Мәктәпкә әзерлек төркемендә Яңа ел бәйрәме
материал (подготовительная группа) по теме

Габдрахманова Айгуль Альтафовна

№3 мәктәпкә әзерлек төркемендэ

Яна ел бәйрәме. (2017-2018 ел)

Кара песи белән Убырлы керә.

   Убырлы: Өлгердек, өлгердек! Барысыннан да беренче килдек!

Песи: Ой, ой, ой!

           Шундый матур чыршысы,

           Бизәк кенә ылысы,

           Беркем дә юк янында,

           Икәү генә без монда.

           Булмасын бәйрәмнәре,

           Бер бала да килмәсен!

Убырлы: Ярар, матурым, күрсәтермен мин аларга бәйрәмне, гомер буе

 онытмаслар мине!

Песи: Эх, бәйрәмнәрен бозарга иде,

           Нәрсә булса да уйларга иде!

Убырлы: Шып! Күп сөйләшмә! Фуу кеше исе килә, әйдә ычкыныйк моннан!

Тылсымлы музыка яңгырый, баллар керә ( Новогодняя считалочка)

Кәрим: Гаҗәп матур безнең чыршы

             Җем-җем килеп яна ул.

             Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

             Котлы булсын Яңа ел!

Бергә:   Котлы булсын Яңа ел!

А.А: Балалар, ай нинди кызганыч

         Ашыга-ашыга без бизәндек,

         Бәйрәмгә диеп килдек,

         Юк икән бит чыршыбыз,

        Без юкка тырышкканбыз.

         Нишлибез инде хәзер???

Маша: Әйдәгез бергәләп тылсым әйтик!

Бергә: Яшел чыршы, басып торчы

           Залның түрендә.

           Утлар сибеп басып тор син

           Бәйрәм конендэ!

Утлар яна, балалар кул чаба!

А.А.: Килегез чыршы янына,

          Түгәрәккә басыгыз.

          Яңа елны уйнап, көлеп,

          Җырлап каршы алыгыз!

“Я узнала маленький секрет» җыр чыршы тирәли

А.А.: Утырыйк, бераз ял итик,

          Чыршыны читтән күзәтик.

          Бәйрәм башланды гына,

          Сәер хәлләр булыр сыман.

Балалар утыралар. Убырлы белән песи керә.

Убырлы: Бигрәк күңнелле икән бер иптәшең дә булмагач. Телевизорны да саттым, акчасына шушы күлмәкне алдым. Бәйрәмгә киярмен дип тырыштым инде. Тик берәү дә чакырмады гына шул. Йоклар идем, йокым качты, бигрәк күңелсез че-то...

Песи: Ә син сихерлә.

Убырлы: Бер, ике, өч, миндә сихер, миндә көч.

                Нәрсә күрәм мин анда?

Песи: Убырлы, анда балалар җыелганнар. Яңа елны каршылыйлар, Кыш бабайны көтәләр.

Убырлы: Яхшылап кара, Кыш бабай күренмиме?

Песи: Юк!

Убырлы: Хи-хи-хи! Менә эш табылды! (шатлана, бии)

Песи: Нинди эш? Сөйлә әле?

Убырлы: МИне чибәр апаларын, бәйрәмгә чакырмадылар алар! Шуна күрә бәйрәмнәрен бозам мин аларнын!

Песи: Минем дә сина булышасым килә! (шатлана)

Убырлы: Песи, ханым, мин сина порошок бирәм, шуны Кыш бабайга сип. Ә мин балаларны үземә каратам, Кыш бабайдан кайсы җирем ким эле минем?! Кара аны, тиз йөр, капчыгын урла да, монда кил!

Песи  мыраулап чыгып китә, Убырлы балалар янына килә.

Убырлы: Исәнмесез, балаларым. Оныкларым!

                Сезне Яңа ел белән котлыйм.

                Яңа елда телим сезгә кайгылар,

               Зурдан-зур начарлыклар,

               Тьфу, яхшылыклар, шатлыклар!

А.А.: Убырлы, син буген нишләптер, узең шикле, бик юмарт күренәсең.

Убырлы: Син нәрсә матуркаем! Өйрәнеп беткәнсез сез, мине гел начар итеп күрергә, оныттыгыз мыни, сезгә көзге бәйрәмгә килгәч әйбәтләндем бит мин! Мин хэзер бик әйбәт, балаларны шатландыра алам!

