"Театр уйныйлар балалар"
статья

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Статья

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл teatr_uynyylar_sabyylar._statya.docx14.89 КБ

Предварительный просмотр:

Театр уйныйлар сабыйлар.

         Баланың бөтен тормышы - уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, яхшы  сөйләшә белүен таләп итә.

      Соңгы елларда тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе - туган халкыбызның милли мәдәниятенә, рухи дѳньясына игътибар итү.

      Быелгы ел Русия Президенты В.В.Путин тарафыннан Театр елы дип игълан  ителде. Шушы уңайдан, әлеге өлкәдә бездә дә зур эшләр башкарыла. Менә шуңа күрә дә, безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында халкыбызның матур сәнгате - театр белән балаларны таныштыруны, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны тѳп бурычыбыз итеп куябыз. Без боларны балалар белән  режим вакытларында, белем бирү эшчәнлегендә һәм өстәмә белем бирү эшчәнлегендә тормышка ашырабыз. Әсәрне сәхнәләштерүдә  катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, нәтиҗәләр ясарга  этәрә.

      Театр нәниләрне сихри дѳньяга алып керә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, иҗади фикерләү сәләтен , сѳйләм телен үстерә, актерлык осталыгына ѳйрәтә, эстетик һәм әхлакый тәрбия бирә.

  Тамашада барган вакыйгаларны балалар чынбарлык буларак кабул итәләр, андагы геройлар өчен борчылалар, алар белән бергә сөенәләр.

Театраль педагогика ысулларын куллану балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сѳйләм чисталыгын, үзләренең тавышлары белән идарә итү мѳмкинлекләрен, шулай ук коллективта үз - үзләрен тоту, кыюсызлыкны җиңү, эшләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

Театрда катнашучы бала үзен иркен тота башлый, аралашу күнекмәләрен үзләштерә, сѳйләм телен үстерә, тел байлыгы, иҗади активлыгы,  үз-үзенә ышанычы арта.

Сәхнәләштерү тѳрле образларны уйнау, шигырьләр сѳйләү, кичәләрне һәм бәйрәм иртәләрен иҗади оештыру - боларның барысында да театр "теле" үзенчәлекләре чагыла.

       Безнең балалар бакчасы рус телле бакча булып санала. Мин татар теле тәрбиячесе буларак, үз эшчәнлегемдә татар балаларына ана телен, рус балаларына татар телен өйрәтүне алып барам. Театр элементларын турыдан туры белем бирү эшчәнлегендә куллануны  да бик отышлы дип саныйм. Балалар әкиятләрне рольләргә бүлеп сәнгатьле итеп сѳйләргә ѳйрәнәләр, шигырьләрне яттан сѳйлиләр. Бакчабыздагы рус милләтендәге балалар да бик теләп катнашалар. Алар рольләрне бик теләп үзләштерәләр. Мондый эшчәнлекләр хәтердә кала һәм татар телен ѳйрәнүгә кызыксынуны тагы да арттыра.

       Сәхнәләштерү ѳчен сабыйләр хәленнән килерлек җиңел әсәрләрне табарга тырышам  һәм балалар  белән бергәләп  әкиятләрне сайлап алабыз.

Балалар  театр күренешләрендә бик теләп катнаша, үз рольләрен оста итеп башкарырга тырышалар. Менә инде өч ел рәттән Республика күләм “Сәйяр” театр фестивалендә катнашып киләбез. Һәр ел саен Яңа ел һәм 8 март  бәйрәмнәре вакытында әти-әниләр, әби-бабайлар алдында чыгыш ясыйбыз.  Мәсәлән, быелгы уку елында, зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары белән,  “Кыш бабай бүләк өләшә”, “Яңа ел маҗаралары”, "Ике кыз", "Кояштагы тап" әсәрләрен сәхнәләштереп, әти-әниләр хозурына тәкъдим иттек. Театрыбызны оештыруга, аның өчен кирәкле җиһаз, костюмнарны, маскаларны әзерләүгә тәрбиячеләр, әти-әниләр дә зур өлеш кертә. Әти-әниләр үз чиратында баласының  оста чыгыш ясавын күрәләр, сабыйлары өчен бик куаналар.

     Коллектив алдында каушамау, үз фикереңне курыкмыйча әйтү, үзеңне иркен тоту кебек сыйфатлар  киләчәктә балаларга  мәктәпкә киткәч тә ярдәм итәчәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Кечкенәләр төркеме балалары белән нәни песиләр йомгак белән уйныйлар рәсем эшчәнлеге

Кечкенәләр төркеме балалары белән нәни песиләр йомгак белән уйныйлар рәсем эшчәнлеге...

Проект эше Тема:”Әкиәттәр һуҡмағынан” (балаларҙың телмәрен үҫтереүҙә театр эшмәкәрлегенең роле уртансы төркөм балалары өсөн

театраль уйын эшмәкәрлеге менән таныштырыуҙы дауам итеү(бармаҡ һәм ҡурсаҡ театры;Ауыҙ –тел ижадына ҡыҙыҡһыныу тәрбиәләү;Ҡурсаҡтар ҡулланып ,баланың төрлө һәләттәрен асыу күнекмәләрен нығытыу;Уйы...

Балалар баҡсаһында өлкән төркөмдә театр эшмәкәрлеге

quot;Балалар баҡсаһында театр эшмәкәрлеге" темаһына үткәрелгән педагогик кәңәшмәлә тәжрибә уртаҡлашыу маҡсаты менән өлкән төркөм етәксеһе Өмөтбаева Г. Р яһаған сығышы....

Ата-әсәләр өсөн консультация. «Театр уйынсыҡтарының балалар үҫешенә йоғонтоһо»

Төркөмдә үҙ ҡулдарың менән эшләгән уйынсыҡтар, бигерәк тә яратҡан экиәттәренең персонаждары булһа. Балаларға ҡыҙыҡ та, күңелле лә була....

Театр эшмәкәрлеге ярҙамында балаларҙың телмәрен үҫтереү.

План по самобразованию - үҙ аллы белемде үҫтереү планы...