Сюжетлы-рольле уен буенча "Нәни табиб" проекты
методическая разработка (старшая группа) по теме

Хабипова Лилия Ахатовна

 

Проект “Нәни табиб”

Проектның эчтәлеге:

1.Проект “Нәни табиб”

2.Кушымта:

  • “Курчагым авырды”, “Алсуның терелүе, балалар бакчасына килүе” шөгыль конспектлары.
  • Ата-аналар өчен белешмәлекләр ясау.
  • Ата-аналар өчен “Баланы һөнәрләр белән таныштырабыз” журналы
  • Ата-аналар өчен “Балаларда еш күзәтелә торган авырулар һәм аларны дәвалау ысуллары” турында күрсәтмә материаллар тәкъдим итү.
  • “Табиб һөнәре белгечлекләре” балалар өчен  презентацияләр әзерләү.
  • “Минем яраткан табибым, шәфкать туташым” рәсемнәр бәйгесе үткәрү.
  • Әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештыру.

 

Проект “Нәни  табиб”

Проект төре: аз вакыт  аралыгында,  уен формасында, төркемдә үткәрелүче проект.

Балалар яше: зурлар төркеме (5-6 яшьлек)балалары .

Проектны үткәрү вакыты: 3 ай

 Проект режим моментларында гамәлгә кертелә.

 

Проектның этаплары.

1.Алдан башкарылган эш:

Гаиләдәге мөнәсәбәт белән танышу,ата-аналар өчен анкеталар үткәрү, перспектив эш планы ясау, фотога төшү, проектны иллюстратив материаллар белән баету; методик китаплар һәм матур әдәбият әсәрләре сайлау, проект турында әңгәмә оештыру һәм аны педсоветта раслау. “Айболит” мульфильмын карау.

 

2.Төп өлеш.

Консультацияләр оештыру,ата-аналар белән әңгәмәләр кору, сюжетлы-рольле уеннар уйнау; “Минем күзаллавым буенча табиб нинди булырга тиеш”, “Минем яраткан табибым”, “Минем яраткан шәфкать туташым”

рәсемнәр күргәзмәсе оештыру, проектны масса күләм мәгълүмат чараларына публикациягә җибәрү, газетада бастыру. Сюжетлы-рольле уеннарның уйналу планын төзү. А.Алишнын “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерү.

 

Проектның актуальлеге.

Балаларда милли үзаң тәрбияләү- мәктәпкәчә тәрбия бирү  оешмаларының төп бурычларының берсе. Балаларны туган телдә дөрес һәм матур сөйләшергә өйрәтүдә,аларда сәнгатьле сөйләм күнекмәсе булдыруда сюжетлы-рольле уеннар аеруча нәтиҗәле.

   Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. Төрле тормыш шартларын уйнап караганда, балалар бер-берсенә юл куярга,кешеләрдә азрак ялгышырга,конфликтлардан читтә калырга,үзара дус чолганыш тудырырга гадәтләнәләр. Шушы уеннар вакытында баланың шәхесе формалаша,аң дәрәҗәсе үсә,ихтыяр көче арта. Моннан тыш уен балаларның психик үсешен билгеләүче иң ышанычлы диагностик чараларның берсе булып санала.

   5-6 яшьлек  балалар уен өчен кирәк булган корылмаларны күмәкләшеп төзергә,алда торган эшне бергәләшеп планлаштырырга һәм аны гомуми башкарырга сәләтле,үзара дус мөнәсәбәт булдыру, иптәшләренең фикере, теләге белән исәпләшү, бер-берсенә мөмкин кадәр ярдәм итү - сюжетлы-рольле уеннарның нәтиҗәсе.

 

Проектта катнашучылар: зурлар төркеме балалары,төркем тәрбиячесе, музыка җитәкчесе,  балалар бакчасы шәфкать туташы, авылдагы медицина хезмәткәрләре.

 

Бурыч“Шифанә” сюжетлы-ролен  ачык чагылдырып уйнарга гадәтләндерү.