А.А.: Без кунакларга бик шат. Бәйрәмгә рәхим ит Убырлыкай!

Убырлы: Мин бәйрәмгә шундый әзерләнеп, бизәнеп, матур итеп киенеп килдем. Сезнен белән чыршы тирәсендә йорисем, җырлыйсым килә.

Кызлар бии «Ёлки, шарики, хлопушки»

Убырлы: Шәп булды бу. Бәйрәмне матур каршыладык. Шуның белән бәйрәм тәмам, өегезгә кайтып китегез!

А.А.: Син нәрсә Убырлы! Без әле Кыш бабайны көтәбез. Нинди Яңа ел инде ул Кыш бабайсыз!

Убырлы: Килми сезнең Кыш бабаегыз, борынын өшеткән.

А.А.: Син безне алдыйсың. Кыш бабай әле бер елны да килмичә калганы юк. Балалар бергәләп чакырыйк әле.

Бергә: Кыш бабай! Кыш бабай!

А.А.: Чынлап та җавап бирми кыш бабай. Убырлыкай, бу хәлләр миңа бер дә ошамый әле. Бу эшкә синең катышың юкмы? Әйт эле, кая Кыш бабай?

Убырлы: Кая Кыш бабай? Кая Кыш бабай? Юкка чыкты Кыш бабай! Испорился!!! Ха-ха-ха!!! Юк дигәч, юк инде!!!

А.А.: Яхшылык белән Кыш бабайны җибәр, әгәр дә юлына аркылы чыгарга уйласаң, кара аны.

Убырлы: Сез нәрсә? Мине куркытасызма? Менә сынашып карыйк әле, кем җитезрәк, акыллырак икән? Минме? Сезме?

Уен. “Җырлы урындыклар” (татар бию көе)

Убырлы: Ярар, сез җитезлек белән, мин хәйләкәрлек белән алдырдым. Минем турында матур шигырләр сөйләсәгез, Кыш бабайны китерәм.

Камил: Убырлы, убырлы,

               Бөтен бите пудырлы.

              Әй ясанган, бизәнгән,

              Караучысы булырмы?

              Аяклары кәкере,

              Аркалары бөкере.

              Үзе шундый кылтая,

              Мин чибәр дип масая!

Убырлы: Сез мине үпкәләтәсез!

А.А.: Убырлы, без бит шаярдык кына!

Убырлы: Ярар! Ярар! Мин дэ шаярырга яратам! Сезгэ Кыш бабай кирэкме? Кирәк булса әйдәгез матур җыр белән каршы алыгыз!

Җыр “Яңа ел килә”

Кыш бабай: Киләм, киләм балалар! Сезнен янга ашыгам. Бар халык качкан, курәсен суыктан курыккан. (Чыршыны эйлэнэ, арлы-бирле йөри) Суыкмы сезгә балалар? Суыкмы сезгә кунаклар?

Балалар: Җылы Кыш бабай, җылы.

Кыш бабай: Ә хәзер суыкмы балалар?

Балалар: Җылы Кыш бабай, җылы.

Убырлы: Җылы-суык, җылы-суык. Җитәр инде сиңа чыршы тиршли йорергә. Кунакка килгәч исәнләшергә кирәк, ә син йөгерәсең дә йөгерәсең.

Кыш бабай: Чынлап та, нәрсә булды соң минем белән?

Исәнмесез, балаларым!

Минем матур алмаларым!

Зур улларым, зур кызларым,

Иң кадерле күз нурларым!

Яңа ел белән сезне!

Балалар: Әй Кыш бабай, Кыш бабай! Туңдырма безне болай!

Кыш бабай: Юк, юк! Суык-салкыннарны,

Җилләрне, бураннарны,

Барысын да калдырып килдем,

Барлык йөрәк җылысын

Сезгә бүген китердем!

Балалар: Рәхмәт сиңа Кыш бабай!

Кыш бабай: Чыршы янына чакырам,

                      Матур итеп басыгыз.

                      Яңа елда әйлән-бәйлән,

                      Җырлап –биеп алыгыз!

Чыршы тирәли җыр “Кыш бабай”, утыралар.

Рамазан: Кыш бабай, кадерлем,

               Озак көттек без сине.

               Сагындырдың килмичә,

               Китмисең биемичә.

