Еллык отчет эше
презентация

Мифтахова Алсу Адхамовна

Ел дәверендә эшләгән белем бирү программасының үтәлешен күрсәтү һәм яңа уку елына максатлар куяр өчен һәр тәрбияче отчет эшен эшләргә тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Отчет29.99 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Ямаширмә  “Йолдыз” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем  бирү муниципаль бюджет  учреждениесе

2018-2019 уку елында икенче кече яшьтәгеләр, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменәренең алмаш тәрбияченең отчет эше.

Тәрбияче: Мифтахова Алсу Әдхәм кызы.

        

2018-2019 уку елы

Икенче кече яшьтәгеләр төркеме

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме

1

2

Төркемдә балалар саны: 22

Яшь үзенчәлекләре: 1,6 нан 3 яшькә кадәр

Малайлар: 11. Кызлар: 11.

Тәрбияче алдына түбәндәге бурычлар куелды:

- Балаларга балалар бакчасында җайлашу өчен шартлар тудыру;

- Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тору;

- Укыту һәм тәрбия бирү шартларын югары дәрәҗәдә булдыру өчен шартлар тудыру.

Уку елы дәвамында ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тору өчен, балаларны балалар бакчасында җайлаштыру өчен “Балалар бакчасы белән таныштыру”, “Уку елы дәвамында без нәрсәгә өйрәндек” дигән темаларга ата-аналар җыелышлары үтте.

Ата-аналар өчен “Балалар бакчасында адаптация чоры”, “3 яшькә кадәрге баланың сенсорик үсеше”, “Әгәр бала начар ашаса”, “1,6-3 яшькә кадәрле баланың сөйләм теле үсеше”, “1,6 – 3 яшьлек бала нәрсәләр эшли белергә тиеш” дип аталган консультациялар куелды, ата-аналар таныштырылды.  

Шулай ук ата-аналарны көн тәртибе, шөгыльләр челтәре, меню белән таныштыру булды.

Төркем тәрбиячеләре балалар белән тыгыз элемтәдә торды, аларны мөстәкыйль эшчәнлек белән шөгыльләнергә өйрәтте. Шулай ук балалар бакчасының калган эшчеләренә карата, уңай тәэсир тудырды.

Тәрбиячеләрнең эше еллык план белән бергә, туры килеп эшләнде.

Тәрбия һәм белем бирү түбәндәге программа белән алып барылды:

«От рождения до школы» под редакцией Н. Е. Вераксы, Т. С. Комаровой, М. А. Васильевой.

Балалар белән эшчәнлек музыкаль уеннар, интерактив такта белән эш итү, күмәк, хәрәкәтле уеннар саф һавада эчәнлек, сюжетлы-рольле уеннар уйнау формасында алып барылды.

Белем бирү эшчәнлеге дидактик һәм күрсәтмә материаллар, төрле укыту-методик әсбаплар кулланып үтте.

Уку елы башында ук балалар мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнә, уйный алырлык итеп үстерелешле почмаклар: чәчтарашханә, кибет, аш-су бүлмәсе, хастаханә почмаклары оештырылды. Бу балаларга бер-берсе белән якыннан аралашу, сөйләм телен үстерү, дус-тату уйнау мөмкинчелеге тудырды.

Белем бирү эшчәнлеге дәвамында балалар белән бармак уены, артикуляцион гимнастика, сулыш гимнастикасы, иртәнге гимнастика оештырылды.

Балаларның уку елы дәвамында алган үсеш дәрәҗәләрен мониторинг ярдәмендә билгеләдек. Барлык балалар да бакчага теләп, яратып йөрделәр.

“Совушка”  интернет челтәрендә Международный творческий конкурс “Листопад” “Көз кызы” номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнелде.