Максат:

  • уенда табиб һөнәре турындагы белемнәрен куллана алуларына ирешү.
  • әлеге намуслы хезмәткә кызыксыну,хөрмәт  уяту.
  • табиб һөнәренең бик мөһим һәм әһәмиятле икәненә төшендерү.
  • рольле диалог килеп чыгуына этәргеч ясау.
  • авыру кешегә ярдәм итәргә теләк булдыру,игътибарлылык һәм сабырлык формалаштыру,кызгану хисе тәрбияләү.
  • табиб өчен кирәкле булган  атрибутлар, әсбаплар сайлап алырга, шул кирәк-яраклардан дөрес кулланырга күнектерү.
  • уенның эчтәлеген уйлап табуда мөстәкыйльлек булдыру.
  • бердәм, бер төркем белән дус,тату уйнауларына ирешү.
  • уен җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлар: ак халат,баш киеме, авырулар өчен карточкалар, юлламалар, рецептлар, “Нәни табиб” наборы,  дарулар савыты, телефон, компьютер.

 

 

Проектның чынга ашыру өчен ниятләгән нәтиҗәләр

-табиб һөнәре турындагы белемнәрне киңәйтү.

-коммуникатив күнекмәләр формалаштыру.

-төрле гамәл,предметлар аша балаларның торрмыштагы күзәтүләрен уенда чагылдыру,бердәм булып уенга катнаштырту.

-балаларның үз уй-фикерләрен башкаларныкына кушырга күнектерү.

-балаларның гаилә шартларындагы уеннары буенча ата-аналарның компетенциясен үстерү.

 

 

Проектның үтәлеше

 

Программа бүлеге

 

Эшләү алымы һәм формасы

Танып белү үсеше

Балалар бакчасындагы медицина кабинетына экскурсия.

Авыл фельдшер акушерлык пунктына  сәяхәт (рентген, күз табибы, теш табибы бүлмәләрен карау) .Шәфкать туташы  Хайруллина Венера Азат кызы белән танышу.  Аның  тарафыннан  төрле медицина инструментлары белән: көзге киеп колак, борын,тамак; чүкеч белән рефлекс тикшерү; стетоскоп ярдәмендә тыңлау; пипетка,шприцлар белән ничек эшләргә кирәклеге  турында белешмә тыңлау. Табиб һәм

шәфкать туташының эшен күзәтү.

“Һөнәрләр” темасына рәсемнәр карау.

“Табиблар” , Табибларның белгечлекләре” турында презентация тәкъдим итү.

 

Сөйләм үстерү

 

 

 

 

 

Үткәрелгән әңгәмә темалары:

“Табиб һәм шәфкать туташы”.

“Авыруларны кем дәвалый?”

“Син авырсаң, сиңа әниең ничек ярдәм итә?”

“Табибны өйгә чакырту”.

“Ашыгыч ярдәм -03”.

“Табибка нинди әсбаплар кирәк?”

“Иң кирәкле һөнәр”.

“Без әни белән табибка бардык”.

Матур әдәбият әсәрләре белән танышу

А.Алиш “Куяк кызы” әкитен сәхнәләштерү.

К.Чуковский “Айболит”шигыре.

З.Гомәрова “Ашыгыч ярдәм” хикәясе.

С.Михалков “Прививкага” шигыре.

Рассказ Ю.Яковлевой “ Больной”

Уен эшчәнлеге

Сюжетлы-рольле уеннар  “Шифахәнә”, “Даруханә”, “Алсу курчагым авырый”, “Алсуның терелеп бакчага килүе”

“Табиб инструментлары” дигән темага нокта буенча тоташтыру өстәл уены

Дидактик  уеннар: “Кем күбрәк гамәл әйтә” , Кемгә нәрсә кирәк”

Нәфәсати тәрбия

“Витаминнар”, “Дару төймәләре” әвәләү.

“Минем яраткан табибым” рәсем.

“Табиблар” буяулу рәсемнәрен(раскраскалар)   буяу.

“ 8Мартка карата бакчада эшләүче  шәфкать туташына күмәк композиция- открытка” кисеп ябештерү.

“Авыру  курчакка күчтәнәчләр” әвәләү.

 

Конструкцияләү

 

Кул эше

“Шиифаханә”, “Даруханә”  биналары.

Авыру курчак өчен  карават.

 Картоннан йод, тамчылар өчен  шешәләр, тартмалар ,термометр ясау.

Отоларингологка   махсус көзге,гардусник, горчичниклар әзерләү.

Музыка тәрбиясе

П.чайковский “Курчак авыруы” әсәре.

