Конспект занатии на тему ема: «Уйный - уйный үсәбез»
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Мухаметшина Наиля Нурисламовна

Тема:  “Уйный - уйный үсәбез”

Максат:1.Балаларда татар халкының җырлы- биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү.

2.Игътибарлылык, күзәтүчәнлек, дусларча мөнәсәбәт тәрбияләү.

3.Тирә-юндәге матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

4.Балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү.                     

Алдан эшләнгән эш:”Түгәрәк” (музыкаль әйлән-бәйлән уены), “ Ак куянкай” (хәрәкәтле уены), “Күрсәт әле үскәнем” (уены), “Паровоз”(җыры) сүзләрен,хәрәкәтләрен өйрәнү.                                                                      

Җиһазлар:Агачлар,урман күренеше; чәчәкләр,күбәләкләр;уенчык куян

Шөгыль барышы:

Бүлмә урман аланына ошатып бизәлгән,агачлар төбендә чәчәкләр,гөмбәләр,үләннәр һ.б.

Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнең белән урманга сәяхәткә барырбыз.Сәяхәткә без сезнең белән паровозга утырып барырбыз.Әйдәгез без сезнең белән паровоз вагоннары шикелле,бер-беребез артына басабыз һәм паровоз җыры җырлап барабыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie_uynyy_uynyy_usbez.docx17.79 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының  “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

 муниципаль учреждениесе

«25 нче  гомуми үстерешле  балалар бакчасы»

            Тема: «Уйный - уйный үсәбез»

Беренче кечкенэлэр торкемендэ сойлэу устеру хэм эвэлэу буенча интеграл шогыль конспекты.

                                                   Тәрбияче: Мухаметшина Наиля Нурисламовна

                                                        Түбән Кама

Тема:  “Уйный - уйный үсәбез”

Максат:1.Балаларда татар халкының җырлы- биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү.

2.Игътибарлылык, күзәтүчәнлек, дусларча мөнәсәбәт тәрбияләү.

3.Тирә-юндәге матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

4.Балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү.

                               

Алдан эшләнгән эш:”Түгәрәк” (музыкаль әйлән-бәйлән уены), “ Ак куянкай” (хәрәкәтле уены), “Күрсәт әле үскәнем” (уены), “Паровоз”(җыры) сүзләрен,хәрәкәтләрен өйрәнү.

                                                                                                     

Җиһазлар:Агачлар,урман күренеше; чәчәкләр,күбәләкләр;уенчык куян

Шөгыль барышы:

Бүлмә урман аланына ошатып бизәлгән,агачлар төбендә чәчәкләр,гөмбәләр,үләннәр һ.б.

Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнең белән урманга сәяхәткә барырбыз.Сәяхәткә без сезнең белән паровозга утырып барырбыз.Әйдәгез без сезнең белән паровоз вагоннары шикелле,бер-беребез артына басабыз һәм паровоз җыры җырлап барабыз.

“Паровоз” җыры

Алга таба барабыз:

Тик-так-так!

Тик-так-так!

Гөрләп чаба паровоз:

Юл тап-тап,

Юл тап-тап!

Ак төтен артта кала:

Пух-пах-пух!

Пух-пах-пух!

Вагоннар җырлап чаба:

Ах-ах-ух!

Ах-ах-ух!

Свисток яңгырап китә:

Ту-ту –ту!

Станциягә җиттек

Дың-дың-дың!

Дың-дың-дың!

Менә балалар без сезнең белән урманга килеп җиттек.Тик урманга кергәнче,безгә урманда үзебезне ничек тотарга кирәклеген искә төшерергә кирәк. Балалар, урманда нәрсәләр эшләргә ярамый?

Балалар.Чәчәкләрне өзәргә,агачларны сындырырга, чүпләр ыргытырга ярамый.Җәнлекләрне куркытырга,рәнҗетергә ярамый.

Тәрбияче.Әйе дөрес балалар.Әйдәгез, урманга керәбез(балалар урманга керәләр)

 Балалар,  карагыз әле, урман нинди матур! Монда агачлар үсеп утыр,төрле- төсле матур чәчәкләр,гөмбәләр үсә. Әйдәгез балалар сезнең белән урман аланында ял итеп уен уйнап алабыз.

                “Түгәрәк”уены(музыкал әйлән-бәйлән уен М.Бикбаева сүз. Р.Сәлмәнов муз.)

(Балалар түгәрәк ясап басалар, сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр башкаралар).

Бир кулыңны, бир кулыңны,

Булсын әле түгәрәк.

Әйе шул, шулай шул,

 Булсын әле түгәрәк.

Күтәреп кулларыбызны

Чәп-чәп итеп кул чабыйк.

Әйе шул,әйе шул,

Чәп-чәп итеп кул чабыйк.

