Еллык отчет.
материал (младшая группа)

Гильмутдинова Эльза Фоатовна

кечкенәләр төркемендә  ел буе эшләгән зшкә нәтиҗә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beznen_in_kechkenlr_torkemen_20_bala_yori.docx21.35 КБ

Предварительный просмотр:

Безнең иң кечкенәләр төркеменә 20 бала йөри, 11 малай, 9кыз.

Бакчага балалар әкренләп килделәр. Беренче көннән үк әти-әниләр белән танышу, социаль  анкеталар тутырылды. Бу үз чиратында безгә балалар белән аралашуны җиңеләйтте. Балалар беренче көнне 3 сәгатькә, аннан 6 сәгатькә, аннан йокларга калдылар. Беренче чиратта кәеф, аппетит, соңыннан гына йокы тәртипкә салынды. Һәр балага адаптация бите тутырылып барылды. Без монда ай буена баланың аппетитын, аралашуын, йокысын, индивидуаль узенчәлекләрен билгеләп бардык.

Ел азагына төркем тулыланды. Бар бала да диярлек үзләре теләп төркем бүлмәсенә керәләр, бергә уйныйлар, аралашалар, өстәл артында үз урыннарын, кроватьларын беләләр, үз сөлгеләрен таныйлар, “завтрак”, “обед”, “кичке аш” төшенчәләрен аңлыйлар. Ел башыннан ук культура-гигиена күнекмәләрен формалаштырдык. Ашар алдыннан, аннан соң кулларны юабыз, өстәл артында ашаганда сөйләшмибез, ипине вакламыйча ашыйбыз кебек әхлак кагыйдәләренә төшенделәр. Зурлар ярдәмендә чишенергә һәм киенергә өйрәнделәр. Ләкин әле бу сыйфатлар бар балада да формалашып бетмәгән.

Нәтиҗәдә, 35% бала җиңел, 50% уртача адаптация, 15% адаптация үтә.

Балаларга белем һәм тәрбия “Кроха” (авторлары: Г.Г. Григорьева, Д.В. Сергеева, Н.П. Кочетова), Туган телдә сөйләшәбез. (авторлары: Ф. В. Хәзрәтова, З. Г. Шәрәфетдинова, И. Җ. Хәбибуллина), Демонстр. мат Туган телдә сөйләшәбез., Балачак аланы.( К.В.Закирова Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия), “Играем с малышами” һ. б. әсбаплар ярдәмендә ФГОС буенча 5 юнәлештә алып барылды.

Иҗтимагый-коммуникатив үсеш: әхлак сыйфатлары, бер-берсе, өлкәннәр белән аралашу формалары булдырылды, куркынычсызлык төшенчәләренә төшенделәр.

Танып-белү үсеш:балалар зур, кечкенә, өстә, аста төшенчәләрен аңлыйлар; предметларның төсләрен, размерын, формасын аера беләләр, йорт һәм кыргый хайваннарны таныйлар.Кечкенәдән үк экологик тәрбия башлангычлары формалаштырабыз. Бергәләшеп суган утырттык һәм аның үсүен күзәтеп бардык. Суган үсәр өчен һава, су, яктылык кирәклегенә төшендк.

Сөйләм үсеше: балалар сөйләмне бер-берсе белән аралашу чарасы буларак кулланалар. Балалар өлкәннәр соравына җавап бирәләр, тәрбияче артыннан кабатлыйлар, дүртьюллык шигырләр өйрәндек. Тәрбияче ярдәме белән иллюстрацияләргә карап, “Йомры икмәк”,”Шалкан”,”Чуар тавык”,”Бүре һәм кәҗә бәтиләре ”әкиятләрен сөйли беләләр.

Сәнгати-эстетик үсеше: балалар карандаш белән куллана беләләр; сары, кызыл, яшел, зәңгәр төсләрне аералар, ләкин барсы да белми әле. Традицион булмаган алымнар белән дә таныштылар (уч төбе, таякчыклар)

Дидактик материаллар белән уеннар  ярдәмендә балалар предметлар белән гади эшләр башкарырга  өйрәнделәр (алу, салу); зур һәм бәләкәй уенчыклар белән танышу дәверендә сенсор тәҗрибәләрен баеттылар;  уенчыкларга сак караш уянды.  Пирамида белән танышу нәтиҗәсендә, аның нинди өлешләрдән торуын,  пирамиданы дөрес итеп  җыярга өйрәнделәр.

