Г.Тукай иҗатында пейзаж
статья на тему

Туган авыл, туган якның табигать күренешләре, Ватан төшенчәсе шагыйрь иҗатында кызыл җеп булып сызылып бара. Аның иҗатында пейзаж зур урын алып тора.Туган як табигатенең тасвирланышы сабый шәхесен формалаштыруда ныклы роль уйный. Г.Тукай әсәрләре аша балалар табигать һәм кешенең бербөтен, аерылгысыз булуы, кеше һәм табигать гармониясе турында мәгълүмат алалар. Аның әсәрләрендә татар авылларының табигате, йола һәм бәйрәмнәре, кануннары, ел фасылларының төп үзенчәлекләре ачык чагылыш таба.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.tukay_izhatynda_peyzazh.docx23.26 КБ

Предварительный просмотр:

Еллар үткән саен Җир, экология, табигать төшенчәләре тормышыбызда, яшәү рәвешебездә киңрәк чагылыш таба бара. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай (1886-1913) да бу темадан читтә кала алмый.

Габдулла Тукай - тормыш университетын үткән иң тәҗрибәле олуг шәхес.

 Шагыйрь буларак, аның шәхесе, шәхси сыйфатлары башкалар өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Аның күпкырлы иҗади мирасы яшь буынны тәрбияләүгә гаять зур йогынты ясый.

 Г.Тукай - балаларның үз шагыйре. Ул аларның телләрен, уй фикерләрен, ниятләрен, эчке дөньяларын аңлый, аларча сөйләшә, иң әһәмиятлесе алар дөньясында, тирәсендә яши алган. Шагыйрь тирә-юньне,  табигать күренешләрен дә сабыйлар карашы, сабыйлар акылы белән күзәтә белгән. Ул үз әсәрләрендә  балаларга үгет-нәсихәт укымый, андый булмагыз, мондый булыгыз дип чакырмый, ә укучыларына уйларга, ишеткәннәренә һәм күргәннәренә карата үз мөнәсәбәтен тудырырга урын калдыра.

Г.Тукайның кайсы гына әсәрен алсаң да, анда әхлак, тәрбия, туган телгә, туган якка, аның  гүзәл табигатенә мәхәббәт тәрбияләү максаты куелган.

Туган авыл, туган якның табигать күренешләре, Ватан төшенчәсе шагыйрь иҗатында кызыл җеп булып сызылып бара. Аның иҗатында пейзаж зур урын алып тора.Туган як табигатенең тасвирланышы сабый шәхесен формалаштыруда ныклы роль уйный. Г.Тукай әсәрләре аша балалар табигать һәм кешенең бербөтен, аерылгысыз булуы, кеше һәм табигать гармониясе турында мәгълүмат алалар. Аның әсәрләрендә татар авылларының табигате, йола һәм бәйрәмнәре, кануннары, ел фасылларының төп үзенчәлекләре ачык чагылыш таба.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү эшендә без Г.Тукай әсәрләренә еш мөрәҗәгать итәбез. Табигать ул – Ватан, туган як, туган туфрак.Тукай тасвирлаган табигать күренешләре яшь буында туган якка ихтирам хисе уята, күзәтүчәнлек тәрбияли, табигать күренешләре аша бай мәгълүмат бирә.

Мәсәлән,  “Бала белән Күбәләк” әсәре. Бу әсәр аша шагыйрь кешелекле, шәфкатьле булырга, кешеләрне рәнҗетмәскә чакыра, табигатькә сакчыл караш тәрбияли.

Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен дә  балалар бик теләп, яратып өйрәнәләр.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным – тәнем белән.

Бу шигырендә Г.Тукай беренче тапкыр аяк баскан туфракның газизлеген ачкан, туган якның кадерен белергә өйрәткән, туган табигатьнең гүзәллеген танырга өйрәткән.

Балалар өчен язылган шигырьләрендә һәм поэмаларында Г.Тукай пейзажга еш мөрәҗәгать итә.

