Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен сюжетлы-рольле уеннарның еллык перспектив планы
календарно-тематическое планирование (подготовительная группа) на тему

Миронова Гулия Ринатовна

Предлагаю перспективный план сюжетно-ролевых игр для подготовительной к школе группе на татарском языке

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен сюжетлы-рольле уеннарның еллык перспектив планы

Сентябрь

Атна

Проект исеме

Уен

Максаты

1

Белем бәйрәме

“Балалар бакчасы”

Балаларда балалар бакчасы хезмәткәрләре хезмәте турындагы белем һәм күзаллауны үстерү.

2

Аралашу әдәбе

“Поликлиника”

Балаларда табиб һөнәренә карата кызыксыну уяту. Авыруга карата миһербанлылык, ярдәмчеллек, сак караш тәрбияләү аркылы балада яхшы күңеллелек, кешелеклелек үстерү. Аралашу культурасын камилләштерү.

3

Туган ягым – яшел бишек

“Гаилә: кунак чакыру”

Балаларны көндәлек тормышны, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне чагылдырып уйнарга  этәрү. Әлеге уен өчен уңайлы атрибутлар сайлау, җирлек тудыруда мөстәкыйльлек камилләштерү. Өлкәннәр эшчәнлеген уенда күрсәтергә, гаилә эчендәге вазифаларны дөрес бүленешен аңлап эш итәргә өйрәтүне дәвам итү. Коллектив уйнауга карата кызыксынуны үстерү. Әхлак тәрбиясен ныгыту.

4

Абдулла Алиш иҗаты

“Гаилә: йорт җыештыру”

Балаларны көндәлек тормышны, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне чагылдырып уйнарга  этәрү. Әлеге уен өчен уңайлы атрибутлар сайлау, җирлек тудыруда мөстәкыйльлек камилләштерү. Өлкәннәр эшчәнлеген уенда күрсәтергә, гаилә эчендәге вазифаларны дөрес бүленешен аңлап эш итәргә өйрәтүне дәвам итү. Коллектив уйнауга карата кызыксынуны үстерү. Әхлак тәрбиясен ныгыту.

Октябрь

Атна

Проект исеме

Уен

Максаты

1

Алтын көз!

“Гаилә: бакчага уңыш җыярга бару”

Балаларны көндәлек тормышны, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне чагылдырып уйнарга  этәрү. Әлеге уен өчен уңайлы атрибутлар сайлау, җирлек тудыруда мөстәкыйльлек камилләштерү. Өлкәннәр эшчәнлеген уенда күрсәтергә, гаилә эчендәге вазифаларны дөрес бүленешен аңлап эш итәргә өйрәтүне дәвам итү. Коллектив уйнауга карата кызыксынуны үстерү. Әхлак тәрбиясен ныгыту.

2

Яшелчә, җиләк- җимеш

“Кибет”

Кибетче һөнәренә карата кызыксыну уяту. Дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен, санау техникасын ныгыту. Яшелчә, җиләк- җимеш атамаларын ныгыту.

3

Яшелчә, җиләк- җимеш

“Кафе”

Балаларны җәмәгать урыннарда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү,повар, официант вазифаларын башкарырга өйрәтү. Яшелчә, җиләк- җимештән салатлар әзерләү.

4

Икмәк- яшәү терәге

“АЗС”

Балаларны АЗС эшчеләренең вазифалары белән таныштыру, уен өчен уңайлы урын табырга өйрәтү. Икмәкне кырдан җыйнау өчен машина һәм комбайннарга АЗС тан файдалану кирәклеген аңлату.

Ноябрь

Атна

Проект исеме

Уен

Максаты

1

Гаилә һәм йорт җиһазлары

“Кибет”

Кибетче һөнәренә карата кызыксыну уяту. Дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен, санау техникасын ныгыту. Йорт җиһазлары атамаларын, аларның нәрсәдән ясалуын ныгыту.

2

Гаилә һәм йорт җиһазлары

“Гаилә яңа квартирага күченә”

Балаларны көндәлек тормышны, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне чагылдырып уйнарга  этәрү. Әлеге уен өчен уңайлы атрибутлар сайлау, җирлек тудыруда мөстәкыйльлек камилләштерү. Өлкәннәр эшчәнлеген уенда күрсәтергә, гаилә эчендәге вазифаларны дөрес бүленешен аңлап эш итәргә өйрәтүне дәвам итү. Коллектив уйнауга карата кызыксынуны үстерү. Әхлак тәрбиясен ныгыту.

