Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сюжетлы- рольле уеннар картотекасы
картотека (подготовительная группа) по теме

Миронова Гулия Ринатовна

Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сюжетлы- рольле уеннар картотекасы

“Балалар бакчасы”

Бурычлары: Балаларда балалар бакчасы хезмәткәрләре хезмәте турындагы белем һәм күзаллауны үстерү.

Катнашучылар: тәрбияче, кече тәрбияче, логопед, бакча мөдире, пешекче, музыка җитәкчесе, шәфкать туташы, балалар, әти- әниләр.

Уен барышы: Тәрбияче балаларны кабул итә, әти- әниләр белән аралаша, иртәнге гимнастика ясата, шөгыльләр үткәрә, уйната... Кече тәрбияче булыша, балаларны ашата, савыт- саба юа. Музыка җитәкчесе балаларны җырлата, биетә, һ.б. Уен ситуацияләре төрле булырга мөмкин: “Иртән балаларны кабул итү”, “Саф һавада”, “Шәфкать туташы бүлмәсендә”, “Логопед шөгыле”, “Бакчада төшке аш”, һ.б.

Әзерлек эше: Бакча хезмәткәрләренең эшчәнлеген күзәтү. Балалар белән хезмәткәрләрнең эше турында әңгәмәләр уздыру. Төрле кабинетларга (логопед, бакча мөдире, һ.б) экскурсияләр оештыру. Әлеге бүлмәләрнең җиһазланышы турында сөйләшү. Уен өчен атрибутлар әзерләү.

Җиһазлау: балаларны билгеләү өчен дәфтәр, курчаклар, җиһаз, савыт- саба, җыештыру өчен атрибутлар, мед. инструментлар, пешекче һәм шәфкать туташы өчен киемнәр, һ.б.

“Поликлиника”

Бурычлар: Балаларда табиб һөнәренә карата кызыксыну уяту. Авыруга карата миһербанлылык, ярдәмчеллек, сак караш тәрбияләү аркылы балада яхшы күңеллелек, кешелеклелек үстерү. Аралашу культурасын камилләштерү.

Катнашучылар: табиб, шәфкать туташы, регистратура хезмәткәре, санитар, авырулар.

Уен барышы: авыру регистратурага килеп табибка керү өчен талон ала, табибка керә. Табиб авыруларны кабул итә, сораулар бирә, карый, дәвалау курсы билгели. Шәфкать туташы табиб күрсәтмәләрен язып бара, рецепт язып бирә, аңа табиб кул куя. Санитарлар кабинет чисталыгы өчен җавап бирә, һ.б. Ситуацияләр: “Табиб янында”, “Окулиста”, “Хирургта”, “Шифаханәгә барабыз”, һ.б.

Әзерлек эше: Балалар бакчасындагы шәфкать туташы бүлмәсенә экскурсия оештыру. Табиб эшчәнлеген күзәтү. Әдәби әсәрләр уку. Медицина инструментларын, кулланылышын өйрәнү. Атрибутлар әзерләү.

Җиһазлау: ак халатлар, башлыклар, рецепт язу өчен карандаш һәм кәгазьләр, фонендоскоп, тонометр, градусник, вата, бинт, пинцет, кайчы, губка, шприц, мазьләр, дару төймәләре, порошоклар, һ.б.

“Өй, гаилә”

Бурычлары: Балаларны көндәлек тормышны, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне чагылдырып уйнарга  этәрү. Әлеге уен өчен уңайлы атрибутлар сайлау, җирлек тудыруда мөстәкыйльлек камилләштерү. Өлкәннәр эшчәнлеген уенда күрсәтергә, гаилә эчендәге вазифаларны дөрес бүленешен аңлап эш итәргә өйрәтүне дәвам итү. Коллектив уйнауга карата кызыксынуны үстерү. Әхлак тәрбиясен ныгыту.

Катнашучылар: әни, әти, әби, бабай, абый, апа, балалар, һ.б.

Уен барышы: Төрле типтагы уен ситуацияләрен сайлау: “Әти белән әни өйдә юк чагында” (кечкенәләр өчен җаваплылык, йорт эшләрен үтәүдә мөстәкыйльлек үстерү); “Бәйрәмгә, кунак чакыруга әзерлек” (гаилә өчен уртак бурычлар башкару: өстәл әзерләү, табын янында үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, культура үстерү); “Квартира җыештыру” (уенга хезмәт элементларын кертү: кер юу, идән сөртү, киштәләрдә тәртип ясау). Уен эчтәлеге алмашынган саен уен җирлеген дә үзгәртү, уенчыкларны алмаштыру, саф һава шартларында табигый материалларны куллану.

