тик тормаганнар.

(Музыка яңырый, кәҗә бәтиләре йөгереп керәләр)

Бәтиләр биюе.

 Кәҗә малайлары:   Без ашыгабыз .

 Кәҗә кызлары:     Юк без ашыгабыз һәм тояклар белән тыпырдыйбыз.

 Кәҗә малайлары:  Аяклар белән тыпырдыйбыз.

 Кәҗә кызлары:     Ә без мөгез белән сөзәбез!.

 Кәҗә кызы: УУУ купме кунак килгән

                         Таныш булыгыз безнен белән

                         Ме-ме-ме.  Ме-ме-ме.

Кәҗә бәтиләре җырлыйлар. “ Бәтиләр” җыры (слова А. Бикчантаева ,муз. А.Бакиров .)

  1.    Кәҗә бәтиләре без,

                          Бик күңелле яшибез.

                          Мә- дибез, мә- дибез,

                          Бик күңелле яшибез.

                   2.    Әнкәй китте урманга,

               Безгә сөт алып кайта,

               Тиздән әнкәебез,

               Безгә сөт алып кайта.  

Кәҗә кызы:  Энеләрем, сеңелләрем карагыз!

                         Бик матур кулъяулыгым бар

                         Әйдә уйнап алабыз!    

Яулыклар белән уен (“Әпипә” көе)

Кәҗә бәтие:        Булды, җитте! Уйнадык!

                           Өйне тәртипкә салыйк

                           Тиздән әниебездә кайтыр

                           Безгә сөт алып кайтыр!

(Салмак көйгә бии-бии Кәҗә кайта. Ишек төбендә җырлый):

Кәҗә әни:     Исәнмесез, бәтиләрем,

                        Йомшактунлы нәниләрем,

                         Менә урманнан кайттым,

                         Сезгә сөт алып кайттым.

                         Бу мин сезнең Әнкәгез,

                         Әнкәгез Очлы Мөгез.

Җыр “Динь- дон” (мелодия песни “Мама” из к/ф “Мама”)

         Динь - дон әниегез кайтты,әниегез кайтты – бу төп йортым

       Динь – дон каршы сез алыгыз, каршы сез алыгыз җиде  бертөгем

       Ля- ля- ля-ля-ля-ля урманда булдым мин

       Ля-ля-ля-ля мин ишек төбендә

       Ля-ля-ля-ля-ля-ля-ля сөт алып кайттым

       Ачыгыз ишекне мина.

 Кәҗә бәтиләре (сикергәлиләр): Әни кайтты,   әни  кайтты,

                                                              Безгә сөт алып кайтты.

Кәҗә бәтиләре чынаяклар тотып, тезләнеп утыралар, Әни Кәҗә бии-бии сөт салып чыга, бәтиләр “эчәләр”.

 Бәтиләр:     Рәхмәт сиңа, Әнкәбез,

          Без сине бик сөябез!

Әниләренә сырпаланалар, Әни Кәҗә башларыннан сыйпый.

 Кәҗә әни:     Мин  дә сезне яратам,
                         Сезнең өчен җан атам,

                          Инде хәзер йоклагыз.

                          Татлы булсын йокыгыз!

Бәтиләр “йоклый”, Әни Кәҗә бәйләп утыра. Өй тирәсендә Соры Бүре йөри.

Бүре: Мин Бүре, мин Бүре,

           Соры Бүре, карт Бүре,

           Кәҗәне карап тордым,

           Һәм мин бер хәйлә кордым.

Бүре сиздерми генә чыгып китә, Әни Кәҗә бәтиләрен уята:

КӘҖӘ ҖЫРЛЫЙ (музыка из к/ф “Мама”) :

              1.  Әй бәтиләрем, сез матурларым

                    Әнисез каласыз, бәгырьләрем

                    Кәбестә алып кайтырга китәм

                    Бүре килер күк ,йөрәгем әйтә.