Төзү материаллары белән уеннар  нәтиҗәсндә шакмакларны тартмадан алырга һәм тутырырга , бер кисәкне икенчесенэ куялар, төзү материалына кызыксыну уянды, биремнәрне үтәгәч , җыеп куярга күнектеләр,  кирпечне кубик өстенә куеп төзелеш ясарга, аны ныклы төзәргә,  ике төрле төзелеш материалын аерырга өйрәнделәр.

Бу нәтиҗәләргә ирешү өчен аудио-видео язмалар, дидактик уеннар, магнитлы такта, мольберт, демонстрацион материаллар кулландым. Ел буена балаларда, бигрәк тә сюжетлы-рольле, дидактик, хәрәкәтле уеннарга кызыксыну уятырга тырыштым. Шул максаттан чыгып, сюжетлы-рольле уеннар атрибутлар белән тулыландырылды; хәрәкәтле уеннар өчен маскалар булдырылды;хәтер,игътибарны үстерү максатыннан “Нәрсә юк?”, “Кем нәрсә ярата?”, “Тавышыннан таны” кебек уеннар булдырылды. Вак кул чукларын үстерү максатыннан  ярмалар, сәдәфләр, шнурлар белән”Смешарикларны ашат”,” Геометрик фигураларны таны, төзе”, “Резинка” дидактик уеннар ясалды, төсләр буенча сенсор коробкалар булдырылды.

Ел буена балалар белән бәйрәмнәрне билгеләп үттек. Бергәләп өлкәннәр,әниләр көненә, 23 нче февральгә,8нче Мартка кечкенә бүләкләр әзерләп бүләк иттек. Яңа ел бәйрәме балалар күңелендә матур мизгелләр белән истә калды һәм бу шатлыклы мизгелләр барсы да “Сарман. Иң яңа хәбәрләр”ләрдә яктыртылып барылды.

Әти-әниләр белән  ел буена  тыгыз элемтәдә тордык:

-алар өчен”Адаптация”,”ПДД”,”Ел фасыллары”,”Режим дня” папка-передвижкалар ясалды;

-“1.5-2яшьлек балаларнын яшь узенчэлеклэре”,”Әхлак тәрбия”,”Бармак уеннары” консультацияләр үткәрелде;

-“Ял көннәрендә режим”, “Туклану”, “Кул моторикасы”әңгәмәләр уздырылды;

-анкеталар «Давай-те познакомимся», “Адаптация”тутырылды;

-кардан бергәләп кар сыннары ясадык;

-предметлы-үстерешле зона өчен атрибутлар булдырылды; 

-бакча күләм конкурсларда актив катнашып, безнең төркем балалары “Природу мы должны беречь”,”Осенняя шляпа”,”Зимняя фантазия”,”Бәйрәм открыткасы”конкурсларында призлы урыннар алды.

Ел буена катнашкан конкурслар: - “Әтәч һәм аның гаиләсе”темасына ачык шөгыль күрсәттем;

-Әлмәт шәһәрендә уздырылган семинарда”Халык авыз иҗаты аша балаларда әхлак тәрбияләү” темасы буенча чыгыш ясадым,

-“Минем гаиләм”муниипаль һәм “Пятое измерение”, “Мой успех”, “Гордостҗ России” интернет конкурсларда катнаштым.

-аттестация уздым.

Нәтиҗә ясап, алга куелган бурычлар: -төркемдә эмоциональ  уңай климат саклау;

- йөрешне булдыру;

-предметлы-үстерешле зонаны тулыландыру;

- әти-әниләр белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә;

- педагогик осталыкны күтәрү өстендә эшләргә;

-бакчакүләм мероприятиләрдә актив катнашырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

еллык план

татар балалар бакчасының еллык планы...

Ата-аналар белән еллык эш планы.

”Минем туган җирем “рәсемнәр күргәзмәсе. ”Табиб киңәш итә “консультация....

Еллык эшкә отчет төзү

Педагоглар өчен  еллык эшкә отчет төзү буенча методик рекомендацияләр....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен сюжетлы-рольле уеннарның еллык перспектив планы

Предлагаю перспективный план сюжетно-ролевых игр для подготовительной к школе группе на татарском языке...

Ата-аналар белән еллык эш планы

“Белем һәм тәрбия бурычлары белән таныштыру” чыгыш...

Еллык отчет эше

Ел дәверендә эшләгән белем бирү программасының үтәлешен күрсәтү һәм яңа уку елына максатлар куяр өчен һәр тәрбияче отчет эшен эшләргә тиеш....