Әзерлек эше: Балалардан гаилә турындагы белгән мәгълүматларны сөйләтү. Иллюстрация, рәсемнәр буенча гаиләдәге эшчәлек бүленеше турында фикер алышу. Гаилә, көндәлек тормыш рәвеше турында төрле темаларга әңгәмәләр үткәрү. Уен барышын планлаштыру, рольләрне бүлү.

Җиһазлау: йорт җиһазлары, савыт- саба, урын- җир предметлары, курчаклар, кием- салым.

“Кибет”

Бурычлары: Кибетче һөнәренә карата кызыксыну уяту. Дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен, санау техникасын ныгыту.

Катнашучылар: кибет директоры, кибетчеләр, кассир, сатып алучылар, машина йөртүче, йөк ташучы, җыештыручы.

Уен барышы: Машина йөртүче кибеткә товар алып килә. Йөк ташучылар аны бушата. Кибетчеләр киштәләргә товар тезә. Кибет директоры товарның җитү- җитмәвен тикшереп тора, яңа товарга заказлар бирә. Кибетчеләр товарны тәкъдим итәләр, сатып алучылар сатып ала. Сатып алучы товарны кассада түли, чек ала. Җыештыручы кибетне җыештыра, һ.б. Уенны төрле кибет ясап (ашамлыклар, кием- салым, савыт- саба, йорт җиһазлары, китап, уенчыклар кибетләре) төрләндереп уйнарга мөмкин.

Әзерлек эше: Балалар белән кибеттә ниләр күрүләре турында сораштыру. Кибетче, кассир һөнәрәре турында әңгәмәләр уздыру. Кибетче булып эшләүче әниләр белән очрашу оештыру.

Җиһазлау: үлчәү, касса, акча, сумкалар, акча янчыклары, бәя язылган кәгазьләр, товар, товар ташу өчен машина, җыештыру өчен әсбаплар, һ.б.

 

“Кафе”

Бурычлары: балаларны җәмәгать урыннарда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү,повар, официант вазифаларын башкарырга өйрәтү.

Катнашучылар: повар, официант,кассир, клиентлар.

Уен барышы: Балалар берәр баланың туган көнен каршыларга кафега баралар. Анда аларга официантлар хезмәт күрсәтәләр. балалар дөрес итеп заказ бирергә өйрәнәләр,хезмәт кхрсәткән өчен рәхмәт әйтәләр.

Әзерлек эше: Балалардан кафеда булганлыклары, анда нәрсә күргәннәре турында сораштыру. Повар, официант һөнәрәре турында әңгәмәләр уздыру.

Җиһазлау: савыт-саба, салфеткалар, касса, акча.

“АЗС”

Бурычлары: Балаларны АЗС эшчеләренең вазифалары белән таныштыру, уен өчен уңайлы урын табырга өйрәтү.

 Катнашучылар: шоферлар, машиналарга бензин тутыручы, кассир.

Уен барышы: балаларга АЗС төзергә тәкъдим ителә. Балалар уенчык машиналар белән бензоколонкалар янына килеп бензин тутыралар.  

Әзерлек эше: Машиналар йөрсен өчен аларга бензин кирәклеге, аны АЗСта алырга мөмкин булуы турында сөйләшү.

Җиһазлау: колонкалар, машиналар, касса, акчалар.

“Кием- салым тегү ательесы”

Бурычлары: Кием- салым тегү ательесы турында белем һәм күзаллау бирү. Аны җитештерүнең авыр һәм җаваплы хезмәт булуын аңлату. Дустанә мөнәсәбәтләрне, коллективлык хисләрен үстерү. Балаларда тырышлык тәрбияләү.

Катнашучылар: модельер, закройщик, тегүчеләр, үтүкләүчеләр, кладовщик, кабул итүче кассир.

Уен барышы: Фасон сайлау, аны картонга төшерү, тукыма куеп кисеп карау, үлчәмнәр алу, тегү, үтүкләү, киеп карау, тегүче теккән киемне складка тапшыру, заказлар өчен түләү, яңа заказлар кабул итү, һ.б.

Әзерлек эше: Иллюстрацияләр, рәсемнәр буенча ателье хезмәте турында сөйләшү. Дидактик уен: “Тукыма төрләре”, “Бу тукымадан ни тегеп була?”. “Тукыма төрләре” альбомын төзү. Уен өчен атрибутлар әзерләү.

Җиһазлау: төрле тукыма кисәкләре, җепләр, төймәләр, сантиметрлар, кайчылар, өстәл, үтүкләр, үтүкләү тактасы, тегүче өчен алъяпкыч, мода журналлары, көзге, картон һәм карандашлар, тегү машинасы.