                                                           

                                                     Шыпырт кына утырыгыз,

                                                      Тыныч кына булыгыз сез.

             2.  Җиде йозакка ябып куегыз

                  Минем тавышка гына ачыгыз

                  Бик куркам инде мин сезнең өчен

                  Алдана курмәгез, зинhар өчен.

 Кәҗә бәтиләре:    Ярый, ярый, Әнкәбез,

                         Ишекләрне бикләрбез,

                         Чит – ятларны кертмәбез!

                                      Ишекне биклиләр.

2 Куренеш.

А.Б.:  Кәҗә бәтиләре бердә борчылмады. Әниләре күздән югалуга...Алдылар уен кораллары.Тезелеп бастылар оркестрга.

Уен “Оркестр” (татар халык көе. Диск бакча балалары өчен биюләр “Шома бас” трек 9) .

 Кинәт тавыш ишетеп туктыйлар. Соры бүре ишек шакый.

Бүре җырлый:  “ДИНЬ – ДОН”

Дин - дон әниегез кайтты,әниегез кайтты – бу төп йортым

Дин – дон каршы сез алыгыз, каршы сез алыгыз биш бөртөгем

Ля- ля- ля-ля-ля-ля урманда булдым мин

Ля-ля-ля-ля мин ишек төбендә

Ля-ля-ля-ля-ля-ля-ля сөт алып кайттым

Ачыгыз ишекне мина.

Кәҗә бәтиләре: Юк, юк, ишек ачмыйбыз,

                    Без сиңа ышанмыйбыз,

                    Әнкәбезнең тавышы нечкә,

                    Ә син җырлыйсың көчкә.

 Бүре (ачуланып): Ах, сез әле шулаймы?

                                  Нишләсен мин уйлармын!

                      Барырмын мин әтәч тимерчегә

                      Тавышны телемне нечкәртергә.

Бүре Әтәчнең ишеген шакый . Кәҗә-әни урман буйлап йөри, чәчәкләр җыя.

Кәҗә-әни:    Хәлем китте, ардым мин

             Агач тебендә утырып ял итим мин!

Бию: “Бал кортлары” (“Пчелочка золотая” рус.нар.).

Бал корты:  Купме бал җыйдык

           Бик куп торышкач

           Ал син нәниләреңә

           Бездән күчтәнәч

Кәҗә:  Рәхмәт бал кортлары!  (Кәҗә китә.)

3 Куренеш.

Әтәч өе. Әтәч чыга, артыннан качып кына бүре килә.

Алып баручы:          Бу урманда яшәгән ди

                                     Тавыш остасы-әтәч!

                                     Бүре дә монда килгән ди

                                     Тавышын нечкәртергә теләгәч.

Бүре: Әтәч дустым ярдәм ит

           Бердә тавышым юк бит!

           Балачакта колагыма

           Аю абзый баскан бит!

Әтәч:   Кер! Утыр! Оялма!

              Җырлый белү – зур белем!

              Тавышыңны дөрес чыгарсаң

              Остарыр синен телен!

   Кабатла минем арттан!  

Әтәч:   ДО…

Бүре:  - ДО… (калын тавыш белән)  

Әтәч:     РЕ…

Бүре:     РЕ…(калын тавыш белән)

Әтәч :    Ох, калын шул тавышын

    Хәзер без рәтләрбез....

    Бу урманнын матур кошы

    Сандугач кебек сайрарсын!

Алып баручы: Сәгать ярым вакыт үтте....

                 Әтәч куп кечен түкте.....

                 Бүре улавын тәмам онытты

                 Әни кәҗәнекедәй булды тавышы.

                 Бүре кәҗә өенә килеп җырлый.

Дин - дон әниегез кайтты,әниегез кайтты – бу төп йортым

Дин – дон каршы сез алыгыз, каршы сез алыгыз биш бөртөгем

Ля- ля- ля-ля-ля-ля урманда булдым мин

Ля-ля-ля-ля мин ишек төбендә

Ля-ля-ля-ля-ля-ля-ля сөт алып кайттым

Ачыгыз ишекне мина.