 

Ата-аналар белән эш

“Балагыз өйдә ничек һәм нәрсә белән уйный” анкета үткәрү.

“Баланы һөнәрләр белән таныштырабыз” журналы тәкъдим итү.

“Балаларда еш күзәтелә торган авырулар һәм аларны дәвалау ысуллары” турында күрсәтмә материаллар-папкалар әзерләү.

“Минем яраткан табибым, шәфкать туташым” рәсемнәр күргәзмәсе  оештыру.

Ата-аналар җыелышында шәфкать туташының  “Бала сәламәт булсын дисәң”  дигән темага докладын, медицина  ягыннан аның  киңәшләрен, искәртмәләрен  тыңлау.

“Шифаханә”, “Даруханә”  сюжетлы-рольле уеннары өчен ата-аналардан кирәкле атрибутлар әзерләүдә ярдәм сорау.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt.docx32.3 КБ

Предварительный просмотр:

МБДОУ «Миләш” балалар бакчасы

“Нәни табиб” проекты

Гамәлгә ашыру срогы- 3ай

                                Тәрбияче: Хабипова Л.А.

Проект “Нәни табиб”

Проектның эчтәлеге:

1.Проект “Нәни табиб”

2.Кушымта:

  1. “Курчагым авырды”, “Алсуның терелүе, балалар бакчасына килүе” шөгыль конспектлары.
  2. Ата-аналар өчен белешмәлекләр ясау.
  3. Ата-аналар өчен “Баланы һөнәрләр белән таныштырабыз” журналы
  1. Ата-аналар өчен “Балаларда еш күзәтелә торган авырулар һәм аларны дәвалау ысуллары” турында күрсәтмә материаллар тәкъдим итү.
  1. “Табиб һөнәре белгечлекләре” балалар өчен  презентацияләр әзерләү.
  1. “Минем яраткан табибым, шәфкать туташым” рәсемнәр бәйгесе үткәрү.
  2. Әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештыру.

Проект “Нәни  табиб”

Проект төре: аз вакыт  аралыгында,  уен формасында, төркемдә үткәрелүче проект.

Балалар яше: зурлар төркеме (5-6 яшьлек)балалары .

Проектны үткәрү вакыты: 3 ай

 Проект режим моментларында гамәлгә кертелә.

Проектның этаплары.

1.Алдан башкарылган эш:

Гаиләдәге мөнәсәбәт белән танышу,ата-аналар өчен анкеталар үткәрү, перспектив эш планы ясау, фотога төшү, проектны иллюстратив материаллар белән баету; методик китаплар һәм матур әдәбият әсәрләре сайлау, проект турында әңгәмә оештыру һәм аны педсоветта раслау. “Айболит” мульфильмын карау.

2.Төп өлеш.

Консультацияләр оештыру,ата-аналар белән әңгәмәләр кору, сюжетлы-рольле уеннар уйнау; “Минем күзаллавым буенча табиб нинди булырга тиеш”, “Минем яраткан табибым”, “Минем яраткан шәфкать туташым”

рәсемнәр күргәзмәсе оештыру, проектны масса күләм мәгълүмат чараларына публикациягә җибәрү, газетада бастыру. Сюжетлы-рольле уеннарның уйналу планын төзү. А.Алишнын “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерү.

Проектның актуальлеге.

Балаларда милли үзаң тәрбияләү- мәктәпкәчә тәрбия бирү  оешмаларының төп бурычларының берсе. Балаларны туган телдә дөрес һәм матур сөйләшергә өйрәтүдә,аларда сәнгатьле сөйләм күнекмәсе булдыруда сюжетлы-рольле уеннар аеруча нәтиҗәле.

   Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. Төрле тормыш шартларын уйнап караганда, балалар бер-берсенә юл куярга,кешеләрдә азрак ялгышырга,конфликтлардан читтә калырга,үзара дус чолганыш тудырырга гадәтләнәләр. Шушы уеннар вакытында баланың шәхесе формалаша,аң дәрәҗәсе үсә,ихтыяр көче арта. Моннан тыш уен балаларның психик үсешен билгеләүче иң ышанычлы диагностик чараларның берсе булып санала.