“Чәчтарашханә”

Бурычлары: Балаларда чәчтараш һөнәре турында кызыксыну уяту, аның хезмәте өйрәнү. Җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тотуга игътибарны үстерү, тәрбияле булырга өйрәнүне дәвам итү. Күрсәтелгән хезмәт өчен рәхмәт белдерергә онытмау.

Катнашучылар: чәчтарашлар – хатын- кызларны кисүче, ир- атларны кисүче, кассир, җыештыручы, клиентлар.

Уен барышы: Кассир чеклар чыгара, җыештыручы җыештыра. Клиентлар чәчтарашка килеп үз теләкләрен белдерә, яки киңәш сорый. Чәчтараш чәчне кисә, кирәк икән юа, причёска ясый, һ.б.  

Әзерлек эше: Балаларның чәчтарашханәгә барулары турында әңгәмәләр оештыру. Причёскалар төшкән альбомнар карау.

Җиһазлау: көзге, тараклар җыелмасы, кайчылар, фен, бигуди, лак, сөлге, шампунь, чәч буявы, халатлар, пелеринкалар, касса, чек, акча, чиләк, швабра, чүпрәкләр.

“Матурлык салоны”

Бурычлары: Балаларның матурлык салоны, аның хезмәткәрләре турындагы белемнәрен тулыландыру. Матур, пөхтә, зәвыклы булу теләген, җәмәгать урыннарында үз- үзеңне культуралы тота белүне, өлкәннәргә һәм башка кешеләргә игътибарлы булуны үстерү.

Катнашучылар: чәчтараш, маникюр мастеры, косметик кабинеты мастеры, кассир, җыештыручы, клиентлар.

Уен барышы: Чәчтараш чәчне юа, кисә, буярга мөмкин, зәвыклы причёскалар ясый. Маникюр остасы маникюр ясы. Бизәндерү остасы бизәндерә. Җыештыручы матурлык салонын чисталыкта тота. Кассир чек бирә, акча ала. Клиентлар үзләрен әдәпле тота, күрсәтелгән хезмәт өчен рәхмәт әйтәләр.

Әзерлек эше: Матурлык салонында булган балалардан сөйләтү. Альбомнар карау. Дидактик уен: “Золушка балга җыена”. Әлеге уен өчен атрибутлар әзерләү.

Җиһазлау: көзге, тараклар җыелмасы, кайчы, чәч алу машинасы, фен, чәч лагы, одекалон, тырнак лагы, балалар косметикасы, причёска үрнәкләре төшкән альбом, чәч буявы, халатлар, пелеринкалар, сөлгеләр, касса, чек, акча, швабра, чиләк.

“Зоопарк”

Бурычлары: Балаларда кыргый хайваннар турындагы белем- күзаллаулларны үстерү. Аларга карата сак караш, яхшы мөнәсәбәт, җаваплылык хисләре тәрбияләү. Үз- үзеңне җәмәгать урыннарында тота белү культурасын үстерү.

Катнашучылар: төзүчеләр, машина йөртүчеләр, йөк ташучылар, зоопарк хезмәткәрләре, ветеринар, кассир, зоопаркка килүчеләр.

Уен барышы: Төзүчеләр зоопарк төзи. Аларга машина йөртүчеләр төзелеш материаллары ташый. Йөк ташучылар аларны бушата. Зоопарк әзер булгач, хайваннар китерелә. Аларны ветеринар сәламәтлекләрен тикшереп тора. Зоопарк хезмәткәрләре ашата, читлекләрне чистарта. Кассир билет сата, экскурсовод килүчеләргә хайваннар турында сөйли, һ.б.

Әзерлек эше: Кыргый хайваннар турында әдәби әсәрләр уку. Иллюстрацияләр аша әңгәмәләр уздыру. Балаларның зооппаркка бару- бармавы турында кызыксыну, төрле истәлекле вакыйгаларын тыңлау.

Җиһазлау: эре төзелеш материалы, кыргый уенчык хайваннар, савыт- саба, совок, себерке, көрәк, халатлар, башлыклар, санитар сумкасы, мед. инструментлар, касса, билет, акча.

“Төзелеш”

Бурычлары: Балаларда төзелеш турында конкрет белемнәр булдыру, аның этапларын өйрәтү. Эшче һөнәр ияләре турында белем һәм күзаллауны үстерү. Алар хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү. Уен сюжетын иҗади, мөстәкыйль үстереп уйнауга этәрү.

Катнашучылар: төзүчеләр, ташчылар, шофёр, йөк ташучылар.