3

Ашамлыклар һәм савыт- саба

“Савыт- саба кибете”

Кибетче һөнәренә карата кызыксыну уяту. Дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен, санау техникасын ныгыту. Савыт- саба атамаларын, нидән ясалганын ныгыту.

4

Милли киемнәр

“Кием- салым тегү ательесы”

Кием- салым тегү ательесы турында белем һәм күзаллау бирү. Аны җитештерүнең авыр һәм җаваплы хезмәт булуын аңлату. Дустанә мөнәсәбәтләрне, коллективлык хисләрен үстерү. Балаларда тырышлык тәрбияләү.

Декабрь

Атна

Проект исеме

Уен

Максаты

1

Кыш. Кышкы уеннар

“Чәчтарашханә”

Балаларда чәчтараш һөнәре турында кызыксыну уяту, аның хезмәте өйрәнү. Җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тотуга игътибарны үстерү, тәрбияле булырга өйрәнүне дәвам итү. Күрсәтелгән хезмәт өчен рәхмәт белдерергә онытмау.

2

Кыш. Кышкы уеннар

“Матурлык салоны”

Балаларның матурлык салоны, аның хезмәткәрләре турындагы белемнәрен тулыландыру. Матур, пөхтә, зәвыклы булу теләген, җәмәгать урыннарында үз- үзеңне культуралы тота белүне, өлкәннәргә һәм башка кешеләргә игътибарлы булуны үстерү.

3

Кыргый хайваннар

“Зоопарк”

Балаларда кыргый хайваннар турындагы белем- күзаллаулларны үстерү. Аларга карата сак караш, яхшы мөнәсәбәт, җаваплылык хисләре тәрбияләү. Үз- үзеңне җәмәгать урыннарында тота белү культурасын үстерү.

4

Кышлаучы кошлар

“Төзелеш”

Балаларда төзелеш турында конкрет белемнәр булдыру, аның этапларын өйрәтү. Эшче һөнәр ияләре турында белем һәм күзаллауны үстерү. Алар хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү. Уен сюжетын иҗади, мөстәкыйль үстереп уйнауга этәрү.

Январь

Атна

Проект исеме

Уен

Максаты

1

Йорт хайваннары һәм кошлары

“Ветеринар шифаханәсе”

Балаларда ветеринар һөнәренә карата кызыксыну уяту. Хайваннарга карата сак караш, ярдәмчеллек, җаваплылык хисе тәрбияләү.

2

Транспорт, юл йөрү кагыйдәләре

“Шәһәр юлларында”

Балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, яңа роль – регулировщик белән таныштыру.

3

Һөнәрләр

“Янгын сүндерүчеләр”

Балаларның янгын сүндерүчеләр турындагы белемнәрен тулыландыру. Янгын чыгарырга мөмкин булган әйберләр белән сак булырга өйрәтү.

4

Мультфильмда кунакта

“Цирк”

Балаларның циркка сәяхәте турындагы истәлекләре белән уртаклашу. Җәмәгать урыннарында тәртипле булу кагыйдәләрен искә алу. Цирк хезмәткәрләре эшчәнлеге турында белем һәм күзаллауны тулыландыру. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртү.

Февраль

Атна

Проект исеме

Уен

Максаты

1

Мин дөньяның бер кешесе

“Фотоателье”

Фотоателье хезмәте турында мәгълүмат, белем һәм күзаллау бирү. Күрсәтелгән хезмәт өчен рәхмәт белдерергә өйрәнүне дәвам итү. Үз- үзеңне җәмәгать урыннарында әдәпле тоту кагыйдәләрен ныгыту.

2

Мин һәм минем сәламәтлегем

“Шифаханә”

Балаларда табиб, шәфкать туташы һөнәрләренә карата кызыксыну уяту, әлеге һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Авыру кешеләргә карата сак караш, ярдәмчеллек, булышасы килү теләген үстерү. Аралашу культурасын, әдәбен камилләштерү.

3

Муса Җәлил. Ил сакчылары

“Чик саклаучылар”

Балаларны хәрби һөнәрләр белән таныштыруны дәвам итү, хәрбиләрнең көн тәртибе белән таныштыру, аларның хезмәтләренең нидән торуын аңлату, батырлык, кыюлык тәрбияләү.

