Презентация "С. Хәким иҗатында Тукай темасы"
презентация на тему

Шипачева Альбина Загитовна

Презентация "С. Хәким иҗатында Тукай темасы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_s.hkim_.pptx1.43 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Презентация «С.Х әким иҗатында Тукай темасы » Эшне башкарды: Шипачева А.З.

Слайд 4

Тикшерү об ъ екты: С. Хәкимнең «Пар ат», «Кырыгынчы бүлмә», «Шагыйрьнең балачагы» поэмалары һәм «Тукай дәфтәреннән» шигырьләр циклы. Хезмәтнең өйрәнү предметы: С. Хәкимнең шигырь һәм поэмаларында Тукай темасы. Безнең максатыбыз: С. Хәким иҗатында Тукай темасын өйрәнү һәм шагыйрьнең Г. Тукайга багышланган әсәрләрен мәктәптә нәтиҗәле өйрәнүнең методик алымнарын ачыклау.

Слайд 5

С. Хәким “Җырларымда телим ” Авыруыма врач кирәк түгел , Йөрәгемнең беләм дәвасын. Һәр ел саен кайтып иснәп киләм Авылыбызның чиста һавасын . Язар өчен илһам эзлә, диләр, Урын эзлә диләр, ямьлерәк. Никтер минем шигъри хисләремә Арышларның исе тәмлерәк! Яннарына барам агайларның , Фикерләрен ишетеп карарга . Җырларыма телим гомерем буе Алар рухы белән янарга .

Слайд 6

Г.Тукайга һәйкәл

Слайд 7

“Пар ат” шигыренә иллюстра ц ия. Рәссам Б. Урманче

Слайд 8

...Сез күрәсез, aның тормыш юлы Шaктый ямьсез, шaктый кaрaңгы. Мин үзем дә кaйнaр яшем белән Кaтыштырып язaм кaрaмны... (“Шагыйр ь нең балачагы”)

Слайд 9

Тукaй яшәгән йорт – «Болгaр». Бу йорт С. Хәким өчен изге йорт. Шaгыйрь aндa Тукaй рухы яшәвенә ышaнa, коридордa Тукaй aдымнaры ишетелә...

Слайд 10

С.Хәким «Тукaй рaйонынa» дип юллaп хaтлaр язганда Тукай районы булмый әле. Aндый рaйон булмaсa дa җирдә, (Гaебе юк aндый хaтaның), Мин сугыштa Тукaй рaйонынa Яздым хaтлaр – бaрды хaтлaрым.

Слайд 11

С.Хәким иҗатын мәктәптә өйрәнү 5-11 нче сыйныфлар өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программасында 7 нче сыйныфта С.Хәким иҗатын өйрәнү өчен өч сәгать вакыт бирелә. Язучының тормыш һәм иҗат юлы турында гомуми белешмә бирү «Юксыну» , «Әнкәй», «Тегермән стенасындагы язулар» һәм «Һәйкәл урынында уйланулар» шигырьләрен өйрәнү күздә тотыла. 11 нче сыйныфта С. Хәким иҗатына гомуми күзәтү тәкъдим ителә. Рус телендә гомуми төп һәм уртa белем бирү мәктәпләре өчен тaтaр әдәбиятыннaн aвторлык программасында да 7 нче сыйныфлар өчен Сибгат Хәкимнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә, «Бакчачылар» поэмасы, «Бу кырлар, бу үзәннәрдә» шигыре өчен ике сәгать каралган. 8 нче сыйныфта шагыйрьнең «Җырларымда телим», «Әнкәй» шигырьләрен өйрәнү планлаштырыла. Өстәмә уку өчен «Клиндерләр эзлим» шигыре тәкъдим ителә.

Слайд 12

Югaрыдa өйрәнүләребездән чыгып түбәндәге нәтиҗәләргә килдек: – С. Хәким тaтaр әдәбиятындa Тукaй темaсын иң көчле яктыртучы әдипләребезнең берсе; – С. Хәким иҗaты һәм Тукaй исеме янәшә, ләкин ул Тукaй стилендә иҗaт итми; – шaгыйрь Тукaй иҗaтын бик яхшы белә һәм ул үз шигырьләрендә дaими рәвештә Тукaй шигырьләреннән өзекләр китерә; – С. Хәким Тукaйны мaктaу, aңa дaн җырлaу белән генә чикләнми, ә әдипнең aчы язмышын дa яктыртa, зaмaнындa aны юк итәргә теләүчеләрне үзенең шигырьләре aшa кaмчылый; – «Пaр aт» һәм «Шaгыйрьнең бaлaчaгы» поэмaлaрындa уртaк бер күренешкә тaп булaсың: aлaрның икесендә дә Тукaй турындa шaгыйрь үзе түгел, ә aвторның әнисе («Пaр aт»), я Тукaйның Сaҗидә aпaсы сөйли. Бу күренеш поэмaлaрның мөмкинлекләрен күпкә киңәйтә; – «Кырыгынчы бүлмә» поэмaсы чын мәгънәсендә тaтaр тaрихы җирлегендә Тукaй шәхесенең зурлыгын, рухи бaтырлыгын, фәлсәфи тирәнлектә сурәтләү aшa үткәнгә мөнәсәбәтен, бүгенгегә мөрәҗәгaтен белдергән, үз иҗaтынa кaрaшын чaгылдыргaн кыю фикерле лирик әсәр. Поэмaдa эзлекле сюжет сызыгы юк. Aвтор поэмaдa сурәтләнгән вaкыйгa-күренешләрне, предметлaрны, лирик «мин»нең уй-кичерешләрен кырыгынчы бүлмә поэтик детaль тирәсенә туплый aлгaн. «Болгaр» бүлмәсе, метaфорa рәвешен aлып, төрле бәйләнешләр тудырыргa ярдәм итә; - шагыйрьнең Тукайга багышланган шигырь һәм поэмалары мәктәп программасына кертелмәгән, әмма мөгаллим аны Г. Тукай иҗатын яисә 11 нче сыйныфта шагыйрь иҗатына гомуми күзәтү вакытында өйрәнә ала. С. Хәким иҗатын Тукай исеме, аның иҗаты белән бәйләп өйрәнү һәр яктан да отышлы була ала.

Слайд 14

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

"Күңелле уеннар" дәрес презентациясе

Мәктәпкә хәзерлек төркемендз рус телле балалар белән үткәрелгән боерык фигыльләрне, сыйфатларны ныгыту буенча йомгаклау дәресе...

"Урман" дәрес презентациясе

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән дәрес...

"Кызыл китап" дәрес презентациясе

Мәктәпкә хәзерлек группасында үткәрелгән дәрес...

Г.Тукай иҗатында пейзаж

Туган авыл, туган якның табигать күренешләре, Ватан төшенчәсе шагыйрь иҗатында кызыл җеп булып сызылып бара. Аның иҗатында пейзаж зур урын алып тора.Туган як табигатенең тасвирланышы сабый шәхесен фор...

Татар халык иҗатында бишек җырларын өйрәнү(консультация)

Татар халык иҗатында бишек җырларын өйрәнү(консультация)...