Уен барышы: Төзелеш объектын, урынын билгеләү. Төзелеш материалын сайлау, аны төзелеш мәйданына алып бару юлларын уйлау. Төзелешне булдыру. Корылма дизайнын билгеләү. Объектны тикшерү, тапшыру.

Әзерлек эше: Төзелеш башкаручы һөнәр ияләре турында иллюстрацияләр карау, әңгәмәләр үткәрү. “Теремок”, “Бу йортны кем төзегән” әкиятләрен искә төшерү. Төзелеш мәйданында куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшү. “Йорт салабыз” темасына рәсемнәр ясау. Уен атрибутлары әзерләү.

Җиһазлау: төзелеш планнары, төрле төзелеш материаллары, дизайн буенча журналлар, каскалар, йөк машиналары.

“Ветеринар шифаханәсе”

Бурычлары: Балаларда ветеринар һөнәренә карата кызыксыну уяту. Хайваннарга карата сак караш, ярдәмчеллек, җаваплылык хисе тәрбияләү.

 Катнашучылар: ветеринар, аның шәфкать туташы, авыру хайваннары белән килүчеләр.

Уен барышы: Ветеринар шифаханәсенә авыру хайваннарны алып киләләр. Ветеринар аларны кабул итә, тикшерә. Рецептны шәфкать туташы яза, ветеринар кул куя, һ.б.

Әзерлек эше: Чуковскийның “Айболит” әсәрен уку. Ветеринар һөнәре турында мәгълүматлар җыю, фикерләшү.

Җиһазлау: хайван уенчыклары, ак халатлар, башлыклар, рецепт язу өчен карандаш һәм кәгазь бите, мед. инструментлар, дарулар.

“Шәһәр юлларында”

Бурычлары: балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, яңа роль – регулировщик белән таныштыру.

 Катнашучылар: шоферлар, регулировщик, пассажирлар.

Уен барышы: балалар үз теләкләре буенча машиналар алалар һәм ясалма юллар буенча хәрәкәт итә башлыйлар. Ләкин олы юлларда светофор эшләми. Авариялар булмасын өчен юллардагы хәрәкәтне   регулировщик билгеләргә тиеш. Регулировщикны сайлыйбыз. Ул уртага баса. Аның кулында кызыл һәм яшел флажоклар. Кызыл флажок –“тукта”, яшел флажок – “бар”.

Әзерлек эше: юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләшү, регулировщик вазифалары белән таныштыру.

Җиһазлау: машиналар, кызыл һәм яшел флажоклар.

“Янгын сүндерүчеләр”

Бурычлары: Балаларның янгын сүндерүчеләр турындагы белемнәрен тулыландыру. Янгын чыгарырга мөмкин булган әйберләр белән сак булырга өйрәтү.

Катнашучылар: янгын сүндерүчеләр, диспетчер, гаилә әгъзалары, полиция хезмәткәре, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре (табиб, шәфкать туташы).

Уен барышы: Янгын чыгарга мөмкин булган төрле ситуацияләр уйлап чыгарырга мөмкин – балалар үзләре генә өйдә калалар, шырпы, газ плитәсе, утюг һ.б. электроприборлар белән уйнап өйдә ут чыга. Балалар янгын сүндерү хезмәтенә 01 телефоны буенча шалтыраталар. Янгын сүндерүчеләр килеп, янгынны сүндерәләр. Полиция хезмәткәре килеп янгын чыгуның сәбәпләрен, гаепле булган кешеләрне ачыклый.  Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре (табиб, шәфкать туташы) килеп медик ярдәм күрсәтәләр.

Әзерлек эше: Янгын сүндерү хезмәте, аларның хезмәткәрләре турында сөйләшү. Балалар үзләре белгән вакыйгаларны сөйләтү. Матур әдәбият уку.

Җиһазлау: янгын сүндерүче машина, янгын сүндерүчеләр киемнәренең элементлары, электроприборлар һ.б.

“Цирк”

Бурычлары: Балаларның циркка сәяхәте турындагы истәлекләре белән уртаклашу. Җәмәгать урыннарында тәртипле булу кагыйдәләрен искә алу. Цирк хезмәткәрләре эшчәнлеге турында белем һәм күзаллауны тулыландыру. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртү.

Катнашучылар: билетёрлар, буфет хезмәткәре, цирк директоры, артистлар (клоун, дрессировщик, фокусник, акробат, һ.б.), тамашачылар.

Уен барышы: Билетлар сатып алу, циркка үтү. Буфетта тукланып алу. Артистларның әзерлеге, номерлар карау. Кул чабу, алкышлау. Фотога төшү, һ.б.

