Конспект. «Хезмәт кешесе-хөрмәткә лаек».
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Сунгатуллина Резеда Абзолутдиновна

Конспект. «Хезмәт кешесе-хөрмәткә  лаек».

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл muk_hezmt_keshese_hormtk_laek_starshaya_gruppa.docx23 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект. «Хезмәт кешесе-хөрмәткә  лаек».

Тәрбия бурычлары. Балаларда  хезмәткә  хөрмәт тәрбияләү. Төрле  һөнәр  ияләренә  карата  кызыксынучанлыкларын  үстерү. Бәйләнешле  сөйләм  һәм  танып  белү  эшчәнлеген  үстерү, тирә-юньдә ориентлашу. Балаларның  фикер  йөртә  белү  сәләтен,  диалогик  сөйләмен  үстерү. Өлкәннәр  хезмәте, аларның  һөнәрләре  турында  балаларның  белемнәрен  киңәйтү, алар  хезмәтенең  мөһимлеген  аңлату.

Төп  белем  бирү  өлкәсе. Тирә-юнь белән танышу .

Сүзлек. Һөнәр, читек, мәзәк, иләк, мич, авыру, дәва,түшәм, түбә.

Җиһазлар. Һөнәрләр  төшкән  слайдлар, ноутбук, экран, вак инструментлар һәм  һөнәрләр  төшкән  рәсемнәр, глобус, акча.

Алдан  үткәрелгән  эш. Мәкальлләр, бармак  уены, табышмаклар  өйрәнү, д\уен  уйнау, һөнәр  ияләре  белән  танышу.

Тәрбияче. Сунгатуллина.Р.А.

Эшчәнлек  барышы :

Тәр – Хәерле иртә. Балалар  әйдәгез  әле бер  уен  уйнап  алыйк.

Бергә - Бармак  уены “Һөнәрләр”.

Баш  бармак - биюче,

Имән  бармак – тегүче,

Урта  бармак – төзүче,

Атсыз  бармагым – укытучы,

Чәнти  бармак  кем  була?

Читек  тегүче  була.

Тәр – Без бүген  сезнең  белән  төрле  һөнәр  ияләре  турында  сөйләшеп  үтәрбез. Нинди  генә  һөнәр  ияләре булмасын  алар  барсыда  хөрмәткә  лаек.  Менә  сездә үсеп  җиткәч  төрле  якларга  таралып, төрле  һөнәр  сайлап  алырсыз. Ә  ни өчен  һөнәрле  булу  кирәк  икән, без  бу  җавапны  мәкальлләр  эченнән  эзләп  карыйк  эле,хезмәт  турында  нинди  мәкальлләр  беләсез ?

Балар – Эш – кешенең  көзгесе. Хезмәт  кешене  бизи. Кем  эшләми – шул  ашамый. Хезмәт  иясе – хөрмәт  иясе. Эшләп  ашасаң, тәмле  булыр. Хезмәт  кешесе  хөрмәткә  лаек. Эшләмәсәң  эш  көне, ни  ашарсың  кыш  көне? Эш еткәч уйнарга ярый. Эше барның ашы бар. Бакча ясамый, алма булмый. Ялкаулык хурлык-тырышлык зурлык. Агачны яфрак бизәсә-кешене хезмәт бизи. Сүзең белән мактанма-эшең белән мактан.

Тәр – Балалар минем  сорауларыма  җавап бирегез  әле.

- Нәрсә  ул  һөнәр ? (Олы кешеләрнең акча эшләп кайт  торган җирләрне).

- Сез  нинди  һөнәрләне  беләсез? (Укытучы, табиб, пешекче, сатучы....).

- Әти – әниләрегез  нинди  һөнәр  ияләре? (Минем әти төзүче,ә әниемтегүче).

- Эшчән  кешегә  нинди  сыйфатлар  хас? (Көч, сабырлык, тырышлык, матурлык, эштә йокламыйлар).

- Балалар  бакчасында  нинди  һөнәр  ияләре  эшли? (Тәрбияче, пешекче, музыка җитәкчесе, мөдир, урам җыючы....).

- Зур  үскәч  сез  кем  булыр  идегез? (Мин архиолог булам).

Тәр – Балалар  мин  сезгә  бер  кызык  мәзәк  сөйләп  китәм “ Ул  да  эшли “Иртә  белән  барысы  да  эшкә  барырга  җыеналар. Кечкенә  кыз  Зөһрә  болай  ди: “Мин  дә  эшкә  барам”. “Ә  кайда  эшлисең  соң  син ?” – дип  сорыйлар. “Балалар  бакчасында”, – дип  җавап  бирә  Зөһрә.  

Тәр – Ә сез ничек уйлыйсыз,ни өчен Зөһрә шулай дигән?.

Бала –Чөнки без балалар бакчасына көн саен киләбез, белем алабыз, апаларга булышабыз.

Тәр – Менә бездә сезнең белән балалар бакчасына эшкә барабыз\такта каршына басалар\.