   5-6 яшьлек  балалар уен өчен кирәк булган корылмаларны күмәкләшеп төзергә,алда торган эшне бергәләшеп планлаштырырга һәм аны гомуми башкарырга сәләтле,үзара дус мөнәсәбәт булдыру, иптәшләренең фикере, теләге белән исәпләшү, бер-берсенә мөмкин кадәр ярдәм итү - сюжетлы-рольле уеннарның нәтиҗәсе.

Проектта катнашучылар: зурлар төркеме балалары,төркем тәрбиячесе, музыка җитәкчесе,  балалар бакчасы шәфкать туташы, авылдагы медицина хезмәткәрләре.

Бурыч:  “Шифанә” сюжетлы-ролен  ачык чагылдырып уйнарга гадәтләндерү.

Максат:

  1. уенда табиб һөнәре турындагы белемнәрен куллана алуларына ирешү.
  2. әлеге намуслы хезмәткә кызыксыну,хөрмәт  уяту.
  3. табиб һөнәренең бик мөһим һәм әһәмиятле икәненә төшендерү.
  4. рольле диалог килеп чыгуына этәргеч ясау.
  5. авыру кешегә ярдәм итәргә теләк булдыру,игътибарлылык һәм сабырлык формалаштыру,кызгану хисе тәрбияләү.
  6. табиб өчен кирәкле булган  атрибутлар, әсбаплар сайлап алырга, шул кирәк-яраклардан дөрес кулланырга күнектерү.
  7. уенның эчтәлеген уйлап табуда мөстәкыйльлек булдыру.
  8. бердәм, бер төркем белән дус,тату уйнауларына ирешү.
  1. уен җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлар: ак халат,баш киеме, авырулар өчен карточкалар, юлламалар, рецептлар, “Нәни табиб” наборы,  дарулар савыты, телефон, компьютер.

Проектның чынга ашыру өчен ниятләгән нәтиҗәләр

-табиб һөнәре турындагы белемнәрне киңәйтү.

-коммуникатив күнекмәләр формалаштыру.

-төрле гамәл,предметлар аша балаларның торрмыштагы күзәтүләрен уенда чагылдыру,бердәм булып уенга катнаштырту.

-балаларның үз уй-фикерләрен башкаларныкына кушырга күнектерү.

-балаларның гаилә шартларындагы уеннары буенча ата-аналарның компетенциясен үстерү.

Проектның үтәлеше

Программа бүлеге

Эшләү алымы һәм формасы

Танып белү үсеше

Балалар бакчасындагы медицина кабинетына экскурсия.

Авыл фельдшер акушерлык пунктына  сәяхәт (рентген, күз табибы, теш табибы бүлмәләрен карау) .Шәфкать туташы  Хайруллина Венера Азат кызы белән танышу.  Аның  тарафыннан  төрле медицина инструментлары белән: көзге киеп колак, борын,тамак; чүкеч белән рефлекс тикшерү; стетоскоп ярдәмендә тыңлау; пипетка,шприцлар белән ничек эшләргә кирәклеге  турында белешмә тыңлау. Табиб һәм

шәфкать туташының эшен күзәтү.

“Һөнәрләр” темасына рәсемнәр карау.

“Табиблар” , Табибларның белгечлекләре” турында презентация тәкъдим итү.

Сөйләм үстерү

Үткәрелгән әңгәмә темалары:

“Табиб һәм шәфкать туташы”.

“Авыруларны кем дәвалый?”

“Син авырсаң, сиңа әниең ничек ярдәм итә?”

“Табибны өйгә чакырту”.

“Ашыгыч ярдәм -03”.

“Табибка нинди әсбаплар кирәк?”

“Иң кирәкле һөнәр”.

“Без әни белән табибка бардык”.

Матур әдәбият әсәрләре белән танышу

А.Алиш “Куяк кызы” әкитен сәхнәләштерү.

К.Чуковский “Айболит”шигыре.

З.Гомәрова “Ашыгыч ярдәм” хикәясе.

С.Михалков “Прививкага” шигыре.

Рассказ Ю.Яковлевой “ Больной”

Уен эшчәнлеге

Сюжетлы-рольле уеннар  “Шифахәнә”, “Даруханә”, “Алсу курчагым авырый”, “Алсуның терелеп бакчага килүе”

“Табиб инструментлары” дигән темага нокта буенча тоташтыру өстәл уены

Дидактик  уеннар: “Кем күбрәк гамәл әйтә” , Кемгә нәрсә кирәк”

Нәфәсати тәрбия

“Витаминнар”, “Дару төймәләре” әвәләү.