Әзерлек эше: Цирк турында рәсемнәр карау. Әңгәмәләр уздыру. В. Драгунскийның “Шар өстендәге кыз” , С. Маршакның “Цирк”, Ю. Куклачёвның “Песиләр минем дусларым” кебек әсәрләр белән танышу. Уен өчен атрибутлар әзерләү.

Җиһазлау: афиша, билетлар, программкалар, костюмнар, атрибутлар (клоун борыннары, колпаклар, свистулькалар, сабын куыгы, һ.б.), гирляндалар, әләмнәр, гимнастлар һәм акробатлар өчен кыршаулар, канат, туплар, грим, билётер, буфет хезмәткәре өчен махсус кием.

“Фотоателье”

Бурычлары: Фотоателье хезмәте турында мәгълүмат, белем һәм күзаллау бирү. Күрсәтелгән хезмәт өчен рәхмәт белдерергә өйрәнүне дәвам итү. Үз- үзеңне җәмәгать урыннарында әдәпле тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Катнашучылар: фотограф, кассир, киентлар.

Уен барышы: Кассир клиентлардан заказлар ала, акча алып чек бирә. Клиент исәнләшеп, заказ ясый, түли, үзен тәртипкә китереп фотога төшә, рәхмәт әйтеп саубуллаша. Фотограф фотога төшерә, аларны ясый, һ.б.

Әзерлек эше: Үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен искә алу. Фотоальбомнар карау. Фотоаппарат белән танышу. Уен өчен атрибутлар ясау.

Җиһазлау: уенчык фотоаппаратлар, көзге, тарак, фотопленка, фото үрнәкләре, фото өчен рамкалар, касса, акча, чеклар.

“Шифаханә”

Бурычлар: Балаларда табиб, шәфкать туташы һөнәрләренә карата кызыксыну уяту, әлеге һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Авыру кешеләргә карата сак караш, ярдәмчеллек, булышасы килү теләген үстерү. Аралашу культурасын, әдәбен камилләштерү.

Катнашучылар: табиблар, шәфкать туташлары, авырулар, санитар.

Уен барышы: Авыру кабул итү бүлмәсенә килә. Шәфкать туташы аны билгели, палатага озата. Табиб килеп аврудан хәле турында сораштыра, дәвалау билгели. Шәфкать туташы процедура кабинетында дарулар бирә, перевязкалар ясый, уколлар кадый, һ.б. Санитар палатада чисталык урнаштыра, урын- җирләрне алыштыра. Авырулар янына туганнары, дуслары хәл белергә килә.

Әзерлек эше: Балалар бакчасындагы шәфкать туташы бүлмәсенә экскурсия оештыру. Табиб эшчәнлеген күзәтү. Әдәби әсәрләр уку. Медицина инструментларын, кулланылышын өйрәнү. Атрибутлар әзерләү.

Җиһазлау: карават, урын- җир комплекты, савыт- саба, ак халатлар, башлыклар, рецепт язу өчен карандаш һәм кәгазьләр, фонендоскоп, тонометр, градусник, вата, бинт, пинцет, кайчы, губка, шприц, мазьләр, дару төймәләре, порошоклар, һ.б.

“Чик саклаучылар”

Бурычлары: Балаларны хәрби һөнәрләр белән таныштыруны дәвам итү, хәрбиләрнең көн тәртибе белән таныштыру, аларның хезмәтләренең нидән торуын аңлату, батырлык, кыюлык тәрбияләү.

Катнашучылар: чик саклаучылар, командир.

Уен барышы: Тәрбияче балаларга туган илебезнең чигендә булырга тәкъдим итә. Үзләре рольләрне бүлешәләр. Уенда алдагы дәресләрдә алган белемнәр кулланыла.  

Әзерлек эше: Балалар белән чикне кем саклый, нинди максат белән, чик салаучының хезмәте ничек үтүе, аның көн тәртибе турында әңгәмә үткәрү..

“Бөтендөньяга сәяхәт”

Бурычлары: Балаларның күзаллауларын киңәйтү, дөньяның төрле яклары,илләре турында белемнәрен ныгыту, сәяхәт итү теләген, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, сүзлек байлыгын киңәйтү: капитан, Азия, Индия, Европа һ.б.

Катнашучылар: капитан, радист, матрос, мичман, кок.

Уен барышы: Тәрбияче корабта бөтендөньяга сәяхәткә чыгарга тәкъдим итә. Балалар теләкләре буенча рольләргә бүленәләр. Кораб төрле илләр яныннан узып китә.  Моряклар корабны алып баралар. Юлда аларга айсберг, давыллар очрый. Ләкин бердәм булу аларны бу каршылыкларны җиңәргә ярдәм итә.