               Башта безне карап тор

               Аннан үзең әзер бул!

Малайлар бии “Jingle bells”

Кыш бабай: Биим, биим, шатланып,

Шатланып, канатланып,

Чыршы бәйрәменә килеп,

Булмас биеми калып.

Кыш бабай бии

Кыш бабай: Уф, арыдым, җылындым,

Кайда минем суыгым.

Менә хәзер ял итим,

Шигырләр тыңлап китим.

Шигырләр

Самат                      Артур

Тимур                     Амир

Эмиль                    Милана

Эльза                      Азат

Яна                         Лиза

Аделя                     Ильхан

Милана                  Камиль

Ранель                    Камиль

Амир                      Суфия

Диляра                    Нияз

Карим

Денис

Маша

Марьям

Ралина

Зарина

Анвар

Диана

Бикназ

Рамазан

Кыш бабай: Бигрәк. Матур шигырләр өйрәнгәнсез балалар, рәхмәт сезгә.  Безнең кунакларыбыз да аргандыр, әйдәгез балалар әти-әниләрегезне чакырыгыз, бергәләп биеп алыйк!

Бию “Новый год” Ата-аналар белән.

Кыш бабай: Балалар, миңа бит китергә вакыт. Мине башка балалар бакчасында көтәләр.

А.А.:Ә бүләкләр, Кыш бабай?

Кыш бабай: Әй онытып торам икән, кая әле, чыршы тәбендә генә иде бит.

Убырлы: Ә без синең капчыгынны урладык. ХИХИХИ.

Кыш бабай: Хәзер мин сине, бозга әйләндер, ах юнсез Убырлы ( чыршы тирәли артыннан куа)

Убырлы: Гафу ит Кыш бабай, туңдырма мине.

Кыш бабай: Бүләкләр кайда, яхшы чакта әйтеп кал!

Убырлы: Ашыкма син Кыш бабай, менә кара ( Залга капчык йөгереп керә)

Кыш бабай: Бу капчык буш бит, буләкләре кайда?

Убырлы: Миндә куляулык бар, капчыкка салып карыйм әле ( сихер укый) Әфсен төфсен! ( капчыктан күлмәк тартып чыгара) Менә бит күлмәк, иң шәп кызларга бүләк.

Кыш бабай: Ә малайлар нәрсә эшли?

Убырлы: Ярар, ярар, булыр сезгә буләкләр. ( үзенең чәч бөртеген йолкып капчыкка сала, сихер укый, себерке тартып чыгара) Менә, машиналы да булдым. Тагын нәрсә теләргә була? (  Чыршы тирәли себеркегә утырып әйләнеп килә)

Кыш бабай: Нәрсә сөйлисең син? Менә мин сине хәзер туңдырам!

Туктап тор әле, бар нәрсәне туңдырам дип кенә тормыйлар инде. Шаярам мин. Кесәмдә кәнфит бар, салып карыйм әле шуны капчыкка. ( кесәсеннән кәнфит салып, сихер укый, бүләкләр тартып чыгара)

Кыш бабай: Менә сезгә бүләкләр

Рәхим итеп алыгыз!

Яңа елның күчтәнәчен

Өйгә алып кайтыгыз!

А.А.: Бик зур рәхмәт Кыш бабай! Шунын белән бәйрәмебез тәмам! Тагын бер кат Яңа ел белән барыгызны да! Ә хәзер истәлек очен Кыш бабай, Убырлы хэм песи белән фотосураткә тошик!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_mktpk_zerlek_torkemende_yana_el_byrme.docx24.65 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.

1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне ...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Бәби карау" шөгеленә план конспект.

Балаларга татар халкының гореф гадәтләрен өйрәтү.                              ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә 8 март бәйрәме

“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!”(мәктәпкә әзерлек төркеме)...

Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

Сценарий 8 марта для подготовительной к школе группе, изложенный на татарском и русском языках....

“Ал кирәк, гөл кирәк”. Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе.

“Ал кирәк, гөл кирәк”(мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе).Алып баручы:  Исәнмесез кадерле кунаклар, нәни дуслар! Хәерле көн! Без бүген сезнең белән “Ал кирәк, гөл кирәк” дигә...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә аралашулан оештырылган эшчәнлек

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә эшләүче тәрбиячеләр өчен...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...