"Җылы оек бияләй, бәйли әби кыш җиткәч"
план-конспект занятия (старшая группа)

Хасаншина Халида Хатиповна

Зурлар төркеме балалары өчен иҗади проект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt-biyaly.docx660.69 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе»

«Җылы оек, бияләй бәйли әби кыш җиткәч..»

зурлар төркеме өчен проект.

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү

учреждениесе 4 нче номерлы «Кояшкай» балалар

бакчасы, югары квалификацион категорияле

татар теле тәрбиячесе:

Хәсәншина Халидә Хатыйп кызы.

 «Җылы оек, бияләй бәйли әби кыш җиткәч...” проекты.

Проектның тибы: танып белү һәм иҗади эзләнү.

Проектта катнашучылар: зурлар төркеме балалары һәм аларның әбиләре, төркем тәрбиячеләре.

Проектның дәвамлылыгы: кыска вакытлы (ике атна)

Проектның актуальлеге: балалар күп вакытта бияләйләрен югалталар, урамнан кергәч киптерергә куярга оныталар яки кесәләрендә кала. Балаларга бияләй бәйләү өчен күпме хезмәт сарыф ителгәнлеген күрсәтү мөһим.

Проектның максаты: балаларның үз кием-салымнарын җыеп йөрергә өйрәтү, бияләй бәйләү өчен йонның ничек эшкәртелүен күрсәтү.

Проектның бурычлары:

Белем бирү бурычы: балаларны йорт хайваннары белән таныштыруны дәвам итү.

Үстерү бурычы:балаларның йорт хайваннары турында белемнәрен системалаштуру,бияләй бәйләү өчен күпме хезмәт куелганлыгын аңлату.

Тәрбия бурычы: өлкәннәр хезмәтенә сакчыл караш тәрбияләү.

Проектның гипотизасы(Фаразлары): проект барышында балаларның әйләнә-тирә турында белемнәре арта, балаларны кече яшьтән үк өлкәннәр хезмәте белән таныштырсаң, зурларга булышу теләге арта, хезмәткә хөрмәт тәрбияләнә, сөйләм активлыгының сыйфаты күтәрелә.

Көтелгән нәтиҗә:балаларның үз-үзләренә хезмәт күрсәтүләрен формалаштыру, әбиләр төркемдәге проектта катнашуга өндәү, балалар белән берлектә укыту-тәрбия эшенә актив катнаштыру.

Эшчәнлек төре:сөйләм үстерү,эстетик зәвык тәрбияләү.

Җиһазлау:ноутбук, мультимедия экраны, презентация,сарык йоны, төрле бияләйләр, орчык, йон эрләү өчен каба.

Проектны презентацияләү: “Җылы оек, бияләй бәйли әби кыш җиткәч...” күңел ачу чарасы үткәрү.

Проектны тормышка ашыру планы.

Этап

Тема

Бурычлар

Балалар белән эш

Әти-әниләр белән эш

Тәрбиячеләр белән эш

Оештыру

этабы

“Бияләй” тарихы турында әңгәмә

Балаларга бияләйнең кайчан барлыкка килгәнлеген аңлату. Тарихи

чыганаклар белән таныштыру

“Бияләй” турында табышмаклар, шигырьләр өйрәнү

Проект турында әңгәмә оештыру

“Бияләй” тарихы турында мәгълүмәт эзләү

Тормышка ашыру этабы

“Матур бияләйләр”

Балаларны төрле бияләйләр белән таныштыру.

Төрле бизәкләр кисү, кисеп ябыштыру өчен өлге әзерләү.

Әбиләргә йоннан бияләй бәйләргә тәкъдим итү.

Балаларны татар орнаментлары белән таныштыру, бияләй бизәү өчен өлге әзерләү.

Йомгаклау этабы

“Бәтиләр”

җыры белән танышу

Балаларга “Бәтиләр” җырын

җырларга өйрәтү.

Сүзләрен истә калдырырга булышу. Русчага тәрҗемә итеп күрсәтү

“Бәтиләр” җырының сүзләрен ятлау.

“Бигрәк матур

бияләйләр”

кисеп ябыштыру

Балаларга

“Рукавички”

шигырен ятларга булышу.

“Варежка”

Мультфильмын

карату, әңгәмә төзү.

Йорт хайваны-сарыклар турында презентация

ясау.

Табышмаклар

өйрәнү.

Проект эшенең көтелгән уңай нәтиҗәсе:

-Әбиләр һәм әниләр бик теләп проектка катнаштылар.

-Күргәзмәгә төрле бияләйләр алып килделәр.

-Балалар әбиләргә бүләккә бияләй өчен өлге ясадылар.

-Күңел ачу чарасында бик теләп катнаштылар,йон эрләп, аны катып, бияләй

бәйләүне күрсәттеләр.

-Балалар бу көнне әбиләр белән шатланышып ял иттеләр,әни һәм әбиләре белән горурландылар. Аларга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

- Бияләй бәйләү өчен күпме көч куелганлыгын күрделәр, бияләйләрен саклап йөрергә вәгъдә иттеләр.

 Җылы оек, бияләй бәйли әби кыш җиткәч…

 проектына  йомгаклау эшчәнлеге конспекты.

Төркем тәрбиячесе: Ермакова Л.В.  

Татар теле тәрбиячесе: Хәсәншина Х.Х.

Тема:

 Җылы оек, бияләй бәйли әби кыш җиткәч…

Белем бирү өлкәсе:

  “Сөйләм теле үсеше”

“Нәфис эстетик үсеш”

Максат:

Өлкәннәр хезмәте белән таныштыруны дәвам итү.