Әзерлек эше: Балалар белән корабта хезмәт итүче капитан, матрос, радист, мичман, кок вазифалары турында сөйләшү. Балаларның башка илләр турында булган белемнәрен киңәйтү.

Җиһазлау: кораб, штурвал, бинокль, дөнья картасы.

“Оранжерея”

Бурычлары: Балаларга оранжереянең нәрсә булуын аңлату,  бүлмә гөлләрен үзләренә генә хас үзенчәлекләре буенча танып, бер-берсеннән аерырга өйрәтү, кеше тормышында аларның әһәмиятен аңлату. Балаларда бүлмә гөлләренә карата сак караш тәрбияләү.

Катнашучылар: бүлмә гөлләрен үстерүчеләр.

Уен барышы: Балалар бүлмә гөлләренең үсемтеләрен яңа савытларга җиргә утырталар, гөлләргә су сибәләр, төпләрен йомшарталар, яфракларыннан тузан сөртәләр.

Әзерлек эше: бүлмә гөлләренең  үзенчәлекләре турында сөйләшү, бер-берсеннән аерырга өйрәтү, кеше тормышында аларның әһәмиятен аңлату. Балаларны гөлләрне карарга өйрәтү.

Җиһазлау: бүлмә гөлләренең үсемтеләре, җир, бүлмә гөлләре савытлары, көрәкчекләр, таяклар. 

“Чәчәкләр кибете”

Бурычлары: Чәчәкләр сатучысы һөнәренә карата кызыксыну уяту. Дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен, санау техникасын ныгыту.

Катнашучылар: кибет директоры, чәчәк сатучысы, кассир, сатып алучылар, машина йөртүче.

Уен барышы: Машина йөртүче кибеткә чәчәкләр алып килә.  Чәчәкләр сатучысы китерелгән чәчәкләрдән чәчәкләр бәйләме ясый, сатып алучыларга тәкъдим итәләр.

Әзерлек эше: Балалар белән чәчәкләр бәйләмен кемнәргә бүләк итүләре турында сөйләшү, чәчәкләрне кайдан сатып алырга мөмкин булуы турында әңгәмә үткәрү.

Җиһазлау: чәчәкләр, касса, акчалар, вазалар.

“Даруханә”

Бурычлары: Балаларда фармацевт һөнәренә карата кызыксыну уяту. Аның эшчәнлеге турында мәгълүматны арттыру. Балаларда ярдәмчеллек, сөйләшү әдәбен үстерү.

Катнашучылар: аптека хезмәткәрләре (фармацевтлар), йөк машинасын йөртүче, сатып алучылар.

Уен барышы: Машина йөртүче аптекага дарулар алып килә. Хезмәткәрләр аларны бушата, киштәләргә тезә. Сатып алучылар рецепт белән дару алырга киләләр, фармацевтлар даруны сата. Кирәк булса, алар монда мазьләрне, микстураларны ясап бирәләр. Кайбер сатып алучылар үз хәлләре турында сөйләп, нинди дару кирәклеге турында киңәшләшә, һ.б.

Әзерлек эше: Балалар белән аптека турында әңгәмә. Дару исемнәрен, файдалы үлән атамаларын өйрәнү. Уен өчен атрибутлар әзерләү.

Җиһазлау: ак халатлар, башлыклар, мед. инструментлар , касса, акча, дарулар.

“Китап нәшрияте”

Бурычлары: Балаларны китап нәшриятенең нинди бурыч үтәве белән таныштыру, аның хезмәткәрләренең вазифаларын өйрәнү. Китапларга сакчыл караш тәрбияләү.

Катнашучылар: хәреф җыючы, китапны туплаучы (переплетчик), рәссам, редактор, шофер, кибет директоры.

Уен барышы: Балаларга китап кибете уйнар өчен китаплар ясарга тәкъдим итү. Рольләргә бүленү. Кечкенә китаплар ясау. Аларны кибеткә машиналар белән илтеп тапшыру.  

Әзерлек эше: Балаларга китап нәшриятенең нинди бурыч үтәве, аның вазифалары турында сөйләшү.

Җиһазлау: китаплар ясау өчен кәгазь, киселгән рәсемнәр, төсле карандашлар, фломастерлар, буяулар, җилем.

“Китапханә”

Бурычлары: Уенда әйләнә- тирә турындагы белемнәрне чагылдырырга өйрәтүне дәвам итү, китапханәненең социаль мөһимлеген күрсәтү. Хезмәткәрләренең эшчәнлеге даирәләрен билгеләү. Китапларга карата сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашучылар: китапханәче, укучылар.

