Гамил Афзал иҗатында милли тәрбия.
статья

Салихзянова Алсу Фавасимовна

чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл чыгыш18.99 КБ

Предварительный просмотр:

Гамил Афзал иҗатында  милли тәрбия.

                             

            Халкыбызның сөекле язучысы Гамил Афзал иҗатының  чишмә башы –Актаныш төбәге, аның сихри табигате, күркәм рухлы халкы.

          Бүгенге көн баласын туган теленә, халкыбызның рухи кыйммәтләренә игътибарлы, гореф-гадәт, йолаларыбызны хөрмәт итеп яши торган кешеләр итеп ничек тәрбияләргә? Баланы ничек кызыксындырырга, битарафлыктан ничек арындырырга? Шушы сораулар мине борчый да инде. Шушы сорауларга җавапны мин Гамил Авзал иҗатыннан эзләдем. Шуңа күрә үземнең фәнни эшемне “Гамил Афзал иҗатында  милли тәрбия” дигән темага багышладым.

Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли  тәрбиянең ничек яктыртылуын билгеләү.

       Максатыма ирешү өчен Гамил Афзал ижаты, аның шигырьләре  аша түбәндәге принципларны билгеләдем :          

- белем һәм тәрбия бирүне бердәм итеп алып бару;

- укыту –тәрбия эшен үз ана телебездә алып бару;

- гыйлем алу, алган белем һәм тәрбия күнекмәләренең тормышта файдаланырга кирәклеген аңлату;

- балаларның үз ана телендә камил һәм аһәңле сөйләменә ирешү

     Бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә, бик күп китаплар, газета-журнал материалларына мөрәҗәгать иттем.

Балалар бакчасында сабыйларның сүз байлыгын үстерүгә, сөйләгәндә аннан оста hәм урынлы файдалана белүгә игътибар итәбез. Бу максатны тормышка ашыруда нәфис сүз, әдәби әсәрләр hәм халык авыз иҗаты әсәрләренең әhәмияте гаять зур. Шигырьләр балаларның логик фикерләү сәләтен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә. Алай гына да түгел, матур әдәбият әсәрләре балаларны әхлакый hәм эстетик яктан тәрбияләүгә булыша. Шигырьләр сайлаганда иң элек баланы ни дәрәҗәдә кызыксындыра алуы, сөйләм телен баетуга ярдәме, тәрбияви әhәмиятен исәпкә алам. Шигырьләр   укыганда төп максатларымның берсе булып, геройларның хәленә керә белергә , кылган гамәлләре турында фикерләрен сөйли белергә өйрәтү тора.

Эшемдә Гамил Афзалның шигырьләрен төрле юнәлештә кулланам. Гамил Афзалның күп кенә шигырьләре ата – аналар hәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен “Иң матур сүз” дигән хрестоматияга кертелгән.

Гамил Афзал иҗатында  милли хәзинә, рухи байлык киң яктыртыла. Аңа сәнгатьнең барлык төрләре, халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф – гадәтләре, тормыш тәҗрибәсе тупланган.  “Әлли –бәлли, былбылым” шигыренә язылган җыр  аша шагыйрь  бишек җырлары аша аналарда һәм балаларда никадәр матурлык, дуслык, татулык   хисе тәрбияләнгәнен раслый. Чөнки бишек җырын тыңлап үскән  балаларның гына күңелләре саф була дип саный ул.

“Өф-өф итеп” шигырендә әдип мәңгелек темаларның берсенә - тәрбия мәсьәләсенә мөрәҗәгать итә. Иң беренче чиратта, тәрбияне бала туганнан алып башлауны күздә тота ул.

          Гамил Афзал нинди генә темага язса да, төп урынны милли, рухи-әхлакый кыйммәтләр, намуслылык алып тора. Балалар тәрбияләүдәге җавапсызлык өчен җаны әрни. Бу проблемалар “Дон-Жуан Ногман маҗаралары”нда бик яхшы чагыла. “Кызганычка каршы”, “Үз-үзеңне тәрбияләгәндә”,  “Мыек борам” шигыре дә битарафлык, кылган эшләргә җавапсызлык турында.