Тәр – Мин сезгә кызыклы табышмаклар әйтәм тыңлагыз, җавапларын дөрес әйтегез.

“Тапкырларга – табышмак” (табышмакка  җавап  табылгач  интерактив  тактада  слайдлар  чыга  бара).

  1. Шәһәр, авыл  йоклый  әле.

Без  бик  иртә  торабыз.

Иләк  биетеп, он  илибез,

Һәм  мичне  кыздырабыз.

Ипекәй  һәр  иртәдә

Килсен  өчен  өстәлгә.    (Ипи  пешерүче)

  1. Ул  сала  биек  йортлар.

Ул  салган  биек  йортларда

Балкып  кабына  утлар.

Кем  икән  ул, балалар ?   (Төзүче)

  1. Янып  торган  чәчкә  ясап

Өйләрне  матурлаучы.

Кем  икән  соң  ул,балалар ?

Ул   әлбәттә ....    (Буячы)

  1. Ул  эшли  кибеттә,

Конфет – прәник  сата.

Я, әйтегез  кем  белә ?

Ул  бит ....    (Сатучы  апа)

  1. Ул  теккән  матур  киемне

Барлык  кешеләр  кия.

Үз  эшен  бик  тә  сөюче,

Ул  буладыр ....     (Тегүче)

  1. Тотам  шуңа  сак  кына,

Авырдымы  чак  кына,

Чирен  шундук  күрәм  мин,

Дәвасын  да  беләм  мин:    (Китапханәче)

Тәр – Без балалар бакчасында уйныйбызда. Әйдәгез сүзле – хәрәкәтле  уен уйнап алабыз “Без  инде  хәзер  зурлар”.

Без  инде  хәзер  зурлар.

Күп  эшли  безнең  куллар.

Без  чокырда  казыйбыз,

Без  кирпеч  тә  өябез,

Без  түшәм  дә  җәябез,

Без  түбә  дә  ябабыз,

Тәрәзәләр  куябыз

Һәм  ишектән   керәбез.

Тәр – Әйдәгез сәяхәт итеп алабыз. Глобус өстенә кулларны куйдык мин әйләндерәм, күзләрне йомдык. Без сезнең белән Казахстан республикасына килеп җиттек. Эту игру мы будем играть на русском языке дидактическая игра называется “Поставь правельно”. Какие професси живут в этом городе?

Бал – Парекмахер, повор, врач, продовец.

Тәр – Им нужны инструменты чтоб работать, а они перепутались, довайте им поможем.

Бал – Врачу нужен: укол, таблетки, градусник, молоток...

Тәр –Балалар минем  бик тиз генә балалар бакчасына кайтасым килә әйдәгез кошлар кебек очабыз. Очты, очты кошлар очты, карлыгачлар, сандугачла, сыерчыклар очты. Менә кайтыпта җиттек.

Тәр – Безнең шогылебез ахырына якынлашты, булдырдыгыз  балалар рәхмәт, сезгә  шөгыль  ошадымы ? Ә әрсәләр эшләдек без, кайларга бардык.

Бала – Әйе  бик  охшады, без  әниләрнең, әтиләрнең  һөнәрләре  турында  сөйләштек, табышмакларга  җаваплар  эзләдек, төрле  яңа  уеннар  уйнадык, кызык  мәзәк   тә  тыңлап  үттек.

Тәр – Миңа да сезнең тулы җавапларыгыз ошады әфәрин. Ә минем сезгә бер бүләгем бар, сез эшкә бардыгыз, хезмәт иттегез, мин сезгә акчалар бирәм, алар тылсымлы, менә бүген өйгә кайткач бу кәгазь акчаларны билгеле бер урынга яшереп куегыз, зур үскәч һөнәрле булгач карарсыз ул акчалар чынга әйләнә, ләкин үсмичә карарга ярамый. Шуның белән шогылебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Семинар-практикум "Хезмәт ит тә, мактан; уйнап көл дә, шатлан”

Тәрбиячеләрнең сюжетлы-рольле уеннарны оештыруда белем һәм осталык дәрәҗәсен күтәрү, катлаулы педагогик ситуацияләрдән чыга белү осталыкларык камилләштерү, сюжетлы-рольле уеннарны оештыру...

Балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт итү теләге тәрбияләү.

3-4 яшьтәге балалар үз өсләренә йөкләнгән шәхси һәм күмәк эшләрне башкарып чыгарга өйрәтү: эшне бүлешү турында, тәрбияче ярдәмендә, уртак бер фикергә килә белүне формалаштырырга тиешләр. Йөкләнгән эшк...

Кайсы транспорт нинди хезмәт күрсәтә

Кайсы транспорт нинди хезмәт күрсәтә - презентация. Балалар өчен күрсәтмә материал...

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.

Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.   Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...

Тынгысыз хезмәт. Тәрбияче хезмәте турында Эссе

Тәрбияче хезмәте җаваплы, күп хезмәт таләп итүче хезмәт....