Уен барышы: Укучыларга формулярлар тутыру. Картотека белән эш. Китапларны эзләү, бирү. Уку залында китаплар уку.

Әзерлек эше: Китапханәгә экскурсия оештыру. С. Жупанинның “Мин- китапханәче” әсәрен уку. Китапларны төзекләндерү мастерскоен ачарга тәкъдим итү. Формулярлар ясау. Укылган китаплар буенча рәсем күргәзмәләре оештыру.

Җиһазлау: китаплар, формулярлар, картотека.

“Космонавтлар”

Бурычлары: Балаларны космонавтларның космостагы эшләре белән таныштыру, батырлык, түземлек тәрбияләү, “космодром”, “очу”, “ачык космос” сүзләре исәбеннән сүзлек байлыкларын арттыру.

Катнашучылар: пилот, штурман, радист, капитан.

Уен барышы: Тәрбияче балаларга космоска очып, анда Җиргә һава торышы турында сигналлар җибәрүче спутник калдырырга тәкъдим итә. Шулай ук космостан Җиребезнең фотосурәтләрен ясарга кирәк булачак. Балалар рольләргә бүленеп, кирәкле әйберләр алып, космоска очалар. Бирелгән биремне башкарып Җиргә кайталар.

Әзерлек эше: балалар белән космос, космонавтларның эше турында сөйләшү. Маур әдәбият әсәрләрен уку.

Җиһазлау: космос корабле, космоста эшләү өчен инструментлар, уенчык фотоаппаратлар.

“Без - спортчылар”

Бурычлары: Балаларга спорт белән шөгыльләнүнең файдасы турында белемнәрен киңәйтү. Физик сыйфатлар үстерү: тизлек, өлгерлек, тирә-якта ориентлашу һ.б.

Катнашучылар: ярышны оештыручылар, сортчылар, судьялар.

Уен барышы: Тәрбияче төрле спорт төрләре буенча ярышлар үткәрергә тәкъдим итә. Балалар теләге буенча рольләргә бүленәләр. Һәр спортчы үзенә спорт төрен сайлап ала. Судьялар башкарылган биремнәр өчен баллар бирәләр. Уен  җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамлана.

Әзерлек эше: Балалар белән спорт төрләре турында, спорт белән шөгыльләнүнең файдасы турында әңгәмә.

Җиһазлау: җиңүчеләр өчен медальләр, балларны күрсәтер өчен карточкалар, спортинвентарь – туплар, кегли, скәмияләр, обручлар һ.б.

 “Курчак театры”

Бурычлары: балаларда курчак театры турында күзаллауларын киңәйтү, театр хезмәткәрләре турында белемнәр бирү.

Катнашучылар: актерлар, тамашачы, кассир, режиссер.

Уен барышы: Тәрбияче балалар яхшы белгән  әкият сайлап алалар, рольләрне бүлешәләр, максатларны һәм бурычларны билгелиләр. Актерлар кул курчакларын алып  тамаша күрсәтәләр. Тамашачылар  кассадан билетлар сатып алып, урыннарга утырып тамаша күзәтәләр. Тамаша вакытында алар үзләрен әдәпле тоталар.

Әзерлек эше: курчак театры, аның төрләре,  хезмәткәрләре турында әңгәмә үткәрү.

Җиһазлау: кул курчаклары, касса, билетлар, акча.

 

“Хәрби разведчиклар”

Бурычлары: Балаларны хәрби һөнәрләр белән таныштыруны дәвам итү, бирелгән биремнәрне төгәл, игътибарлы башкарырга өйрәтү, хәрби һөнәрләргә хөрмәт тәрбияләү, батырлык, кыюлык тәрбияләү.

Катнашучылар: резведчиклар,сакта торучы,солдатлар,командир.

Уен барышы: Тәрбияче балалар белән рольләрне бүлешәләр, максатларны һәм бурычларны билгелиләр, аларны башкаруларын күзәтәләр.  

Әзерлек эше: разведчиклар,аларның төп вазифалары турында әңгәмә үткәрү.

Җиһазлау: хәрби киемнәр элементлары, автоматлар.

“Ашыгыч ярдәм күрсәтү” (“Скорая помощь”)

Бурычлары: Балаларда табиб, шәфкать туташы һөнәрләренә карата кызыксыну уяту, әлеге һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Авыру кешеләргә карата сак караш, ярдәмчеллек, булышасы килү теләген үстерү. Аралашу культурасын, әдәбен камилләштерү.

Катнашучылар: табиб, шәфкать туташы, тиз ярдәм күрсәтү машинасын йөртүче, авыру, авыруның туганы.