“Минем яраткан табибым” рәсем.

“Табиблар” буяулу рәсемнәрен(раскраскалар)   буяу.

“ 8Мартка карата бакчада эшләүче  шәфкать туташына күмәк композиция- открытка” кисеп ябештерү.

“Авыру  курчакка күчтәнәчләр” әвәләү.

Конструкцияләү

Кул эше

“Шиифаханә”, “Даруханә”  биналары.

Авыру курчак өчен  карават.

 Картоннан йод, тамчылар өчен  шешәләр, тартмалар ,термометр ясау.

Отоларингологка   махсус көзге,гардусник, горчичниклар әзерләү.

Музыка тәрбиясе

П.чайковский “Курчак авыруы” әсәре.

Ата-аналар белән эш

“Балагыз өйдә ничек һәм нәрсә белән уйный” анкета үткәрү.

“Баланы һөнәрләр белән таныштырабыз” журналы тәкъдим итү.

“Балаларда еш күзәтелә торган авырулар һәм аларны дәвалау ысуллары” турында күрсәтмә материаллар-папкалар әзерләү.

“Минем яраткан табибым, шәфкать туташым” рәсемнәр күргәзмәсе  оештыру.

Ата-аналар җыелышында шәфкать туташының  “Бала сәламәт булсын дисәң”  дигән темага докладын, медицина  ягыннан аның  киңәшләрен, искәртмәләрен  тыңлау.

“Шифаханә”, “Даруханә”  сюжетлы-рольле уеннары өчен ата-аналардан кирәкле атрибутлар әзерләүдә ярдәм сорау.

Медицина хезмәткәрләре һөнәре белән якыннан таныштыру.

Уенның исеме. Максаты

Рольләр. Уен эшчәнлеге. Сюжет үсеше

Материал

Сүзлек

“Шифаханә”

 Уенның сюжеты буенча төркемнәргә бүлешеп, уен ахырына кире бердәм берләшү күнекмәләрен үстерү. Уенда тирә- юньдәге чынбарлыкны чагылдырырга гадәтләндерү; сюжетка тотрыклы кызыксыну формалаштыру; табиб һәм шәфкать туташы турындагы белемнәрен, күзаллауларын тирәнәйтү. Табиб хезмәтенең иҗтимагый мөһимлеген күрсәтү. Әлеге хезмәт кешеләренә  хөрмәт тәрбияләү. Җәмәгать урыннарында үз-үзенңе әдәпле тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Рольләр: табиблар, шәфкать туташлары,авырулар.

Авырулар шифаханәгә эләгә. Табиб һәм  шәфкать туташлары аларны тикшерә,кан алалар, анализлар үткәрәләр, йөрәкне үпкәне тыңлыйлар. Аларның ничек һәм кайсы төшләре  авыртуы белән кызыксыналар. Беренче ярдәм күрсәтәләр. Дежур табиб обход ясый,авыруларның  хәле белән кызыксына. Шәфкать туташлары табиб күрсәтмәләре  буенча гына эшлиләр, дарулар тараталар, уколлар ясыйлар, бинт белән бәйлиләр; горчичниклар, банкалар куялар.

Бинт,мамык,

медицина

инструментлары,

шприц, дарулар,ак халат, баш киеме фонендоскоп, күзлек.

Санитарка, пациент, шифаханә, микстура, тамчы, сәдәп дару,

Операция, йөреп чыгу (обход), анализ, рецепт, теркәүче,  окулист, терапевт, педиатр, хирург, рентген, процедуралар, градусник.

“Даруханә”

Уенда чынбарлыкны чагылдырырга гадәтләндерү. Даруханә турындагы белемнәрне киңәйтү. Кайбер еш кулланыла торган даруларның исемнәре һәм нәрсә,кайсы җир өчен икәне турында аңлатма эшләре алып бару. Даруханәче  хезмәтенең иҗтимагый мөһимлеген күрсәтү. Әлеге хезмәт кешеләренә  хөрмәт тәрбияләү. Җәмәгать урыннарында үз-үзенңе әдәпле тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Рольләр: даруханәче, фармацевт,сатып алучы,машина йөртүче.