“Шүрәле”, “Су анасы” кебек шигъри әсәрләрендә табигать күренешләрен сокландыргыч итеп сурәтләве Тукайның үз тормышы белән дә бәйле, чөнки аның балачагы матур һәм урман-суларга бай табигате белән данлыклы Казан артында үтә. Әлбәттә, матурлык бала күңеленә тәэсир итми калмый һәм киләчәктә язылачак әсәрләрендә чагылыш таба:

Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде ,

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,

Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

Җил дә вактында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Бик хозур! рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;

Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.(«Шүрәле»)

Шагыйрь үзенә генә хас осталык белән баланы табигать дөньясына алып керә, матурлыкны күрә белергә өйрәтә, гүя аның белән бергә кошлар сайраганны тыңлап, аллы-гөлле чәчәкләр, кып-кызыл җиләк үскән урманда йөрисең.

Тукай иҗатында табигатьнең төрле фасылы белән очрашырга мөмкин. “Елның дүрт фасылы”, “Яз галәмәтләре”, “Яз хәбәре”, “Яңгыр”, “Җәйге таң хатирәсе”, “Чыршы”, “Мәктәптә”, “Җир йокысы” һ.б. Балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, шагыйрь табигатьне төрле юнәлештә ачарга омтыла. Мәсәлән, “Чыршы” шигырендә көз көнне барлык агач һәм үләннәрнең саргаюын, ә чыршының төсен үзгәртми калуын гади генә итеп ача.

Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;

Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары.

Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;

Хәстә төсле, арта сары төс аларда көн саен.

Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:

Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.

Шулай ук “Туган авыл”, “Пар ат” шигырь һәм поэмаларында пейзаж аша шагыйрь туган җиргә мәхәббәтен, туган якка соклануын белдерә.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.(“Пар ат”)

Шагыйрь табигатьнең бик күп балаларга бик үк ачык булмаган “серләре” турында аңлатма бирә, аларның карашларын киңәйтергә ярдәм итә торган шигырьләр дә яза. “Яңгыр илә кояш”, “Яңгыр” шигырьләре шундыйлар.

Г.Тукайның балалар өчен язылган кайсы гына шигырен алсак та, аның төп максаты – балада кешелеклелек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчеллек, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Шагыйрь бик оста итеп табигать күренешләре, пейзаж аша балага тәрбия бирә. Мәсәлән, “Эш” шигырендә ул кояш кебек эшләргә куша:

Күр, ничек эшли кояш: иртә тора, таң аттыра,

Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра.

Соңра, арган төсле, ул ирнеп кенә тауга бата,

Йоклый рәхәт, ял итә һәм җир йөзен дә йоклата.

Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад итсәң һаман,.

Күп арасында кояш күк ялтырарсың бер заман!

“Кошчык”, “Карлыгач”, “Бала белән күбәләк”, “Фатыйма белән Сандугач” шигырьләрендә шагыйрь, табигатьне, кошларны яратырга, аларга карата мәрхәмәтле булырга өнди.

 Г.Тукайның табигать күренешләрен тасвирлаган шигырь һәм поэмалары уку өчен кызыклы, кечкенә балаларга да аңлаешлы, иң мөһиме, тулысынча балада яхшы сыйфатлар тәрбияләүгә корылган.

Ул табигатькә соклану да, сакчыллык та, кошларга, хайваннарга карата мәрхәмәтлелек тә, хезмәт сөючәнлек тәрбияли, матурлыкны күрә белергә өйрәтә.

   Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗаты сабыйларны туган телне, туган якны яратырга, аның табигатенең гүзәллеген күрергә, аңа хозурланырга, аны сакларга чакыра.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Презентация "С. Хәким иҗатында Тукай темасы"

Презентация "С. Хәким иҗатында Тукай темасы"...

Татар халык иҗатында бишек җырларын өйрәнү(консультация)

Татар халык иҗатында бишек җырларын өйрәнү(консультация)...