Уен барышы: Авыру, аның туганы 03 номеры буенча ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасын чакырта: исем- фамилияне, яшен атый, адресны хәбәр итә, зарларын белдерә. Ярдәм итү машинасы юлга чыга. Табиб һәм шәфкать туташы килә. Авыруны карыйлар (фонедоскоп белән тыңлыйлар, кан басымын үлчиләр, тамакны карыйлар, һ.б.). Авыру үзен бик начар хис итсә, аны шифаханәгә алып китәләр.

Әзерлек эше: Балалар бакчасындагы шәфкать туташы бүлмәсенә экскурсия оештыру. Табиб эшчәнлеген күзәтү. Әдәби әсәрләр уку. Медицина инструментларын, кулланылышын өйрәнү. Атрибутлар әзерләү.

Җиһазлау:  телефон, ак халатлар, башлыклар, рецепт язу өчен карандаш һәм кәгазь бите, машина руле, 03 дип язылган повязка, фонендоскоп, тонометр, градусник, вата, бинт, пинцет, кайчы, губка, шприц, мазьләр, дару төймәләре, порошоклар, һ.б.

 “Мәктәп”

Бурычлары: балаларның мәктәп тормышы турындагы күзаллавын үстерү. Уйланылган сюжетны тормышка ашыруда мөстәкыйльлек үстерү. Интонация, мимика, үз- үзеңне ирекле тотышны камилләштерү. Иҗадилык тәрбияләү. Балаларга кайбер мораль нормаларны кабул итәргә өйрәтү. Намуслы булырга, үзара дус- тату булуга этәрү. Аралашу әдәбенә өйрәтү. Коллективлык хисен үстерү.

Катнашучылар: укучылар, укытучы, мәктәп директоры, завуч, техничка.

Уен барышы: Укытучы дәрес алып бара, укучылар аны тыңлый, кушканын үти. Мәктәп директоры дәрескә кереп утыра ала, яки укучыны кабинетына чакырып укуы турында сораштыра. Завуч дәресләр расписаниясен төзи. Техничка идәннәрне сөртә, һ.б. Әлеге уенны алдан төзелгән план, сценарий буенча үткәрү отышлы. Бергәлек хисе белән бер рәттән һәр катнашучының вазифасын билгеләү.

Әзерлек эше: Мәктәп тормышы турында әсәрләр уку. Мөмкинлек булса, мәктәпкә экскурсия оештыру. Атрибутлар әзерләү: портфель, китап, дәфтәр, такта, акбур, һ.б.

Җиһазлау: портфельләр, китап- дәфтәрләр, ручка, карандаш, указка, такта, өстәл- урындык, укытучы журналы, дежур укучы өчен бәйләвеч.

“Язгы урманга сәяхәт”

Бурычлары: язгы чәчәкләр, урман агачлары һәм куаклары турында белемнәрне ныгыту. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашучылар: урман хуҗалары, урман кунаклары.

Уен барышы: төркемдә берничә тукталыш оештырыла (чәчәкләр, агачлар, куаклар). Балалар урманга сәяхәткә китәләр, шул тукталышларда биремнәр башкаралар. Биремнәрне урман хуҗалары бирәләр. Биремнәрне үтәп бетергәч аланлыкта чәй эчү оештырыла.

Әзерлек эше: урман, анда үсүче чәчәкләр, куаклар, агачлар турында сөйләшү. Әти-әниләре белән урманга барырга тәкъдим итү, анда күргәннәр турында сөйләшү. Урман турында матур әдәбият әсәрләре уку. Уен өчен костюмнар, язгы чәчәкләр, агачлар, куаклар рәсемнәрен әзерләү.

Җиһазлау: урман хуҗалары өчен костюмнар, язгы чәчәкләр, агачлар, куаклар рәсемнәре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сюжетлы-рольле уен буенча "Нәни табиб" проекты

Проект “Нәни табиб”Проектның эчтәлеге:1.Проект “Нәни табиб”2.Кушымта:“Курчагым авырды”, “Алсуның терелүе, балалар бакчасына килүе” шөгыль конспектлары.Ата-аналар өчен белешмәлекләр ясау.Ата-анал...

Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"

В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен сюжетлы-рольле уеннарның еллык перспектив планы

Предлагаю перспективный план сюжетно-ролевых игр для подготовительной к школе группе на татарском языке...

Сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте

Баланы уйнарга өйрәтергә кирәк. Уен вакытында баланың кәефе күтәрелә....

“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)

“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)...

Сюжетлы-рольле уен: "Янгын сүндерүчеләр"

laquo;Урманда янгын», сюжетлы-рольле уен конспекты, уртанчы төркем балалары өчен....