Зурлар токемендэ юл билгелэре буенча шогыль.
план-конспект занятия (старшая группа) на тему
Балаларнын юл йору кагыйдэлэрен белу буенча белемнэрен арттыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 16.1 КБ |
Предварительный просмотр:
Күңелле көй астында балалар залга керәләр.
Тәрбияче: Балалар, сезнең юл билгеләре белән танышасыгыз, тагын да
кубрәк беләсегез киләме?
Балалар: Әйе.
Т-че: Шулай икэн, хәзер без сезнеңбелән юл билгеләре буйлап сәяхәт итәр-без. Сэяхәтне тагын да куңеллерәк итәр өчен, җырлар җырларбыз, уеннар уйнарбыз. Безгэ,юл билгеләрен дөрес итеп әйтергә кирәк. Тукталышта нинди билге күрәсез?
Балалар: Бу юл билгесе: «АВТОБУС ТУКТАЛЫШЫ» дигәнне аңлата. Ә бераз баргач «КИСКЕН БОРЫЛЫШ»билгесе.
Тәрбияче: Бик дөрес, балалар.Менә безнең автобусыбыз килеп тә җитте.Ә хәзер урыннарга кереп утырыйк. Саклану каешын беркетеп куябыз. Юлга кузгалыйк. (музыка).
Тәрбияче: Менә балалар, беренче тукталышка килеп тә җиттек. Ул«МИН БЕЛӘМ»ТУКТАЛЫШЫ. Карагыз әле ,монда нинди рәсемнәр?
Балалар: Транспортлар.
Тәрбияче: Ә сез нинди транспорт төрләрен беләсез?
Балалар: Су, һава, тимер юл, коры җир, җигуле транспорт.
Тәрбияче: Әйдәгез, хәзер пазллардан транспорт төрләрен төзик әле. (Уен:«ТРАНСПОРТ ТОРЛЭРЕ БУЕНЧА АЕРУ»)
-Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер сәяхәтебезне дәвам итик. (Автобуска утыралар. Музыка.)
Тәрбияче: Менә 2нче тукталышка да килеп җиттек. Ул«ЯРДӘМ ИТ» тукталышы.Балалар , карагыз әле, кем ул?
ТӨЛКЕ: Мин –Төлкебикә булам.
Тәрбияче: Ә син ни өчен юл уртасында торасың? Юлда йөрү кагыйдәлә-рен белмисеңме әллә?
Төлке: Ә нәрсәгә аларны белергә? Мин алардан башка да яши алам.
Тәрбияче: Ярый ,алайса, әйдә тикшереп карыйк. Менә әйт әле, юл аркылы ничек чыгарга кирәк?
Төлке: Ничек инде? 4 аяклап.
Тәрбияче: Балалар, төлке дөрес әйтәме?
Балалар: Юк. Юлны аркылы чыгу урынын
Гел истэ тот, җәяүле!
Җир өстеннән, җир астыннан
Урап үт син хәвефне.
Тәрбияче: Дөрес. Менә Төлке, ишеттеңме? Хәзер сиңа икенче сорау биреп карыйк әле: син автобустан чыктың ди, һәм сиңа юл аша чыгарга кирәк. Йә, әйт әле, син бу очракта нишләргә тиеш?
Төлке: Автобусны әйлэнеп узарга кирәк. Көпчәкләр арасыннан чыксаң, бигрәк тә тиз була.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез,Төлкегә ярдәм итик әле. Алайса, ул бөтенләй буталып бетте.
Балалар: Автобус киткәнне көтеп торабыз. Аннары 2 якны да игътибар белән карагач, юлаша чыгарга мөмкин. Әгәр якында җәяүленең юлны аркылы чыгу урыны булса, шуның аша чыгабыз.
Тәрбияче: Ә хәзерТөлке дус, сиңа соңгы сорау биреп карыйк: юлның транспорт йөри торган өлешендә уйнарга ярыймы?
Төлке: Нинди уен уйныйсың инде. Мәсәлэн, шахмат уйнарга ярамый.
Тәрбияче: Ни өчен?