4

Халыкара телләр

“Бөтендөньяга сәяхәт”

Балаларның күзаллауларын киңәйтү, дөньяның төрле яклары,илләре турында белемнәрен ныгыту, сәяхәт итү теләген, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, сүзлек байлыгын киңәйтү: капитан, Азия, Индия, Европа һ.б.

Март

Атна

Проект исеме

Уен

Максаты

1

Бүлмә гөлләре

“Оранжерея”

Балаларга оранжереянең нәрсә булуын аңлату,  бүлмә гөлләрен үзләренә генә хас үзенчәлекләре буенча танып, бер-берсеннән аерырга өйрәтү, кеше тормышында аларның әһәмиятен аңлату. Балаларда бүлмә гөлләренә карата сак караш тәрбияләү.

2

Ямьле яз

“Чәчәк кибете”

Чәчәкләр сатучысы һөнәренә карата кызыксыну уяту. Дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен, санау техникасын ныгыту.

3

Исәнмесез, кошкайлар

“Даруханә”

Балаларда фармацевт һөнәренә карата кызыксыну уяту. Аның эшчәнлеге турында мәгълүматны арттыру. Балаларда ярдәмчеллек, сөйләшү әдәбен үстерү.

4

Урман, Кызыл китап

“Китап нәшрияты”

Балаларны китап нәшриятенең нинди бурыч үтәве белән таныштыру, аның хезмәткәрләренең вазифаларын өйрәнү. Китапларга сакчыл караш тәрбияләү.

Апрель

Атна

Проект исеме

Уен

Максаты

1

Китап кайдан килә

“Китапханә”

Уенда әйләнә- тирә турындагы белемнәрне чагылдырырга өйрәтүне дәвам итү, китапханәненең социаль мөһимлеген күрсәтү. Хезмәткәрләренең эшчәнлеге даирәләрен билгеләү. Китапларга карата сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

2

Космос

“Комонавтлар”

Балаларны космонавтларның космостагы эшләре белән таныштыру, батырлык, түземлек тәрбияләү, “космодром”, “очу”, “ачык космос” сүзләре исәбеннән сүзлек байлыкларын арттыру.

3

Спорт

“Без – спортчылар”

Балаларга спорт белән шөгыльләнүнең файдасы турында белемнәрен киңәйтү. Физик сыйфатлар үстерү: тизлек, өлгерлек, тирә-якта ориентлашу һ.б.

4

Габдулла Тукай иҗаты

“Курчак театры”

Балаларда курчак театры турында күзаллауларын киңәйтү, театр хезмәткәрләре турында белемнәр бирү.

Май

Атна

Проект исеме

Уен

Максаты

1

9 май – Җиңү көне

“Хәрби разведчикар”

Балаларны хәрби һөнәрләр белән таныштыруны дәвам итү, бирелгән биремнәрне төгәл, игътибарлы башкарырга өйрәтү, хәрби һөнәрләргә хөрмәт тәрбияләү, батырлык, кыюлык тәрбияләү.

2

9 май – Җиңү көне

“Ашыгыч ярдәм күрсәтү”

Балаларда табиб, шәфкать туташы һөнәрләренә карата кызыксыну уяту, әлеге һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Авыру кешеләргә карата сак караш, ярдәмчеллек, булышасы килү теләген үстерү. Аралашу культурасын, әдәбен камилләштерү.

3

Хуш бакчам, исәнме, мәктәп!

“Мәктәп”

Балаларның мәктәп тормышы турындагы күзаллавын үстерү. Уйланылган сюжетны тормышка ашыруда мөстәкыйльлек үстерү. Интонация, мимика, үз- үзеңне ирекле тотышны камилләштерү. Иҗадилык тәрбияләү. Балаларга кайбер мораль нормаларны кабул итәргә өйрәтү. Намуслы булырга, үзара дус- тату булуга этәрү. Аралашу әдәбенә өйрәтү. Коллективлык хисен үстерү.

4

Хуш бакчам, исәнме, мәктәп!

“Язгы урманга сәяхәт”

Язгы чәчәкләр, урман агачлары һәм куаклары турында белемнәрне ныгыту. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сюжетлы- рольле уеннар картотекасы

Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. ...

Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"

В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен саф һавада йөрү буенча перспектив план

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен саф һавада йөрү буенча перспектив план тәкъдим итәм....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.

Мәктәпкә  әзерлек  төркемендәге  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план....

Сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте

Баланы уйнарга өйрәтергә кирәк. Уен вакытында баланың кәефе күтәрелә....