"Әбием - алтыным"
методическая разработка по музыке (старшая группа) на тему

Мирзаханова Лилия Равиловна

Зурлар төркемендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм иртәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_ebekey.docx25.61 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Музыка астында залга балалар керә.

Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык матур көйләрне

Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек

Хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәр! Бәген без бу матур иртәдә Өлкәннәр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Бүгенге бәйрәмебезнең төп кунаклары Сез! Сезне әлеге күркәм бәйрәм белән чын күңелдән тәбриклибез. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлыклар һәм балаларыгызның игелеген  күреп яшәвегезне телибез.  Балаларыбызның кечкенә генә чыгышларын бәйрәм котлавы итеп кабул итегез.

Котлау өчен сүз бакчабыз мөдире Марданова Л.Р. бирелә.

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам Сезгә безнең буыннан!

Бар дөнҗяны бүләк итәр идем        Альберт

Әгәр килсә минем кулымнан!

            Үтә гомер аккан сулар кебек

             Ә күңел һич туймый яшьлектән.        Гүзәл

             Йөзләрегез инде картайса да,

             Ник күңелләр болай яшь икән?

                                Кояш көлеп уянды да

                                Нурларын сипте мулдан.

                                Әбиләр килде бакчага

                                Атлап кояшлы юлдан.        Нурсолтан

                                Һәр җирдә бер хикмәт көтә

                                Бүген гади көн түгел.

                                Бүген - Өлкәннәр бәйрәме

                                Шуңа шатлана күңел.

                                Нинди назлы, нинди эшчән

                                Синең куллар әбием!

                                Бөтен дөнья бәйрәм итә

                                Сезне зурлап әбием!

Картаймыйча шулай кояш кебек        Юлия

Балкып торыгыз сез иртә - кич.

Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр

Онытмабыз сезне һич тә без.

Җыр Минем эбием

     Әбием! Нинди ягымлы, нинди җылы сүз!

     Аны әйтү белән күз алдыбызга мөлаем бер илаһи зат килеп баса. Яше сиксәнгә җитсә дә, илледә генә булса да, ул – безнең өчен изгелек чыганагы. Гомернең сикәлтәле еллары артта калды. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган. Күңелегезгә тормышның барлык хәтирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышаныч барыбер сүнмәгән. Тормыш авырлыклары да бу ышанычны сүндерә алмаган.

Ак яулыклы татар әбисе! Син барын да күрдең: яхшысын да яманын да. Ләкин син барыбер татар әбисе булып кала алдың. Ак яулыгыңны башыңнан төшермәдең. Ә иң мөһиме – синең Ходай тәгаләгә ышанычың саф булып калды. Тәсбих тотып, илнең иминлеген теләп, балаларның саулыгын сорап, намаз укыйсың, дога кыласың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле, саф күңелле татар әбисе.

Әбием догалар укый,

Еллар имин булсын, дип.        Нәфис

Кешеләр тату яшәсен,

Тыныч булсын илем, дип.

Догалар, догалар,        

Кешеләргә игелекле

Булырга куша алар.

Догалар безне өйрәтә

Дөньяны яратырга.

Яхшылыкка шатланырга,

Сагышны таратырга.        Йолдыз

Әбием күп дога белә,

Һәр дога - изге теләк.

Мин дә аларны өйрәнәм

Тырышып һәм бик теләп.

Кичләрен иркәләп мине

Җырлый – җырлый йоклата.        Алмаз

Аның ягымлы көлүе

Кайгыларны тарата.

Әбиемнең җылы кулы

Чәчләремне сыйпады.

Бүгенге матур бәйрәмдә

Тәбриклибез без аны.

Бию Куш кулым

Өйгә кайтсам, өй балкыган-

Өйгә нур иңгән!        Динар

Ерак җирне якын итеп,

Әбием килгән!

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

"Күрим әле улымны!"-дип

Әбием килгән!

Әбиемә бурычлы мин,

Рәхмәтле мин мең тапкыр.        Зөләйха

Әгәр берәр эшең булса,

Әбием, мине чакыр.

Әби миңа гел яхшылык тели,

Гаебем булса да кичерә.

Гомер буе калам тугрылыкта

Әби дигән изге кешегә.

