Уртанчылар төркемендә ел ахырына бала үзләштерергә тиеш белем һәм күнекмәләр
материал (средняя группа) на тему

Гарипова Алсу Фаридовна

Ел ахырына  бала үзләштерергә тиеш белем һәм күнекмәләр

Скачать:


Предварительный просмотр:

Уртанчылар  төркеме 4-5 яшь

Нәфис-нәфәсәти үсеш

Ел ахырына  бала үзләштерергә тиеш белем һәм күнекмәләр:

«Иҗади сәнгать» белем бирү эшчәнлеге эчтәлеге балаларда әйләнә-тирәдәге матурлыкка кызыксыну уятуны һәм үз- үзләрен күрсәтү ихтыяҗларын канәгатьләндерүне формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Рәсем:

- төрле материаллар кулланып дөрес төсләргә буяп предметларны һәм күренешләрне рәсемли белергә ;

-катлаулы булмаган сюжетны бирергә (рәсемдә берничә предметны берләштерә);

-берничә өлештән (кош, күбәләк, умарта корты фигуралары) торган предметларның формасын һәм төзелешен чагылдыра белү.

Әвәләү:

- төрле предметларның һәм уенчыкларның образларын ясау.

-зур кисәктән кечерәк кисәкләр өзеп яки чеметеп алу, аларны бармаклар ярдәмендә түгәрәкләп тәгәрәтү, өлешләрне тоташтыру (чәчәк, гранат, миләш җимешләре); янчелгән шарның өстен шомарту, җиңел генә тарттырып, кырыйларын чеметкәләп чыгу – бөрә белү.

Кисеп-ябыштыру:

- кайчыны дөрес тотарга, турыга, диагональ буенча, почмакларны йомрылап кисеп ала белергә (турыпочмактан овал, квадраттан түгәрәк);

- пөхтә итеп ябыштырып куярга;

- бер бит кәгазьдә берничә предметны кисеп ябыштыру юлы белән (урам, шәһәр), сюжетлы аппликация төзи белү.

Сөйләм үсеше

Ел ахырына  бала үзләштерергә тиеш белем һәм күнекмәләр:

Сөйләм үстерү

- сүз байлыгын арттыру -эмоц. хәләтне күрсәтә торган сүзләрне актив куллана;

- антоним сүзләрне аңлый,куллана белергә, яңа сүзләр ясый белергә;

- сюжетлы картина буенча тулы итеп сөйли белергә;

- уйлап чыгарып сөйли белергә;

- авазларны дөрес әйтә, сәнгатьле сөйли белү.

Матур әдәбият уку

- матур рәсемле китапларны карый белергә;

-тәрбияче ярдәме белән кечкенә әкиятләрне сәхнәләштерергә;

- «Әсәр ошадымы?», «Кем күбрәк ошады?» кебек сорауларга җавап бирергә.

- кечкенә күләмле шигырьләрне, шигъри фольклорның кече формаларын яттан сөйли белү.

Танып белү үсеше

Элементар математик күзаллау формалаштыру:

Элементар математик төшенчәләр формалаштыру баланың акыл үсешендә зур урын алып тора. Оештырылган белем бирү эшчәнлегендә күп төрле дидактик уеннар кулланыла, логик мәсьәләләр чишелә.

Ел ахырына  бала үзләштерергә тиеш белем һәм күнекмәләр:

-предметларның характерлы билгеләрен аералар (төс, форма, зурлык);

-5кә кадәр саный беләләр («Барлыгы ничә?» соравына җавап бирергә. Санау

ярдәмендә төркемнәрдә предметларның санын чагыштыра белергә);

- 3-5 предметны бергә зурлыклары буенча чагыштыралар, үсү бару тәртибендә урнаштыралар;

-геометрик фигураларны һәм җисемнәрне аералар: өчпочмак, түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык; шар, куб, цилиндр; аларның үзенчәлекләрен күрсәтә беләләр;

-пространствода һәм кәгазьдә ориентлаша алалар;

-уң һәм сул кулны аералар;

-тәүлек төшенчәсен аңлый беләләр.