Уку елы дәвамында икенче кече яшьтәге төркем балалары белән “Төлкегә кунакка”, “Әнием – күз нурым”, “Чыршы бәйрәме”, “Ватанны саклаучылар көне”, “Халыкара хатын-кызлар көне”, “Көлке көне һәм кошлар көне”, “Галәм белән танышу” дип исемләнгән күңел ачу кичәләре оештырдык.

Шулай ук уку елы дәвамында балалар һәм ата-аналар берлегендә “Алтын көз”, “Яңа ел”, “Сыерчык оясы”, “Галәм” темаларына багышланган кул эшләре күргәзмәсе оештырдык. Аларның кул эшләре төрле бәйгеләрдә катнашып лаеклы урыннарга ия булды.

Уку елы дәвамында балалар белән ком, су, краска һәм башка предметлар белән экспериментлар оештырдык.

Уку елы ахырында балаларда кызыксынучанлык, мөстәкыйльлек, хәрәкәтчәнлек сыйфатлары үсеш алды.

Киләсе уку елында: төркемдә уңай сыйфатларны саклап калу, ата-аналар һәм тәрбиячеләр арасындагы мөнәсәбәтне ныгыту, ата-аналарны балаларның үсеш дәрәҗәләре белән таныштырып тору, балаларның сөйләм телен, сәламәтлекләрен саклап калу өстендә эш итүне үстерегә планлаштырып калабыз.

Төркемдә балалар саны: 24

Яшь үзенчәлекләре: 5 тән 7 яшькә кадәр

Малайлар: 13. Кызлар: 11.

Белем бирү эшчәнлеге 2 төркемгә бүленеп үткәрелде: зурлар һәм мәктәпкә әзерлек.

Тәрбияче алдына куелган бурычлар:

- Рус телен өйрәтүне УМК кулланып яңача эшләү.

- Тәрбия-укыту эшчәнлегендә ФГОС таләпләренә нигезләнеп эшләү.

- Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик аң алшартларын формалаштыруны дәвам итү.

- Милләтебез културасының үткәненә һәм бүгенгесенә балаларны якынайтуда әти –әниләр белән эш.

Уку елы дәвамында ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тору өчен “Яңа 2018-2019 нчы уку елына эш планы”, “Өйдә балага еш укыйсызмы?” дигән темаларга ата-аналар җыелышлары үтте, күп төрле консультациялар куелды ата-аналар таныштырылды.

Шулай ук ата-аналарны көн тәртибе, шөгыльләр челтәре, меню белән таныштыру булды.  

Тәрбиячеләрнең эше еллык план белән бергә, туры килеп эшләнде.

Тәрбия һәм белем бирү түбәндәге программа белән алып барылды:

«От рождения до школы» под редакцией Н. Е. Вераксы, Т. С. Комаровой, М. А. Васильевой.

Туган телгә өйрәтү - З. М. Зарипованың УМК “Туган телдә сөйләшәбез”, рус теленә өйрәтү - С. М. Гаффарованың УМК “Изучаем русский язык” буенча үткәрелде.

Балалар белән эшчәнлек музыкаль уеннар, интерактив такта белән эш итү, күмәк, хәрәкәтле уеннар саф һавада эчәнлек, сюжетлы-рольле уеннар уйнау формасында алып барылды.

Белем бирү эшчәнлеге дидактик һәм күрсәтмә материаллар, төрле укыту-методик әсбаплар кулланып үтте.

Белем бирү эшчәнлеге дәвамында балалар белән бармак уены, артикуляцион гимнастика, сулыш гимнастикасы, иртәнге гимнастика оештырылды.

Балаларның уку елы дәвамында алган үсеш дәрәҗәләрен мониторинг ярдәмендә билгеләдек. Барлык балалар да бакчага теләп, яратып йөрделәр.