Минем әбием бик уңган,

Бар эшкә дә өлгерә.

Юа, җыя, тегә, бәйли,

Тәмле ашлар пешерә.        Ислам

Ышан, әби, мин бакчада

Бик тәртипле йөрермен.

Кайгы – хәсрәтләр китерми

Таянычың булырмын.

Чулпыларын чың – чыңлатып,

Әбием суга барган.

Күлмәкләренә уралып

Җилфер җил уйнаклаган...        Х. Ләйсән

Шул чулпыларны чыңлатып,

Әни дә суга барган.

Мөлдерәмә чиләкләрдән

Гөлләргә сулар тамган...

Минем дә суга барышым,

Кояш елмая күктә.

Чулпылар – шул, көянтәм – шул,

Күлмәгем генә бүтән...

Чишмә суын мактый әби:

"Тәнгә бик шифалы,-ди        Сөмбел

Самавырга җитми инде,

Кирәкми Тифале",-ди

Бүген дә әбиебезгә

Чишмәдән су китердек

Кайткан чакта, чалбарларга

Түгеп-чәчеп бетердек.

Очраган бөтен кешегә

 Әбидән сәлам әйттек

... Бер чиләк су алып кайттык,

Бер чиләк сәламәтлек!

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                       

Сюрприз момент

Оныкларга терәк булып,           Амир

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта

                        Безнең заман әбиләре        Чулпан

                        Бар яктан да килгәннәр.

                        Мондый әбиләргә карап,

                        “Супер әби”, - дияләр.

                       Аларның белмәгәне юк,

                       Барын да булдыралар.

                       Балаларга, оныкларга

                       Иң матур үрнәк алар

        Безнең әбиләргә, дуслар,

        Хөрмәтем бик зур минем.        Тимур

        Шундый кешеләр булганга

        Шатланам, туган җирем.

Пенсия акчам – кечкенә,        Ш. Алинә

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-

Чыга бит тишеп кенә.

Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,        Х. Алинә

Бер баегач “Дәү әни!”-дип

Китерер күчтәнәчен...

Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә

Шатлыкларын өләшә.        Сөләйман

Жыр: Бакчабыз нэкъ голбакча

Дәү әнием - бакчачы,

Бакчасы да бакча сон:        Лиана

Ачып керсәң капкасын,

 Җәйгә аяк басасын.

 Гөлләре дә гөлләре

Пыяладан өйләре.

Менә һөнәр ичмасам

Дәү әнинең һөнәре:

Чәчәк арасында үтә        Илһам

Аның бөтен көннәре.

Буш вакытым булганда,

Мин дә аңа булышам:

Помидорлар, кыярлар,

Яшел суган җыешам.        М.Ләйсән

Аның  эшен, дәү булгач,

Үзем дәвам тәм мин.

Аннан сезгә ел буе

Ашатырмын витамин

Дөньяда иң җылы әби-

Безнең әби, беләбез.        Зәлия

Шуңа күрә энем белән

Куенына керәбез.

Дәү әнинең кочагында

Китәбез эреп кенә.

Яшәрбез әле, үскәч тә,        Гадел

Кадерен белеп кенә.

Жыр Рэхмэт Сезгэ


Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә- сезгә, безгә, илгә        Динислам

без телибез якты киләчәк!

Гел яхшыга өйрәтәсез,

Тыңлыйбыз Сезнең сүзне,        Илдус

Һәр эштә үрнәк Сез безгә,

Хөрмәт итәбез Сезне

 Еллар үтә диеп борчылмагыз,

Еллар үтү берни түгел ул.        Илдар

Сау – сәламәт булып озак яшәү –

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

Жыр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбием, барыбыздан олы ул, өебезнең нуры ул!

Безнең иң кадерле, хөрмәтле,олы кешеләребез-әбиләр. Әбиле гаилә-бәрәкәтле гаилә. Әбиләрнең  тәмле ашлар пешерүче, җылы оекбашлар бәйләүче кадерле кеше, йортка хуҗабикә икәнлеген балаларның ...

Конспект ТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау.

КонспектТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау....

сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт"

речь играет в жизни человека огромную роль. она служет для общения, передачи информации и опыта, регуляции поведения и деятельности.в дошкольном возрасте речевое развитие тесно связано с формированием...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...