8 мартка сценарий (Зурлар төркеме)
материал

Мустафина Гульчачак Мансуровна

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_martka_stsenariy_2017.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!”  - 2017

Балалар залга керәләр. Ярым түгәрәк ясап басалар.

Азалия: Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

             Балалар бакчасында.

             Әниләрне, әбиләрне,

             Бакчадагы апаларны

             Чакырдык барчасында!

А.Б.Безнең газиз әниләр!

Чал чәчле  дәү әниләр!

Апалар һәм җиңгәйләр!

Бишектәге сеңелләр!

Шатланыгыз-көлегез,

Безнең белән җырлагыз.

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

А.Б. Хөрмәтле әниләр, апалар, Дэу энилэр! Без бүген бәйрәм кичәсенә җыелдык. Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез. Сезгә балалар матур җырлар, шигырьләр бүләк итәрләр. Уеннар, һөннәрләрен күрсәтерләр. Сез дә безнең белән уеннарда катнашыгыз, күңел ачыгыз.

Җыр: «БЭЙРЭМ БУГЕН»

А.б: Көннəрне җылытып, алсу нурлар сибүче кояшы, түбəлəрдəн тамучы шаян, көмеш тамчылары белəн бергə күңелле яз килде! Ә сез белəсезме соң, язның иң беренче бəйрəме нинди бəйрəм əле?

Балалар: Әнилəр бəйрəме.

А.б: Әйе, язның беренче бəйрəме – 8 МАРТ. Ул безнең кадерле əнилəребез, əбилəребез, апаларыбыз, сеңеллəребез, матур кызларыбыз бəйрəме.

Балалар бакчабыз гөрләп тора, шаулап тора күрегез,    Азалия

Без бит бәйрәмгә жыелдык, әллә шуны белмисез?

Газиз әниләрне котлап, җырларбыз да биербез.

“Бәйрәм белән сине, әни! Бәхетле бул!” – диербез

Йөзең синең һәр вакытта      Раяз

Балкып тора, әнием.

Аш – суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

        

Илсаф: Минем əни бик əйбəт

             Гел көлеп кенə тора.

            Улым диеп əйтеп

             Сөеп, иркəлəп тора

Мэликэ: Мин əнигə булышам,

           Табак савыт юышам.

           Чистарган савыт-сабаны

           Шкафларга да куешам.

Иркэ : Гөллəргə сулар сибəм.

           Керлəрне дə юышам,

           Идəнне дə юышам,

           Әнием кебек эш остасы

           Булу өчен тырышам.

Артур: Әни диеп язып куйдым йөрәгемнең түренә,

Әни бит ул бер генә, белик кадерен генә.

Яратамын әниемне, йомшак аның куллары.

Битләремне сыйпаганда җанга рәхәт буладыр.

А.б: Әни! Шушы кечкенə генə сүзгə ни кадəрле наз, җылылык сыйган. Алар безнең нəни генə шатлыгыбызны да зур итеп күрə белəлəр, кечкенə генə кайгыбызны да иң беренче булып уртаклашалар, шукланып алсак та кичерə белəлəр.

Бию “КУРЧАКЛАР БЕЛЭН”

А.б.: Әйдəгез əнилəрне беренче бəйрəм белəн котлап аларга иң изге, иң матур телəклəребезне, матур сүзлəребезне əйтик əле!        

Азалия: Әнием – кадерлем!

Раяз: Әнием – якты йолдызым!

Малика: Әнием – бəхетем!

Артур: Әнием – сөеклем!

Иркэ: Әнием – җимешем!

Илсаф: Әнием – алтынным!

Азалия: Әнием – якты кояшым!

Ряз: Әнием – йомшагым!

Артур: Әнием – җилəгем!

Малика: Әнием – чəчəгем!

Иркэ: Әнием – матурым!

        

А.б.: Безне назлап үстергәнгә

Балалар: Әниләр, рәхмәт сезгә!

А.б.: Хәрвакыт эшчән булганга

Балалар: Әниләр, рәхмәт сезгә!

А.б.: Хәрвакыт тырыш булганга

Балалар: Әниләр, рәхмәт сезгә

А.б: Әнилəребез кояштай озын гомерле булсыннар. Гел шулай яшь, гөл чəчəклəр кебек балкып торсыннар.

Уен_________________________

А.б: Дəү əнием, əбием! Балалар сез дə əйтеп карагыз əле бу сүзлəрне. Нинди матур яңгырый бу сүз! Әни дигəн сүз кебек үк якын һəм кадерле. Аларның куллары, сезне иркəлəгəндə аннан да йомшак куллар юктыр мөгаен. Сабыр, йомшак күңелле дәү әниләребез бүгенге бəйрəмгə килүегез өчен зур рəхмəт! Гел шулай якты йөзле, тəмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, оныкларыгыз сезне сөендереп яшəсеннəр иде...

Өйгә кайтсам, өй балкыган,    Раяз

Өйгә якты нур кергән!

Ерак җирне якын итеп,

Минем дәү әни килгән!

Дөньяда иң җылы әби –     Азалия

Безнең эби, беләбез.

Шуна курэ апам белән  

Куенына керәбез.

Дәү энинең кочагында       Иркэ

Китәбез эреп кенә.

Яшәрбез әле үскүч тә

Кадерен белеп кенә.

Җыр:  «МОЛОДАЯ БАБУШКА»

Бабушка родная,          Мэликэ

Милая моя

Больше всех на свете

Я люблю тебя !

Без эбине яратабыз,          Илсаф

Ул да безне ярата.

Безнен эбидэн дэ эйбэт,

Кем бар икэн доньяда?

Никогда не буду                 Артур

Огорчать тебя

Только будь здоровой,

Бабушка моя!

Бию “ТОПНИ НОЖКА МОЯ”

А.Б.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Языгыз шаулы булсын,

Йөзләрегез нурга тулсын,

Кояштай балкып торсын.

Тагын гүзәлрәк таңнар

Уянсын туган җирдә.

Әниләр! Кояш Гомере

Телибез бүген сезгә!

Җыр: “МАМИНА УЛЫБКА”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Тема:6 саны белән танышу. Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен арттыру.Җиһазлау:Геометрик фиг...

Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен).

Зурлар төркеме өчен музыкальләштерелгән шөгыль конспекты....

“Мама - самое важное слово” Зурлар төркеме өчен әниләр бәйрәме сценарие

ldquo;Мама - самое важное слово” Зурлар төркеме өчен рус теленә тәрҗемә ителгән әниләр бәйрәме сценарие....

“Әни сүзе - иң кадерле сүз” ( Зурлар төркеме өчен әниләр бәйрәме сценарие )

“Әни сүзе - иң кадерле сүз” ( Зурлар төркеме өчен татар телендә әниләр бәйрәме сценарие ) ...

Зурлар төркеме балалары өчен "Карга боткасы" бәйрәм сценарие.

Матур бизәлгән залга кара каргалар очып керә. Балалар ярымтүгәрәккә кереп басалар. Өйдән-өйгә йөреп сый җыю, җырлар, төрле биюләр башкару, шигырьләр сөйләү, татар халык уеннары уйнау. Шул арада әби, б...

Сценарий “Яңа ел!” ( зурлар төркеме)

Сценарий “Яңа ел!” ( зурлар төркеме)Максат: балаларның сәнгатьле сөйләм телен үстерү, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәтү, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.Җиһазлау: чыршы, кар бөртекл...