Уку елы барышында балалар белән төрле конкурсларда катнаштык: “Одоренный ребенок” республика олимпиадасында Фазылов Ильяс җиңүче исеменә, ә Мухин Сәлим призер исеменә лаек булдылар. Ел саен үткәрелеп килә торган муниципиаль  конкурс «Кораблик Детства» да безнең балалар вокал һәм бию наминацияләре буенча җиңү яуладылар. Район күләмендә уздырылган “Татар кызчыгы - 2019” бәйгесендә төркемебезнең кызы – Айсылу Гимадиева “Иң шаян  кызчык” номинациясендә җиңүче дип табылды. Шулай ук “Сәяр” театр конкурсында катнашып Салават күпере журналының махсуз бүләгенә лаек булдык.

Интернет челтәрләре аша да төрле конкурсларда актив катнаштык: Всероссийский фестиваль творчества “Зимняя кладовая” “Зимняя палитра” номинациясендв Мухин Сәлим, Сафиуллина Ризәлә һәм Хайруллина Тамчыгөл I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр Шулай ук балалар белән “Читаем детям о войне” дип аталган международный акциядә катнашып диплом белән бүләкләндек.

Үткәрелгән бәйрәмнәр: “Белем бәйрәме”, “Уңыш бәйрәме”, “Яңа ел”, “8март”, “23 февраль”, “Нәүрәз”, “Косманавтар көне”, “Чыгарылыш бәйрәме” һ.башка бәйрәмнәрдә балалар үзләренең һөнәрләрен, сәләтләрен күрсәттеләр.

Шулай ук уку елы дәвамында балалар һәм ата-аналар берлегендә “Көзге фантазия”, “Туган ягым татарстан”, күренекле язучылары-бызга багышланган күргәзмәләр, “Яңа ел”, “Галәм” темаларына багышланган кул эшләре күргәзмәсе оештырдык.

Мәктәпкә әзерлек төркеме белән “ФДББС шартларында балалар бакчасында билингвал белем бирү” дип аталаган семенарда УМК “Изучаем русский язык” буенча квест уен формасында “Поможем Весне” дигән ачык эшчәнлек күрсәттек.

 

Киләсе уку елына куелган бурычлар:

1. Уку-укыту методик кулланмаларына таянып ике дәүләт теле-рус һәм татар телләрен өйрәтүне дәвам итү.

2. Федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, тәрбия һәм белем бирүне оештыру.

3. Балаларның физик һәм психик сәламәтлекләрен саклау.

4 Әти-әниләр белән хезмәттәшлекне дәвам итү.

5. Белемебезне арттыру максатыннан төрле семенарларда, конкурсларда катнашуны дәвам итү.

Ел дәвамында тәрбияче катнашкан семинарлар, бастырган басмалар

“Икетеллелек шартларында дәүләт телләренә өйрәтүдә үстерешле тирәлек булдыру”

Выступление  на кустовом методическом объединений воспитателей «Обучение детей двум государственным языкам Республики Татарстан с помощью УМК», с. Мульма, ноябрь 2018 г.

«В поисках весны»

Образовательная деятельность по УМК «Изучаем русский язык» в семинаре практикуме для заведующих  ДОУ Высокогорского муниципального района по теме: «ФДББС шарларында балалар бакчасында билингвал белем бирү”, с. Ямашурма, март 2019 г.

«Татарская брошь»

Мастер-класс в методическом объединений воспитателей ДОУ Высокогорского муниципального района Республики Татарстан «Преемственность в работе детского сада и начальной школы в условиях ФГОС» по теме: «Мы защитники природы», с. Большие Ковали, апрель 2019 г.

«Брошь с татарским орнаментом»

Мастер – класс в межрайонном семинаре для воспитателей детских садов по теме: «Формирование художественно-эстетических способностей дошкольников в условиях реализации ФГОС ДО», с Коморгузя Атнинский район, апрель 2019 г.

«Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү»

Выступление в межрайонном семинаре для воспитателей детских садов по теме: «Формирование художественно-эстетических способностей дошкольников в условиях реализации ФГОС ДО», с Коморгузя Атнинский район, апрель 2019 г.

«Исәнме, урман!»

