Проект "Минем әнием"
проект (средняя группа)

Мазитова Резида Ильгизаровна

Проект уртанчы төркем балалары өчен. Проект барышында балаларның сөйләм теле баей, вак моторикасы үсә, хәтер - уйлау,фикерләү сәләтләре үсә. Әниләргә булышу теләге үсә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Минем әнием19.02 КБ

Предварительный просмотр:

“Минем әнием”

(4-5 яшь)

Проектның төре:Танып белү проекты.

Вакыт күләме: 2 атна.

Проектның максаты: “Гаилә” төшенчәсенең тирәнлеген аңлау өчен,үз гаиләсе әгъзаларына ихтирам тәрбияләү өчен җирлек тудыру.

Проектның бурычлары:

  1. Уртак эшчәнлек аркылы әниләргә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
  2. Балаларның сөйләм телләрен, иҗади мөмкинлекләрен, үзара аралашу күнекмәләрен үстерү өчен җирлек булдыру.

Проектның этаплары:

  1. Әзерлек этабы:
  • Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, теманы уйлау, максат кую, перспектив план әзерләү.
  • Әти – әниләр белән анкета үткәрү.
  • Тема буенча иллюстратив материал әзерләү.
  • Темага кагылышлы әдәби әсәрләр белән танышу.
  • Балаларга һәм әниләргә  эш әзерләү.
  1. Төп этап:
  • Мөстәкыйль эшчәнлек: дидактик уеннар, рәсем ясау, кисеп ябыштыру, сюжетлы – рольле уеннар.
  • Тәрбиячеләр белән: тематик шөгыль, әңгәмәләр, матур әдәбият уку.
  1. Йомгаклау:
  • “Стенгазета “ ясау.
  •  Күргәзмә оештыру “Әниемнең алтын куллары”
  • Бәйрәм үткәрү “Минем әнием иң,иң,иң.......!”

Перспектив – тематик план. “Минем әнием”

Эшчәнлек төре

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти – әниләр һәм балаларның бердәм эшчәнлеге

1

Әңгәмәләр “Минем тату гаиләм”, “Әниемә булышам”, “Күңелле ял итәбез”.

-үстерелешле диалог

 -альбом карау

Дидактик уеннар: “Әнигә булышабыз”, “Кем кайда яши?”

Кул эшләре алып килү

2

“ Минем әнием”Ә.Бикчәнтәева, “Минем гаиләм”З.Туфайлова    “ шигырьләрен уку.

Әсәрне укып, эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү.

Рәсем ясау

               -

3

Рәсем “Минем әнием”

-әңгәмә

-рәсем ясау ысуллары, материал сайлау

Рәсем ясау

Әниләргә,  бала белән бергә төшкән, фоторәсемнәрен алып килергә.

4

Сюжетлы – рольле уеннар: “Гаилә”, “Кунакка бару”

-уенга әзерләнү,

-уенны оештыру, башлап җибәрү.

Уйнау

Уенга атрибутлар әзерләп килү.

5

Кисеп ябыштыру “Әниемә бүләк”

Рәсемнәр карау, бүләк ясарга кирәкле материалларны әзерләү.

Бүләк ясау

               -

6

Бәйрәм “Минем әнием иң, иң, иң.....!”

Җырлар, шигырьләр өйрәнү.

             

             -

Бәйрәмдә катнашу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Занятие по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе "Көлкәйгә ничек ярдәм итәбез?"

Максат: Балаларны алга куелган проблемаларны чишү юлын табарга өйрәтү. Логик фикерләү, уйлау, тәҗрибәләр эшләү сәләтләрен үстерү. Күзаллауларын киңәйтү, күпбелүчәнлек , ярдәмчеллек тәрбияләү.Сүзлек өс...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

Татарстанда элек ничек иген иккәннәр?

Икмәкнең зур юллар үтеп безнең өстәлгә килүен күләгә театры ярдәмендә күрсәтелә. Балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан үткәрелә....

"Әнием-кадерлем"!

Әниләр көненә багышланган кичә....