Мәктәпкә әзерлек төркемендә сюжетлы – рольле уен буенча “Хастаханә” проекты
проект (подготовительная группа) на тему

Шафигуллина Ландыш Расиховна

"Хастаханә" проекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hastahan_proekty.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Проектта катнашучылармәктәпкә әзерлек төркеме балалары, төркем тәрбиячесе.

 Максат:        

 - уенда табиб һөнәре турындагы белемнәрен куллана алуларына ирешү.

 - әлеге намуслы хезмәткә кызыксыну,хөрмәт уяту.

 - табиб һөнәренең бик мөһим һәм әһәмиятле икәненә төшендерү.

 - рольле диалог килеп чыгуына этәргеч ясау.

 - авыру кешегә ярдәм итәргә теләк булдыру,игътибарлылык һәм сабырлык формалаштыру,кызгану хисе тәрбияләү.

 - табиб өчен кирәкле булган атрибутлар, әсбаплар сайлап алырга, шул кирәк-яраклардан дөрес кулланырга күнектерү.

 - уенның эчтәлеген уйлап табуда мөстәкыйльлек булдыру.

 - бердәм, бер төркем белән дус,тату уйнауларына ирешү.

 - уен җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.

Алдан башкарылган эш: Шәфкать туташы бүлмәсенә эскурсия, сюжетлы иллюстрацияләр карау, А. Алишның “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерү.

Җиһазлар: ак халат,баш киеме, авырулар өчен карточкалар,  рецептлар, “Нәни табиб” наборы, дарулар савыты, телефон.

            Оештыру өлеше:

Тәрбияче: Балалар, хәтерегезгә төшерегез әле, хастаханәдә нинди табиблар эшлиләр?

Балалар: Күз табибы (окулист), хирург, балалар табибы (педиатр)...                                     Тәрбияче: Әле тагын невролог, кардиолог, массаж ясаучы һ. б. бик күп табиблар эшлиләр.

  • балалар, бүген бездә яңа хастаханә ачылган, ләкин анда эшләргә табиблар җитеп бетми. Әйдәгез,бүген без табиблар булабыз. Хастаханәгә теркәүче, балалар табибы, күз табибы, шәфкать туташлары кирәк булачак.

(балалар рольләргә бүленә: теркәүче, күз табибы – шәфкать туташы, балалар табибы -  шәфкать туташы, процедура бүлмәсенә шәфкать туташы, авырулар)

      Уен барышы:

Хастаханәгә авырулар килә, чират алалар.

Теркәү бүлеге (Регистратура)

1нче авыру баласы белән: - Исәнмесез, безгә балалар табибына юллама бирегез әле.

Теркәүче:  - Хәзер язам.....Алыгыз.

1 нче авыру: - Рәхмәт.

2 нче авыру: - Хәерле көн! Миңа күз табибына юллама кирәк иде.

Теркәүче: -  Ярый... Рәхим итеп алыгыз.

Балалар табибы бүлмәсенә керәләр.

1 нче авыру баласы белән: - Керергә мөмкинме?

Табиб: Керегез, утырыгыз. Кызыгызның кайсы җире авырта?

1 нче авыру: - Минем кызыма гриппка каршы прививка ясатырга кирәк иде, безгә юллама язып бирегез, зинһар өчен.

Табиб: Башта кызыгызны фонендоскоптан тыңлап алырга кирәк. ( Үпкәләрен тыңлый)

  • сулагыз...суламагыз....Бар да тәртиптә.

Табиб шәфкать туташына: Юллама язып бирегез. (Юллама яза)

Шәфкать туташы: Алыгыз.

1 нче авыру: - Рәхмәт, сау булыгыз.

                      - Сау булыгыз.

Процедура бүлмәсе

1 нче авыру: - Керергә ярыймы?

Шәфкать туташы:- Рәхим итегез.

1 нче авыру: - Без гриппка каршы прививика ясатырга килдек.

Шәфкать туташы:- Ярый утырыгыз, кулыгызны әзерләгез.

                             (кызына укол ясый)

                       -  Мамыкны тотыгыз.

1 нче авыру: - Рәхмәт сезгә, сау булыгыз.

Шәфкать туташы:- Авырмагыз.

Күз табибы бүлмәсенә  2 нче авыру керә.

Табиб:-  Исәнмесез, сезне нәрсә борчый?

2 нче авыру: - Минем күзем авырта, кызарып та тора.

Табиб:-  Хәзер күзегезне карыйбыз. (Күзен яктырткыч белән карый) Сезнең күзегезне дәваларга кирәк, менә бу даруны тамызырсыз. Шәфкать туташы сезгә рецепт язып бирә, даруны сатып алыгыз.

Шәфкать туташы: - Менә сезгә рецепт.

2 нче авыру: - Рәхмәт сезгә.

Табиб:- Сау булыгыз.

Тәрбияче: - Балалар, хәзер соң инде, бүгенгә безнең хастаханә ябыла. Иртәгә ул тагын үз ишекләрен ачар, авыруларны кабул итәр.

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

372 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль

автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сюжетлы – рольле уен буенча “Хастаханә” проекты

                                          Әзерләде: Шафигуллина Л.Р


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сюжетлы-рольле уен буенча "Нәни табиб" проекты

Проект “Нәни табиб”Проектның эчтәлеге:1.Проект “Нәни табиб”2.Кушымта:“Курчагым авырды”, “Алсуның терелүе, балалар бакчасына килүе” шөгыль конспектлары.Ата-аналар өчен белешмәлекләр ясау.Ата-анал...

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сюжетлы- рольле уеннар картотекасы

Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. ...

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен сюжетлы-рольле уеннарның еллык перспектив планы

Предлагаю перспективный план сюжетно-ролевых игр для подготовительной к школе группе на татарском языке...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  грамотага әзерлек буенча переспектив план...

«Җир-безнең уртак йортыбыз!» мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү үсеше буенча интегральләшкән эшчәнлек.

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культурасы нигезләрен формалаштыру.Бурычлар:Тәрбияви бурыч: Табигатькә, аның ресурсларына, хайваннарга һәм үсемлек дөньясына сакчыл караш, кешелеклелек, к...