Публикация в газете “Высокогорские вести” сентябрь 2018 г.

«Юл әлифбасы»

Публикация в газете “Высокогорские вести” декабрь 2018 г.

«Кошлар безнең дусларыбыз»

Публикация в газете “Высокогорские вести” апрель  2019 г.

“Балачак  - бәхет иле”

Публикация в газете “Высокогорские вести” июнь  2019 г.

Конкурслар (педагоглар)

Название конкурса

Результат

Педагоги

«Кораблик детства»

Победитель “Вокал”

Хадиева Г. И.

Мифтахова А. А.

«Кораблик детства»

Победитель “Танцевальное творчество”

Хадиева Г. И.

Мифтахова А. А.

«Сәйяр» театральный фестиваль

Диплом в специальной номинации журнала “Салават күпере” “Балкыш”

Хадиева Г. И.

Мифтахова А. А.

«Зимняя кладовая»

Благодарственное письмо

Мифтахова А. А.

«Включение (инклюзивное) образование:основные аспекты»

Диплом  IIстепени

Мифтахова А. А.

«От идеи до воплощения»

Диплом 1 степени

Мифтахова А. А.

«Читаем детям о войне»

Диплом

Мифтахова А. А.

«Одаренный ребенок»

Диплом

Мифтахова А. А.

«Организация работы с одаренными детьми и немотивированными учениками»

Сертификат участника

Мифтахова А. А.

«Профессиональное развитие педагога дошкольного образования в условиях реализации ФГОС»

Сертификат участника

Мифтахова А. А.

«Художественно-эстетическое воспитание дошкольников»

Диплом 2 степени

Мифтахова А. А.

«Организация познавательно-речевого развития у детей дошкольного возраста в условиях ФГОС»

Сертификат слушателя

Мифтахова А. А.

«Фотогаллерия Высокогорского района»

Участник

Мифтахова А. А.

Домино «Авылым - Ямаширмәм”

Рецензия

Мифтахова А. А.

«Листопад»

Благодарственное письмо

Мифтахова А. А.

Конкурслар (балалар)

Название конкурса

Результат

«Кораблик детства»

Победитель “Вокал” коллектив “Елмай”

«Кораблик детства»

Победитель “Танцевальное творчество” коллектив “Йолдыз”

«Сәйяр» театральный фестиваль

Диплом в специальной номинации журнала “Салават күпере” “Балкыш”

«Татар кызчыгы- 2019»

Диплом в номинации «Иң шаян кызчык» Гимадиева Айсылу

«Зимняя кладовая»

Диплом 1 степени

Сафиуллина Ризаля

«Зимняя кладовая»

Диплом 1 степени

Мухин Салим

«Зимняя кладовая»

Диплом 1 степени

Хайруллина Тамчыгуль

Республиканская олимпиада «Одоренный ребенок»

Диплом победителя

Фазылов Ильяс

“Листопад”

Диплом 1 степени

Сибагатова Азалия

“Наши истоки.Читаем фольклор”

Диплом участника Фазылов Ильяс

“Наши истоки.Читаем фольклор”

Диплом участника Мухин Салим

“Наши истоки.Читаем фольклор”

Диплом участника Гилазиева Ралия


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

еллык план

татар балалар бакчасының еллык планы...

Ата-аналар белән еллык эш планы.

”Минем туган җирем “рәсемнәр күргәзмәсе. ”Табиб киңәш итә “консультация....

Еллык эшкә отчет төзү

Педагоглар өчен  еллык эшкә отчет төзү буенча методик рекомендацияләр....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен сюжетлы-рольле уеннарның еллык перспектив планы

Предлагаю перспективный план сюжетно-ролевых игр для подготовительной к школе группе на татарском языке...

Ата-аналар белән еллык эш планы

“Белем һәм тәрбия бурычлары белән таныштыру” чыгыш...

Еллык отчет.

кечкенәләр төркемендә  ел буе эшләгән зшкә нәтиҗә....