   

Гамил Афзалның табигатькә мәхәббәте, туган җиренә карата соклану хисе чагылган шигырьләре дә байтак. Аның “ Әй авылым”, “Җанга якын урыннар”, “Өянкеләр моңы”, “Татар авылы” шигырьләрендә авыл темасы аркылы милли мәсьәләләр чагылыш таба.

           “Әй авылым” шигырендә татар авылларына гына хас әдәп - әхлак тәрбиясе, бер-береңә ярдәмләшү, бергәләшеп эшләү, кунакка йөрү һәм туган телне бары авыл гына саклап кала алуын әйтеп үтә:

             “Рәхмәт!” шигырендә туган җир белән туган ана тәңгәлләштерелә. Алар өчен борчылу, яну, аларга рәхмәтле булу, аларны ярату кебек хисләр чагыла.

        Бу шигырьләр нигезендә туган илнең, туган якның, авылның кадерен белергә кирәк дигән фикер ята. Ул туган иленең  матурлыгы белән соклана, аннан ямь ала, аның белән горурлана. Мона төп  дәлил итеп: “Туган җиреңнән китмә”, “Татарстан таңнары”, “Авылга кайту”, “Шәрип урманы” шигырьләрен дә атар идем.

   “Беренче кар” шигырендә дә шагыйрь  балаларны табигатьне аңларга, аның матурлыгын , төрлелеген күрергә өйрәтә. Шигырьләре аша балаларны тәртиплелек, җаваплылык, әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтә.

Болардан тыш “Нәни чыршы”, ”Әбиләр чуагы”, ”Көз көне”, ”Күгәрченнәр” “Пөхтә песи”, “Торналар килде”, “Кыр казлары”, “Казлар” кебек  шигырьләре балаларның сөйләм телләрен баетуга, күзәтүчәнлекләрен арттыруга бик нык ярдәм итә.

 “Җәйге болытлар”, ”Көз көне” ,”Кыш әкияте” шигырьләрендә табигатьтәге матурлык, кабатланмас төрлелек чагыла. Бу шигырьләр балаларны күзәтүчәнлеккә, матурлыкны тоярга өйрәтә. Алар аша туган ягыбызның гүзәллегенә соклану, аңа мәхәббәт, сак караш тәрбияләнә.

        Татар-мөселман көнкүреше, гаилә тормышы ислам дине йолалары белән үрелеп чагылдырылган шигырьләре дә бихисап. Заманында диннең юкка чыгуы, аның белән бергә халкыбызның да юкка чыга башлавы уйландыра. Мондый хурлыкны булдырмас өчен баш калкытырга чакыра.

        “Милли рух” шигырендә шагыйрь үзенең татар икәнен бер генә минутка да онытмый, Уралда яшәп, татар җырларын, әкиятләрен тыңлавын ассызыклый.      

        Милли рух шагыйрьнең авыр чакларда булган хәсрәтләрен, кайгыларын җиңәргә булыша. Без дә,булган татар телен онытмыйча, аны саклап, буыннан-буынга тапшырырга тиеш.

        Гамил Авзалның  әсәрләре сокландыргыч. Гамил Афзал иҗатында  милли тәрбия чагылышының тоткан урыны бик зур. Гамил Афзал бөтен гомерен, бөтен әдәби  сәләтен, белемен, иҗади көчен халыкка хезмәткә багышлаган. Йомгаклап шуны әйтәсе килә, Гамил Афзал шигырьләре балаларны  намуслы булырга, эш сөяргә, туган җирне яратырга, олыларга мәрхәмәтле, кечеләргә шәфкатьле булырга, чын кеше булып яшәргә өйрәтә. Фәнни эшемне Гамил Афзалның “Акыл, намус, белем” дигән шигыре белән тәмамлыйсы килә:

                                Хак - гаделлек өчен яу барганда,

                                Янган утка атыл;

                                Маяк булып торсын синең алда

                                Намус, белем, акыл!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "Милли тәрбия"

Һәр чәчәкнең - үз исе, һәр халыкның - үз төсе. Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән......

Презентация: Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Презентация, балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннары куллану....

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле турында ,шәһәр күләмендә уздырылган методик берләшмәдә өчен чыгыш....

Милли тәрбия бирүдә халык авыз иҗатының роле.

    Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдынада китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ...

милли тәрбия

презентаөия к выступлению по толерантному воспитанию...