Төлке : Чөнки машиналар фигураларны бәреп егачаклар. Ә менә туп белән уйнарга ярый. Ничек кенә әле…
Тәрбияче: Балалар, сезТөлке эйткэннәр белән килешәсезме?
Юл кагыйдәләрен Иң кечкенә билге дә
Белергә тиеш һәркем. Тиктомалдан куелмый.
Чөнки юлда йөргәндә Сак булыгыз! Бозарга
Кирәге чыга һәр көн. Кагыйдәне ярамый!
(Видео ролик: животные тоже знают ПДД)
Төлке: Рәхмәт сезгә, балалар.
Юл йөру кагыйдәләрен
Ятларга вэгъдә бирәм.
Юл билгеләрен белү
Һәркемгә кирәк икэн.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер юлыбызны дәвам итик. (Музыка).
- Менә, «Төсле сигналлар» тукталышына да килеп җиттек.
СВЕТОФОР: Көн дә, төн дә утларым
Сигналлар биреп тора.
Минем 3 төрле төсем бар,
Йә,әйтегез, кем булам?
Балалар: Светофор.
Җәяүле, син онытма: Кызыл төс безгә әйтэ:
Светофор тамгаларына Тукта! Юл ябык! Хәтәр!
Һәркем һәрчак буйсына!
Сары төс ул кисәтә, Яшел – хәрәкәт ача,
Әзерли хәрәкәткэ. Балалар юлны чыга.
Тәрбияче: Ә хәзер светофор сигналлары төсе буенча уен уйныйбыз. (Кызыл төс янгач- тын гына басып торалар, сарытөс – кулларын чәбәклиләр, яшел төс янгач – балалар йөргән кебек таптанып торалар).
- Рәхмәт сиңа, светофор.Безгә һәрвакыт шулай юл күрсәтеп тор! Ә хәзер «СВЕТОФОР УТЛАРЫ» җырын җырлыйбыз.
Тәрбияче: Ә хәзер балалар, автобуска утырып, узебезнең «ШАТЛЫК» балалар бакчасына кайтыйк. (Музыка).
Менә кайтып та җиттек. Сәяхәт ошадымы? Сез инде хәзер юлда йөру кагый-дәләрен беләсез. Беркайчан да кагыйдәләрне бозмассыз, дип ышанып калам. Барыгызга да исән-имин, хәерле юллар телим!
Күңелле көй астында балалар залдан чыга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Беренче кечкенэлэр торкемендэ сойлэу устеру хэм эвэлэу буенча интеграл шогыль конспекты.
Татар халык авыз ижатын кулланып, сойлэм телен устеру; сузлек запасын баету, хэрэкэт активлыгын устеру, йорт хайваннары турында балаларнын белемнэрен арттыру, кул чукларынын физик усешен ныгыту, фике...
![](/sites/default/files/pictures/2013/10/22/picture-322963-1382460234.jpg)
Яз килэ (беренче кече яшьтэгелэр торкемендэ «Танып белу» белем биру эшчэнлеге буенча ачык шогыль конспекты)
Максат: Танып белу. 1. балаларга язгы куренеш...
![](/sites/default/files/pictures/2013/01/30/picture-191597-1359493346.jpg)
Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт
Коррекцияле-белем бирү: Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...
![](/sites/default/files/pictures/2017/07/10/picture-935448-1499687415.jpg)
Зурлар төркемендә экология буенча интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге.
Тема: “Ташлар иленә сәяхәт&rdquo...
Уртанчылар торкемендэ сойлэм теле устеру буенча шогыль "Йомры икмэк"
Конспект занятия по развитию речи в средней группе по сказке "Колобок"...
![](/sites/default/files/pictures/2021/07/05/picture-1106323-1625510571.jpg)
Зурлар төркемендә сөйләм теле буенча интеграль шогыль “ Квест – сихри урманга сәяхәт “.
Максат: Уку елы дәвамында “Сөйләм үстерү” өлкәсендә алган белемнәрне һәм күнекмәләрне ныгыту.Бурычлар:- Балаларның белем дәрәҗәсен ачыкларга, мәгънәсе буенча туры килә торган с...