Табиб рецепты белән сатып алучы даруханәгә килә. Даруханәче аңа кирәкле даруны бирә,тискәре йогынтысы,кисәтүләре белән таныштыра. Тагын башка төрле дәвалау чаралары тәкъдим итә,яңа чыккан дарулар турында мәгълүмат бирә,реклама ясый. Фармацевт дарулар ясый,аларны пакетларга салып чыга,тышларына язып куя. Сатып алучы даруны сатып ала.

Бинт, мамык, дарулар савыты,шприц,

ак халат.

Провизор-даруханәче,  

фармацевт , кассир,

реклама, микстура,

тамчы, таблетка.

“Шифаханә”, “Даруханә”  сюжетлы-рольле уены

буенча рольле диалог төзелеше.

Рольләр

Эшчәнлек

Табиб

Кабул итә, тыңлый,тамакны карый,кан басымын, температураны үлчи,дәвалау юлын билгели. Рецепт яза. Киңәшләр бирә. Больничный бит ача. Авыруны даими контрольдә тота.

Шәфкать туташы

Табиб күрсәтмәләрен үти. Укол ясый,горчичниклар,банкалар куя, ингаляцияләр ясый,анализлар  тикшерә. Табибка даими ярдәм итеп тора. Авырулар белән аралаша. Тикшерелүгә юлламалар яза. Инстументларны  юа,әзерли.

Санитарка (кече медицина хезмәткәре)

Медицина кабинетын җыештыра, идәннәр юа, тузан сөртә.

Теркәүче (регистратор)

Авыруларны теркәп бара. Авырунын шәхси медицина картасын тутыра. Табибка юлламалар бирә, кабул ителер өченталоннар  тарата. Кайчан киләчәген,килү  вакытын билгели , нинди табиб, исемен  атый. Табибның эш сәгате белән таныштыра, килеп чыккан үзгәрешләрне, белдерүләрне хәбәр итә.

Авыру (пациент)

Табибка медицина картасы белән приемга килә. Нәрсәсе авырганын сөйли, бочыган җирләрен күрсәтә. Дәвалау юлларын билгеләвен сорый. Табибның барлык күрсәтмәләрен һәм киңәшләрен төгәл үти. Рәхмәт әйтә. Табибка алдан килеп языла,чиратка баса. Даруханәдән кирәкле дарулар ала. Аның эчтәлеге,кисәтүләре белән таныша. Кирәк дип санаса, шифаханәгә сала, палатага урнаштыра.дәвалый, даими обход ясый . Терелеп беткәч, өйгә кайтырга рөхсәт бирә.

 Провизор- даруханәче

Табиб рецепты белән генә дарулар җибәрә. Аларны ничек,кайчан эчәргә, дозаларын ничек чамаларга өйрәтә. Тискәре йогынтылары турында искәртә. Табиб киңәшләренә колак салырга куша, даруларның инстукциясен  төгәл үтәүне сорый. Дару өчен акча ала, касса чегы бирә.

Фармацевт

Дарулар ясый, ясалган  даруларны пакетларга, шешәләргә, савытларга урнаштыра. Аларның нәрсәдән,ничек һәм күпме күләмдә кулланылырга тиешлеген тартмаларының тышына язып бара. Төрле мазь,кремнар,төнәтмәләр әзерли.

Машина йөртүче

Дарулар китерә, даруханәгә кертә, накладной тутыра

Даруханә мөдире

Яңа партия дарулар алып кайтырга куша,заказлар җыя. Эшчеләргә хезмәт хакы түли,аларның эшен контрольда тота, яңалыклар белән таныштыра.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сюжетлы- рольле уеннар картотекасы

Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. ...

Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"

В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен сюжетлы-рольле уеннарның еллык перспектив планы

Предлагаю перспективный план сюжетно-ролевых игр для подготовительной к школе группе на татарском языке...

Сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте

Баланы уйнарга өйрәтергә кирәк. Уен вакытында баланың кәефе күтәрелә....

“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)

“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)...

Сюжетлы-рольле уен: "Янгын сүндерүчеләр"

laquo;Урманда янгын», сюжетлы-рольле уен конспекты, уртанчы төркем балалары өчен....