Бурычлар:  

Хезмәтнең төрләре,кешеләр өчен әһәмияте, нәтиҗәсе турында белемнәрен ныгыту.

Әйләнә-тирәдәге тормыш турындагы күзаллауларын формалаштыру.

Хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Методик алымнар:

Презентация карау, балаларга сораулар бирү, хәрәкәтле уен уйнау, табышмак әйтү, шигырьләр сөйләү, музыка куллану

Актив сүзләр:

Кыш, бияләй

Кирәкле җиһазлар:

Мультимедиа экраны, ноутбук, төрле бияләйләр

Алдан эшләнгән эш:

Табышмак, шигырьләр, җыр өйрәнү,

 Бияләйләргә бизәкләр  кисеп ябыштыру

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге барышы: 

Оештыру өлеше: балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Тәрбияче: Хәерле  көн, балалар! Рәхим итегез!

Балалар: Хәерле көн!  Хәлләр ничек?

Тәрбияче: әйбәт, рәхмәт.

Тәрбияче: ребята, скажите пожалуйста какое  время года сейчас?

Балалар: зима (на татарском языке –кыш)

Тәрбияче: наши ребята очень любят зиму.( безнең балалар кышны бик ярата)

Тәрбияче: ребята, а как изменилась одежда людей с приходом зимы?

Балалар: (кешеләр җылы киемнәр киеп йөри) люди стали носить теплые шапки, пальто, сапоги …

Стук в дверь.

Коридорная няня вносит пакет.( в пакете варежки)

Тәрбияче: ребята интересно кто же оставил этот пакет и что в ней? Попробуйте отгадать.

Тимур загадайка ребятам загадку.

Дали братьям тёплый дом,
Чтобы жили впятером.
Брат большой не согласился
И отдельно поселился

Балалар: Варежки (бияләй)

Тәрбияче: бик кызганыч бүген бер бала урамга чыга алмый кала. (Очень жаль, что кто-то сегодня не сможет идти гулять)

Ребята посмотрите, какие они красивые и все разные. Расскажите, а какие у вас варежки? (ответы детей).

Тәрбияче: балалар бияләй бәйләр өчен бик күп көч куярга кирәк, шуның өчен бияләйләрне саклап йөрергә кирәк.

Бияләйләр  тарихы турында презентация карау.

Тәрбияче: бияләйләрне 13 нче гасырдан бирле киеп йөргәннәр. Борынгыдан ук  ирләр һәм хатын-кызлар бияләйләре бер-берсеннән аерылып торган. Хатын- кызларныкы матур итеп бизәлгән,  ир-атларныкы гади булган.

Бай кешеләрнең бияләйләре җәнлек тиресеннән тегелгән булган. Урыс милләт кешеләре бияләйне төрлечә атаганнар. (Вареги, варежки, варяжки, вочаги, дельницы, мохнатки, мохнашки, рукавки, связни) Элекке гореф-гадәт буенча яшь киленнәр, иренең бөтен туганнарына төрле бизәкле оек, бияләйләр бәйләп бүләк итәргә тиеш булган.

Воспитатель: Наши ребята знают о варежках стихотворение расскажите пожалуйста.

Даша: Рукавицы как надену,

Стану я красавица,

Потому что рукавицы

Ребятёшкам нравятся.

Варежки да варежки,

Варежки пуховые,

На ладошках дырочки,

Скорей свяжите новые.

Ангелина: Я на улицу пошла,

Варежки надела,

Засмотрелася на них

И в сугроб слетела.

Не зовите на гулянье,

Я сегодня не хожу,

Лучше сяду да дружочку

Теплы варежки свяжу.

Тәрбияче: балалар бияләйне нәрсәдән бәйлиләр? (Из чего вяжут варежки?)

Балалар: сарык йоныннан (из шерсти)

(Экранда сарык рәсемнәре күрсәтелә, йоннарын ничек алганнарын күрсәтү)

Балалар башкаруында «Бәтиләр» җырын тыңлау.

(бияләй белән уен оештыру)

Тәрбияче: карагыз әле бүген безгә кунакка әбиләр килгән. (Балаларны әбиләр белән таныштыру)

DSC03360.JPG

(балалар музейга керәләр, әбиләр анда йон язып, йонны эрләп, катып һәм әзер йомгактан бияләй  бәйләп күрсәтәләр)

Воспитатель: Ребята, вы славно потрудились в группе и приготовили интересные аппликации варежек. Посмотрите какие у вас получились красивые варежки. Подарите их вашим бабушкам.

 Тәрбияче: балалар сез бияләй бәйләү өчен күпме эш эшләргә кирәклеген күрдегез, бияләйләрегезне саклап йөрегез, әбиләрегезне хөрмәт итегез.DSC03299.JPGDSC03257 (2).JPG


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбием, барыбыздан олы ул, өебезнең нуры ул!

Безнең иң кадерле, хөрмәтле,олы кешеләребез-әбиләр. Әбиле гаилә-бәрәкәтле гаилә. Әбиләрнең  тәмле ашлар пешерүче, җылы оекбашлар бәйләүче кадерле кеше, йортка хуҗабикә икәнлеген балаларның ...

Конспект ТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау.

КонспектТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау....

"Әбием - алтыным"

Зурлар төркемендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм иртәсе...

сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт"

речь играет в жизни человека огромную роль. она служет для общения, передачи информации и опыта, регуляции поведения и деятельности.в дошкольном возрасте речевое развитие тесно связано с формированием...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...