Кәҗә бәтиләре, шатланып: Әни кайтты, әни кайтты,

                                             Безгә сөт алып кайтты.

Алып баручы:  Кәҗә бәтиләре әниләре кайтты дип белә, ишекне ачып җибәрсәләр. Анда явыз бүре.

Бүре китә. Ишетелә дебер - шатыр тавышлар. Бүре кәҗә бәтиләрен урманга алып китә. Әтәч чыга.

ӘТӘЧ: - Ах, син явыз (усал) бүре ,  кәҗә бәтиләрен урлыйсың?  Әни Кәҗә кайтсын әле, үзенне эзләп табар әле!

(Кәҗә кайта, ачык ишекне күрә ) .

Кәҗә Әни: Нишләп  ачык бу ишек? Кайда сез Бәтиләрем? (Кәҗә әни эзләп йөри бәтиләрен, утырып еларга тотына. Шул арада кәҗә бәтиләре чыгалар шатланып, сикерә –сикерә, күрәләр әниләренен елап утырганын)

Кәҗә-әни: Ах сез бәтиләрем (кочаклап) кая йерисез, кем белән? (Кәҗә куркып, шаккатып сорый)

1 Бәти: - Әни! Әни! Без кайттык! Без бүрене кунакка  чакырдык!  Аңа үзенә генә  күңелсез, аның бнлән аланда без күнелле итеп уйнадык.

2 Бәтие: - Без бүре белән дуслаштык.  

Бүре: Мин кәҗә бәтиләре белән уйнарга гына теләдем, миңа бит үземә генә күңелсез. (Бүре козарып, буртенеп тора, оялып)

Кәҗә әни: - Ярар балаларым,  тик син бүре минем балаларыма, тимә, явыз  булма!

А.Б: - Бүре шатлыгыннан елмаеп җибәрде. Аның бит хәзер дуслары hәм әнисе бар.                        Җыр “Әни” (муз. из к/ф “МАМА”)

Әни – ул безнен баш сүзе,

Ул беренче сүзе, hәр кешегә.

Әни – гомер hәм тынычлык,

Биргән бар кешегә, сиңа да миңа.

Төннәр уртасында тора әни,

                                         Күз яшьләрен сөртеп куя

   Ничек анын кызы – улы ничек

 Иртә белән генә күзен йома.

           Әни – ул безнен баш сүзе,

Ул беренче сүзе, hәр кешегә.

Әни – гомер hәм тынычлык,

Биргән бар кешегә, сиңа да миңа.

                                        Әни- җирне һәм кояшны биргән

                                        Бар кешегә, сиңа да миңа.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа «Изучаем татарский язык» (дополнительные платные образовательные услуги по татарскому языку)

Пояснительная записка.В татарском детском фольклоре,лучших произведениях татарской детской поэзии заключены большие возможности для умственного ,нравственного и эстетического развития дошкольник...

Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

Волк и семеро козлят на новый лад (авторский перевод сказки на чувашский язык)

перевод сказки "Волк и семеро козлят на новый лад" на чувашский язык. сказка показывает и рассказывает что случается, когда не слушаешься маму. волк попадает в дом к козлятам и съедает их. с...

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: " Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку".

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: "Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку"....

Сказка на осетинском языке " Волк и семеро козлят"«АВД СÆНЫЧЧЫ ÆМÆ ЦЪÆХ БИРÆГЪ»

Аргъаугæнæг:   Раджыма – раджыма хъæды рæбын иу гыцыл хæдзары царди  сæгъ! Æмбисонды рæсугъд сæгъ æмæ йын уыдис авд хуры хуызæн сæныччы!.Иу хатт куы уыдис, уæд сæгъ цæхæрадонмæ цæ...