Танып белү үсеше

Ел ахырына  бала үзләштерергә тиеш белем һәм күнекмәләр:

Табигать дөньясында ориентлашу:

- балаларның табигать турындагы күзаллауларын киңәя;

- йорт хайваннары, декоратив балыклар, кошлар (попугайлар, кенәриләр һ.б.) сөйрәлүчеләр классы вәкилләре (кәлтә, ташбака), аларның тышкы кыяфәтләре һәм хәрәкәтләнү ысуллары (кәлтә озынча буйлы, аның озын койрыгы бар, ул койрыгын өзеп калдырырга мөмкин;  кәлтә бик тиз йөгерә) турында беләләр, кайбер бөҗәкләр (кырмыска, күбәләк, коңгыз, камка) турындагы күзаллаулары киңәя.

-җимешләр (алма, груша, слива, персик һ.б.), яшелчәләр (помидор, кыяр,кишер, чөгендер, суган һ.б.) һәм җиләкләр (кура җиләге, карлыган, крыжовник һ.б.), гөмбәләр (майлы гөмбәләр, баллы гөмбәләр, ал гөмбәләр һ.б.) турында беләләр;

- үләннәр һәм бүлмә гөлләре һәм  аларны карау ысуллары белән танышалар,агачларның 3–4 төрен (чыршы, нарат, каен, усак һ.б.) таныйлар.

- кешеләр, хайваннар, үсемлекләр яшәеше өчен иң кирәкле шартлар (һава, су, туклану һ.б.) турында беләләр;

- табигатьне ,үсемлекләрне һәм хайваннарны  сакларга һәм якларга тиешлеген беләләр.

Социаль  культура кыйммәтләре белән танышу:

-үзенең гаиләсе турында сөйли белергә;

-шәһәрдәге һәм авыл җирендәге тормыш һәм хезмәт үзенчәлекләре турында белергә;

-төрле һөнәрләр (шофер, почта таратучы, сатучы, табиб һ.б, хезмәт гамәлләре, хезмәт кораллары турында,акча, аннан файдалану мөмкинлекләрен белү;

-туган якка мәхәббәт , туган авылның  иң матур, истәлекле урыннары турында сөйли белү;

-дәүләт бәйрәмнәре ,Россия армиясе, Ватаныбызны саклаучы сугышчылар (чик сакчыла-ры,диңгезчеләр, очучылар) турында белергә.

Танып белү – тикшерү эшчәнлеген үстерү:

- әйләнә-тирә дөнья объектлары, җәмәгать транспорты туррында белергә;

- предметларның төсен, формасын, зурлыгын, авырлыгын ачыклый,аларның  нинди мате-риаллардан (пыяла, металл, резина,күн, пластмасса) эшләнүе, аларның үзлекләре һәм сый-фатлары турында сөйли белергә;

- иң гади өстәл уеннары («Домино», «Лото») кагыйдәләрен үзләштерә белергә.

Русский язык

К концу года дети могут:

                                               

- в аудировании: понимать и выполнять просьбы воспитателя, относящиеся к ведению занятий, организации различных форм игровой и обслуживающей деятельности в соответствии с тематикой речевых ситуаций, определенных для каждого возраста;

 - в говорении: уметь отвечать на вопросы, формировать просьбы, обращаться к воспитателю и своим товарищам в пределах примерных ситуаций общения, а также уметь высказываться в соответствии с игровой ситуацией в объеме 3-4 фраз, уметь использовать считалки, рифмовки, уметь составлять простой рассказ, знать  потешки, стихотворения, песни.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әйләнә - тирәне танып белү буенча “Зоопаркка сәяхәт ” темасына уртанчылар төркемендә үткәрелгән белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

Әйләнә - тирәне танып белү буенча“Зоопаркка сәяхәт ”  темасынауртанчылар  төркемендә үткәрелгәнбелем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Зурлар төркемендә ел ахырында бала белергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Зурлар төркемендә ел ахырында бала белергә тиешле белем һәм күнекмәләр...

Уртанчылар төркемендә физик үсеш буенча оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Балаларны хәрәкәт координациясен дөрес саклап йөрү, физик күнегүләр эшләү өчен шартлар тудыру.Кыш ел фасылы сурәтләнгән рәсемнәрне карау; табышмаклар өйрәнү; аз хәрәкәтле, күп хәрәкәтле уеннар уйнау....

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"

 Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге "Саесканнан хат"

Балаларныңбездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Канатлы дусларыбызга карата сакчыл караш тәрбияләү....