Ягез әле, бергәләшеп

Тыпырдап биеп алыйк,

Әйе шул,әйе шул

Тыпырдап биеп алыйк

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, агач төбендә нәрсә утыра?

Куян утыра.

Тәрбияче.Куян нинди төстә?

Ак төстә.

Тәрбияче.Куян нишләптер боегып утыра. Балалар, әйдәгез куян белән уен уйнап алабыз.

“Ак куянкай” хәрәкәтле  уены .

Ап –ак куян утыра,                                                    

Колагын селкеп тора,

   Менә шулай, менә шулай        

      Колагын селкеп тора.

 Аңа тик тору кыен    

Җылыта ул тәпиен,

һоп,һоп,һоп,һоп,

Җылыта ул тәпиен

Куян тик торса-туңа,

Сикергәли ул шуңа,

һоп,һоп,һоп,һоп,

Сикергәли ул шуңа.

Тәрбияче. Балалар,без сезнең белән куянның кәефен дә күтәрдек.Әйдәгез куян белән саубуллашабыз, сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Сау бул, куян.

Тәрбияче.Балалар,  урманда нинди рәхәт. Тыңлагыз әле, нинди тавышлар ишетәсез?

(кошлар,җил ,җәнлекләр тавышы язмасы)

Кошлар сайрый.

Тәрбияче.Тагын  нинди тавышлар ишетәсез?

Агачлар шаулый,җил исә,җәнлекләр кычкыра.

Тәрбияче.Балалар, урманда тагын нинди җәнлекләр яши?

Аю,керпе,тиен,төлке.

Тәрбияче.Әйдәгез ,без сезнең белән, уен уйнап алабыз.

“Күрсәт әле,үскәнем”җырлы  уены.

Күрсәт әле үскәнем:

Ничек җилләр исәләр?

Менә шулай,менә шулай,

Шулай җилләр исәләр. (Җил исү хәрәкәтләре ясыйлар)

Күрсәт әле,үскәнем:

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай,менә шулай,

Шулай кошлар очалар. (Кош очкан хәрәкәтләре ясыйлар)

Күрсәт әле,үскәнем:

Ничек яфрак коела?

Менә шулай,менә шулай,

Шулай яфрак коела. (Яфрак коела торган хәрәкәтләр башкарыла)

Күрсәт әле,үскәнем:

Ничек куян сикерә?

Менә шулай,менә шулай,

Шулай куян сикерә. (Куян сикерү хәрәкәте башкарыла)

Күрсәт әле,үскәнем:

Ничек йөри аюлар?

Менә шулай,менә шулай,

Шулай йөри аюлар.(Аю сыман йөриләр)

Тәрбияче.Балалар карагыз әле,урманда матур төрле- төсле чәчәкләр үсеп утыра.Чәчәкләр өстенә нәрсәләр утырган?

Күбәләкләр утырган.

Тәрбияче.Әйдәгез без сезнең белән күбәләкләр кебек уйнап алабыз.

“Күбәләкләр” хәрәкәтле уены.

Күбәләкләр оча,оча,

Чәчәкләрне күзәтә.

Очып аргач,уйнап талгач,

Шул чәчәктә ял итә.

Тәрбияче.Балалар сезгә урмандагы сәяхәт ошадымы?

Әйе.

Тәрбияче.Балалар әйдәгез без сезнең белән, төркемгә кайтабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект НОД в старшей группе по проекту "Уйный-уйный үсәбез"

Конспект занятия по обучению русскоязычных детей татарскому языку в старшей группе....

Тема: “Уйный-уйный өйрәнәбез”.

“Минем өем” проекты буенча белем  бирү эшчәнлек конспекты (уртанчылар төркеме)Тема: “Уйный-уйный өйрәнәбез”....

Презентация на тему " Наши помощники электроприборы" 4 части и конспект занатия по теме презентации

В данной презентации показана деятельность  педагога и детей  на занятии по Основам безопасности жизнедеятельности по теме : "Наши помощники электроприборы"...

Конспект игровой ситуации «День рождения кукле Алсу» к проекту «Уйный – уйный үсәбез» УМК «Татарча сөйләшәбез» - «Говорим по-татарски»

Конспект игровой ситуации «День рождения кукле Алсу» к проекту «Уйный – уйный үсәбез» УМК «Татарча сөйләшәбез» -  «Говорим по-татарски» в старшей группе...

Уртанчылар төркемендә “Уйный-уйный үсәбез ” проекты буенча кабатлау конспекты. (Уткәннәрне кабатлау)

Өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә  активлаштыру; балаларның катнашу, тынлау, сорауларга жавап биру телэген устеру. Үткәннәрне көн-курештә кулланыну ныгыту....