Сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте
статья на тему

Баланы уйнарга өйрәтергә кирәк. Уен вакытында баланың кәефе күтәрелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya.docx17.18 КБ

Предварительный просмотр:

 Сюжетлы –рольле  уеннарның әһәмияте.  

Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләрнең  төп бурычы булып  балаларны уйнарга өйрәтү тора. Бала өчен  уен  ул- белем алу,күбрәк мәгълүмат туплау,хезмәт һәм иң кыйммәтле тәрбия чарасы да булып тора.Без бүген сюжетлы- рольле уеннар турында әңгәмә алышырбыз.
Кешелеклелекнең күптөрле эшчәнлеге кебек үк,сюжетлы- рольле уеннар үзеннән-үзе килеп чыкмый,уенга баланы ул уенны белүче кеше өйрәтә.Без, кечкенә чакларда ук, (моннан кырык ел элек!), зуррак кызлар,апалар белән  сюжетлы-рольле уеннар уйнап үстек. Алар үзләренә төп рольләрне: кибетче,табибә,тщрбияче, укытучы (зуррак абыйлар әти),әни рольләрен алалар иде.Без ,үз чиратыбызда , нәни бәби,сатып алучы, “авыру” бала ,укучылар була идек. Хәтеремдә,шактый вакыт без уенчык һәм әйбер- алыштыручы белән шартлы рәвештә аңлаша идек ,үсә төшкәч, 6-7 яшьләрдә ,сюжет төзеп уйнадык.
     Баланы уйнарга өйрәтергә кирәк. Өйрәтү тәрбияче тарафыннан уен кагыйдәләрен аңлатып,күрсәтмә бирүче генә түгел,ә кушылып бергә уйнаучы,уенга кызыксыну һәм теләк уятучы ролендә булырга тиеш.Әйткәнемчә,тәрбияче бала белән бергә уйный; бала үзен уенда иркен тота,тәрбияче апасын үзе кебек үк  уйнаучы буларак кына кабул итә. Уен вакытында  баланың акыл үсешендә генә түгел,шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә.Бала,уендагы төрле рольләргә кереп,чынбарлык тормыштагы кешеләрнең эш- гамәлләрен кабатлый,эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә.Уен вакытында баланың күңеле күтәрелә, бу исә аның нерв системасына уңай йогынты ясый.Тәрбиячеләр өчен уен- бала күңелен яхшырак аңлау , аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да булып тора.Чөнки уйнаган вакытта тәрбияче һәрбер баланың сәләтен ача,аның холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый, аларга тагын да якыная. Шул ук вакытта,уен вакытында тәрбияче баланың тәкъдим-теләкләрен кабул итә алырга тиеш.
Сюжетлы-рольле уеннар өчен түбәндәге уңай шартларны үтәргә кирәк:
- уен тирәлеге өчен база булдыру;
-уен зоналары һәм  уенчыклар белән тәэмин итү;
-мөстәкыйль уеннар өчен уңай шартлар булдыру.
Безнең бакчаларда бу шартларның барысы да булдырылган,әлбәттә.
“ Уен -әйләнә-тирә мөхит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур,якты тәрәзә ул. Уен-кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул,-дип язган В.А Сухомлинский.
      Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур итеп сөйләшергә өйрәнә,үзен шулай зурлар тормышына әзерли.Уеннар балаларда дуслык,бердәмлек,бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.Шулай ук миһербанлылык, ярдәмчеллек,сак караш тәрбияләү аркылы,балада яхшы күңеллелек,кешелеклелек кебек сыйфатларны үстерә,аралашу культурасын камилләштерә.
     Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус бакчаларында татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында да бәхәссез. Татар теле эшчәнлекләрендә уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә ,үтелгән теманы  ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота. Шулай ук баланың татар телендә сөйләм эшчәнлеген оештыру функциясен үти.Методик яктан дөрес уйланылган уен балада өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, икенче яктан-тел материалы өстендә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә. Чит телне өйрәнгән вакытта,уен кызыксындыра, баланың күңеле күтәрелә, оялчан,кыюсыз  балалар да ,үзләре дә сизмичә,уенга кереп китәләр. Нәтиҗәдә,балада табигый рәвештә нәрсәдер әйтү,нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы  яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.
    Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар.Сюжетлы уеннар фикер эшчәнлеген активлаштыра,белем дәрәҗәсен киңәйтә.Шулай ук баланың диалогик сөйләмен формалаштыруда да сюжетлы- рольле уеннарның әһәмияте зур. Эшчәнлек барышында “Безнең гаилә”,”Уенчыклар кибете”, “Яшелчәләр кибете”,”Киемнәр кибете”, “Савыт- саба” кибете, ”Ашханә”,”Кафе”,”Мәктәп” һәм башка уеннарны куллану вакытында ,әйберләрнең үзенчәлекле якларын: төсен,формасын,тәмен,күләмен атый белү активлаша.Сорау бирү,аңа җавап кайтару, диалоглар төзү сәләте үсә.
      Шулай итеп,тел өйрәтүдә төп максат булып ,рус телле балаларда татар теленә,аның сәнгатенә, мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияләү,Татарстанда яшәүче халыкларның дуслыгын арттыру,балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү,бер- берсе белән аралашу культурасын үстерү тора.
     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сюжетлы-рольле уен буенча "Нәни табиб" проекты

Проект “Нәни табиб”Проектның эчтәлеге:1.Проект “Нәни табиб”2.Кушымта:“Курчагым авырды”, “Алсуның терелүе, балалар бакчасына килүе” шөгыль конспектлары.Ата-аналар өчен белешмәлекләр ясау.Ата-анал...

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сюжетлы- рольле уеннар картотекасы

Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. ...

Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"

В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен сюжетлы-рольле уеннарның еллык перспектив планы

Предлагаю перспективный план сюжетно-ролевых игр для подготовительной к школе группе на татарском языке...

“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)

“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)...

Сюжетлы-рольле уен: "Янгын сүндерүчеләр"

laquo;Урманда янгын», сюжетлы-рольле уен конспекты, уртанчы төркем балалары өчен....